Татар теле УМК "Сәлам!" 2 нче сыйныф Тема "Кем нинди яшелчә ярата?"
план-конспект урока

Мансурова Лилия Салимхановна

Кем нинди яшелчә ярата?

Скачать:


Предварительный просмотр:

Туган (татар теле) дәресе. 2 нче сыйныф  рус төркеме “Сәлам” УМК

Тема: Кем нинди яшелчә ярата?

Максатлар.

1. Белем бирү максаты:  яңа сүзләр өйрәтү, сөйләм калыпларын дөрес әйтергә, диалогик һәм монологик сөйләмдә кулланырга күнектерү.

2. Үстерү максаты:  укучыларның хәтерен, ишетеп аңлауны  камилләштерү;  күрсәтмә-образлы фикерләү сәләтен, күзәтүчәнлекне үстерү.

3. Тәрбияви максат:  сәламәтлекне саклау, үзеңә карата игътибарлы һәм кайгыртучан булу, иптәшләрең белән матур аралашу күнекмәләре тәрбияләү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр: үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу;

метапредмет нәтиҗәләр:  регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра белү, эшчәнлеккә үзбәя;

танып-белү УУГ: ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү, тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу;

коммуникатив УУГ: укытучының, иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзи белү. 

предметка кагылышлы: “Кем нинди яшелчә ярата?” соравына җавап бирә белү

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья, рус теле.

Чыганаклар:  “Сәлам!” дәреслеге, “Сәлам!” сайты материаллары

Җиһазлау: проектор,  яшелчә рәсемнәре, йөрәк, квадрат рәсемнәре

Дәрес тибы: яңа  белем һәм күнекмәләр үзләштерү дәресе.

Танып белү эшчәнлеген оештыру методлары: аңлатмалы-күрсәтмәле (әңгәмә);

репродуктив (биремнәрне үрнәк буенча эшләү);

өлешчә эзләнүле (күрсәтмәлелеккә нигезләнеп,  җавапны билгеләү)

Шәхесне үстерү  метод һәм алымнары: булган тәҗрибәне искә төшерү, проблемалы ситуация, өлешчә эзләнүле, диалог, уен, рефлексия

  1. Оештыру өлеше.
  2. Уку эшчәнлеген мотивлаштыру.
  1. Исәнләшү.
  • Исәнмесез!
  • Исәнмесез!
  • Хәлләр ничек?
  • Рәхмәт, яхшы. Ә сезнең хәлләрегез ничек?
  • Бик яхшы! Рәхмәт!

Балаларның бер-берсен сәламләве.

  • Сәлам!
  • Сәлам!
  • Хәлләр ничек?
  • Яхшы! (Бик яхшы! Шәп!)
  • Мин бик шат!
  1. Актуальләштерү

Җиләк-җимеш рәсемнәре күрсәтелә.

- Болар нәрсәләр?

- Болар җиләк-җимешләр.

Балалар рәсемнәр буенча аерым-аерым  сөйлиләр.

  • Бу алма. Ул кызыл, яшел, сары, тәмле һәм баллы. Мин алма яратам.
  • Бу груша. Ул сары, яшел, тәмле һәи баллы. Мин груша яратам.
  • Бу карбыз. Ул  кызыл һәм яшел. Ул зур, бик зур. Мин карбыз яратам. (шулай дәвам итәм)
  1. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую.

Витамины нам полезны,
Это точно знаю.
Только их не из таблеток
Я употребляю.
Получаю их из пищи
Вкусной и полезной.
Где же прячутся они?
Очень интересно.

  • Шигырьне укыгыз әле. Витаминнар нәрсәдә бар? (Где прячутся витамины?)
  • Витамины есть в овощах, в фруктах.
  •  Әйе, витаминнар җиләк-җимешләрдә һәм яшелчәләрдә бар. Укыгыз, тәрҗемә итегез.
  • Яшелчәләр. Овощи.
  • Яшелчәләр ни өчен кирәк? (Как вы думаете, для чего нам нужны овощи?)
  • Чтоб быть здоровым, веселым, сильным и ловким.
  • Без бүген дәрестә яшелчәләр һәм “Кем нинди яшелчә ярата?”соравына җавап әйтергә өйрәнербез.
  1. Ишеккә шакыйлар.
  • Син кем? (Әйтмим, бел!)
  • Син куянмы? (Юк, мин куян түгел.)
  • Син бүреме? (Юк, мин бүре түгел. ...)
  • Белмим! Әйт! Син кем? (Мин тычкан!)
  • Тычкан кер! (Исәнмесез, укытучы апа!)
  • Исәнме тычкан! Хәлләр ничек? (Яхшы! Рәхмәт! Ә сезнең хәлләр ничек?)
  • Бик яхшы! Рәхмәт!
  • Бу нәрсә? (Бу кәрҗин.)
  • Кәрҗиндә нәрсәләр бар? (Кәрҗиндә бәрәңге бар. Кәрҗиндә суган бар. Кәрҗиндә кыяр бар. Кәрҗиндә кишер бар. Кәрҗиндә кәбестә дә бар. Кәрҗиндә шалкан да бар. Кәрҗиндә помидор да бар. Кәрҗиндә сарымсак та бар)
  • Рәхмәт, тычкан!

         5. Фонетик күнегү.  “Кайтаваз” уены.

 -  Әйдәгез, “Кайтаваз” уенын уйныйбыз. Уйныйбызмы?

 -  Әйе, уйныйбыз.

           - Сез минем арттан сүзләрне кабатлагыз, игътибарлы булыгыз, әгәр         мин кулымны колакка куеп тыңламасам, сүзләрне әйтмәгез.

          Бәрәңге, суган, кыяр, кишер, шалкан, кәбестә, сарымсак.

6. Сорауларга җавап әйтү.

- Әйтегез әле, кем бәрәңге ярата? (Яшелчәләрнең рәсемнәрен күрсәтәм. Йөрәк рәсеме)

  • Диана, син бәрәңге яратасыңмы?  (Мин бәрәңге яратам)
  • Мин дә бәрәңге яратам.
  • Кем кыяр ярата? Даша син әйт. (Мин кыяр яратам)
  • Мин дә кыяр яратам.
  • Кем кишер ярата? ... син әйт. (Мин кишер яратам)
  • Мин дә кишер яратам.
  • Кем кәбестә ярата? (Мин кәбестә яратам)
  • Мин дә кәбестә яратам.
  • Кем суган ярата? (Мин суган яратмыйм)
  • Ә мин суган яратам.
  • Ә син нәрсә яратасың?
  • Ул нәрсә ярата? Сора. (Син нәрсә яратасың?)
  • Мин ... яратам. (Ә син нәрсә яратасың?)

            7. Физкультминутка “Хайваннар” җыры. Хәрәкәтләр белән башкаралар.

            8. Дәфтәрләрдә эш. Укучылар яшелчә рәсемнәрен сүзләре белән тоташтыралар.  Бер укучы экранда эшли.

  • Бу нәрсә? (Бу суган.)Ул нинди? Ул яшелме? (Төсләр күрсәтәм) (Юк, ул сары.)
  • Әйе, суган сары. Буягыз.
  • Бу нәрсә? (Бу кишер.) Ул нинди? Ул зәңгәрме?(Юк, ул кызгылт-сары)
  • Әйе, кишер кызгылт-сары.
  • Бу нәрсә? (Бу кыяр.) Ул нинди?
  • Бу нәрсә? (Бу кәбестә.) Ул нинди?
  • Бу нәрсә? (Бу шалкан.) Ул нинди?
  • Бу нәрсә? (Бу бәрәңге.)
  • Бәрәңге нинди?

Балалар барысын да әйтеп бетергәч, яшелчәләрне тиешле төсләргә буйыйлар һәм үз эшләрен йолдызчыклар белән бәялиләр. Биремнең астында биш йолдыз рәсеме бирелгән. Кызыл карандашлар белән бик яхшы - биш йолдыз, яхшы - дүрт йолдыз, начар, үзегезгә ошамаса, өч  йолдыз белән буыйлар.

9.  Китапны ачыгыз. 41 нче бит. 4 нче күнегү. Сорауны укыгыз әле.  

Гаиләдә кем нинди яшелчә ярата? Әйт. –В семье кто какие овощи любит? Скажи.

  • Бу кем? Ул нәрсә ярата? (Бу әни. Ул кәбестә ярата.)
  • Бу кем? Ул нәрсә ярата? ( Бу әти.Ул бәрәңге ярата.)
  • Бу кем? Ул нәрсә ярата? (Бу дәү әни. Ул шалкан ярата)
  • Бу кем? Ул нәрсә ярата? ( Бу дәү әти. Ул суган ярата.)
  • Бу кем? Ул нәрсә ярата? (Бу апа. Ул кишер ярата.)
  • Бу кем? Ул нәрсә ярата? (Бу абый. Ул кыяр ярата.)
  • Бу кем? Ул нәрсә ярата? (Бу сеңел. Ул помидор ярата.)

10.  Рефлексия.

- Сез бүген нәрсәләр өйрәндегез? Нинди яңа сүзләр өйрәндегез?

- Сиңа нәрсә ошады?

Өй эше. 26 нчы бит. 5 нче күнегү

1.Кроссвордны чиш. Разгадай кроссворд.

2. Рассказать об одном овоще.

- Син яхшы һәм акыллы малай!

- Син матур һәм акыллы кыз!

- Татар теле дәресе  бетте. Сау булыгыз!


Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе “Карпов В.В. исемендәге лицей ” 1 нче квалификацион категорияле туган тел һәм әдәбияты укытучысы Мансурова Лилия Сәлимхан кызы

Слайд 2

Татар теле дәресе рус төркеме 2 нче сыйныф Тема: Кем нинди яшелчә ярата?

Слайд 3

Планлаштырылган н әтиҗәләр Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр : үзеңнең сөйләмеңне камилләштерергә омтылу; Метапредмет нәтиҗәләр: регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя, эшне планлаштыра белү, эшчәнлеккә үзбәя бирү; Танып-белү УУГ: ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү, тиешле мәгълүматны табу һәм аера алу; К оммуникатив УУГ: укытучының, иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзи белү . Предметка кагылышлы: Кем нинди яшелчә ярата? соравына җавап бирә белү.

Слайд 4

Витаминнар нәрсәдә бар? Витамины нам полезны, Это точно знаю. Только их не из таблеток Я употребляю. Получаю их из пищи Вкусной и полезной. Где же прячутся они? Очень интересно.

Слайд 5

Яшелчәләр безгә ни өчен кирәк?

Слайд 6

Яшелчәләр - Ово щи

Слайд 7

Тычкан

Слайд 8

“Кайтаваз” уены

Слайд 9

Б ӘРӘҢГЕ

Слайд 10

СУГАН

Слайд 11

КЫЯР

Слайд 12

Кишер

Слайд 13

ШАЛКАН

Слайд 14

КӘБЕСТӘ

Слайд 15

САРЫМСАК

Слайд 16

ПОМИДОР

Слайд 17

Яратам - яратмыйм

Слайд 18

ХАЙВАННАР ҖЫРЫ Ла-ла-ла-ла-ла ! Эх күңелле урманда ! Аю йөри лап-лап-лап, Куян сикерә һап-һап! Тиен чикләвек ашый , Керпекәй гөмбә ташый . Тик бүре генә елый – Биек айга менә алмый . У-у-у! Ла-ла-ла-ла-ла ! Эх куңелле авылда ! Эт өрә һау-һау-һау-һау! Песи әйтә мияу-мияу ! Сыер йөри болында , Ат һәм сарык янында . Тик кәҗә генә елый – Ул бакчага керә алмый . Мики-ки !

Слайд 19

Эш дәфтәрләрендә эш

Слайд 20

Гаиләдә кем нинди яшелчә ярата?

Слайд 21

Өй эше. 26 нчы бит. 5 нче күнегү 1.Кроссвордны чиш. Разгадай кроссворд. 2. Рассказать об одном овоще.

Слайд 22

Игътибарыгыз өчен рәхмәт! Сау-с әламәт булыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сыйныф сәгате Туган телем-татар теле 5 нче сыйныф

5 нче сыйныфлар өчен сыйныф сәгате....

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә: 7 сыйныф татар төркемнәре өчен. Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш.

Иң яхшы татар теле дәресе бәйгесенә:7 сыйныф татар төркемнәре өчен.Тема. Хәсән Туфанның «Киек казлар» шигырендә хис - кичереш....

Татар теле. "Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме

"Зат алмашлыкларын кабатлау" 4аб сыйныфы, татар төркеме....

Тема: Раслау һәм инкяр җөмләләр. Татар теле дәресе.7 нче сыйныф.

Максат: раслау һәм инкяр җөмләләр турында белешмә бирү,аларны               сөйләмдә аера белергә өйрәтү,укучыларның белемендә эзл...

Татар теле (рус төркеме) 4 сыйныф Тема: Сыйфатның артыклык дәрәҗәсе

-         “Сыйфат” темасына кагылышлы грамматик белемнәрне формалаштыру;-         сыйфатның артыклык дәрәҗәс...

УМК "Татар теле. 9нчы сыйныф:рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)/Р.Х.Мирзаһитов, М.М.Шәкүрова, Н.Х.Мусаяпова;Татар.кит.нәшр..2017.-190 б.

Рус мәктәпләренең 9нчы сыйныфында  укучы татар телен туган тел буларак өйрәнүчеләр өчен уку әсбабы кушма җөмлә синтаксисы, текст һәм пунктуация, стилистика һәм сөйләм культурасы бүлекләреннән тор...

"Сыйфат дәрәҗәләре" татар теле дәресе, 3 нче сыйныф

3 нче сыйныф (чит телле төркем) өчен яңа материалны аңлату дәресенең технологик картасы...