Урын хәле.
план-конспект урока (8 класс)

Гарипова Зульфира Хусаиновна

Дәрес

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon uryn_hle._dres.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Урын хәле

Дәреснең

белем бирү максаты: урын хәле турында төшенчә бирү, җөмләдә урын хәлләрен таба белү;

Үстереш максаты: мөстәкыйль фикер йөртү сәләтен, иҗади активлыкларын үстерүгә ярдәм итү. сөйләмдә дөрес һәм урынлы куллану
Тәрбияви максат: тарихка, мәдәниятка кызыксыну, горурлык, туган якка мәхәббәт хисләре уятуны дәвам итү.

Метод һәм алымнар: Әңгәмә, төркемләп эшләү, индивидуаль бирем үтәү.

Предметара бәйләнеш: Әдәбият, рәсем сәнгате.

Дәрес тибы: яңа материал өйрәнү

Дәрес барышы:

I.Ориентлашу этабы.

1. Психологик уңай халәт тудыру. 

И, телем, сансыз гасырны,
Исән-сау кичкән телем!
Сыкраулар теле түгел син,
Күкрәүләр теле бүген.

Син - минем тере тарихым,
Син - минем киләчәгем,
Тик синдә газиз туган тел,
Бәхеткә җитәчәгем. (Х.Туфан)

Хәерле көн, укучылар, исәнмесез. Газиз туган телебез яшәгәндә,  һәммәбез дә бәхеткә ирешербез, дигән ышанулар белән, күтәренке нотада дәресебезне башлап җибәрәбез. Барыбызга да уңышлар телим.

I. Актуальләштерү.

1.Сорауларга җавап бирү.

- Укучылар, узган дәресләрдә сез җөмлә кисәкләрен өйрәнә башладыгыз. Җөмлә кисәкләре нинди 2 зур төркемгә бүленәләр?

(Баш һәм иярчен кисәкләргә.)

- Тактада һәм дәфтәрләрдә модельләштерәбез.

Җөмлә кисәкләре - баш кисәкләр

                               иярчен кисәкләр

- Баш кисәкләр ниндиләр? Модельләштерәбез.

Баш кисәкләр – ия

                           хәбәр

- Иярчен кисәкләр нинди төркемнәргә бүленәләр? Тактада һәм дәфтәрләрдә модельләштерәбез.

Иярчен кисәкләр-аергыч

                              тәмамлык

                               хәл

                                аныклагыч

                             

II. Уку мәсьәләсен кую.

Игътибар белән тактада тәкъдим ителгән җөмләләрдән сезгә таныш булмаган, сез өйрәнмәгән җөмлә кисәкләрен табасыз, асларына сызасыз.

1. Кошлар, никтер, түбәнтен (кайдан?) очалар.

2. Урманда (кайда?) кошларга игътибарлы бул!

3. Аккошлар көньякка (кая?) китә башладылар.

4. Гыймади кырдан (кайдан?) кайтты.

5. Яшьләр клубка таба (кая ?) киттеләр.

- Алар эш яки хәлнең нәрсәсен белдерәләр? (Урынын)

- Димәк, без бүген хәлләрнең нинди төркемчәсе турында сөйләшербез? (Тема ачыклана, урын хәле турында)

  • Теманы дәфтәрләргә язып куябыз.

III. Яңа теманы аңлату.

- Кабаттан алда караган җөмләләргә игътибар итәбез, укучылар.

Сез асларына сызган сүзләр нинди сорауларга җавап бирә?

- Урын хәле кайда? кая? кайдан? сорауларына җавап бирә.

- Урын хәле нәрсәне белдерә? Мәгънәсе?

- Эш яки хәлнең урынын белдерә.

- Хәлләр нинди сүз төркемен ачыклый?

-Фигыльләрне.

- Урын хәле ничек белдерелә, нәрсәләр ярдәмендә? 

- Урын хәле җөмләдә урын рәвешләре,

 урын-вакыт,

юнәлеш,

чыгыш килешендәге исемнәр,

 бәйлек белән килгән исемнәр ярдәмендә белдерелә.

- Урын хәле нинди сүз төркемнәре белән белдерелә? Модельләштерәбез.

Урын хәле-исем ю.к.

                   исем ч.к.

                   исем у.-в.к.

                   исем +бәйлек, бәйлек сүз

                   урын рәвешләре

Ял минуты.

Укучылар, кабинетның төрле җирендә Татарстанга бәйле рәсемнәр урнаштырылган. Аларны табып, кем яки нәрсә икәнен язарга, сорау билгесе торган шакмактагы хәрефне аерып, тактага беркетергә кирәк. (ТАССР  100 ел сүзләре чыгарга тиеш)

– Укучылар, хәзер экранга игътибар итегез әле, бу рәсем турында нәрсә әйтә аласыз? (ТАССР ның 100 еллыгына багышланган эмблема, логотип)

(Укучылар фикерләрен әйтәләр, мисаллар китерәләр)

1920нче елның 27 маенда ТАССР төзелү турындагы Декретка кул куела. Шул ук елның 25нче июнендә АТССР барлыкка килә.

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

100 еллык республикабыз тарихына әдәбият буенча үзеннән зур өлеш керткән язучыбыз, галим, Г.Тукай премиясе лауреаты М.Мәһдиевнең тууына 1нче декабрьдә 90 ел тулды. Шул уңайдан аның сугыш дәһшәтләрен кичеп исән-имин кайткан укытучы-фронтовикларның укыту-тәрбия юлындагы тырыш хезмәте турындагы  “Фронтовиклар” әсәреннән берничә җөмлә карап китик әле.

Җөмләләр экранга чыга.

1. Ул көнне мәшәкатьләрдән Рушадның башы шаулады, аның авылга кайтасы килә башлады.

2. Биек ак ишек салмак кына ачылды да кафедрага таба нәзек, озын бер ир атлады.

3. Каюм бик яшьли Сталинград янында аягын югалтып кайтты.

4. Военкоматтан килгән бу кәгазьдә беренче курс студенты Рушад Сулимовка иртәнге сигезгә военкоматка килергә кушылган иде.

5. Якында ишетелгән бу тальян тавышы Рушадка бик таныш иде.

- Җөмләләрне  укыйбыз, һәр җөмләдән урын хәлләрен табабыз, кайсы сүз төркеме белән белдерелүен әйтәбез, үзе караган сүз белән язып алабыз.

Үзбәя бирелә.

V. Рефлексия. 

- Укучылар, без бүген дәрестә нәрсә өйрәндек? (Урын хәле, сораулары, белдерелүе, нинди сүз төркемен ачыклавы) Хәзер шушы әйткәннәрдән кластер төзеп карыйк әле. (Тактага кластер өчен кирәкле материал беркетелгән, укучылар кирәкләрен сайлап алып эшне башкаралар).

- Булдырдыгыз, укучылар, молодцы. Кластерның дөреслеген тикшерәбез. (Экранга чыга)

(Билгеләр кую)

VI. Өй эше.

1. Җөмлә кисәкләрен кабатларга.

2. Әдәбият китабыннан, әдәби әсәрләрдән урын хәлләре кергән 5 җөмлә язып алырга.

3. Ютазы районы, Урыссу бистәсе турында белгәннәрне кулланып, яңа материал өстәп, хәлләрне кертеп, 7-8 җөмләдән торган хикәя язарга.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Хәлләр. Урын хәле.

разработка урока 7 класс по татарскому языку...

Татарский язык в 5ом классе "Закрепление Урын-вакыт падежа"

на примерах закрепляются падежные окончания, обращаю внимание детей на твердые, мягкие слова, чтоб правильно подбирать окончания. Учащиеся составляют диалоги по образцу, применяя Урын-вакыт падеж....

"Кеше хэм анын яшэу урыны"

Сынлы сэнгатьтэн ачык дэрес...

Урын, вакыт рәвешләре.Презентация

Урын һәм вакыт рәвешләре турында аңлату. Рәвеш турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру. Рәвешләрнең сөйләм телен баетудагы әһәмиятен ачыклау....

Рәшит Гәрәйнең татар әдәбиятында тоткан урыны

Рәшит Гәрәй иҗаты бик үзенчәлекле, матур иҗат, һәм ул шигъриятебез мәйданында кабатланмас урын тота.  Минем төп максатым: шигъриятебез мәйданында Рәшит Гәрәйнең тоткан урынын билгеләү. Мин үз алд...

Очрашу урыны - Казан (дәрес эшкәртмәсе)

8 нче сыйныфта татар теле дәресе....