Җиңү иртәсе
статья (7 класс)

Гильфанова Гульназ Рашитовна

Чыгышның исеме "Җиңү иртәсе" дип атала. Әлеге чыгышта  укучыларга да, укытучыларга да кирәкле мәгълүмат бар. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл zhinu_irtse.docx15.14 КБ

Предварительный просмотр:

Җиңү иртәсе

Яз алып килә дөньяга нур, ямь

                                        Яз алып килә изге бәйрәм.

 Иң изге бәйрәм – Җиңү бәйрәме

Җиңү бәйрәме, кояшлы бәйрәм.

      Җиңү бәйрәме – күз яшьле бәйрәм.

 Әйе, бу бәйрәм күз яшьле. Чөнки сугыш күпме кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган.

Сугыш инде күптән бетте. Окоплар җир белән тигезләнделәр, аларны яшел чирәм каплап китте, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар барлыкка килде. Тик сугыш хатирәләре онытылмыйлар.

Әйе ул көннәр!

Йөрәк – бәгырьләрне

Өзде инде, өзде гомергә

Бу йөрәкләр ничек түзде икән

Калмаенча кара күмергә!

1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе. Явыз һәм көчле Гитлер Германиясе, сугыш игълан итмичә, илебез чикләрен бозып керә. Тыныч шәһәрләр һәм авыллар өстенә меңләгән бомбаларын яудыра. Халкыбыз, дошманны җиңү өчен, бердәм булып, илне саклаучылар сафына баса.  Хатын-кызларга. әбиләргә, балаларга  җиңел булмый. Барысы да, җиңү таңы тизрәк атсын өчен, бөтен көчләрен биреп тырышалар.

 

Бер кайтырбыз диеп киткән юлдан

Китсәләр дә, алар кайтмады.

Алар өчен бары җилләр генә

Ачып-ябып йөри капканы.

    Ләкин Бөек Җиңү югалтуларсыз гына бирелми шул!

Быел илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтә. Тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буын алмашыныр, ләкин Бөек Җиңүне  яулаган сугыш  һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге безнең  күңелебездә мәңге сакланыр!

Җиңү килде илне сөендереп,

Балкып атты матур җиңү таңы.

Исән булсын әле, Ветераннар!

Яшәсеннәр әле тагы, тагы!!!