Дистанцион дәресләрдә методик алымнар . Укучыларда мотивация булдыру
материал

Идрисова Гульназ Файрузовна
  1. "Сәлам" дәреслеге сайты. Урыс телле укучыларга юнәлгән, заманча укыту алымнары кулланылган дәреслек, 2016 елдан гамәлгә куелган. Сайтта 1-4нче сыйныф материаллары гына урнашкан, аларга аудиолар, видеолар, интерактив биремнәр тәкъдим ителә. Урта һәм югары мәктәп өчен биремнәр әлегә юк.

Аны бүгенге көндә дистанцион уку өчен бик уңышлы кулланып була. Укытучы дәресне аңлатканнан соң, укучылар сайт аша аудиолар да, җырлар да тыңлый ала, видеолар да карый, эш дәфтәрен принтер аша чыгарып биремнәр үти ала, интерактив биремнәр дә башкарып була.

  1. TATARSCHOOL порталы. Татармультфильм оешмасы әзерләгән дәреслекләргә мультимедиа кушымтасы. Башлангыч сыйныф татар телле укучыларга интерактив биремнәр, аудиолы текстлар тәкъдим ителә.

“Татар теле таблицаларда” кулланмасы бик отышлы. Ул фонетика, морфология, телләр классификациясе, синтаксис, лексикология, сүзтөзелеше, стилистика  бүлекләреннән тора.

Мисал итеп, телләр классификациясе бүлеген карасак, төрки телләр, һинд-европа телләре, телләрнең генеологик классификациясе схемалары укучылар өчен бик гади һәм аңлаешлы итеп бирелгән.

  1. "Татар иле" энциклопедиясе сайты. Укучыларга файдалы мәкаләләр җыентыгын тәкъдим итә. Сайтта башлангыч сыйныфлар өчен әдәби уку хрестоматияләре  урнашкан. Рус телле балалар , туган телдә укучылар өчен шигырь, хикәя, сынамыш, табышмаклар белән беррәттән сүзлекчәләре дә бирелә. Сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр дә укырга мөмкин.
  2. Әйдә! Online проекты. Азатлык радиосы татар телен өйрәнүчеләр өчен алып барган ресурс. Татар телен онлайн өйрәнү курслары, аудиоһәм  видеоязмалар, кызыклы тестлар, тел байлыгы (фразеологизмнар, синоним-антонимнар)га аудиолы һәм биремле әдәби әсәрләр кебек контент тупланган. Проект  укытучыларга бик ярдәм итә ала. Кызыклы  материалларны шуннан ып кулланырга мөмкин.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Дәресләрне дистанцион рәвештә укытуны ничек башларга? Методик алымнар куллану һәм  укучыларда мотивация булдыру

Әле кичә генә баланы «компьютер каршында озак утырма» дип әйтсәк, бүген инде алай әйтеп булмас. Чөнки бала компьютер каршында белем алып утыра.

Дистанцион уку диләр моны. Аз комплектлы мәктәпләр генә элеккечә эшләвен дәвам итә. Калганнар өйдән торып укытуга күчте. Күпчелек укытучылар да, әти-әниләр дә онлайн укытудан бик зарлана. Укытучылар – читтән торып (монитор аша) балаларны тыңлатып булмый, укыту программасын үзгәртергә туры килә, онлайн укыту бик күп вакытны ала, дип. Ата-аналар – укытучы бөтен эшне безнең җилкәгә аударып калдырды, хәзер балага белемне үзебез бирергә туры килә, ди. Балалар исә онлайн укытуны әлегә ниндидер уен шикелле кабул итә. Гасырлар дәвамында «мәктәп, парта, укытучы» режимында укыгач, кисәк кенә яңа форматка күчү җиңел түгел.  «Теләсәң – укыйсың, теләмәсәң – юк» дигән чор түгел.  

Дистанцион укытуның кыенлыкларына килгәндә, укытучының эше бермә-бер күбәйде. Беренчедән, бу – яңача укыту. Яңа калыпларны, ысулларны үзләштерергә туры килде. Укыту платформаларында эшләү тәртибен төннәр буе өйрәнеп утырдык, онлайн эшне системага салдык. Хәзерге чорда беренче планга табиблар һәм полиция чыга. Мин бу рәткә укытучыларны да өстәр идем. Өйдә утырсак та, баш күтәрмичә эшлибез. Укыту программасына да зыян килмәслек булсын, компьютер каршында озак утыру баланың сәламәтлегенә дә зарар бирмәсен. Өстәвенә, баланы читтән торып та үзеңә каратып тоту өчен кызыклы дәрес формаларын да табарга кирәк.

Укытучыларның күбесе соңгы елларда мәктәптә татар теленә балаларның игътибарын җәлеп итү болай да авыррак иде, онлайнга күчкәч мәсьәлә тагын да катлауланды дигән фикерләрен җиткерә.

Мотивация - безнең тормышыбызда зур роль уйный. Ул психологиягә тәэсир итүгә бәйләнгән һәм укыту процесында киң кулланыла.

Дәресләрдә балаларны белем алуга стимуллаштыруда укытучыдан зур сабырлык һәм актив эшчәнлек сорала. Иң беренче чиратта, балада укуга мотив тудыру зарури. Ни өчен баланың укыйсы килми? Аны ничек укырга тартырга? Бу сорауларга җавап бирү өчен мотив сүзенең нәрсә аңлатканына тукталыйк. Мотив-ул ниндидер теләкне тормышка ашыру өчен тудырылган шарт. Балага укыган кешенең белемсез кешедән нәрсә белән аерылганын аңлату кирәк. Мотив ике төрле була : тышкы һәм эчке.

Укытучы дәресләрдә тышкы мотивацияне куллана: дәресләрдә уен мотивлары кертә , төрле ярышлар оештыра , чаралар уздыра. Балада эчке мотивацияне - укуга аңлы карашны үстерегә кирәк. Тик яхшы билге өчен уку төп максат булырга тиеш түгел. Балада эчке мотивацияне –укуга аңлы карашны үстерергә кирәк . Аның һәрбер үсешен , уңышын күрү сорала. Менә монда эчке мотивны тормышка ашыру өчен стимул кирәк.

Мотивация ул , башка төрле әйткәндә , эшлисе килмәгәнне эшләү. Менә монда эшкә рычаг булып стимул тора. Стимул юллары төрле:

1. Укытучының дәресне мавыктыргыч итеп оештыруы, үз- үзен тотышы, интонацияле һәм аңлаешлы , матур сөйләмле,елмаюы, карашы да зур роль уйный. Мавыктыргыч сөйләм йоклап утырган баланы да уятырга мөмкин.

2. Укучының уңышын күреп, мактау. Балага “Бик яхшы “ дип әйтүнең 99 ысулы бар икән.

Мәсәлән: искиткеч , яхшы ,дөп- дөрес , супер , үрнәк эш , мин сине котлыйм , начар түгел , кызыклы фикер , мактыйм , мин синең булдырачагынга ышандым һәм башкалар.

Мактау көчле стимулга ия , тик аның да чамасы булырга тиеш. Баланың уңышсызлыгын кимсетмәскә кирәк. Бу очракта киңәш бирү дә уңай дип саныйм.

Мәсәлән , Башлый белсәң , бетерә бел. Аз сөйлә дә күп эшлә . Белмәгәнне сорауның ояты юк. Гыйлем тырышлык белән килә кебек татар мәкальләре белән гадел һәм җылы рәвештә шелтә бирү дә осталык.

Башлагыч сыйныфта укучының белемен 5 баллы бәяләү 2нче сыйныфтан башлана. Цифырлы бәяләүнең уңай һәм тискәре яклары бар . Бәяләү системасы бала өчен аңлашылмый, бала “2” ле алудан куркып яши , түбән үзбәягә китерә. Шул ук вакытта уңай якларын да әйтеп китик : бәяләү критерийларын үзләре төзи ала , үзбәя , үзконтроль өчен шартлар тудырыла. Яхшы билге укучыны канатландыра. Укуга уңай караш көчәя.

Татар теленнән яки татар телендә бер ресурс та булмавы ачыкланды. "Учи.ру", "Фоксфорд", "ЯКласс", "Инфошкола" кебек ресурслар төрле фәннәрне, темаларны үзлектән һәм дистанцион үзләштерү мөмкинлеген бирә, ләкин аларның берсендә дә татар телле курс юк. Кайбер платформаларда контентның күп өлеше түләүле.

  1. Татарстанда "Ана теле" сайты бар, ике ай эчендә анда 5 меңнән артык укытучы һәм укучы теркәлгән, дәресләр шунда бара. Хәзерге вакытта сайт чикләнмәгән, теләге булган һәр кеше анда керә ала. 2013 елдан бирле эшләп килгән, Татарстан хөкүмәте финанслаган бу портал телне үзлектән өйрәнү мөмкинлеген бирә. Укытучылар аны дистанцион рәвештә бирем бирү өчен куллана ала. Проектның өстенлекле ягы – аның видео һәм аудио материалына бай булуы, җитешсезлекләр ягыннан – контент күбрәк олыларга юнәлгән, аерым темалар мәктәп укучыларына да актуаль .

Туган телен белүчеләр тугыз дәрәҗәгә бүленә. Бик аз белүчеләр (беренче дәрәҗә), аннан яхшырак  аралаша ала торган кешеләр (сигезенче, тугызынчы)

1нче дәрәҗә - Танышу (аудиоязма тыңлап кабатлап әйтү, бирелгән сүзләрне тиешле урынга куеп җөмлә төзү)

2нче дәрәҗә – Атна көннәре, туган көн, һава торышы һәм ел фасыллары, кием кибетендә, шәһәр урамында, көндәлек эшләр

Бирелгән сайтта туган телне өйрәтү берничә этаптан тора:

Фильм яки видеосюжет карау , яңа сүзләрнең кулланылышын аңлату, грамматика нигезләре белән танышу, сөйләм төзелешен үзләштерү.

  1. "Сәлам" дәреслеге сайты. Урыс телле укучыларга юнәлгән, заманча укыту алымнары кулланылган дәреслек, 2016 елдан гамәлгә куелган. Сайтта 1-4нче сыйныф материаллары гына урнашкан, аларга аудиолар, видеолар, интерактив биремнәр тәкъдим ителә. Урта һәм югары мәктәп өчен биремнәр әлегә юк.

Аны бүгенге көндә дистанцион уку өчен бик уңышлы кулланып була. Укытучы дәресне аңлатканнан соң, укучылар сайт аша аудиолар да, җырлар да тыңлый ала, видеолар да карый, эш дәфтәрен принтер аша чыгарып биремнәр үти ала, интерактив биремнәр дә башкарып була.

  1. TATARSCHOOL порталы. Татармультфильм оешмасы әзерләгән дәреслекләргә мультимедиа кушымтасы. Башлангыч сыйныф татар телле укучыларга интерактив биремнәр, аудиолы текстлар тәкъдим ителә.

“Татар теле таблицаларда” кулланмасы бик отышлы. Ул фонетика, морфология, телләр классификациясе, синтаксис, лексикология, сүзтөзелеше, стилистика  бүлекләреннән тора.

Мисал итеп, телләр классификациясе бүлеген карасак, төрки телләр, һинд-европа телләре, телләрнең генеологик классификациясе схемалары укучылар өчен бик гади һәм аңлаешлы итеп бирелгән.

  1. "Татар иле" энциклопедиясе сайты. Укучыларга файдалы мәкаләләр җыентыгын тәкъдим итә. Сайтта башлангыч сыйныфлар өчен әдәби уку хрестоматияләре  урнашкан. Рус телле балалар , туган телдә укучылар өчен шигырь, хикәя, сынамыш, табышмаклар белән беррәттән сүзлекчәләре дә бирелә. Сыйныфтан тыш уку өчен әсәрләр дә укырга мөмкин.
  2. Әйдә! Online проекты. Азатлык радиосы татар телен өйрәнүчеләр өчен алып барган ресурс. Татар телен онлайн өйрәнү курслары, аудиоһәм  видеоязмалар, кызыклы тестлар, тел байлыгы (фразеологизмнар, синоним-антонимнар)га аудиолы һәм биремле әдәби әсәрләр кебек контент тупланган. Проект  укытучыларга бик ярдәм итә ала. Кызыклы  материалларны шуннан ып кулланырга мөмкин.

Татар телен өйрәнүгә рольле уеннар балада мотив тудыра. Мин бу ысулны да актив кулланам . Шуның белән беррәттән укучыларның дәрес белән кызыксынуы арта , тел һәм сөйләм материалын өйрәнү дә файдалырак була. Уенны оештырганда , укытучы берничә факторны истә тотарга тиеш:

-укучыларның каммуникатив эшчәнлеген активлаштыру;

- сөйләм дәрәҗәсенең төрле булуын истә тотып , балаларга рольләрне дөрес бүлеп бирү;

- уенның нәтиҗәсе укучыларның хисси халәтенә бәйле булу;

- узара ярдәмләшү , телдә актив аралашу мохите булдыру.

Рольле уеннар диалогик сөйләмне үстерүдә бик ңәтиҗәле чара булып тора.

Болардан тыш та төрле уен элементлары кулланырга мөмкин. Бетен дәресне ситуацияле уенга кормыйча, аның билгеле бер этабында гына да уен элементы кертеп җибәреп була. Аны, гадәттә шушы темаларга караган лексика һәм репликаларны өйрәнгәндә кулланам. Ул дәресне җанландырып җибәрә.

Укытучы гел эзләнүдә булганда гына ,үз укучыларын укуга кызыксындыра ала.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

УКЫТУЧЫНЫҢ ШӘХСИ ИҖАДИ ЭШ ТЕМАСЫ: “Милли төбәк материалын дәресләрдә куллану һәм укучыларда милли үзаң тәрбияләү”.

Без соңгы елларда укыту һәм тәрбия процессын фикерләүдә күп очракта халык педагогикасына таянабыз. Халыкның педагогик осталыгы, аның тәрбияви байлыгы галимнәрне генә кызыксындырып калмады, прак...

Методика диагностики учебной мотивации Л.Балабкиной

Методика диагностики отношения к учебным предметам психолога Людмилы Балабкиной...

Методика диагностики учебной мотивации Калинина Н.В., Лукьяновой М.И.

Методика диагностики учебной мотивации Калинина Н.В., Лукьяновой М.И.Анкета для учащихсяРезультаты диагностики...

Методика диагностики учебной мотивации

В современном постоянно меняющемся, динамичном мире на первый план выходит не просто обучение учащегося предметным знаниям, умениям, навыкам (некоторые из которых могут оказаться либо уста...

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә методик кулланмалар

Татар теле һәм әдәбияты дәресләренә методик кулланмалар. 1.      Абдрәхимова Я.Х. Әдәбият дәресләрендә бәйләнешле сөйләм үстерү: Татар урта гомуми белем бирү мәктәбенең 5...

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә методик күрсәтмәлек

Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә методик күрсәтмәлек...

"Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә уен алымнары"

Татар теле һәм татар әдәбияты дәресләрендә нинди уен алымнарын кулланып була...