Проект эше
проект (6 класс)
Проект эше
Дәрестән тыш эшчәнлектә
“Туган як” музее нигезендә
мәдәни аралашу осталыгы тәрбияләү
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 53.88 КБ |
Предварительный просмотр:
«Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының
4 нче гомуми урта белем мәктәбе» муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесе
Проек эше
Дәрестән тыш эшчәнлектә
“Туган як” музее нигезендә
мәдәни аралашу осталыгы тәрбияләү
Башкарды: туган тел һәм әдәбият укытучысы, “Туган як” музее җитәкчесе
Мөхәммәтшина Әлфия Вәрис кызы
2021нче ел
Эчтәлек:
- Аңлатма язуы
- Туган як музееның эшчәнлеге:
1)максаты һәм бурычлары;
2)музейның төрле бүлекләргә бүленеше;
3)эшчәнлек нәтиҗәләре;
- “Экспонатлар сөйләшә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе
- “Туган як” музееның эш программасы
- Йомгаклау
- Кулланылган әдәбият исемлеге
Аңлатма язуы
Яшәр өчен, бетмәс көч алырга,
Олысына һәм дә кечегә
Мәхәббәтле, ямьле,мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә!
(Ф. Яруллин)
Безнең музей «Туган як " музее дип атала.Ул 1999 елның 28 октябрендә ачыла. Үткәне юкның - киләчәге юк, диләр. . Безнең бүгенгебез, киләчәгебез үткәннәр нигезендә төзелүен балаларга кечкенәдән үк аңлатырга, аларда тарихыбызга карата кызыксыну уятырга кирәк.
Проектның актуальлеге:
Әлеге проект бүгенге көндә бик актуаль,чөнки үз тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк. Моның өчен һәр бала үз гаиләсенең, туган җиренең тарихын белергә, шуның аша халыкка якынаерга тиеш. Шәҗәрәне өйрәнү нәсел-ыру традицияләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын, әдәп-әхлагын, шөгыль-кәсепләрен белү һәм дәвам иттерү өчен кирәк. Шулай булганда гына яшь кеше милләт җанлы, үз халкының улы булып җитлегә ала, анда милли аң ышанычлы формалаша.
Максатыбыз-“Шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән технология аша укучыларда туган җиргә, халкыңа мәхәббәт тәрбияләү, иҗади үсешләрен булдыру”.
Бурычлар:
- Туган шәһәребезнең тарихы буенча материал туплау.
- Халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү.
- Музейны экспонатлар белән тулыландырып тору.
- Музей эшен җанландыру.
- Туган шәһәребезнең тарихи урыннарына экскурсиягә бару.
- Үз нәселеңнең тормышын өйрәнү.
Проектның төре: иҗади. Проект катнашучыларның социаль кызыксынуларын канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән.
Дәвамлылыгы : 1 ел
Проектның функцияләре: күп функцияле, иҗади, мәгълүмати, тикшеренү.
Проектның катнашучылары: укытучылар, укучылар, ата-аналар, әби-бабайлар.
Көтелгән нәтиҗәләр: Проект укучыларгага һәр кешенең дә илебез язмышында бик мөһим урын алып торуын аңларга;
балаларга патриотик тәрбия бирүнең нигезен салырга, Туган илгә мәхәббәт тәрбияләргә, аларда әхлаклылык сыйфатлары булдырырга ярдәм итәр.
Укучыларга,укытучыларга музей булдыру турында игълан иттек, экспонатлар җыю буенча зур эш башланды: әби-бабаларыбыз сандыкларыннан,чормалардан эзләнгәч, беренче экспонатлар барлыкка килә башлады.Экспонатлар җыю буенча иң актив катнашучылар булып укучылар һәм укытучылар иде. Музейда Туган як тарихы,этнография,җирле һөнәрләрне үстерү, туган якны өйрәнү коллекциясе тупланган.
2)Музейда экспонатлар түбәндәге бүлекләргә урнаштырылган:
- тормыш – көнкүрешкә караган экспонантлар;
- авыл өенә караган экспонатлар;
- татар халык ашлары бүлеге;
-милли киемнәр бүлеге;
-кул эшләре бүлеге.
Түгәрәккә үз теләкләре буенча 5-7 нче сыйныф укучылары тупланды. Дәресләр атнага 1 сәг. исәбеннән (елга 35 сәг.) үткәрелә. Эшчәнлек күп вакыт музей бүлмәсендә оештырыла.
Бу уку елында түгәрәккә тупланган укучылар белән берлектә Яшел Үзән шәһәре тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсиягә бару, данлыклы һөнәрчеләр, сәнгатьне сөючеләр белән очрашу, алар турында мәкаләләр язу, газеталарга җибәрү һ.б.лар максат итеп куелды. Булган материалларны укучылар белән өйрәнеп, тарихи чыганаклар, өлкәннәр сөйләвеннән чыгып эзләнү, тулыландыру, музейга кую өчен альбом-папкалар эшләү, укучылар арасыннан экскурсоводлар әзерләү, тәрбия сәгатьләрендә музейда укучылар кабул итү, кунакларны, кызыксынучы иптәшләрне музей белән таныштыруны үзебезгә максат итеп алдык.
Мәктәп чоры – кешенең әхлак йөзе үсешендә мөһим этап. Бу елларда әхлак нигезе салына, тирә-якны иң беренче күзаллау, патриотик хисләр формалаша.
Мәктәп яшендәге балалар шактый зур күләмле белемгә ия. Аларны бүгенге көн генә түгел, үткән һәм киләчәк тормыш да кызыксындыра. Укучыларда туган ягыбызга һәм аның тарихына, үткәненә омтылу туа.
Этнографик бүлек. Бу бүлектә балалар татар халкының тормыш- көнкүрешенә караган экспонатлар белән таныша. Әлеге бүлек материаллары әдәбият, тарих, география, туган тел, сынлы сәнгать, биология дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә һәм төрле чараларда кулланыла.
Татар милли ризыклары бүлеге.Монда балалар үз күзләре белән татар халык ашларын күреп истә калдыралар. Кайбер ошчрашуларда кунакларны кош теле,чәкчәк белән авыз иттерәбез. Бу балаларның күреп кенә түгел,хәттә тәмен тоеп күңелләрендә калдыралар. Алар инде кызыксынып, бик тәмле дип, күңел күтәренкелеге белән китәләр.Без бу бүлектә ризыкның ничек пешерелүен сөйләп китәбез һәм Чәк-чәк нык һәм зур гаиләне символлаштыруын да әйтеп китәбез.
Авыл өе күренеше бүлегендә.Татар йортындагы өй җиһазларын санап үтәбез.
Мамык мендәрләрнең каз мамыгыннан ясалуын. Мондый мендәр-салкында җылыны озак саклый, ә кызуда киресенчә булуын аңлатып үтәбез.Балаларның игътибарын, мендәр тышларының матур бизәкләр белән чигелгәнен күрсәтәбез .
Балаларның күзләре музейга килеп керүгә бишеккә төшә.Бишек нәрсә өчен кулланылуын һәм аның уңайлыгын сөйләп үтәбез. Һәм шул ук вакытта бишек җырлары турында да әйтеп китәбез.
Безнең ата-бабаларыбыз тирә-юньне бизәргә тырышканнар. Бизәкле, чигүле сөлгеләр һәм скатертларсыз өй шулай матур булмас иде.
Милли киемнәр бүлегендә татарлар хатын-кызларының күлмәк өстенә камзол кияргә яратуларын, аларның төрле формада булуын
Милли костюм ансамбленә керүче калфак,тубәтей, мозаик читекләр һәм туфлилар турында таныштырабыз. Эш аяк киеме булып чабата хезмәт итүен,
аларны ак сукно оеклар белән киелүен аңлатып үтәбез.
Кул эшләре турында сөйләгәндә йон эрләү, палас туку,тегү эшләре белән шөгыльләнүләрен,һәм нәкъ менә кул эшләре белән озын кышкы кичләрдә осталыкларын буыннан-буынга тапшыруларын сөйләп үтәбез. .
Чигү — киң таралган кул эше. Аңа аерым игтибар бирәбез.
Экскурсия ахырында материаллар буенча зур булмаган викторина уздырабыз. Иң актив һәм игътибарлыларны билгелибез.
3) Эшчәнлек нәтиҗәсе булып:
1. Балалар халкыбызның күңел бизәкләре турында күбрәк белә.
2. Музейдагы экспонатларның исемнәрен дөрес атый.
3. «Элек» һәм «хәзер» дигән төшенчәне аңлый.
4. Балалар үзләрен әби-бабаларының эшләрен дәвам итүчеләр итеп тоя.
5. Балаларның төрле конкусларда җиңүләре.
2. “Экспонатлар сөйләшә” дигән темага дәрес эшкәртмәсе
Тема: Экспонатлар сөйләшә (музейга экскурсия)
Методик тәэмин итү: туган якны өйрәнү музее экспонатлары, иллюстратив материал.
Максат: туган як тарихына карата кызыксыну, хөрмәт һәм мәхәббәт формалаштыру; патриотизм тәрбияләү.
Бурычлар:
1. Туган якны өйрәнү музее экспонатлары белән таныштыру.
2. Логик фикерләүне, кызыксынучанлыкны үстерү, чагыштырма анализ үткәрә белү;
3. Туган ягыбызга мәхәббәт, ата-бабаларыбызга хөрмәт, талантлы халык өчен горурлык тәрбияләү.
Дәрес барышы.
Оештыру этабы.
Укытучы сүзе.
Яшәр өчен, бетмәс көч алырга,
Олысына һәм дә кечегә
Мәхәббәтле, ямьле,мәрхәмәтле
Туган ягы кирәк кешегә!
(Ф. Яруллин)
Безнең музей «Туган як " музее дип атала.Ул 1999 елның 28 октябрендә ачыла.Кыскача музейны булдыру тарихы турында сөйләячәкмен.”Үткәнен белмәгәннең, киләчәге юк», - дигәннәр халыкта.Шуңа күрә без дә ата-бабаларыбызның тормыш-көнкүрешен,гореф-гадәтләрен өйрәнергә булдык.
Укучыларга,укытучыларга музей булдыру турында игълан иттеләр, экспонатлар җыю буенча зур эш башланды: әби сандыкларыннан,чормалардан эзләнгәч, беренче экспонатлар барлыкка килә башлады.Экспонатлар җыю буенча иң актив катнашучылар булып укучылар һәм укытучылар иде. Музейда Туган як тарихы,этнографиясе,җирле һөнәрләрне үстерү, гамәли сәнгатькә караган кызыклы туган якны өйрәнү коллекциясе тупланган.
Мәктәп музеенда барлык экспонатлар да бүлекләргә бүленгән:
1. Этнографик бүлек, Халкыбызның тормыш-көнкүреше.
2. Авыл өе күренеше.
3. Милли ашханә.
4.Милли киемнәр.
5.Кул эшләре.
Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Экскурсияне башлыйбыз. Әйе, музей – ул хәтер сакчысы, ә тарихи хәтер һәрвакыт һәм теләсә кайсы дәүләттә мөһим һәм кирәк. Мин сезне безнең музейның этнографик бүлеге белән таныштырасым килә.
Этнографик бүлек
Һәр экспонатның үз тарихы бар. Әлеге бүлек материаллары әдәбият, тарих, география, Туган тел, сынлы сәнгать, биология дәресләрендә, сыйныф сәгатьләрендә һәм төрле чараларда кулланыла.
Карагыз әле, зинһар, бу утюг. Бу-заманча "Tefal"үтүкләре түгел, 3-4 килограмм авырлыктагы иске күмер утюгы. Мондый үтюгләрнең эченә кайнар күмер салалар,үтюг кайнарлангач үтюгли башлыйлар.
Ә сез беләсезме элек киемне ничек юганнар? Ә мин беләм, кер тактасы белән, бу әйбер бездә саклана, кипкәннән соң әйберләрне үтюгли торган такта белән бастыралар.
Уңышны урак белән җыялар, аның белән бөртекле культураларның кыргый сортларын кисеп алу уңайлы .Шулай ук чалгы да кулланалар.
Балта-агач кисү коралы.
Өйләрдә ут булмаганда,төрле типтагы фонарьлар кулланганнар.
Чесалка. Керпе- бу корал йон һәм җитен тарату өчен кулланыла.
Ә бу нинди чәйнек ? Юк, бу-заварник түгел, ул-комган. Мондый комганнардан кешеләр кулларын һәм аякларын юганнар.
Киләсе витринада-18-19 гасыр ахырына кадәр халыкның кухня җиһазлары. Крестьян йортында савыт-саба гади, арзан була. Кашыклар, юкә һәм каен, балчыктан ясалган мисклар. Бу предметлар нинди материалдан ясалганнар? Әйе, агач, чөнки агач иң кулай материал булган.
Ә менә бу жилпуч, ул төче камырны катыштыру өчен кулланылган.
Монда сез төрле зурлыктагы чуеннарны күрәсез . Чуеннар зурлыгы гаиләдәге кеше санына бәйле. Аш-су белән чуенны мичкә куялар, анда билгеле бер вакыт дәвамында пешерәләр. Кайнар чуенны мичтән һәрвакыт эләктергеч белән алалар. Сыек ризык өчен чүлмәкләр кулланганнар. Мондый савытта сөт иң эссе һавада да бозылмый.
Ә хәзер милли ризыклар белән сезне Яруллин Алинә таныштырачак.
Без сезнең белән тормышны телевизор, суыткыч, кесә телефоны, электр чәйнәге һәм утюг кебек әйберләрдән башка күз алдына да китерә алмыйбыз, тик ышаныгыз, бу һәрвакытта да шулай булмаган. Әти-әниләребез безнең яшьтә, төсле телевизорның нәрсә икәнен белми иде,ә әби-бабайлар каләмне. Ә ул вакытта безнең борынгы бабаларыбыз 100 һәм 200 еллар элек ничек яшәгән соң? Безнең витринада сез борынгы бабаларыбыз кулланган төрле көнкүреш әйберләрен күрә аласыз. Сезнең алда самавыр тора . Нәкъ менә шундый самавыр артына зур тату гаилә җыелган. Татар милли ризыклары:
-Кыстыбый шундый иң борынгы һәм гади ашамлыклардан санала, кайбер якта аны күзикмәк , якмыш дип тә атыйлар. Аны төче камырдан әзерләгән юка җәймә эченә тары боткасы салып ясыйлар. XIX гасыр азакларыннан кыстыбый эченә бәрәңге боламыгы сала башлаганнар.
Халыкның яраткан борынгы ашамлыкларыннан берсе — төче яисә әче камырдан эченә симез ит (сарык, сыер, каз, үрдәк һ. б. ите) һәм ярма яки бәрәңге салып пешергән- бәлеш.
-Бәлеш зур итеп тә, кечкенә итеп тә әзерләгәннәр, аеруча тантаналы очракларда аны өсте тишекле тәбәнәк конус рәвешендә ясаганнар. Соңрак шулай эченә төрле нәрсә салып әзерләгән бөтен ашамлыкларны бәлеш дип атый башлаганнар.
Өчпочмак та традицион татар ашамлыгы, аның эченә элегрәк симез ит белән суган гына салганнар, соңрак турап бәрәңге дә куша башлаганнар.
Камырдан пешергән ашамлыклар арасында пәрәмәч үзенә бертөрле урын алып тора. Элек пәрәмәчне ваклап тураган пешкән ит белән ясаганнар, эремчек пәрәмәче кебек духовкада пешергәннәр һәм иртәнге аш итеп симез ит шулпасы белән биргәннәр.
Гөбәдия дә — бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Ул катлы-катлы, түгәрәк биек бәлеш, бер генә тантана, бәйрәм табыны да ансыз гына үтми.
Татар ашлары тиз өлгерә торган татлы камырдан әзерләгән ашамлыкларга бик бай:чәлпәк , катлама, кош теле һ.б. шундыйлар. Аларны чәй янына бирәләр. Татлы камырдан пешерелә торган ашамлыклар камырга нәрсә салынуы һәм әзерләү ысулы ягыннан күп кенә төрки халыкларга хас булса да, алар оригиналь милли ашларга әверелеп, тагын да камилләшә төшкәннәр.
Шундый оригиналь ашамлыкларның берсе —чәкчәк , ул һәр туй мәҗлесендә булмый калмый. Чәкчәк кияү йортына кәләш һәм аның әти-әниләре алып килә. Юка гына җиләк-җимеш кагына төргән чәкчәк туйда аеруча хөрмәтле сыйлардан санала.
Татар халкы чәйне элек-электән яратып эчә. Камыр азыклары —кабартма, коймак белән чәй кайчагында иртәнге ашны алыштыра. Чәйне каты итеп, кайнар көе, кайчагында сөт белән эчәләр. Чәй белән сыйлау татар халкында кунакчыллыкның бер билгесе булып тора.
Ә хәзер авыл өйе күренеше белән сезне-Әдиятуллина Рамилә таныштырачакАвыл йортына игътибар итегез.Татар йортында мебельдән-, эскәмияләр, карават ,өстәл була. Өстәлләр имән агачыннан, озынча һәм тар Безнең музейда нәрсә күзгә ташлана?
Мамык мендәрләрдә ата-аналар йоклаган. Каз мамыгы мендәрләре җиңел, җылы, зур, йомшак. Каз мамыгы тутырылган мендәр-салкында җылыны озак саклый, ә кызуда киресенчә.Игътибар итегез, мендәр тышлары матур бизәкләр белән чигелгән .Бу мендәрләргә карап, нәрсә әйтергә була? Гаилә нинди ? Зур, күп балалы. Балалар сәкедә, җылы мич өстендә, идәндә йоклаган.Әгәр бала авырса, ул чакта гына әти-әнисе белән йоклый алган. Сабый монда йоклаган. Ни өчен карават белән янәшә?
Бишек - күкрәк баласы йоклый торган урын.Бишек уңайлылыгы белән аерылып тора.Бу предметка бала өчен дә, әни өчен дә зур әһәмияткә ия. Аның белән бишек җырлары аерылгысыз бәйләнгән-әнинең бала белән аралашуының үзенчәлекле формасы. Балалар фольклорының әлеге җанры юкка гына бишек җыры дип аталмаган, әни кеше баласын йоклатканда җырлаган.
ҖЫР " Әлли-Бәли-бәү”
Татар хатын-кызларыбыз
Эшнең серен белгәннәр.
Кич утырып, җырлар җырлап
Оста чигү чиккәннәр.
Безнең ата-бабаларыбыз тирә-юньне бизәргә тырышканнар. Бизәкле, чигүле сөлгеләр һәм скатертларсыз өй шулай матур булмас иде. Карагыз әле монда күпме хезмәт, күпме күңел җылысы салынган.
Киләсе витринада-радио, тальян гармун т музыкаль инструментлар урын алган. Ул вакытта һәр гаиләдә очратырга мөмкин булган, чөнки татар халкын җырлардан башка күз алдына китереп булмый. Ә менә бу көзгегә инде 100 ел, аны музейга безнең мәктәп укытучысы Фирдинә Салих кызы бүләк итте.
Ә хәзер татар киемнәре белән сезне Хабулова Альмира таныштыра.
Татарлар күлмәк өстенә камзол кияргә яратканнар. Камзол, кыш көне һәм җәй көне кия торганнары була. Камзол тезгә кадәр озын яки билгә кадәр кыска була. Хатын-кызлар камзоллары төсле, бархаттан , мех белән бизәлгән.
Күлмәк-атлас,тафта,ефәк тукымалардан тегелгән. Популяр төсләр-ак,зәңгәр,алтынсу-сары,кура җиләге төсендәге тукымалар.
Алъяпкыч - ул еш кына өй шартларында һәм эш вакытында киелгән кием. Төп бурычы-үз киемеңне пычратудан саклау.
Милли костюм ансамбленә шулай ук калфак,тубәтей, мозаик читекләр һәм туфлилар керде, алар костюмның бөтен композициясен төгәллиләр. Эш аяк киеме булып чабата хезмәт итә : туры үрелгән баш һәм түбән бортиклы. Аларны ак сукно оеклар белән кигәннәр.
Иң популяр баш киеме-калфак. Кияүдәге хатын-кызларның баш киемнәре хатын-кызның башын һәм чәчләрен генә түгел, ә аның муенын, җилкәсен һәм аркасын да япкан.
Ир-атларның баш киеме түбәтәй булган.
Йон эрләү-бу авыр, әмма бик күңелле хезмәт. Йоннан оекбашлар, бияләйләр, жилетлар бәйләгәннәр.Әбиләребез кул эшләре белән йон эрләү,туку,тегү эшләре белән шөгыльләнгән,һәм нәкъ менә кул эшләре белән озын кышкы кичләрдә осталыкларын буыннан-буынга тапшырганнар.
Менә бу орчык – йон, җитен җепләрен җитештерү буенча иң борынгы җайланма. Сул кулы белән орчыкны әйләндерәсең, ә уң кул белән йон тартасың.
Сандык кебек җиһазның төре турында күп кенә кызыклы нәрсәләр сөйләргә була. Өйләрдә сандык – карават, сандык – саклагычлар очрый, анда акча, савыт-саба, кием-салым салынган. Акрынлап сандык байлык символына әверелә. Йортта сундык иң күренекле урынга куела.
Озын кышкы кичләрдә эшсез утырмаганнар.Станокта паласалар, сөлгеләр тукыганнар.
Чигү — киң таралган кул эше.Шома чигү- искиткеч шөгыльләрнең берсе, ул вакытта шатлык тоясың һәм үз кулларыңның иҗат җимешләрен күрәсең.
Беләзекләр-татар костюмының мәҗбүри элементы. Кияүдә булган хатын - кызлар парлы беләзекләр, кызлар-бер беләзек кигәннәр.
Алка.Татар хатын-кызлары алка кияргә бик яратаканнар . Өстәвенә, алар төрле размердагы иде. татарларга серьганың миндалевид формасы хас булган.
Чулпы - тәңкәләрдән торган. Ясалышы ягыннан алар күптөрле һәм магик әһәмияткә ия була.
Экскурсия ахырында шуны әйтәсем килә, Һәр кешенең үз Ватаны бар, һәм һәркем туган һәм яши торган урынын ярата. Туган киңлекләрен, басуларын, урманнарын, телен ярата. Ватанга мәхәббәт формалаштыру иртә балачактан, хәрефләрдәге сурәтләрдән, әниләрнең җырларыннан, без яшәгән почмактан башлана. Ә музей - ул безнең үткәнебез, бүгенгесе һәм киләчәк буыныбыз формалаша торган урын.
Ә хәзер безнең экскурсия материаллары буенча зур булмаган викторина. Без сезнең белән музейда иң актив һәм игътибарлыларны билгеләячәкбез.
Викторинаның якынча сораулары.
1. Безнең музей кайчан ачылды?(1999 ел, 28 октябрь)
2. Савыт-саба ясау өчен нинди материал кулланалар?
3. Балата белән нишләгәннәр?
4. Ни өчен күмер утюг дип атыйлар күмер?
5 . Сөлгеләрне нинди чигешләр белән чигәләр?(тамбур,шома,тәре чигү)
6. Чәкчәк нәрсәдән ясала?
7. Ни өчен комган кирәк ?(кулларны һәм аякларны юу өчен)
Туган ягыгызны яратыгыз, аны яхшырак, матуррак итегез. Игътибарыгыз өчен рәхмәт сезгә!Музей экспонатларын җыю дәвам итә. Безнең экскурсоводлар экскурсияләр үткәрәләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашалар, кече сыйныф һәм урта буын укучылары, мәктәп кунаклары өчен музей буйлап экскурсияләр үткәрелә.
3.“Туган як” музееның эш программасы
Расланды:
“ТР ЗМР 4нче гомуми урта белем мәктәбе”
МБГББУ директоры
_______________/С.Б.Любина/
«_______» , 2021нче ел
“Туган як” музееның эш программасы
2021-2022нче уку елы
Музей җитәкчесе:
Мөхәммәтшина Ә.В.
Аңлатма язуы.
Ходай безнең һәммәбезгә җан иңдергән,
Хәтер дигән зирәк акыл, зиһен биргән.
Мәңге уяу күзле галәм үзе әйбер,
Вакыт яшәр яшәгәндә җирдә хәтер!
Мәктәп чоры – кешенең әхлак йөзе үсешендә мөһим этап. Бу елларда әхлак нигезе салына, тирә-якны иң беренче күзаллау, патриотик хисләр формалаша.
Мәктәп яшендәге балалар шактый зур күләмле белемгә ия. Аларны бүгенге көн генә түгел, үткән һәм киләчәк тормыш да кызыксындыра. Укучыларда туган ягыбызга һәм аның тарихына, үткәненә омтылу туа.
Шушы максаттан чыгып, 4 нче гомуми белем бирү мәктәбендә 1999 нчы елның 28 октябрь аеннан бирле “Туган ягым” исемендәге музей эшләп килә.
музейда экспонатлар түбәндәге бүлекләргә урнаштырылган:
- тормыш – көнкүрешкә караган экспонантлар;
- авыл өенә караган экспонатлар;
- татар халык ашлары экспонантлары;
-милли киемнәр;
-кул эшләре.
Бу уку елында түгәрәккә тупланган укучылар белән берлектә Яшел Үзән шәһәре тарихын өйрәнү, бүгенгесен барлау, шәһәрнең истәлекле урыннарына экскурсиягә бару, данлыклы һөнәрчеләр, сәнгатьне сөючеләр белән очрашу, алар турында мәкаләләр язу, газеталарга җибәрү һ.б.лар максат итеп куелды. Булган материалларны укучылар белән өйрәнеп, тарихи чыганаклар, өлкәннәр сөйләвеннән чыгып эзләнү, тулыландыру, музейга кую өчен альбом-папкалар эшләү, укучылар арасыннан экскурсоводлар әзерләү, тәрбия сәгатьләрендә музейда укучылар кабул итү, кунакларны, кызыксынучы иптәшләрне музей белән таныштыруны үзебезгә максат итеп алдык.
Тупланган материалны музейга урнаштырганда альбом-папкада аңлатма язуы урнаштыру дөрес булыр. Тарихи материал кайдан алынган, кайсы укучының (җитәкчесенең) хезмәте, эзләнүе кергән, фикерләрен белдерүдә авылдашлардан кемнәр катнашкан һ.б. Бу – шулай ук үзе бер тарихи материал булып сакланыр.
Түгәрәккә үз теләкләре буенча 5-7 нче сыйныф укучылары тупланды. Дәресләр атнага 1 сәг. исәбеннән (елга 35 сәг.) үткәрелә. Эшчәнлек күп вакыт музей бүлмәсендә оештырыла.
Максат:
“Шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән технология аша укучыларда туган җиргә, халкыңа мәхәббәт тәрбияләү, иҗади үсешләрен булдыру”.
Бурычлар:
- Туган шәһәребезнең тарихы буенча материал туплау.
- Халкыбызның гореф-гадәтләрен өйрәнү.
- Музейны экспонатлар белән тулыландыруны дәвам итү.
- Музей эшен җанландыру.
- Туган шәһәребезнең тарихи урыннарына экскурсиягә бару.
- Үз нәселеңнең тормышын өйрәнү.
Программа.
I. Кереш. (1 сәг.)
Кереш дәрес. Укучыларны туплау, музейның эш планы белән таныштыру. Инструктаж үткәрү.
II. Экскурсоводлар әзерләү.
III. Яшел Үзән бай тарихлы шәһәр. (10 сәг.)
Шәһәр тарихы белән танышу. Тарихи чыганакларны өйрәнү. Тарих белән бәйле урыннарны карточкага төшерү, өлкәннәрдән белгәннәрен язып алу. Бер үк вакытта музейга кую өчен альбом-папка эшләү.
Шәһәрнең истәлекле урыннары, атамалар, аларның килеп чыгышын өйрәнү өлкәннәр сөйләвен язып алу. Истәлекле урыннарны карточкага төшерү.Укучыларның үзләре яшәгән урам исеменең килеп чыгышы, бу урам белән бәйле вакыйгаларны барлау, язып алу.
Татар халкының төрле елларда яшәү рәвешен өйрәнү. Гореф-гадәтләрен, йола-бәйрәмнәрен туплау. Мәктәпнең “Туган ягым” музей бүлмәсендә авыл тарихының чагылышын өйрәнү. Укучыларның эшләрен туплап (карточкалар белән) музейга кую. Укучылар арасыннан һәр бүлек буенча матур итеп сөйләрлек экскурсоводлар әзерләү. Тәрбия сәгатьләрендә музейда укучылар кабул итү.
Темалар буенча иҗади эш белән шөгыльләнү – мәкаләләр язу. Кызыклы язмаларны газеталарга җибәрү.
IV. Шәһәребез мәчете – иман йорты. (7 сәг.)
Шәһәребездә торгызылган мәчетләр тарихын өйрәнү. Кайда урнашкан, ничек эшләнелгән, ни өчен юкка чыгарылган кебек сорауларга өлкәннәр, тарихи чыганаклар аша җавап эзләү.
Бүгенге көндә шәһәребезнең иман йорты – “Җәмикъ мәчете”нә экскурсия. Хәзрәтләр белән очрашу, сөйләгәннәрен язып алу.
Шәһәребезнең төп идарә итүче муллалары, абыстайлары турында мәгълумат җыю. 7 нче сыйныф укучысы Бикмуллин Илнурның (җитәкчесе – Гайнуллина М.М.) “Шәҗәрәләрнең топонимикада чагылышы” темасына язылган фәнни-методик эшен укучылар белән берлектә өйрәнү. Зур күләмле эшне музейга кую.
Музейда “Шәһәребез мәчете – иман йорты” темасын чагылдырган альбом-папка әзерләү. Сөйләү өчен экскурсовод-укучылар әзерләү.
V. Шәһәребезнең асыл затлары. (4 сәг.)
Данлыклы иҗат эшен сөючеләр, аларның тормыш һәм иҗат юллары белән танышу
( сәхнә остасы, рәссам, шагыйрь һ.б.).
Алар турында мәкалә язу, газетага җибәрү.
VI. Нәсел шәҗәрәләре. Кушаматлар. (7 сәг.)
Авллларда нәсел җебе бик тирәнгә сузылган. Менә шушы максаттан чыгып, укучыларның үз шәҗәрәләрен төзү өчен эзләнү эше алып бару бик кирәкле эш. (Шулай ук авылда көчле нәселләр турында аерым эшләргә!)
Кушаматлар белән эндәшү авыл халкы өчен гадәти күренеш. Ләкин шунысы кызык, кушамат тик торганда гына килеп “ябышмый”. Аның үз тарихы, үз вакыйгасы бар. Кушаматларны барлау, “исем” иясенең карашын, фикерен язып алу да укучыларга эзләнү өчен кызыклы булыр.
VII. Йомгаклау. (2 сәг.) Музейда эшләү. Эшләгән эшләр буенча фикер алышу, йомгак ясау. Нәтиҗәле эзләнү алып барган укучыларны билгеләп үтү. Музейда алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләү
Тематик планлаштыру
№ | Эш төре | Гомуми сәг. саны | Теоретик сәг. саны | Практик сәг. саны | Число |
I. | КЕРЕШ. | ||||
1. | Кереш дәрес. Укучыларны туплау. Инструктаж үткәрү. | 1 | |||
II. | Экскурсоводлар әзерләү. Укучылар арасыннан экскурсоводлар әзерләү. Папкаларны тәртипкә китерү. Класс сәгатьләрендә музейга укучылар кабул итү. | ||||
III. | Яшел Үзән – БАЙ ТАРИХЛЫ ШӘҺӘР. | 10 | |||
1. | Туган авылым, туган шәһәрем тарихы. Тарихи чыганакларны өйрәнү.Проект эше. | 1 | |||
2. | Шәһәрнең үткәне, бүгенгесе - мәгълумат туплау. Милли һәм Үзәк китапханә,Яшел Үзән типографиясе белән элемтә урнаштыру. | 1 | |||
3. | Шәһәребезнең истәлекле урыннары. (Атамалар, аларның килеп чыгышын өйрәнү). | 1 | |||
4. | “Мин яшәгән урам тарихы” – үзең яши торган урам исеменең килеп чыгышын өйрәнү, бу урам белән бәйле вакыйгаларны язып алу. | 1 | |||
5. | “Яшел Үзән – бай тарихлы шәһәр”. Иҗади эш. | 1 | 1 | ||
6. | “Яшел Үзән – бай тарихлы шәһәр”. Музейга кую өчен альбом-папка эшләү. | 1 | |||
7. | Тәрбия сәгатъләрендә музейда укучылар кабул итү. | 1 | |||
IV. | Шәһәребез мәчете – ИМАН ЙОРТЫ. | 7 | |||
1. | Мәчет тарихын өйрәнү. | 1 | |||
2. | “Җәмикъ мәчетенә”нә экскурсия. Хәзрәтләр белән очрашу. | 1 | |||
3. | “Шәһәрем мәчете – иман йорты”. Альбом-папка төзү. Иҗади эш. | 1 | 1 | ||
5. | “Минем дингә карашым”. Укучыларның иҗади эше. (Мәкалә язу.) | 1 | 1 | ||
V. | ШӘҺӘРЕБЕЗНЕҢ АСЫЛ ЗАТЛАРЫ. | 4 | |||
1. | Иҗат сөючеләр. (Сәхнә осталары, рәссам, шагыйрь һ.б.) | 1 | 1 | ||
2. | Шәһремнең зыялылары. (Үз эшләренең чын остасы булган кешеләр турында материал туплау.) | 1 | |||
3. | “Асыл затлар” – музейга кую өчен альбом-папка әзерләү. | 1 | |||
VI. | НӘСЕЛ ШӘҖӘРӘЛӘРЕ. КУШАМАТЛАР. | 7 | |||
1. | Нәрсә ул нәсел шәҗәрәсе. Үз нәсел җебенең шәҗәрәсен төзү. | 1 | 1 | ||
2. | Кушамат - горурлыкмы, әллә киресенчәме? | 1 | 1 | ||
3. | Һәр кушаматның үз тарихы бар. Кушаматларны барлау, “исем” иясенең фикерен язып алу. | 1 | 1 | ||
4. | Материалны музейга кую өчен әзерләү. | 1 | 2 | ||
5. | “Әти-әни кушкан исемне бозарга ярыймы?”Башлангыч сыйныфлар өчен класстан тыш чара. | 1 | |||
VII. | ЙОМГАКЛАУ. | 2 | |||
1. | Музейда эшләү. Фикер алышу. Эшләгән эшләргә йомгак, бурычлар билгеләү | 1 |
Әдәбият.
- Ф. Гарипова. “Авыллар һәм калалар тарихы”.
- “Ватаным Татарстан” газетасы. 2007 ел.
- Музейда сакланган материаллар.
Укыту-тәрбия бирү планы.
№ | БУРЫЧЛАР | ТЕМА | СРОК |
1. | Иҗат итү өчен мәгълүмат туплау, туган як тарихы турындагы белемнәрне тирәнәйтү. | Китапханәләргә экскурсия, “Яшел Үзән” район газетасы типогрфиясенә экскурсия. | |
2. | Дингә, аның кагыйдәләренә кызыксыну уяту, чисталык, пөхтәлек, игътибарлылык, мәрхәмәтлелек хисләре тәрбияләү. | Мәчеткә экскурсиягә оештыру, вәгазь тыңлау, алар тарафыннан үткәреләчәк барлык чараларда катнашу | |
3. | Үз иҗатың белән башкаларны таныштыру, экскурсовод буларак кеше алдында үзеңне иркен, белемле итеп тота алуга ирешү. | Музейда экскурсовод вазифасын башкару. | |
4. | Укучыларның үз-үзләренә бәя бирүләре. | Түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр. | |
5. | Табигатькә сакчыл караш, соклану хисләре тәрбияләү. | Атамалары белән тарихка кереп калган урыннарга экскурсия | |
6. | Туган авылың,шәһәрең тарихын өйрәнү буенча эзләнү эшләре | Очрашулар үткәрү. |
5.Йомгаклау
Туган илгә мәхәббәт, халкыбызның үткәндәге истәлекләрен хөрмәт итү, хәзерге казанышларына ихтирам һәм горурлык хисләре,милли аң тәрбияләүдә,укучыларга патриотик тәрбия бирүдә туган якны өйрәнү зур әһәмияткә ия. Проект шулай ук туган якның, аны буыннан буынга саклап калдыруда һәм укыту-тәрбия эшендә зур ярдәм итә.
Шулай итеп, бүгенге авыр, катлаулы чорда әхлаклы шәхес – Ватанга мәхәббәт хисе белән сугарылган, аның тарихы, мәдәнияте казанышлары белән кызыксынучы , милли символларга, изге урыннарга хөрмәт белән караучы, җәмгыятькә һәм халыкка хезмәт итәргә әзер булган, әдәпле һәм итәгатьле шәхес тәрбиялим дисәң, эшне, беренчедән , балага кечкенәдән үк туган төбәге, халкы тарихын өйрәтүдән башларга кирәктер, минемчә.
Үзен , үз халкын хөрмәт итмәгән кеше башкаларга да шуны ук күрсәтер.
Икенчедән, әлбәттә, баланың күңеленә кешелеклелек, мәрхәмәтлелек орлыкларын салуга, тәрбия нигезенә халкыбыз тәрбиясе нигезләрен салу зур ярдәм булып торачак. Чөнки халыкның үткәнен, аның бетмәс – төкәнмәс күңел хәзинәләрен өйрәнгәндә генә, Ватаныбызны ярату хисләре тәрбияләп була.
Шулай ук, өченчедән , тәрбия процессына ата – аналарны тарту да бу максатка ирешү юлларын якынайтачак. Шагыйрь дә юкка гына :
“Тәүге юлны бала күңеленә
Ата – ана тиеш үзе язарга” , - дип әйтмәгәндер. Тәрбиянең нигезе гаиләдә, әти - әни, әби – бабай катнашында салына, ул шулай дәвам итәргә дә тиеш.
Менә шуларны исәпкә алсак кына , без максатыбызга ирешә алырбыз һәм шулай ук мәктәптә тәрбия процессы да мәгънәле һәм нәтиҗәле булыр.
6.Кулланылган әдәбият:
- ЗамалиеваЗ.Асост..; Обычаи и праздники татар /НБ РТ: Отв. ред. И.Г.Хадиев.-Казань: Милли китап, 2003.-31 с.- (В библиотеках республики. Из опыта работы; Вып. 2).- На татар.яз.
- Саттаров Г.Ф. Мәктәптә туган як ономастикасы. Казан: Татарстан китап нәшрияты, 1984
- “Ватаным Татарстан” газетасы. 2007 ел.
- Музейда сакланган материаллар.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Проект "Педагогический пасьянс", участие в проекте в составе группы "Интеллект". Тематика проекта - Эффективные педагогические методы и приемы, технологии обучения и воспитания школьников
Проект "Педагогический пасьянс"...
Аннотация к проекту «Деньги решают все?». Руководитель проекта учитель истории Черноморченко М.А. Проект выполнили ученицы 11 класса Тян А., Тян К..
Материалы проекта ставят и пытаются решить проблемы места и роли денег в современном обществе....
Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.
Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!
Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»
Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...
- Мне нравится (1)