Ел фасыллары бәйрәме
план-конспект занятия (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)

Бәйрәмнең максаты: балаларны татар халык бәйрәмнәре белән таныштыру иде.

Бурычлар:

1.Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Ел фасыллары бәйрәме37.91 КБ

Предварительный просмотр:

“Ел фасыллары” бәйрәме

Максат: балаларны татар халык бәйрәмнәре белән таныштыру.

Бурычлар:

1.Балаларның сөйләмен үстерергә ярдәм итү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Татар халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту һәм татар халкына мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: зал бәйрәмчә татар орнаментлары  белән бизәлгән, татар халык ризыклары, кәрзиндә яшелчәләр тутырылган, уен өчен кирәкле әйберләр.


1 нче Алып баручы:

Бар куңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу, мин беләм, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

2 нче Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар, дуслар!  Әйе, бәйрәм, без бүген ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр турында сөйләшәчәкбез.

1 нче Алып баручы: Миләүшә, менә бу табышмакның җавабын беләсеңме?

Боз һәм кар эрде,
Сулар йөгерде;
Егълап елгалар,
Яшьләр түгелде.

Көннәр озая,
Төннәр кыскара.
Бу кайсы вакыт? —
Йә, әйтеп кара.

2 нче Алып баручы: (Яз) 

1 нче Алып баручы: Дөрес, Миләүшә, яз! Ул-ел фасылларының берсе. Татарларның елы, бәйрәме 21 нче марттан “Нәүрүз” бәйрәме белән башланып китә. "Нәүрүз” сүзе фарсыча "яңа көн” дигәнне аңлата. Менә, безгә дә Нәүрүз үзе килгән, үзе сөйләп китсен әле. Нәүрүз, түрдән уз!

Нәүрүз:         Агымсулар кичтем мин,

                       Сезгә килеп җиттем мин.

                       Нәүрүз әйтеп үттем мин,

                       Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Элгәре заманнарда безнең бабаларыбыз, бабаларыбызнын бабалары Яңа ел бәйрәмен, көн белән төн тигезләшкәндә, 21-22 нче мартта уздырганнар.Аны «Нәүрүз» дип атаганнар (ул берәр атнага, ун көнгә сузылган). Бу көнне малайлар һәм кызлар һәр өйгә кереп, хуҗаларга такмак – такмазалар әйткәннәр, аларны бәйрәм белән котлаганнар,ә хуҗалар аларга күчтәнәчләр биргәннәр. Менә шулай күңелле итеп үзган Нәүрүз бәйрәме.

Мин дә сезгә буш кул белән килмәдем, бүләккә бию алып килдем. Ягез, әле кызлар, рәхим итегез! (8нче класс кызлары башкаруында бию).

Нәүрүз: Икенче бүләгем, сезгә җыр.(Нәүрүз үзе җырлый)

2 нче Алып баручы: Нәүрүзбикә, без дә сезне бүләксез җибәрмибез, сезгә Муллина Амелия үзенең җырын бүләк итә. (Җыр )

Нәүрүз: Афәрин! Рәхмәт бүләкләрегез өчен! Ә хәзергә, мин сезнең белән хушлашам. Көтегез мине икенче елга. Хушыгыз!

2 нче Алып баручы:  Булат, мин дә сиңа бер табышмак әйтим әле,җавабын әйтә алырсыңмы икән?

Ашлыклар үсте,
Башаклар пеште;
Кояш пешерә,
Тиргә төшерә.

Халык ашыга, 
Китә басуга,
Урагын ура, —
Бу кайчак була?

1 нче Алып баручы: (җәй) 

2 нче Алып баручы: Дөрес Булат, җәй! Җәй июньнән башлана. Көннәр озын, ә төннәр кыска була. Кояш  кыздыра, җылы  җилләр  исә. Июнь башларында, җәйнең иң күркәм бәйрәме-Сабан туе була.

1 нче Алып баручы: Сабан туе – халкыбызның гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән милли бәйрәме.  Сабантуй - ул язгы эшләрне төгәлләү бәйрәме, хезмәт бәйрәме.    Хезмәт- дөньяда бары кешегә генә хас һәм бары тик ул гына лаек булган бәхет ул.

 Хезмәт дигәннән, залда хезмәт  турында мәкальләр белүче бармы икән? Мәкальнең башы  минем тел очында, ахыры кемдә икән? Мин башын әйтәм, ә сез ахырын.

Тырышкан табар, (ташка кадак кагар).

 Яз эшләсәң, (көз җыярсың).

 Күп эшләсәң, (тук булырсың).

 Хезмәт төбе – (хәзинә).

 Хезмәтенә күрә (хөрмәте).

Эш сөйгәнне (ил сөя).

 Хезмәт кешесе – (хөрмәт кешесе).

Тирләп эшләсәң, (тәмләп ашарсың).

 Тырышкан табар, (ташка кадак кагар).

 Бүгенге эшне (иртәгәгә калдырма).

 Эшләп ашасаң, (һәр ризык балдай татлы була).

-Афәрин, булдырдыгыз!

2 нче алып баручы:

Сабан туенда уеннар

Төрле була, күп була!

Уеннарсыз сабан туе

Булмаган да күк була!

Ә хәзер Сабан туенда уйнала торган уеннарны искә төшерик әле? (слайдка рарап әйтеп барырга)

1 нче Алып баручы: Сабан туе булгач, җырсыз-биюсез булмый инде ул?

4 нче класс кызлары башкаруында бию. Кызлар, рәхим итегез!

2 нче алып баручы: Йөрәкләрне дәртләндереп

                                     Яңгырый матур җырлар!

                                     Көч һәм дәрт арттырып

                                     Узалар Сабантуйлар!

- Сезгә үзенең җырын бүләк итә Навил абый Ибрагимов!

1 нче Алып баручы:

Бу бик яхшы җырлаучы,

Бу бик моңлы җырлаучы.

Аның җырлавы матур,

Аннан үрнәк алыгыз.

(Җырлый Малькова Айгөл )

 
2 нче алып баручы:

Кырлар буш кала,
Яңгырлар ява;
Җирләр дымлана, —
Бу кайчак була?  Ягез, кайсыгыз белә?

Залдагылар җавабы:(Көз) 

-Әлбәттә, бик дөрес, көз вакыты. Көзнең бәйрәме- ул Сөмбелә. Сөмбеләне чакырыйк, рәхим ит Сөмбелә!

Сөмбелә: Мин – Көз кызы, киләм сезгә,

Көзге байлык кулымда.

Муллык белән байлык телим

Кем очраса юлымда.

(Кулында яшелчәләр салынган кәрзин)

Сөмбелә- ул уңыш бәйрәме! Нәүрүз бәйрәме язның башы булса, Сөмбелә көзне түгәрәкләү ае, чөнки бу вакытта урып- җыю эшләре һәм уҗымга сөрү төгәлләнә, ашлык сугылып келәт - амбарларга тутырылган була.

-Ә сез, ашлык(иген) ничек үскәнен, безнең табынга икмәк булып төшкән юлларын беләсезме? Әйдәгез, экранга карап үтик әле.

(слайд) Менә шулай безнең табыннарга икмәк булып төшә.

Сөмбелә: Борын заманнарда бер авыл агаеннан:

- Синеңчә яз яхшыракмы, әллә көзме?- дип сораганнар.

Ул, һич тә аптырамыйча:

- Күз өчен яз яхшы, авыз өчен көз яхшы,- дип җавап биргән. Чөнки,  барлык яшелчә, җиләк-җимешләр, игеннәр көз көне өлгерә. Көз безгә уңыш, муллык алып килә.

-Ә мин сезгә, шул муллыклар турында табышмаклар алып килдем, ә сездән җавабын әйтерсез.

1.Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

2. Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

3. Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

4.Түгәрәк кенә кызыл йорт, Эче тулы корт. (Помидор)

5.Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

6.Ул җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер, аны кем белер?   (Чөгендер)

7.Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

-Афәрин! Булдырдыгыз!

Сөмбелә:

Сөмбелә” булгач, аның табыны да камыр ашларына бай була, ул- муллык билгесе.

Безнең кызларыбыз да, татарларның ризыгы булган камыр ашлары әзерләп килгәннәр. Рәхим итегез, кызлар! 8 нче класс кызлары(3 кыз сөйли)

Сөмбелә: Бәйрәм булгач, аның биюе дә, җыры да була. Ягез әле кызлар, рәхим итегез!

(6кл.кызлар биюе)

- Султанов Айнурның җырын  бүләк итеп кабул итегез! “Ай былбылым”

- Афәрин, дусларым! Бик зур рәхмәт, сезгә! Ә мин хәзергә сезнең белән хушлашам!

1нче алып баручы:

Һәр җир карланган,
Сулар бозланган;
Уйный җил-буран, —
Бу кайчак, туган?

2 нче алып баручы:  (Кыш)

1нче алып баручы:

-Әйе, кыш көне.

-Миләүшә, син беләсеңме, татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы?

2 нче алып баручы: Булат, барысы да булган. Ә менә моның турында, безгә Нардуган бабай  сөйләр, рәхим ит, Нардуган бабай!

Нардуган бабай: Әйе, барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә... Чыршы гына булмаган. Бу бәйрәм Нардуган дип аталган.

Нардуган – ул кышкы бәйрәм. Татар халкы яши торган кайбер төбәкләрдә борынгы заманнарда ук Яңа ел көннәрен Нардуган вакыты дип йөрткәннәр. Нардуган бәйрәме  25 декабрьдән алып 5 гыйнварга кадәрге чорда булган.Гадәттә, ул 22 нче декабрь – кышкы торгынлыгы көне. Бу – елда иң кыска көн. 

Кышкы кояш торгынлыгын борынгы халыклар кояшның “үлеп кабат терелүе” яки “яңадан тууы” рәвешендә күзаллаганнар һәм аны ел саен бик зурлап тантаналы төстә билгеләп үткәннәр. Мондый календарь бәйрәм татарларда “нардуган” дип йөртелгән. Аның атамасы монголча “нар” (кояш) һәм татарча “туу” сүзләреннән ясалган дип аңлату бар. Димәк, нардуган, “кояш туган” дигән сүз була.

Нардуган үзенең асылы белән аграр йола, ягъни ул игеннәрдән мул уңыш алу хакына, шундый өмет белән уздырылган.

 

Нардуган бәйрәменең иң кызык вакыты – ахыры –  учак ягу санала. Күпчелек авылларда бер авылга бер зур учак ягылган, һәм авыл халкы ул учактан берәмләп яки парлашып сикереп чыга торган булганнар. Әгәр учак аша сикергән парның (егет һәм кызның) куллары ычкынмаса яки алар сикергәч учактан ялкынлы күмерләр күтәрелсә, алар өйләнешәчәкләр дип фараз кылганнар. 

Нардуган бәйрәмен- тагын күрәзәлек, багу, тылсымлы йолалар, ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе дип тә фаразлаганнар. Ул 12 көн булган. Ул 12 көн эчендә искечә Яңа ел кергән. Яңа ел кергәч, бер өйгә яшьләр-кызлар, егетләр җыелганнар. Бу көнне кешеләр төрле киемнәр, битлекләр кигәннәр. Алар бер-берсен бәйрәм белән котлаганнар, изге теләкләр теләгәннәр.Анда алар мөнәҗәтләр дә, такмаклар да әйткәннәр, Нардуган уеннары уйнаганнар. 

-Менә мин дә сезгә, мөнәҗәт әйтергә Назирә апагызны алып килдем. Рәхим ит, Назирә ханым!(мөнәҗәт әйтә)

Нардуган бабай: Рәхмәт, Назирә ханым!

2 нче алып баручы:

- Без дә, Нардуган бабайны күчтәнәчсез җибәрмик әле, үзебезнең җырларны, биюләрне  күрсәтик. Янәдән үзенең җырын бүләк итә Навил абый Ибрагимов.

2 нче алып баручы:

Тыпыр,тыпыр, тыпырдашып

Бергә басыек әле;

Уйнап-көлеп, җырлап-биеп,

Күңел ачыек әле.

-Кызлар, малайлар башкаруында бию (3+1кл)

1 нче алып баручы:

Сез дә аңа кушылыгыз

Ул бит шатлык тарата,        

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга да ярата.

Җырлый :Садыкова Зарина.

2нче алып баручы: 

Бас, кызым Әпипә,

Син басмасаң,мин басам;

Синең баскан эзләреңә

Мин дә китереп басам.

-Ә хәзер сезнең алда,  егетләр биюе;

1 нче алып баручы:

  • Менә инде хушлашыр вакытыбыз да җитте.

Бәйрәмнәр гөрләп торсын.

Күкләр гел аяз булсын,

Җир йөзендә бар балалар

Бәхетле, таза булсын!

2 нче алып баручы: 

Гореф – гадәт, йолалардан

Ярамый шул качарга.

Бүгенгедәй һәрчак шулай

Кирәк күңел ачарга!

  • Хушыгыз! Бәйрәм тәмам!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

“Без бер тамырдан” (керәшен татарларының ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәр һәм йолалар)

Без Зәй төбәгендә яшәүче татарлар – ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез...

“Ел фасыллары. Гасыйм Лотфиның “Песнәк белән Әнисә” хикәясе буенча мастер - класс.

   У нас русская школа, мы обучаем татарскому языку детей разных национальностей. В русских группах детей много.      Сегодня, в эпоху компьютерны...

Татар халкының ел фасыллары, табигать күренешләре белән бәйле йолалары. ( фәнни-гамәли конференция)

Эчтәлек: 1.     Кереш сүз. Табигатьнең  кеше тормышындагы әһәмияте.2.     Әби-бабаларыбызның табигатькә мөнәсәбәте.3.     Йола һәм...

Яз фасыллары

5 нче сыйныф татар төркеме, бәйләнешле сөйләм үстерү дәресе....

Тест. Ел фасыллары. 6нчы сыйныф.

Тест. Ел фасыллары. 6нчы сыйныф. Рес төркеме.3нче чирек...

Татарларда ел фасыллары белән бәйле уеннар (Презентация)

Татарларда ел фасыллары белән бәйле уеннар...

Ел фасыллары

Укучылар өчен ел фасыллары турында презентация...