Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә фигыльләр
методическая разработка (7 класс)

Гарипова Наилә Габдрәшит кызы

7 нче сыйныф татар төркемендә үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема. Татар халык авыз иҗаты әсәрләрендә фигыльләр

Максат: 

1. Дәресне өйрәнү:

- фигыль төркемчәләрен текст эчендә билгели, таба белүне ныгыту;

2. Фикерләүне үстерү:

- бәйләнешле сөйләм үстерү;

- сүзлек запасын баету;

- логик фикерләү сәләтен үстрү;

- иҗади сәләтләрен үстерү

3. Тәрбияви:

- фәнгә кызыксынучанлыкны дәвам итү;

- фәнгә өйрәткәндә уңай фикер тәрбияләүгә ярдәм итү;

- табигатькә, туган якка мәхәббәт, патриотик хисләр тәрбияләү.

         Дәреснең төре: кабатлау, проект .

Җиһазлау, интерактив такта, ноутбук, презентация

Дәреснең төзелеше

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Көтелгән нәтиҗә

1. Оештыру өлеше

Дәрескә юнәлеш бирә торган әңгәмә

Укытучыны тыңлау, психологик халәтне көйләү

1. Предмет нәтиҗәләре:

- текст эчендә фигыльне таба, төркемчәләрне билгели белү;

- фигыльнең җиде төркемчәсе булуын, аларның затланышлы һәм затланышсызга бүленүен белү;

- фигыль ярдәмендә предметларның хәрәкәткә килүләренә төшенү.

2. Метапредмет нәтиҗә:

- дәрескә куелган бурычны аңлау һәм аны үтәүгә омтылу;

- Халык авыз иҗаты әсәрләрендә бирелгән  фигыльләрнең нинди вазифа белдергәнен билгеләү .

3. Шәхси нәтиҗә:

фигыльләрнең безнең хис-кичерешләребезне, хәлебезне аңларга ярдәм итүләренә төшенү.

2. Актуальләштерү

Дәреснең формасы белән таныштыру,  прект эшен эшләргә юнәлеш  бирү.

Туган телләр көненә багышлап проект эшенең темасы белән танышу, халык авыз иҗаты әсәрләрен искә төшерү.

3. Төп өлеш

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән фигыльләрне табу, төркемчәләрен билгеләү, морфологик анализ ясау,фигыльләрнең

җөмләдәге ролен ачыклауга юнәлтү.

Халык авыз иҗаты әсәрләреннән фигыльләрне табу, төркемчәләрен билгеләү, морфологик анализ ясау,фигыльләрнең

җөмләдәге ролен ачыклау.Үзбәя.

4. Йомгаклау өлеше

Фигыльләр темасы буенча белемнәрне ныгыту

нәтиҗә ясау. Билгеләр кую.

Сорауларга җавап бирәләр

5. Өй эше бирү

Фигыль төркемчәләренең төрлесе кулланылган халык авыз иҗаты әсәрләрен тупларга

1.Оештыру өлеше.

-И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.

-Хәерле көн,укучыларым!Дәресебезне бөек  шагыйребез Г.Тукай сүзләре белән башлыйсым килә.Дәрестә сезгә  яхшы кәеф,актив булуыгызны  телим.

2.Актуальләштерү.

-Укучылар,әйтегез әле 21нче февраль ул нинди көн?

-21 нче февраль –Халыкара туган тел көне.

-Әйе,21 февраль көне һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле һәм без аны сакларга тиешбез.Без бүген туган тел көне уңаеннан проект эше эшләрбез.Мин сезгә халык авыз иҗаты әсәрләрен туплап,китапчык ясарга тәкъдим итәм.Әйтегез әле,нәрсә ул халык авыз иҗаты,аның нинди жанрлары бар ?

-Фольклорның бер өлешен икенче төрле халык авыз иҗаты дип йөртәләр.Фольклор –инглиз сүзе,халык иҗаты дигәнне аңлата.Фольклорга җырлар,табышмаклар,мәзәкләр,әкиятләр,дастаннар,табышмаклар,әйтемнәр,риваятьләр һ б. керә.

-Димәк,халык авыз ижатын халык иҗат итә.Китапчыкның беренче битендә табышмаклар язылган .Табышмакларның җавапларын табып,шакмакларга языгыз.Җаваплар безгә дәреснең темасын ачыкларга ярдәм итәр. 

1.Кирәк икән – боерабыз,

Кирәк икән – тыябыз.

Җөмләдә төрле-төрле

Зат һәм санны тоябыз.

(боерык фигыль)

  1. Эшне, хәлне, хәрәкәтне

Без белдереп киләбез.

Эшләүченең азмы, күпме

Икәнен дә беләбез.

(хикәя фигыль)

  1. Күрсәтермен шартын эшнең

Үтәлү – үтәлмәвен

Белдерәм теләк- үтенечнең

Күптөрле мәгънәсен.

(шарт фигыль)

  1. Ачыклыймын төп фигыльнең

Өстәмә эшен, хәлен.

Рәвешен дә, урынын да

Эш-хәлнең выкыт-мәлен.

(хәл фигыль)

  1. Сыйфат белән фигыль минем дуслар

Уртак яклар күп безнең

Билгеләрен хуплау эш-хәлләрнең

Җөмләдә кайбер сүзнең.

(сыйфат фигыль)

-Табышмакларның җаваплары нинди тема буенча?Без дәрестә нинди темага сөйләшербез?

-Фигыльләр турында сөйләшербез.

-Әйе,фигыльләр темасын кабатларбыз.Димәк, дәрескә нинди максатлар куярбыз?

-Фигыльләрне таба белү,төркемчәләрен дөрес әйтү,аларны сөйләмдә куллана белү.

-Әйе,без бүген фигыльләрне кабатларбыз.Фигыльләр нинди ике төркемгә бүленә?

-Фигыльләр ике төркемгә бүленә: затланышлы,затланышсыз фигыльләр.

-Сезнең өстәлегездә фигыль төркемчәләре язылган карточкалар бар.1 нче төркем затланышлы,2 нче төркем затланышсыз фигыль төркемчәләрен аерып алыгыз.Аларны тактага элеп куярбыз

Затланышлы:боерык ф.,теләк ф.хикәя ф.шарт ф.

Затланышсыз:сыйфат.ф.,хәл ф.,исем ф,инфинитив.

-Бик дөрес.Хәзер без сезнең белән уен уйнарбыз.Сез мин әйтә башлаган фикерне дәвам итеп әйтеп бетерергә тиеш буласыз.Фикерләребезне кәрзингә җыя барабыз.(Фикерләр кәрзине алымы) 

 1)Предметның яки затның эшен, хәрәкәтен яки хәл-торышын белдерә торган сүзләр  ... (фигыль) дип атала.

2) Зат-сан белән төрләнгән фигыльләр .... (затланышлы) фигыльләр дип атала.

3) Эш яки хәлнең хәзерге, үткән, киләчәк заманда үтәлү-үтәлмәвен хикәяләп белдерә, барлык-юклык формаларында килә, зат-сан белән төрләнә торган фигыль –   ..... (хикәя фигыль).

4) Эш кушуны, боеруны, үтенүне белдергән сүзләр .... (боерык фигыль) дип атала.

5) Икенче эш-хәлнең үтәлүенә шарт булган эш-хәл мәгънәсен белдергән сүзләр  .... (шарт фигыль) дип атала.

6) Зат-сан белән төрләнмәгән фигыльләр .....(затланышсыз) фигыльләр дип атала.

7) Предметның билгесен эше, хәрәкәте буенча белдерә торган затланышсыз фигыль – .....(сыйфат фигыль).

8) Эш-хәл исемен яки атамасын белдерә торган затланышсыз фигыль – .... (исем фигыль).

9) Төп фигыльдән аңлашылган эш яки хәлгә өстәмә эшне белдереп килгән фигыль ....(хәл фигыль) була.

10) Эш яки хәлне максат яки тиеш булу мәгънәсендә белдергән затланышсыз фигыль –  ..... (инфинитив).

 

-Китапчыкның 2 нче бите мәкальләр.Мәкальләрнең башы язылган ,сезгә дәвам итеп язып бетерергә кирәк.Мәкальдәге бер фигыльгә телдән морфологик анализ ясагыз.(Парларда эш)

Алтын җирдән табыла, .....белем китаптан.

Табыла-затланышлы хикәя  фигыль,хәзерге заманда,3 нче зат берлек санда ,төшем  юнәлешендә,барлыкта,җөмләдә хәбәр.

Китап- бер нәселнең .... икенче нәселгә калдырган мирасы.

Калдырган(мирасы)-затланышсыз сыйфат фигыль,барлыкта,йөкләтү  юнәлешендә,үткән заманда,җөмләдә аергыч.

Кулында китап булганның .... башында гыйлем булыр.

Булыр-затланышлы хикәя фигыль,барлыкта,3 нче зат берлек санда, билгесез киләчәк заманда,төп юнәлештә,җөмләдә хәбәр.

Кояш чыкса,табигать яңара,  китап укысаң ,күңел агара.

Укысаң- затланышлы шарт фигыль,барлыкта ,төп юнәлештә,2 нче зат берлек санда,җөмләдә хәбәр.

-Әдәбият дәресләрендә без сезнең белән риваятьләр укыдык.Китапчыкның 3 нче битендә без укыган  риваятьләрдән өзекләр бирелгән.Бу өзекләр нинди риваятьләрдән икән? Төркемнәрдә риваятьләрне укып чыгыгыз.

Хәзер фигыльләрне төшереп калдырып укып карыйк әле.(Кычкырып уку) 

Болгар каласының корылуы турында-1 нче төркемгә

Менә бер көн һава алмашып киткән. Көн болытлаган, һава салкынайган. Алыпның киез өй эчендә бишектә ята торган балаларыннан берсе өйнең салкынлыгыннан бик нык еларга керешкән. Бу бала елаганда һаман кулларын болгый-болгый елый икән.

Сихерче кыз-2 нче төркемгә

Патша кызның киңәшен тыңлаган һәм аңа еланнарны бетерергә кушкан. Кыз хәзерге Казан урынына барып, берничә урынга чокыр казыткан, салам, чыбык-чабык әзерләткән. Бөтенесе әзер булгач, ул берничә сихерле сүз әйткән. Еланнар ояларыннан чыгып, аңа таба шуыша башлаганнар.

  • Фигыльләрне төшереп калдыргач җөмләләр аңлашыламы?
  • Юк,аңлашылмый.
  • Хәзер фигыльләрне куеп укып карыйк.Нинди нәтиҗә ясыйбыз?
  • Фигыльләр җөмләне тулыландыра, эш-хәл турында хәбәр итә.
  • Риваятьләрдә булган фигыльләрнең төркемчәләрен әйтеп чыгыгыз.Нинди фигыльләр күбрәк кулланылган.

3 .Йомгаклау.

-Дәрескә нәтиҗә ясау.

-Укучылар,без максатыбызга ирештекме,нәрсәләр белдек ?

-Фигыльләр затланышлы һәм затланышсыз булалар.Фигыльләрнең сигез төркемчәсен кабатладык,сөйләмдә кулланырга өйрәндек.

Үзбәя

Өй эше

-Проект эшен дәвам итеп,татар халык авыз иҗатының башка жанрларына мисаллар  табып,фигыль темасы буенча биремнәр уйлап килегез.Ул биремнәрне төркемнәр белән алмашып эшләрсез.Китапчыкны тулыландырырбыз, киләсе дәрестә проект эшен якларбыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Элективный курс. Татар халык авыз иҗаты.

Цель и задачи элективного курса: дать учащимся систематическую научную информацию о фольклоре, на этой основе формировать специальные знания и навыки; научить детей думать и при анализе произведений, ...

Татар халык авыз иҗаты.1 нче сыйныфның татар төркеме өчен әдәби укудан презентация.

Татар халык иҗаты әсәрләре белән кыскача таныштыру. Укучыларда ана телен өйрәнүгә кызыксыну,  омтылыш, эзләнүгә теләк уяту. Татар теленә карата хөрмәт һәм ихтирам  тәрбияләү, телнең чисталыг...

"Татар халык авыз иҗаты"

"Татар халык авыз иҗаты" дигән темага авторлык программасы. Урта мәктәп һәм өстәмә белем бирү укытучыларына ярдәмлек....

Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары

5 сыйныф татар әдәбияты "Татар халык авыз иҗатының кыска жанрлары" темасы буенча презентация...

Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы. (Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

Иярченле кушма җөмләләрнең халык авыз иҗаты әсәрләрендә кулланылышы (Татар мәктәбенең 8нче сыйныф укучылары белән үткәрелгән дәрес эшкәртмәсе)...

Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның рухи байлыгы

Халык авыз иҗаты һәрбер халыкның культура байлыгын чагылдыра.Фольклор халыкның  күмәк акылы һәм художество сәләте тудырган,аны идея-художество һәм форма ягыннан гасырлар буе камилләштереп,сүз сән...