Дәрес
план-конспект урока (9 класс)

Сочинение язуга әзерлек дәресе 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл dres_eshkrtmse.docx21.94 КБ

Предварительный просмотр:

            Сыйныф: 9 ( татар төркеме )

            Предмет: Татар әдәбияты.

Тема: Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасы буенча сочинение язуга әзерлек дәресе.

Максат:

 1. Белем бирү максаты: Рәссам иҗаты турында белешмә бирү, картинаны аңларга өйрәтү.      Картина геройларының икмәккә карата мөнәсәбәтен билгеләү, игенче хезмәтенең иң борынгы, иң изге хезмәт икәнлеген искәртү.

  2. Үстерү максаты: Укучыларның фикерләү сәләтен, тыңлап аңлау,    диалогик һәм монологик      сөйләм күнекмәләрен үстерү.

3.Тәрбияви: Игенче хезмәтенә, җиргә мәхәббәт тәрбияләү.Экологик тәрбия.

  Җиһазлау: Презентация ( Рәссамның иҗат портреты. ”Игеннәр өлгерде” картинасы. Терәк сүзләр). Презентация “Иген кыры” . Аудиоязмалар:   җыр “Чайкала иген кырлары”, кошлар тавышы.  Башаклардан икебаналар.Тактада җир экологиясе темасына мәкальләр. Рәсем ясарга кәгазьләр, төсле буяулар.

(Укучылар өч төркемгә бүленеп утыралар) 

                                                  Дәрес барышы.

I.Оештыру:

1) исәнләшү, хәл сорашу;

2) уңай психологик халәт тудыру.

1 слайд.

II.Актуальләштерү.

Укытучы:

       Игенче хезмәтенең тарихы бик борынгы чорга барып тоташа. Кайсы гына чорны алсак та икмәк җитештерү – кешелек тарихының иң мөһим бурычларыннан берсе.

      Икмәк турында язучылар, шагыйрьләр генә түгел, рәссамнар да  матур-матур картиналар язганнар. Шулардан берсе – РСФСРның халык рәссамы, Татарстанның сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов.  

2 слайд.

III.Яңа дәрес материалы.

     1)Укытучы Лотфулла Фәттаховның тормыш юлы һәм иҗаты турында белешмә бирә.

3 слайд.

    Россиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Лотфулла Фәттахов Горький өлкәсенең Сергач районы Анда авылында 1918 елда туган. Башлангыч белемне ул туган авылында ала, “Яшь ленинчы” газетасына шигырьләр яза, яшьли үк рәсем ясарга хирыс була. 16 яшенә кадәр авыл мәктәбендә укыганнан соң, 1934 елда Казанга килә, һәм дусты, булачак рәссам Харис Якуповларда торып, сәнгать училищесына керү өчен әзерләнә башлый. 1935-1939 елларда әнә шул училищеда укый . Табигатьне генә түгел, кешеләр тормышының төрле якларын күзәтергә ярата, аеруча балаларның наян шуклыгын үзенең рәсемнәренә сюжет итеп ала, аларның бик җанлы самими образларын иҗат итә. Укуын тәмамлагач, Совет Армиясенә алына. Шунда хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Каты сугышларның берсендә, контузия алып, әсирлеккә эләгә. Аңа, үлем лагереннан качып, үзебезнең якка чыгу насыйп була. Шуннан соң ул, сугыш беткәнче, кулыннан коралын төшерми. 1946 елда гына, демобилизацияләнеп, Казанга кайта һәм гомеренең ахырына кадәр шунда яши, Татарстан сәнгать фондында эшли.

4 слайд.

   “Туган ил турында җыр”, “Игеннәр өлгерде”, “Әни күрмәгәндә”, “Яңа бура”, “Сабантуй”, “Мулланур Вахитов”, “Шәһәрдән кайту” һ.б. картиналарын иҗат итә. Харис Якупов белән иҗат иткән “В.И.Ленин Татарстан АССР төзү турындагы декретка кул куя” дигән картина өчен СССРның Дәүләт премиясе белән бүләкләнә. "Татар халык әкиятләре" китабына (русча) ясаган иллюстрацияләре өчен 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек була.
      Лотфулла Фәттахов – туган халкын, аның тормышын колачлы, масштаблы итеп сурәтләүгә һәвәс рәссам. “Сабантуй” – шундый киң полотнолы әсәр. Ул халкыбызның гадәт-йолаларын, мул тормышын, милли бәйрәмен бик реалистик күрсәтә.
      Рәсамның ачык фикере, гаять детальләп сурәтли белүе меңләгән күңелләрне яктылык белән сугара, буяуларның, төсләрнең табигыйлеге соклану тудыра.
      Л.Фәттахов 1960 – 1978 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе вазифасын башкара. 1984 елда вафат була.
 Аның исеме белән Казанның Дәрвишләр бистәсендәге урам аталган.

5 слайд.

Укытучының кереш сүзе:

-Иген игү борын-борыннан изге, иң мөкатдәс, иң дәрәҗәле эш саналган. Алтын бөртекләрне җир куенына чәчәргә чыгар алдыннан, бабаларыбыз мунча кергәннәр, чиста киемнәр кигәннәр. Уракка төшәр алдыннан да шулай булган. Татар халкында иген игүгә, игенчеләргә багышланган бик күп мәкальләр бар.

(Бер укучы мәкальләр укый.)

   - Шагыйрьләребез игенче батырлыгын, хезмәтен зурлап матур-матур шигырьләр иҗат итәләр.

( Шигырь уку Г.Садә “Алтын бөртек рәхмәте” )

- Композиторларыбыз шигырьләргә көйләр язалар.  

IV.  Җыр “Чайкала иген кырлары” ( И.Шәмсетдинов музыкасы , Г.Латыйп сүзләре.  ) Презентация «Иген кыры».

Укытучы:

-Сез әле генә өлгергән иген кыры рәсемнәрен карадыгыз. Бу рәсемнәр сездә нинди хисләр уятты, нинди тәэсирләр калдырды? Мин сезгә шул хисләрегезне рәсемнәрдә чагылдырырга тәкъдим итәм. Сез дә иген басуы рәсемен ясап карагыз. Нинди төсләр кулланырсыз?

( Төркемнәрдә эш, укучылар төсле буяулар кулланып рәсем ясыйлар . Һәр төркем үзенең рәсеменә берничә җөмлә әйтә. Рәсемнәр тактага эленә.

V. “Игеннәр өлгерде “ картинасы буенча эш.  6 слайд.

Укытучы:

-Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” картинасын карагыз әле. Рәссам нинди төсләр кулланган?

 ( Укучыларның җаваплары: ачык төсләр, сары төс, алтын төс, ачык зәңгәр төс һ.б.)

 Бер укучы нинди төснең нинди мәгънә аңлатуы турында укый.

 6 слайд.

      Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы 1952 елда иҗат ителә. Л.Фәттахов туган ил байлыгын, гади кешенең хезмәт шатлыгын, кеше тудырган матурлыкны чынбарлыктагыча тасвирлый. Туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.

Укытучы:

- Картинаны игътибар белән укыгыз, табигатьне күзәтегез. Картинада елның кайсы вакыты сурәтләнгән ?

Укучыларның җаваплары:

- Картинада июль ае сурәтләнгән. Җәйге кояшлы көн. Күктә кояш балкый.

Укытучы:

- Тагын нәрсәләр өсти аласыз?    

- Ерак-еракларга җәелгән киң иген басуы, әйтерсең лә арыш басуы горизонтка барып тоташа.

- Арышлар мул булып өлгергән. Тук башаклар салынып тора. Каерылып уңган башаклар әкрен җилдә диңгез дулкыннарыдай салмак кына чайкалалар сыман.  

Укытучы:

-Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?

- Ерак – еракта зәңгәрсу урман, бик текә булмаган таулар  күренә.

Укытучы:

Күк йөзе турында нәрсә әйтергә мөмкин?

Аяз күк йөзе, ак болытлар гына йөзә.

Укытучы:

-Картинада катнашучы геройларга игътибар итегез. Алар нәрсә турында сөйләшәләр?

Укучыларның җаваплары:

- Игенчеләр басуга игеннәрне карарга килгәннәр, алар арышның өлгергәнме, юкмы икәнен тикшерәләр.

- Агроном арыш эченәрәк кереп, башакны лупа аша карый.

- Игенчеләр эшендә зур тәҗрибәсе булган бабай. Башакны учында уып, орлыкларны саный.

- Комбайнчы егет бабайның сөйләвен игътибар белән тыңлый.

- Ике бригадир, аның берсе – хатын-кыз, үзара нәрсә турындадыр сөйләшәләр.

Укытучы:

-Чынлап та, алар нәрсә турында сөйләшергә мөмкин? Әйдәгез әле тыңлап карыйк.

( Диалог. Һәр төркемнән укучылар чыгыш ясый )

Укытучы:

-Гомумән картина турында нәрсәләр әйтә аласыз?

Укучы:

-Бу картинадан үзенә күрә бер тынычлык, муллык сирпелә. Бу картинаны күзәтеп, күңелдә тик яхшы хисләр генә туа.

VI. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту.

Иҗади эш.( төркемнәрдә)

Бирем: Буш урыннарга сыйфатлау һәм бәяләү элементлары өстәп чыгыгыз.

  Рәссам Лотфулла Фәттаховның “Игеннәр өлгерде” исемле картинасы туган ил табигатенең иң матур вакытын – басуларда игеннәрнең өлгереп килгән чагын гәүдәләндерә.
   Җәйнең кызу чагы җиткән: офыкта күксел рәшә уйный. _________(Арыш басуының аръягында ниләр күрәсез?)
    Бер читтән икенчесе күренми торган ________ (нинди?) арыш басуы алтын сары төскә кергән. ________________ (Игеннәр нинди? Тиздән уракка төшәрләр кебек, ни өчен?)
    Тук башаклары түбән иелгән арышлар ____________________ (нинди?) кояш нурлары астында тын калганнар. Алар _________ (нәрсәне?) сабырсызланып көтәләр төсле.
    Әнә бер төркем _________ (нинди кешеләр?) игеннәрнең өлгерүентикшерә. Аларның берсе __________ (нинди кыяфәттә?) нидер сөйли. ________(аны кемгә охшатасыз, кем дип уйлыйсыз?) Ягымлы йөзе елмаеп торган ____________ (нинди?) карт та, беләгенә кыр сумкасы элгән мөлаем йөзле бригадир кыз да, ______________ (тагын кем?) җитәкчеләре сөйләгәнне тыңлыйлар.
Бу образлар картинада шулкадәр табигый итеп бирелгән ки, аларны каршыңда басып торган тере кешеләр кебек хис итәсең. ______________ (сез мондый кешеләр белән горурланасызмы? Алар турында ниләр әйтә аласыз?) 

7 слайд.

Укытучы: Слайдтагы терәк сүзләрне файдаланып төзибез.
       Иң матур чак, күксел рәшә, зәңгәрсу урман, яссы таулар, алтын-сары төс, аяз күк, җәйге челлә, киң арыш  басуы, ягымлы йөз, мөлаем йөзле, хезмәт дәрте, зур уңышлар, икмәк байлыгы – ил байлыгы, хезмәт шатлыгы, кеше тудырган муллык, байлык, матурлык, каерылып уңган  игеннәр , тук башаклар, тәҗрибәле аксакал, агроном, бригадирлар , үз җиренең чын хуҗалары  һ.б.

    Бирелгән план нигезендә, терәк сүзләрне кулланып , картина буенча монологик сөйләм төзелә.

 VII.Йомгаклау. Үзбәя..

VIII. Өйгә эш. 1.Бирелгән план нигезендә сочинение язып килергә.

                        2. Иген кыры рәсемен ясарга.