Мастер-класс "Кроссенс"
план-конспект

Садыйкова Фирүзә Илкам кызы

Логик һәм иҗади фикерләү алымы- кроссенс. Мастер-класс. Эш тәҗрибәсеннән

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл master-klass-_krossens.docx23.43 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы - кроссенс

Максат: татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кроссенс алымы белән таныштыру, әлеге алымны практик кулланырга өйрәтү.

Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар. Сезне үземнең мастер-класста катнашырга чакырам.

Кадерле хезмәттәшләр, бүгенге осталык классының девизы итеп, мин  Г.Ибраһимов

                  сүзләрен китерер идем:

Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгынсалу һәм эзләнгәнен табарга

юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәтләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр.

(слайд № 1)

Галимҗан Ибраһимов

Г.Ибраһимовның ХХ гасыр башында әйткән бу сүзләре белем бирүдә яңа федераль дәүләт стандартлары таләпләрен тулысы белән ача. Икенче буын федераль дәүләт стандартының мәктәп алдына куйган иң мөһим бурычларының берсе: мәктәпне тәмамлаганда, укучы “үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә  күтәрелергә тиеш. Һәм ул стандартның нигезе булып тора.  Димәк, традицион дәресләрдән аермалы буларак, укытучы, әзер материалны бирүче түгел, ә белем алуны оештыручы булырга, укучыны үз алдына максат куярга һәм аны тормышка ашыру юлларын үзе таба алу дәрәҗәсенә күтәрергә тиеш.

 Эшкә керешкәнче, түбәндәге сорауларга хор белән җавап бирүегезне сорыйм.

  • Чиста кәгазь бите нинди төстә? ( Ак)
  • Яңа яуган карның төсе нинди? ( Ак)
  • Сыер нәрсә эчә? (Сөт) (Су)
  • Әлбәттә, сыер су эчә, ләкин кайберләрегез уйлап та тормыйча “сөт” дип җавап бирдегез. Нигә шулай була соң? Сездә “ак” сүзе белән күзаллаулы бәйләнеш, ягъни ассоциация туды...(слайд №2)

Сезне күзаллаулы бәйләнешкә нигезләнгән, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә кулланырга мөмкин булган логик һәм иҗади фикерләү технологиясе алымы- кроссенс белән таныштырырга телим.

Шулай итеп, мастер-классның темасы: “Кроссенс алымы”.(Слайд №3)

-Нәрсә соң ул “кроссенс”? Инглиз теленнән “Фикерләр киселеше” дип тәрҗемә ителә.

      Әлеге алым язучы, педагог, математик Сергей Федин һәм техник фәннәр докторы, рәссам, фәлсәфәче Владимир Бусленко тарафыннан уйлап табылган. Беренче тапкыр 2002 нче елда “Наука и жизнь” журналында басылып чыга.(Слайд №4)

Кроссенс – ултабышмак, башваткыч, ребус.(Слайд №5)

9 квадраттан  торган зур шакмак, һәр шакмакта мәгънәләре белән бер-берсенә бәйле, туры килә торган рәсемнәр урнаштырылган.(Слайд №6)

Кроссенс төзүнең 3 ысулын аерып карарга була.(Слайд №7)

 Кроссенс “гади” һәм “катлаулы булырга мөмкин.

  • “Гади” кроссенс- картиналар арасында бәйләнеш гади, укучылар әлеге кроссенсны рәсемнәр буенча гына аңлаталар.
  • «Катлаулы»кроссенста рәсемнәр символ ярдәмендә бирелә, шуңа күрә эчтәлекне уйлап , тирән итеп бирү сорала. (Слайд №8)

Кроссенсларны тел һәм әдәбият дәресләрендә дә кулланырга була. Мәсәлән, татар

теле дәресләрендә антонимнар темасын кабатлаганда әлеге кроссенсны файдаланырга

була. Әдәбият дәресләрендә әдипнең билграфиясе белән танышкач, әдәби әсәрне укып

чыккач, анализ өлешендә кулланырга була.

  • Әлеге слайдта антонимнар темасына карган кроссенс сурәтләнгән. (Слайд №9)Игътибар белән карасаң, һәр ике рәсемдә антонимнар яшеренгән рәсемнәр урнаштырылган.

Алдагы слайдтагы кроссенсны әдәбият дәресләрендә файдаланырга була.(Слайд №10)(Мостафа – герой-шагыйрь М.Җәлилнең туган авылы, “Хөсәения” – Оренбургта Җәлил укыган мәдрәсә, Әдәбият институты- шагыйрь белем алган югары уку йорты)

  • -Яхшы,ә алдагы рәсем нинди бәйләнештә? ( “Чаңгы шуу” – Муса Җәлил спорт белән кызыксынган, ә чаңгы шуу – аның иң яраткан шөгыльләреннән берсе була. А.Алиш – Җәлилнең дусты, көрәштәше.”Моабит дәфтәрләре” шагыйьнең әсирлектә язган шигырьләре тупланмасы. “Алтын Йолдыз”- 1953 нче елда Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә,Казандагы опера һәм балет театры Муса Җәлил исемен йөртә. Шулай итеп, кроссенс кем турында? (Муса Җәлил).
  • Ә хәзер мин сезгә чираттагы кроссенсны үзегезгә чишәргә тәкъдим итәм. (Слайд №11)(Әлеге рәсемнәрдә эш-хәрәкәтне белдергән күренешләр сурәтләнгән)
  • Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Фигыль)(Слайд №12)

-Хөрмәтле коллегалар, хәзер мин сезгә укучылар ролендә булып карарга тәкъдим итәм.  Өстәлдә рәсемнәр һәм 9 квадраттан торган буш шакмак. Сезгә рәсемнәрне билгеле бер эзлеклелектә әлеге шакмакларга урнаштырырга һәм кроссенсны чишәргә кирәк булачак.(рәсемнәр таратыла, төркемнәрдә эшлиләр)

-Кайсы төркем әзер? (Убырлы карчык, Гөлчәчәк “Гөлчәчәк” әкиятеннән, Кыз җеп эрли – “Өч кыз”әкиятеннән, кыз кәрҗинен тотып, җиләккә бара – “Үги кыз”әкияте; алдагы рәсемдә камыр батыр сурәтләнгән “Камыр батыр” әкияте;егет карчыгага утырып оча – “Ак бүре” әкиятеннән;төлке казны җилкәсенә асып бара – “Төлке һәм каз” әкиятеннән, алдагы рәсемдә бер кеше агачка менеп бара, ә икенчесе басып кала- “”Ике кеше” әкиятеннән, аю, бүре, төлке -  “Аю белән төлке” әкиятеннән, ә уртадагы квадратка әлеге рәсемне урнаштырдык: барлык әкиятләр дә Борын-борын заманда дип башлана.)

-Димәк, кроссенска нинди исем бирерсез? (Татар халык әкиятләре)

Рәхмәт. (Слайд № 13)

  • Кроссенсның берничә дөрес җавап варианты булырга мөмкин. Укучыларның игътибарын бер генә дөрес вариантка юнәлтергә кирәк түгел. Иң мөһиме- әлеге методның өстенлеге дә шунда: укучыларны иҗади фикерләргә өйрәтү.
  • Инде кроссенсны чишү юллары белән таныштык. Хәзер аны төзү алгоритмын тәкъдим итәм.        

- тема, идеяне билгеләү,

-темага кагылышлы 8-9 элементны аеру,

- иллюстрация, картиналар сайлау,

- һәр сурәтнең үзенчәлеген билгеләү,

-охшаш бәйләнешләрне табу,

-кроссенс әзер(Слайд № 14).

-Хөрмәтле хезмәттәшләр, дәреснең кайсы этабында кроссенсларны кулланырга була?

 ( теманы ачыклаганда, проблемалы ситуация тудыру өчен, иҗади өй эше итеп тә бирергә була)

  • Темаларны үткәндә дәрескә кроссенс алымын кертеп җибәрү укучыларның кызыксынуларын, фикерләү сәләтләрен тагын да үстерә. Бу алымны дәреснең төрле этабында кулланырга була.
  • Өй эшен тикшергәндә (таяну схемасы буларак),

       - Дәреснең темасын, максатын билгеләгәндә,

       -    Белем һәм күнекмәләрне ныгыту, кабатлау дәресләрендә

        - Иҗади төрдәге өй эше итеп бирергә була. (Слайд № 15)

Рефлексия.

      Кроссенсны методик алым буларак  бер үк сүз төркеменә караган 3 сүз ярдәмендә тасвирлагыз. (исем: ассоциация, логика, алым; рәвеш: заманча, татарча, .... сыйфат: кызыклы, файдалы, катлаулы.... фигыль: уйлата,  , кызыксындыра..(Слайд №16)

     Шулай итеп, кроссенсның максаты- нәрсәдә булса өйрәтү түгел, ә укучының мөстәкыйль рәвештә эзләнүе өчен шартлар тудыру.

     Осталык классын татар халкының “Белемлелекнең чиге юк” мәкале белән тәмамлыйм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт!(Слайд № 17)