Ш.Галиев
план-конспект урока (6 класс)

Ш.Галиев

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sh.galiev.docx23.68 КБ

Предварительный просмотр:

Тема. Шәүкәт Галиев иҗаты буенча әдәбият дәресе.

Максат. 1. Укучыларны Ш.Галиев иҗаты белән таныштыру.

2.Сәнгатьле уку һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Укучыларда шигърият белән кызыксыну уяту.

Җиһазлау. Шагыйрьнең портреты, аның китапларыннан презентация,

Дәрес барышы.

Уку мәсьәләсен кую.

1.- Исәнмесез, укучылар!

Бүген әдәбият дәресе. Хәзер без сезнең белән бер җыр тыңларбыз

2.  Ребус чишү;

-Балалар, экрандагы сүзләргә карыйк әле. Монда ребус чишәргә бирелгән. Әйдәгез  бу ребусның беренче хәрефләрен шакмакларга язып барыйк әле, нәрсә килеп чыгар икән. (рәсемнәрне әйтә баралар, хәрефне яза баралар)

Шар,   әтәч,   үтүк,   карбыз,   әби,   төлке

Гөмбә,  алма,  лимон,  ипи,  елан,   ваза  

- Кемнең исем – фамилиясе килеп чыкты? Шәүкәт Галиев

- Әйе. Шәүкәт Галиев. Бүген без дәрестә Татарстанның халык шагыйре Шәүкәт Галиевның иҗаты белән якыннанрак танышырбыз.

Шәүкәт Галиев – 1928 елның 20 ноябрендә Апас районының Олы Бакырчы дигән авылында дөньяга килә. Балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Җиделлык мәктәптә укыганнан соң ул хисапчы, гади эшче, бригадир , урман кисүче, ә 1949 елда газетаның баш мөхәррире булып билгеләнә.

Шәүкәт Галиев - балалар язучысы.  Аның  шигырьләре туган халкы , табигать һәм хезмәт турында.

китапның 74 битендә Ш.Галиев биографиясе язылган.

найдите из текста,где говорится о том,

-что он работал в колхозе

-что он работает в журнале

-он прославился своими шуточными стихами 

II. Уку мәсьәләсен чишү.

Хәзер без Шәүкәт Галиев иҗат иткән бер шигырьне тыңлап үтәрбез.

5.“Курыкма, тимим” шигыре өстендә эш.

“Курыкма,тимим”(Ш.Галиев)

Малай урманга кергән,

Каршында куян күргән.

Куянкай дер-дер килгән:

“Инде нишләтер…”- дигән.

Ә малай бара биргән:

“Күрергә килдем, -дигән,-

Курыкма ,тимим!”- дигән.

Малай эчкәрәк кергән,

Каршында тиен күргән.

Тиенкәй дер-дер килгән:

“Инде нишләтер…” – дигән.

Ә малай бара биргән:

“ Күрергә килдем!- дигән,-

Аю авылга килгән,

Анда малайны күргән.

Малай да дер-дер килгән:

“Инде нишләтер …”- дигән.

Ә аю бара биргән:

“ Курыкма, тимим,- дигән-

Шәфкатьле баланы мин

Күрергә килдем !” – дигән.

Шәфкатьле-милосердный

-Малай нинди җәнлекләрне күргән?

-....................

-Аю ни өчен малайга тими?

-...................

-Малай курыкканмы?

-..................

-Малай нинди?

-.................

Найдите предложение где говорится о том,что:

-Мальчик пошел в лес

-Мальчик увидел белку

-Не бойся,не трону

-Я пришел увидеть милосердного ребенка

III. Рефлексия.

Ш.Галиев әле балалар өчен табышмаклар да язган.Әйдәгез әле,аларның җавапларын табыйк.

1.Морзе азбукасы белән

Тукылдата тук-тук-тук:

-Тик торганым юк-юк,

Шуңа күрш мин тук,тук! (тукран)

2.Иртән иртә тора,матур итеп кычкыра. (әтәч)

Шәүкәт Галиев  “Җирдә миңа ни кирәк?”

Җирдә миңа ни кирәк?

Әти дә әни кирәк

Җирдә миңа ни кирәк?

Без яшәгән өй кирәк.

Мәңге имин Җир кирәк.

  • Шигырьдә сүз нәрсә турында бара?
  • Шагыйрь бу шигырьләрдә нәрсә әйтергә тели?

Без табигатьне сакларга тиеш!

IV. Киләсе дәрескә максат кую.

 Киләчәктә дә аның китапларын укырсыз, шигырьләрен өйрәнерсез дип ышанып калам.

Ә киләсе уку дәресендә туган як табигате турындагы шигырьләр белән танышырбыз

Өй эше: шигырьне сәнгатьле уку

Дәресебезне  Ш.Галиев сүзләренә язылган җыр белән тәмамлыйбыз.

Хәзер башкарылачак җырыбыз да Шәүкәт Галиевнеке.Утыр әле, яннарыма.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Ш.Галиев."Без-Тукай оныклары"

5нче сыйныфның татар балалары өчен татар әдәбияты дәресләрендә компьютер кулланып үткәрү өчен материал (презентация  һәм ачык дәрес эшкәртмәсе)...

Мәгърифәтче, галим, язучы Ризаэддин Фәхреддин эшчәнлеген өйрәнү буенча программа

Әлеге курсны өйрәнү барышында укучылар түбәндәге белемнәрне алалар яки үзләрендә булган белемнәрен үстерәләр:     1.ХIХ йөз ахыры - ХХ йөз башында татар халкында мәгърифәтчелек хәрә...

Китап-галим, телсез мөгаллим.

3нче сыйныфлар арасында үткәрклгән китап бәйрәме....

Посещение национально-краеведческую библиотеку им.Кол Гали.

Посещение с учащимися 8 класса национально-краеведческую библиотеку имени Кол Гали.Ознакомились с творчеством татарского писателя.Ребята были заинтересованы и с желанием взяли произведения знаменитого...

Презентация. "Галия Кайбицкая".

Презентация к уроку литературы, 7 класс (русскоязычная аудитория) по теме "Галия Кайбицкая - оперная артистка"...

презентация Ш.Галиев

"Шәвәлигә ничә яшь?" презентация Ш.Галиев...

«Галимҗан Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе»

“ Г.Ибраһимовның тормыш юлы һәм иҗаты. “Яз башы” хикәясе” темасына дәрес-презентация. Әлеге дәрес конспекты рус мәктәпләренең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына татар әдәбияты дәресе үткәрү...