Проект
проект

Гибадуллина Гульназ Шакирзяновна

Төп белем программасын тормышка ашыруның бер механизмы буларак укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыру төп максат булып тора.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл Мәктәп проекты52.91 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе «Урта гомуми белем бирү мәктәбе №4»

ПРОЕКТ ЭШЕ

Төп белем программасын тормышка ашыруның бер механизмы буларак укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыру

Башкардылар:

Нурлат шәһәре 4 нче урта гомуми

белем бирү мәктәбенең татар теле

һәм әдәбияты укытучылары

Нурлат

ЭЧТӘЛЕК

 I.Кереш

   Аңлатма язуы....................................................................................................1-2 б

   Проблеманың актуальлеге.............................................................................3б

II.Төп өлеш

     Проектның максаты һәм бурычлары.........................................................4б

     Проектның максатчан төркеме...................................................................4б

     Проектны тормышка ашыру этаплары......................................................5б

     Проектны гамәлгә ашыру планы................................................................5б

     Чыганаклары ...............................................................................................6б

     Проектның чишелеше..................................................................................7б

     Көтелгән нәтиҗәләр.....................................................................................7б

III Йомгаклау..................................................................................................8б

IV.Кулланылган әдәбият...............................................................................9б

Төп белем программасын тормышка ашыруның бер механизмы буларак укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыру

   I.Кереш

   1.Проблеманың куелышы

                                                      Аңлатма язуы

Кешенең матур истәлекләре, изге хыяллары, иң беренче шатлык – куанычлары аның балачагы яки үсмер чагы белән бәйләнгән була. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый урынны мәктәп, балачак дуслары, әлбәттә, укытучылар алып тора. Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укыту – тәрбия эшендә иң мөһиме – баланы уйларга, эзләнергә, үз алдында торган мәсьәләләрне мөстәкыйль хәл итәргә өйрәтү.

Сыйныфтан  тыш вакытта укыту – тәрбия эшен максатчан һәм эзлекле оештыру – шәхес формалаштыруның һәм үстерүнең нәтиҗәле юлы.

Без һәрвакыт укучыларның сыйныфтан тыш эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирәбез, чөнки фәнне тирәнтен үзләштерүдә, тел культурасын үстерүдә, мөстәкыйльлек тәрбияләүдә сыйныфтан тыш эшләрнең әһәмияте зур. Татар теленнән дәрес материалын җиңел үзләштерүче укучылар белән беррәттән авыр үзләштерүче балалар да бар. Шунлыктан укучыларны шушы фән белән кызыксындыру өчен сыйныфтан тыш чаралар үткәрүнең роле зур. Материалны авыр үзләштерүче балалар да бу чараларда бик теләп катнашалар һәм аларның уйлау, фикерләү сәләтләре үсә бара.

Укучылар өчен мәҗбүри булмауга карамастан, татар теле буенча сыйныфтан тыш чаралар һәр укытучының ныклы игътибарын таләп итә. Сыйныфтан тыш

чараларда укытучы укучыларының кызыксынуларын, сорауларын, мөмкинчелекләрен тулысынча канәгатьләндерә ала. Сыйныфтан тыш чаралар программа буенча каралган белем эшчәнлеген тулыландыра һәм укучыларның уку материалын тирәнтен үзләштерүләренә ярдәм итә.

      Фәнне тирәнтен үзләштерүдә, тел культурасын үстерүдә, мөстәкыйльлек тәрбияләүдә сыйныфтан тыш эшчәнлекнең әһәмияте зур. Бу юнәлештә системалы эш алып барырга кирәк. Укучыларның сорауларын һәм ихтыяҗларын исәпкә алып, мәктәптә үткәрелә торган сыйныфтан тыш чараларның колачын һәм эчтәлеген һәрдаим үзгәртеп торабыз. Әдәби викториналар, КВН, тел бәйгеләре, танылган язучыларының тормыш һәм иҗат юллары белән танышу кичәләре һ.б. үткәрүләр гадәткә керде. Уен рәвешендә үткәрелгән сыйныфтан тыш чаралар балалар күңелендә һәрвакыт рухи канәгатьләнү хисе калдыра. Алар укучыларның бергәләп эшләү һәм үзара аралашу, ярдәмләшү күнекмәләрен, иҗади сәләтләрен үстерергә, фәнгә булган кызыксынуларын арттыра.

     

      Базар икътисадының бүгенге таләпләре һәм мәгълүмати җәмгыятьнең тиз темплар белән формалашуы мәгариф системасы алдында яшь буынга белем бирү максатын һәм бурычларын, форма һәм эчтәлеген тамырыннан үзгәртү мәсьәләсен куйды. Россия педагоглары, заман таләпләрен искә алып, укучы шәхесе үсешен – белем бирүнең мәгънәсе һәм максаты дигән фикергә килделәр.                               Мәгариф системасындагы яңалыкларны тормышка ашыру өчен икенче буын дәүләт стандартлары (ФГОС) төзелде. Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, укытуның предмет нәтиҗәләреннән тыш, һәр тема буенча күзалланган шәхси һәм метапредмет нәтиҗәләре күрсәтелә. Бу нәтиҗәләр дсыйныфтан тыш чараларның үстерү һәм тәрбия, белем бирү максаты белән билгеләнәләр. Алар эш программаларында чагылыш табарга тиеш.

      Заман укытучылар алдына дәресләрнең һәм дәрестән тыш чараларның сыйфатын яхшырту, метод һәм алымнарны тагын да камилләштерү бурычын куйды. Фәнне тирәнтен үзләштерүдә, тел культурасын үстерүдә, мөстәкыйльлек тәрбияләүдә сыйныфтан тыш эшләрнең әһәмияте зур.Татар теле һәм әдәбияты буенча сыйныфтан тыш эшләрне оештыруда укытучыдан зур осталык таләп ителә. Бу чаралар укучыларда телгә булган кызыксынуны тагын да арттыра, баланы киңкырлы шәхес итеп тәрбияләүдә бәхәссез роль уйный. Шуңа күрә татар теле буенча сыйныфтан тыш эшләрне оештыруга һәм үткәрүгә ярдәм итә торган методик әсбаплар төзү бурычы галим методистларны һәм без – укытучыларны даими уйландыра.

2. Проблеманың актуальлеге

Дәүләт укытучылар алдына яңа шәхес формалаштыру бурычын куйды. Бүген җәмгыятьтә укыту һәм тәрбиянең яңа төрләрен эзләү, аларны куллану кирәклеге бик нык сизелә. Алар шәхеснең миллилеге һәм мәнфәгатьләре белән яраклашып килергә тиешләр.

Федераль дәүләт белем стандарты нигезендә милли кыйммәтләр, универсаль уку гамәлләрен һәм бәяләү системасын формалаштыру тора.

Әгәр, укучыда универсаль уку гамәлләре формалаштыра алсак, бала мәктәптә алган белем-күнекмәләрне укыту-тәрбия процессында гына түгел, ә реаль тормышта да куллана ала. Укучыларыбыз үзенә үзе ышанган, мөстәкыйль эш итә торган, конкурентлылыкка сәләтле, дөрес аралашу серләрен белүче, рухи дөньясы бай, иң матур кешелек сыйфатларына ия була. Бу зур максат һәм бурычлар. Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Һәм максат, бурычларга ирешү укыту-тәрбия процессына керергә, дәреслекләр эчтәлегенә салынырга тиеш һәм дәрестә һәм сыйныфтан тыш чараларда максатка ирешелү мәҗбүри таләп.

Безнең белем бирү оешмаларында сыйныфтан тыш эшләрнең төрле формалары алып барыла. Бу чаралар укытучы җитәкчелегендә төрле укыту методларын кулланып алып барыла торган гомуми сыйныф эшен дә, укучылар белән индивидуаль эшне дә үз эченә ала.

Һәрбер оештырылган чарада укытучының педагогик системасын һәм нәтиҗәләрен күрергә була. Бу чараларда яңача ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала. Тәҗрибәле укытучылар укучыларга зур игътибар бирәләр, кечкенә шәхесләрнең интеллектуаль, социаль, психик, физик һәм рухи сфераларын үстерүгә зур көч куялар һәм махсус шартлар булдыралар. Эш процессы ул – диалог, аралашу, шәхесара төрле мөнәсәбәтләргә керү, эшчәнлек башкару.

Яңа стандартларның тагын бер ягын ассызыклап үтәргә кирәк: аларда укучыга һәм укытучыга гына түгел, бәлки барлык дәрәҗәдәге мәгариф системасына билгеле бер җитди таләпләр куела. Таләпләрнең өч төркеме билгеләнгән: базис укыту планының төзелешенә һәм эчтәлегенә; аны үзләштерү нәтиҗәләренә; укыту программаларын гамәлгә ашыру шартларына таләпләр.

        Төп укыту программаларын үзләштерү нәтиҗәләренә таләпләр – һәр укучының гыйлем туплауда ирешкән казанышларын шәхси бәяләү критерийлары ул.

II.Төп өлеш

1.Проектның максаты һәм бурычлары

Проектның максаты: мәктәпнең төп белем программасына, гомуми белем бирү стандартларына нигезләнеп, укучыларның дәрестән тыш эшчәнлеген оешыру.

Проектның бурычлары:

  1. Мәктәпнең төп белем программасына, гомуми белем бирү стандартларына нигезләнеп, татар теленнән һәм әдәбиятыннан сыйныфтан тыш эшләрне оештыру программасына куелган таләпләрне өйрәнү.
  2. Бирелгән фәннәр буенча сыйныфтан тыш эшләрне оештыру программасының структурасын һәм эчтәлеген эшкәртү.
  3. Татар теленнән һәм әдәбиятынна сыйныфтан тыш эшләрне оештыру программасының элементларын практикага кертү һәм аның нәтиҗәсен бәяләү.
  4. Бирелгән фәннәр буенча сыйныфтан тыш эшләрне оештыру программасын төп гомуми белем бирү мәктәпләрендә тормышка ашыру һәм нәтиҗә ясау.

2. Проектның максатчан төркеме:.

4нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Проектның үтәлү вакыты:

1сентябрь  2020 нче ел – 31нче май 2022нче  ел

Проектның үтәлү урыны:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе «Урта гомуми белем бирү мәктәбе №4»

Проектта катнашучылар: укытучы һәм укучылар

   3. Проектны тормышка ашыру этаплары

 1.Проектны  1  нче  сыйныфтан  башлап  гамәлгә  кертү  һәм  аны  сынап карау.

 2.Мәктәпнең төп белем программасын, гомуми белем бирү стандартларын өйрәнеп сыйныфтан  тыш чараларның эш программасын төзү.

 3. Эш программасы буенча проектны уку елы ахырына кадәр куллану

  4. Проектны гамәлгә ашыру планы

Чараның исеме

Үткәрү вакыты

1

Мәктәпнең төп белем программасын, гомуми белем бирү стандартларын өйрәнү.

август

2

Сыйныфтан тыш эшләрнең программасын төзү.

август

3

Экскурсияләр

ел дәвамында

4

Мин татарча сөйләшәм” акциясендә катнашу

апрель

5

”Татар кызы”  бәйгеләрен үткәрү

январь

6

«Татар егете»  бәйгеләрен үткәрү

январь

7

Иң гүзәл тел- туган тел”  әдәби -музыкаль кичә

февраль

8

“Бәллүр каләм” түгәрәге

ел дәвамында

9

«Сак булыгыз, Светофор!»

сентябрь

10

«Яңа ел маҗаралары»

декабрь

11

“Өлкәннәр декадасы”

октябрь

12

Г.Тукайга багышланган “Шигырь бәйрәме”

апрель

13

“Без – бер тату гаилә”

май

14

“Театр - яктылыкка, нурга илтә!”

март

15

“Үлмәс җыр” герой-шагыйрьгә багышланган кичә

февраль

16

Халыкара “Туган теле” көне

февраль

17

“Туган якны өйрәнү” түгәрәге

ел дәвамында

18

“Навруз” бәйрәме

март

19

“Уйныйбыз да, җырдыйбыз да”

ел дәвамында

20

“Татар халкының күңел бизәкләре”

ел дәвамында

21

“Шатланам мин җырлар булып калуыма!”

февраль

22

“Бәхетле очрак” векториналар

февраль

23

“Мин яратам сине, Татарстан”

ел дәвамында

24

“Тапкырлар сандыгы”

ел дәвамында

25

“Кашыкчылар”фольклор ансамбле

ел дәвамында

26

Сөмбелә бәйрәме

октябрь

27

Кызыклы тәнәфесләр

ел дәвамында

28

“Тамчы шоу”

апрель-май

   5. Чыганаклары

Шартлары

Чыганаклары

Үтәлү вакыты

Норматив- хокукый:

1.ФДБС

2.Төп белем бирү программасы.

3.Предмет буенча программа

Методик ярдәмлекләр,китаплар

интернет

Уку елы агымында

Фәнни-методик:

1. методик кулланмалар

2. сценарийлар

Китаплар ,интернет

Уку елы агымында

Материаль-техник:

1. компьютер

2. проектор

3. магнитофон

4. интерактив такта

Уку елы агымында

Информацион:

1. электрон дәреслек

2. электрон кушымта

3.аудио – видео язмалар

4. фильмнар

Уку елы агымында

Кадрлар:

1. мәктәп директоры

2. укыту һәм тәрбия эше буенча директор урынбасарлары

3. укытучылар

Уку елы агымында

Мотивацион:

1. укытучы

2. укучы

3. ата-аналар…

Уку елы агымында

Оештыру:

1. чаралар

2. җыелыш

3. күргәзмәләр

4. викториналар

5. шоу уеннар

6. кызыклы тәнәфесләр

Уку елы агымында

Финанс:

1. грамоталар

2. мактау кәгазьләре

3. призлар

Уку елы агымында

     

     6. Проектның чишелеше

    Дәресләрне төрле темаларны өйрәнү белән бергә, сыйныфтан тыш чараларны оештыру мөһим эшләрнең берсе булып кала бирә.

   Татар теленнән сыйныфтан тыш эшләрне оештыруның максаты түбәндәгеләр:

1. Укучыларның татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынуларын үстерү һәм аңа мәхәббәт тәрбияләү, аларда татар халкы тарихын, мәдәниятын, гореф - гадәтләрен аның бай мирасын өйрәнү теләкләрен уяту.

2. Дәрестә алган аерым темаларны, сөйләм телен үстерү күнекмәләрен ныгыту һәм үстерү.

 3. Дәресләрдә бирелә торган төрле яклы тәрбияне (әхлак, патриотик, эстетик, хезмәт тәрбиясе һ.б.) сыйныфтан тыш үткәрелә торган эшләр белән бәйләп дәвам итү.

4. Укучыларның яшь үзенчәлекләрен һәм белем дәрәҗәләрен истә тотып, сыйныфтан тыш эшләр план нигезендә, оешкан рәвештә һәм даими үткәрү.

7. Көтелгән нәтиҗәләр.

  1. Укучылар дәрестә алган белемнәрен киңәйтеп һәм тирәнәйтеп, аларны тормышта гамәли куллана белә башларга тиеш.

  1. Укучы сыйныфтан тыш үткәрелә торган чаралар аша җаваплылык хисе, дисциплина, белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга ия булырга тиеш.

  1. Укучылар проблемаларны хәл итү, карар кабул итү, эзләнү, анализ ясау, информацияләрне эшкәртә белергә тиеш.

  1. Эш барышында коллективта үз-үзеңне тоту, толерантлык, башкалар фикеренә игътибар итү кебек сыйфатларга өйрәнергә тиеш.

  1. Укучылар уку хезмәтендә үзеңә максат куя белергә, бурычларны билгели белергә, эш тәртибен аңлап, чараларны оештыра белергә, эшчәнлек нәтиҗәләрен контрольгә ала белергә тиеш                                                     

 

III Йомгаклау

Йомгаклап шуны әйтәсе килә, дәрестән тыш чараларның югары нәтиҗәлелегенә ирешкәндә, балаларның акыл эшчәнлеген дөрес оештырганда, татар теле дә мавыктыргыч фәнгә әйләнә; дәрестән тыш үткән чаралар татар телен яхшы үзләштерергә этәргеч ясый.

Бу чараларның төп билгеләнеше – дәрестә каралган теоретик материалларны тирәнтен өйрәнү генә түгел, алган белемнәрен стандарт булмаган мәсьәләләр чишүдә куллана белү күнекмәләрен үстерү дә, мәсьәләләр белән эшләү культурасын тәрбияләү дә

Дәрестән тыш чараларны дөрес оештырганда укучы шәхес буларак формалаша, укыту процессына, объектына, шартларына, нәтиҗәләренә мөнәсәбәтен күрсәтә. Ул үз эшчәнлеген оештыруга сәләтле була. Дәрестә дә, дәрестән тыш эшчәнлектә дә укучы шәхесен күз алдында тотып эшләсәң, уңышка ирешәчәксең.

Укытучы үзе иҗади үсешкә ия шәхес икән, ул башта укучылары алдыннан бара, аннан соң алар белән бергә юл үтә, соңыннан балаларын алга җибәрә, димәк, укучы шәхесе үсеш процессын кичерә.

Сүзебезне йомгаклап,шуны әйтәсебез килә: проектта катнашкан укучының аңлы рәвештә укуга теләге арта,ул фән белән ныграк кызыксына башлый,уз эшенә җаваплы карый,төркемдә үзара тарсынмыйча аралашырга, иптәшләренең фикерләрен бәяли һәм хөрмәт итәргә өйрәнә.

          Шулай ук укучының танып белү эшчәнлеге камилләшә, ул үзендә ышаныч тоя, эшкә омтылышы көчәя.

IV.Кулланылган әдәбият

1.Вәлиева К. Намусы пакь – йөзе ак. //. – 2002. - № 7. – 83-84 б.

2.Гарипова Ә. Тел ачкычы. :Балалар бакчалырында рус балаларына татар телен өйрәтүче тәрбиячеләр өчен ярдәмлек/ : Яр Чаллы 1996.79б.

3. Җәләлиев Ш. Ш. Милли тәрбия нигезләре : Татар урта гомуми белем бирү

мәктәпләре, педагогия коледжлары, училищелары өчен уку ярдәмлеге. – Казан : Мәгариф, 2003. – 150 б.

4.Закирова К.В., Гыйләҗетдинова Г.Р. : Мин бәйрәмнәр яратам./Сценарийлар, музыкаль уеннар, җырлар/ Казан. Татарстан китап нәшрияты.2009.10б

5.Уйныйбыз  да,  җырлыйбыз  да  ...:  Тәрбияче  һәм  укытучылар  өчен методик ярдәмлек / Төзүчесе С.Әхмәтов – Чаллы : КамАЗ кит. нәшр., 1991. – 96 б.

6.Шәрәфиев С. Уйнап күңел ачабыз. // Мәгариф. – 2001. - № 5. – 74


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.

Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...