иҗади эш
творческая работа учащихся (7 класс)

Сагирова Гульнас Рашитовна

Балаларның яраткан шагыйре Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа.Муса Җәлил Мостафа абый белән Рәхилә апа гаиләсендә  алтынчы бала булып дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән,тормыш сөючән бала булып үсә.Абыйсы Ибраһимга ияреп 6 яшендә укырга китә.Муса бик тырышып укый,үсеп буйга җитә,шигырьләр яза. Ул кече яшьтән үк зирәк  бала була. Күп укый һәр нәрсәне белергә тырыша.Муса Җәлил кечкенәдән үк татар халык әкиятләрен тыңлап, уеннарын яратып уйнап үсә.

Кечкенә ваыттан ук оста итепмандолинадауйнарга,рәсемясаргаярата.

МусаҖәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре.Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Муса беренче шигырен 9 яшендә чакта яза. М.Җәлилнең иң беренче тапкыр 13 яшендә “Бәхет” исемле шигыре беренче тапкыр газетада басылаУл кечкенә иптәшләре-нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Әгәр дә исән булса, аңа 109 яшь булган булыр иде.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл musa_zhlil-balalarnyn_yaratkan_shagyyre.docx23.77 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Муса Җәлил – балаларның якын  дусты.

Ил онытмас,бирсәң каныңны

Ватан өчен изге көрәшкә.

Хаин каны тама чиләккә,

Батыр каны тама йөрәккә. (Муса Җәлил).

Балаларның яраткан шагыйре Муса Җәлил 1906 нчы елның 15 нче февралендә Оренбург өлкәсе Мостафа авылында туа. Муса Җәлил Мостафа абый белән Рәхилә апа гаиләсендә  алтынчы бала булып дөньяга килә. Ул бик хәрәкәтчән,тормыш сөючән бала булып үсә.Абыйсы Ибраһимга ияреп 6 яшендә укырга китә.Муса бик тырышып укый,үсеп буйга җитә,шигырьләр яза . Ул кече яшьтән үк зирәк  бала була. Күп укый һәр нәрсәне белергә тырыша.Муса Җәлил кечкенәдән үк татар халык әкиятләрен тыңлап, уеннарын яратып уйнап үсә.

Кечкенә ваыттан ук оста итеп мандолинада уйнарга,рәсем ясарга ярата .

Муса  Җәлил - Советлар Союзы Герое, атаклы татар совет шагыйре.Мусада әдәбиятка мәхәббәт бик иртә уяна. Муса беренче шигырен 9 яшендә чакта яза. М.Җәлилнең иң беренче тапкыр 13 яшендә “Бәхет” исемле шигыре беренче тапкыр газетада басыла Ул кечкенә иптәшләре - нәни балалар өчен дә бик күп шигырьләр язган. Әгәр дә исән булса, аңа 109 яшь булган булыр иде.

Муса Җәлил үзе туып үскән якның табигатенә гашыйк кеше буган. Табигать, кош – корт, җәнлекләргә багышлап шигырьләр иҗат иткән.”Көз җитте”,”куян” шигырләре аның табигать,җәнлекләр турында язылган шигырьләр. Кечкенә Муса анда һәрвакыт күке тавышы тыңларга яраткан.Күкенең моңлы тавышы хәтерендә калып,аңа “Күке”шигырен иҗат итәргә ярдәм иткәнМуса Җәлил “Күке” шигырендә  ялгызлык турында да  әйтергә тели.“Тирә-ягыбызда күпме балалар ялгыз үсә, күпмесе ятимнәр йортында  яши. Балаларыгызны ташлап китмәгез!”- дип кычкыра кебек

Күке.

Калын урманда,

Гел кичкә каршы,

Ишетелә моңлы

Бер кошның тавышы:

- Кәккүк, Кәккүк,

Кәккүк, Кәккүк!

Муса Җәлил балаларны гел яхшылык эшләргә өндәгән. Менә бу шигырендә ул начарлык эшләргә теләгән малайның начарлыгы үзенә әйләнеп кайтканын сөйләгән. Начарлык эшләргә ярамый.

“Шакир белән Гали”.  

Шакир белән Гали кырдан

Кайтып киләләр иде.

Шакир эчтән бер уй уйлап

Ашыгып алга йөгерде.

Ул чыкты да басмадан

Такталарны тарттырып,

  • Гали баскач, егылсын, - дип

Куйды чак-чак эләктереп.

Бик аз гына киткән иде,

Очрады бер эт аңа,

Куркып кинәт кычкырды да,

Чапты кире басмага.

Куркуыннан онытып,

Басмага килеп керде,

Басма китте ычкынып,

Шакир елгага чумды.

Мусаның дус малайлары һәм кызлары күп була.  Алар вакытларын бушка

уздырмыйлар,төрле уеннар уйныйлар.Муса үзе дә балалар өчен бик күп уеннар

иҗат иткән.”Күрсәт әле үскәнем” шундый уеннарның берсе.

Муса ишегалдындагы маэмайны да,өй эчендәге песине дә үзенең дуслары итеп санаган.Ул көчеге турында бик матур шигырь дә язган.”Маэмай” шигырендә  дүрт аяклы дусларыбыз турында сөйли.

Мусаның туган авылында,яр астында,көмештәй саф суларын эчәргә дәшеп,чишмә челтерәп аккан.Муса үзенең дуслары белән еш кына чишмә буенда ял итәргә яраткан.Чишмәгә рәхмәтен,соклануын белдереп,”Чишмә” шигыре туа,ә соңрак ул дуслык турында ”Себерке”әкиятен яза.

 Чибәр егет Муса, Әминә белән гаилә төзиләр һәм аларның Чулпан исемле кызлары туа.Ул Чулпанны бик ярата,аңа багышлап “Бишек җыры ” шигырен язган.

Матур итеп яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Волхов фронтындагы каты сугышлар вакытында шагыйрь каты яралана, дошман кулына эләгә.Ул тоткынлыкта да шигырьләр  яза,  Муса соңгы чиккәчә Ватанына тугрылыклы булып кала.Дошман аны никадәр газапламасын,рухын сындыра алмый:ул туган илгә ,халыкка тугрылыклы булып кала.Алай гына да түгел,ул лагерьдан лагерьга куылып йөргән чакларында үзе кебек үк корыч ихтыярлы,дошманга бйсынмас арыслан йөрәкле егетләрдән яшерен ошма төзеп,фашизмга каршы тиңдәшсез сугыш ача,героик көрәш алып бара.

Муса –фашистлар кулында тоткын,ләкин дошманар аңардан куркалар.Җалладаларда корал бар.Мусаның кулында-каләм.Аның күңелендә көчле сөю һәм нәфрәт утлары .Муса Җәлил Моабит төрмәсендә тоткын хәлендә 94 шигырь язган.Шуларның 67 сен Муса Җәлил, үлемгә хөкем ителгәннән соң язып килер буыннарга васыять итеп калдырган.

Безнең туган илебезгә әсирлектән Муса Җәлилнең ике дәфтәре кайтып җитте.”Моабит дәфтәрләре” исемендә алар хәзер бөтен дөньяга билгеле, андагы шигырьләрне Росия халыклары һәм чит ил телләрендә укырга мөмкин.Бу үлемсез шигырьләр өчен Муса Җәлилгә Ленин исемендәге премия бирелде.

Җәлилнең батырлыгы мәңгелек. Аны hәр илдә дә беләләр. М . Җәлил исемен халкыбыз мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера hәм балет театры аның исемен йөртә. Шагыйьргә Казанда hәйкәл куелды. Мусага багышлап язучылар шагыйрьләр, драматурглар - романнар, поэмалар, сәхнә әсәрләре, композиторлар — җырлар, симфонияләр, рәссамнар — картиналар иҗат итәләр. Шагыйрь җыры - ялкынлы җыр, hичбер кайчан сүнмәс җыр. Ил - халкымның батыр улы - Җәлил үзе - үлмәс җыр. Җырны әсир итеп булмый Богаулап булмый аны Җәлилләр җыры танытты Бу дөньяга татарны

Ярты гасырдан артык вакыт узса да,татар халкының үлемсез шагыйре Муса Җәлил образы,һаман да безнең белән, безнең янәшәдә яши. Кызганычка каршы, М.Җәлил туган иленә әйләнеп кайта алмый, мәңгегә чит җирләрдә ятып кала. Ләкин без аны беркайчан да онытмабыз, чөнки хәзерге матур, тыныч тормышта яшәвебездә аның өлеше бик тә зур.Минем  язмам Муса абыйга дога булып барып ирешсен. Илебезнең батыр уллары, тыныч йоклагыз.

Искәрмә.Кулланылган әдәбият.

1. Цит. по кн.: Муса Джалиль. Сочинения. – Казань, 1962. С. 3.

2. Муса Джалиль. Красная ромашка. Избранное. Перевод с татарского. – Казань: Татарское книжное издательство, 1981. С. 38.

3. Муса Джалиль. Сочинения. – Казань, 1962. С. 481.

4. Рафаэль Мустафин. По следам поэта-героя. Книга-поиск. – Казань: Татарское книжное издательство, 1973. С. 6.

5. Хабутдинова М.М. Навстречу бессмертию…К 100-летию со дня рождения татарского поэта-антифашиста Мусы Джалиля / М. М. Хабутдинова. – Н. Новгород, 2006. – С. 35–36.

6. Цит. по кн.: Муса Джалиль. Избранное. – М., 1976. С. 9–10.