Проект эше
проект

Халилова Гульнар Мансуровна

Әдәбият дәресләре – балаларда татар әдәбияты буенча белем бирү белән бергә, әлбәттә, тәрбия бирү бурычын да күз алдында тотып оештырыла. Шул юнәлештә эшләрнең берсе буларак – бу хезмәттә “Әдәби Казан” экскурсия проектын тәкъдим итәбез.

Проектның максаты – Казан шәһәрендә әдәбият, язучылар тормышы, иҗаты белән бәйле урыннарны барлап, аларның мәгълүмәти һәм тәрбияви потенциалын искә алып, экскурсия маршрутын төзү,   дәрестә һәм  сыйныфтан тыш эштә файдалану мөмкинлеген булдыру. Һ.б. Шушы проект нигезендә башка фәннәр белән бәйләп дәрес эшкәртмәсе төзү.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon dbi_kazan_-_proekt.doc133 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан республикасы Биектау муниципаль районының "Галимҗан Баруди исемендәге Биектау 4 нче номерлы урта гомуми белем бирү муниципаль бюджет учреждениесе"

УРТА ҺӘМ ЮГАРЫ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН «ӘДӘБИ КАЗАН» СӘЯХӘТНАМӘСЕ

                                                                             Башкарды:Хәлилова Гөлнар Мансур кызы,

                                                                 татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Әдәбият дәресләре – балаларда татар әдәбияты буенча белем бирү белән бергә, әлбәттә, тәрбия бирү бурычын да күз алдында тотып оештырыла. Шул юнәлештә эшләрнең берсе буларак – бу хезмәттә “Әдәби Казан” экскурсия проектын тәкъдим итәбез.

Проектның максаты – Казан шәһәрендә әдәбият, язучылар тормышы, иҗаты белән бәйле урыннарны барлап, аларның мәгълүмәти һәм тәрбияви потенциалын искә алып, экскурсия маршрутын төзү,   дәрестә һәм  сыйныфтан тыш эштә файдалану мөмкинлеген булдыру. Һ.б. Шушы проект нигезендә башка фәннәр белән бәйләп дәрес эшкәртмәсе төзү.

                                                     ЭКСКУРСИЯ МАРШРУТЫ:

                                                    Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап:

                             Чаптыра атларны кучер, суккалап та, тарткалап.

                                                        Г.Тукай

Яшел киңлекләр, кыр, урман һәм күлләр илендә – Европаның зур Идел елгасына ашкынулы Казансу килеп кушылган төбәгендә серле исеме һәм аннан да серлерәк, гаҗәпләнерлек һәм шөһрәтле тарихы булган шәһәр урнашкан. Бу – Татарстаныбызның  башкаласы – Казан каласы. Серле дибез икән, Казан тарихы чыннан да серле бер пәрдә белән капланган.

Казан шәһәре кайчан барлыкка килгән соң?

Берәүләр аны шәһәргә нигез салучы болгар кабиләләре белән бәйләп карый, икенчеләре исә “Казан” дигән төрки сүздән килеп чыккан, ди, өченчеләре Казган хан нигез салган дип яза. Халкыбызда шәһәр барлыкка килү турында төрле риваятьләр дә яшәп килә. Мәсәлән, “Янмый торган кыз”, “Утсыз кайный торган казан”, “Казан шәһәре кайда корылган?”, “Угым кайда төшсә, каланы шунда салам”, “Сихерче кыз”. Балачактан ук бер легенда күңелемә кереп калган. Поезд белән Казанга барганда әбием сөйли торган иде. Имеш, карт сихерче Гали ханга шәһәрне хәзерге Казан урынына – Казансу елгасының болын ягына салырга киңәш бирә. Ләкин сазлыкта еланнар күп була. Шуннан соң сихерче тагын бер акыллы киңәш итә: кышын еланнар оясын салам белән томаларга, ә язын, еланнар уяныр алдыннан, ут төртергә, ди. Шулай эшләнә дә. Ләкин канатлы еланны яндыру мөмкин булмый. Легендадан күренгәнчә, батыр сугышчы үзенең гомере бәрабәренә кешеләрне канатлы еланнан коткара. Бу легенда исә, канатлы еланны хәтерләтеп, Казан гербында үз урынын алган, имеш.

Казанның Киров районында, чыннан да, Елан-тау (Җылан - тау) дигән урын бар. Монда хәзер Зилантов монастыре урнашкан. Аксакаллар әйткәнчә, бу урыннарда кайчандыр еланнар бик күп булган. Казан ханлыгы җимерелгәннән соң, гербтагы Канатлы елан (Зилант) җиңелгән һәм буйсындырылган ислам динен гәүдәләндерә башлый. Әмма безнең ата-бабаларыбыз бу затка башкачарак караганнар. Ибн Фадлан язганча, алар еланнарга ихтирам белән караганнар. Оча торган елан болгар халкында илаһи көч, тирән акыл, батырлык һәм үлемсезлек символы булып торган. Моннан җиде-сигез гасыр элек безнең болгар бабаларыбыз оча торган елан сурәтен калканга төшерә торган булганнар. Шулай итеп, ул дошманнан саклаучы, көчле һәм куркыныч илаһи зат булып халык күңеленә кереп калган. Хәзерге Казан гербы сурәтендәге Зилантны да шул мәгънәдә кабул итәргә кирәк.

Казан каласы моннан бер мең ел элек Болгар дәүләтен төньякта саклаучы кирмән буларак барлыкка килгән.

Шәһәр буларак, Казан X-XI гасырларда төзелә. Казан аша көнчыгышка сәүдә юлы үткән, ярминкәләр гөрләгән. XVI гасыр уртасында Казан ханлыгы рус дәүләте тарафыннан яулап алына. Мәчетләр җимерелә, чиркәүләр төзелә. Казанны алуда катнашкан кнәз Андрей Курбский болай дип язып калдырган: “Тауда шәһәр тора, ханның таш пулатлары һәм биек мәчетләре күренә, анда аларның үлгән патшалары күмелгән; хәтерем алдамаса, алар бишәү иде...” Димәк, хәзер Кремль урнашкан җирдә генә дә биш мәчет булган. Кирмәндә хан сарае, мәчетләр, хәрби гарнизон урнашкан. Аның галимнәре, мәдрәсәләре, китапханәләре булган. Кирпичтән салынган ике катлы хан йорты биек таш койма белән уратып алынган. 1845 нче елда бу урында губернатор сарае салгач кына элекке биналарның эзе югала. Хәзер бу урында – Татарстан Президентының резиденциясе. XVIII гасырда халык саны буенча Казан Россиядә өченче урында була. 1708 елда Казан губернасы оешкач, шәһәребез губерна башкаласына әйләнә. Мануфактура, суднолар төзү верфьлары барлыкка килә, гимназияләр, театрлар ачыла. 1767 нче елда шәһәрдә булып киткән Екатерина II: “Бу шәһәр, һичшиксез, Мәскәүдән кала беренче, зур патшалыкның башкаласы ул”, – дигән. Екатерина II мөселманнарга дин һәм сәүдә иреге бирә, шәһәрнең генераль планын раслый. Шул рәвешле бай татар сәүдәгәрләренең күңелләрен яулап ала. Казан чын мәгънәсендә “Кызыл шәрык”ка әйләнә.1920 нче елда ТАССР төзелгәч тә Казан башкала булып кала.

Башкалабызга кем генә килмәсен, кадерле кунакны иң элек Казан Кремленә алып баралар, аның чал диварларын күрсәтәләр. Чыннан да, шәһәребезнең тарихы нәкъ шунда башланган, мең ел элек Богылтау дип аталган кремль калкулыгында беренче таш биналар һәм агач диварлар барлыкка килгән. Тирә-яктан ул биек таш койма белән әйләндерелгән. Диварлар өстендә кирпечтән эшләнгән ату җайланмалары, ә кереп чыгу өчен унөч гөмбәзле һәм капкалы манара ясалган.“Ныгытма салу өчен хәзерге Казан кремле урыны бик уңай булган. Казан суы тамагын һәм Иделнең сул ягын моннан бик яхшы күзәтеп була,” – дип яза Альфред Халиков. [ Мостафин Р. Борынгы шәһәр нинди булган? Ватаным Татарстан газетасы – 2002 ел, 12 апрель.]  Ак таштан төзелгән борынгы Казан кальгасы диварлары Болгар шәһәрләре арасында сирәгрәк күренеш хасил итсә дә,чыгарма ук булып тормаган. Чөнки борынгы болгар һәм аларга тугандаш кабиләләр VIII-IX йөзләрдә үк инде ак таштан ныгытмалар салу күнекмәләренә ия булганнар. Явыз Иванның Казанны беренче күрүе турында рус елъязмачысы болай яза: “Ул шәһәр кальгасының искиткеч гүзәллеген күреп гаҗәпкә калды”.

Казан Кремле – үзе аша үткән гасырларның барлык сыйфатларын туплап барлыкка килгән бербөтен архитектур ансамбльне тәшкил итә.

Казан кремленең Ыспас манарасы, кайсы яктан гына килмә,безне алтын төсенә буялган сәгате белән каршылый. Спас манарасына беренче сәгать XVIII гасырларда куелган. Хикмәтле булган ул сәгать: аның телләре түгел, ә циферблаты әйләнеп йөргән! XIX хасырның сиксәненче елларында Спас – Преображенский монастыре сүтелгәч, аны монастырьның курантлы сәгате белән алыштырганнар. Авырлыгы 3 тонна чамасы булган бу сәгатьне 70 елдан артык иске манара күтәреп тора. Аңа алмашка җиңелрәк электр сәгате куярга кирәк була. Сәгатьнең механизмы хәзерге Петербургта, ә циферблаты Казан авиация берләшмәсендә эшләнә. Хәзерге механизмның авырлыгы 87 килограмм гына. Олы теленең озынлыгы 2 метр 20 сантиметр, кече теленеке – 1 метр 68 сантиметр. Телләрнең авырлыклары – 14 һәм 12 килограмм. Ә манарадагы йолдызның авырлыгы 1 тонна 621 килограмм. Шигъри әсәрләрдә поэтик чагылыш тапкан Казан кремленең шундый чынбарлыгы, тарихы бар.

Казан Кремле – дөньяның мәдәни  мирасы ул. Чыннан да, 2001 нче елның июнь аенда ЮНЕСКОның Бөтендөнья мәдәният һәм табигать мирасы исемлегенә кертелде. Кремль стенасының ике манарасында ЮНЕСКО символы барлыкка килде. Бу истәлек билгеләрен ачу өчен, Казанга Мөнир Бушенаки килде. Казан Кремле – гасырдан гасырга сакланып килгән байлык. Безнең халык – сакчыл халык, искергәнне яңарта, төзәтә. Бөтен җирдә дә шәһәрләр сакланмый, үзгәртелә, сүтелә, борынгылыгы югала. Ә безнең шәһәрдә, куанычлы ки,  тарихыбызга битараф булмаган халык, җитәкчеләр яши, шул сәбәпле күп кенә тарихи биналарны саклау мөмкинлеге тудырылган. Шуңа күрә безнең тарихи һәйкәлләргә мөнәсәбәтебезне дөнья җәмәгатьчелеге күрде, таныды, бәяләде.

Киткән чакта Казан Кремле

Магнит төсле тартты уемны

Син балконнан мине,

                        яулык болгап,

Озатасың төсле тоелды.

М.Җәлил.  

СӨЕМБИКӘ

Һәрбер халыкның тарихында һич тә онытылмый торган хатирәләр була. Безнең тарихтагы шундый энҗеләрнең берсе – Сөембикә язмышы. Казанның соңгы ханбикәсе Сөембикә исеме тарих битләрендә дә, халык күңелендә дә саклана. Аның исеме, фаҗигале вакыйгага әверелеп, риваять һәм мөнәҗәтләргә, җыр – бәетләргә күчкән. Авыр язмышы хәтер сәхифәләренә теркәлгән, тарих китапларына кергән. Сөембикәнең шушы кыска гына чорда Казан тарихында тоткан иң төп казанышы – Сафагәрәй һәм күп кенә башка Казан ханнарының дәүләт бәйсезлеге өчен алып барган мөстәкыйль сәясәтен дәвам итүе.

Иделгә чыкканда карадым мин калага,

Калды җылап Казаным, охшап үксез балага.

Хуш, Казаным...

Хуш, сөйгән халкым!.. –

дип өзгәләнә Сөембикә. Бу юллар  “Сөембикә бәете”ннән алынган.

Әлбәттә, Сөембикәнең сәясәте Мәскәү патшасы Явыз Иванга һәм аның тарафдарларына ошамый. Алар күптән инде Казан ханлыгын бөтенләйгә юк итү планы белән яши. Казан хөкүмәте алдында ультиматум куела: я Мәскәүгә кушылырга, я Сөембикәне әсир сыйфатында Мәскәүгә озатырга. Ультиматумны кабул итмичә чара калмый: руслар инде Иделнең аргы ягында. Сөембикәне улы Үтәмешгәрәй белән бергә 1551 нче елда Мәскәүгә алып китәләр. Бу вакыйганы үз күзе белән күреп торган рус елъязмачысы болай дип язып калдырган: “Сөембикә,тоткын булуын аңлагач, бөтенләй хәлсезләнеп китә. Ачы тавыш белән кычкырып, җиргә егыла...” (Бу вакыйгалар художник Бакый Урманче рәсемнәрендә дә бик үтемле итеп сурәтләнә).

Хан кабере өстендә кордырдым таш манара,

Дидем: “Үзем үлсәм дә, исемем күп елга бара”.

Сөембикә манарасының биеклеге – 58 метр. Дөньяда авыша баручы 140 манара бар, ул – шуларның берсе. Вакытлар узу белән манара 1 метр 58 см. га авышкан. Башкаланың әлеге борынгы символы 7 ярустан тора. Манара каршына килеп баскач, сине ниндидер аңлатып бирә алмаслык хисләр биләп ала. Гүя Сөембикә рухы ташпулат өстендә алтын ай булып балкый.Әйтерсең, яныңнан ханбикә үзе үтеп бара. Аның озын кара толымнарындагы көмеш чулпылар чыңы ишетелә сыман.

Ләкин Сөембикә язмышы - фаҗигале язмыш, фаҗигале үлем белән тәмамлана. Сөембикә манарасыннан тыш, Казанда Сөембикә белән бәйле тагын бер урын бар. Ул – Сөембикә бакчасы. Риваятьләргә караганда, ул Урта Кабан буенда, хәзерге Архиерей дачасы урнашкан җирдә булган.

Урта Кабан турында сүз чыккач, Казан шәһәре эчендәге мәһабәт “су көзгесе” Кабан күле турында искә алмыйча мөмкин түгел. Кабан – үзендә тылсымлы сер саклый торган, татар халкының риваять һәм дастаннарына кергән, җыр һәм шигырьләрендә сурәтләнгән олы, мәһабәт күл. Кабан күленең исеме дә үзендә ниндидер яшерен, беркадәр дәһшәтле, һәркемне кызыксындыра торган бер сер саклый кебек. Кабан күлләре һәм Болак – Казанның төзелеш ландшафты һәм тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Без Казанны Кабансыз һәм Болаксыз күз алдына да китерә алмыйбыз. Мондый табигый күркәм зур сулыклары булган шәһәрләр санаулы гына.

КОЛ ШӘРИФ МӘЧЕТЕ

Рух биргән мәчетләре

Гөр килгән базарлары

Иделенә сеңеп барган

Халкының моң-зарлары.

                                                                          Л.Шагыйрьҗан

Шигырь-поэмаларда Кол Шәриф исеме белән бәйле әсәрләр дә байтак. Аларның кайберсе – тарихта булган шәхес Кол Шәриф исеме белән бәйле булса, икенчесе – аның истәлегенә салынган һәм соңгы елларда Яңа Казанның символына әверелгән мәчет образы. Тирә – юньгә  нур өстәп, Кол Шәриф мәчете балкып тора. Бу мәчет кайчандыр Казан кальгасы эченә урнашкан булган. Ул Казан ханлыгы кунакларын үзенең гүзәллеге, бай китапханәсе белән таң калдырган. Кызганычка каршы, борынгы мәчетнең аз санлы тасвирланмалары, кайбер рәсемнәре генә безнең көннәргәчә сакланган. Хәзерге Колшәриф мәчете ул төгәл күчермә түгел, барыннан да элек, татар халкының милли һәм дини традицияләрен яңадан торгызу символы. Бу мәчетне күз алдына китерү өчен Мәскәүдәге Василий Блаженный соборын искә төшерү дә җитә, чөнки ул Кол Шәриф мәчетенең төп үзенчәлекләрен кабатлый. Мәчет турында төрле риваятьләр сакланган. Кайберәүләр: Казанны алганнан соң, дошманнар аны нигезенә чаклы җимереп, җир белән тигезләгәннәр, - диләр. Икенче берәүләр: мәчетне сүтеп, кирпечләрне көймәләргә төяп, Мәскәүгә алып киткәннәр, шул ташлардан Кызыл мәйдандагы Василий Блаженный чиркәвен салганнар, - дип сөйлиләр. Өченчеләр исә: юк, җимермәгәннәр, манараларын гына аударганнар, мәчет бинасын хәзерге Благовещенский соборы өчен файдаланганнар, - дип әйтәләр. Кайчандыр бит бу җирдә ике милләт бер – берсенә каршы сугышып кан койган. Шул яуда Кол Шәриф тә 9 яшьтән 16 яшькә кадәрле 300 шәкерте белән шәһит киткән. 1996 нчы елның 21 нче февралендә Татарстанның беренече Президенты М. Шәймиев указы белән Корбан бәйрәме көнне шәһит киткәннәр рухына салыначак Кол Шәриф мәчетенең нигезенә таш куела. Кайчандыр җимерелеп юкка чыккан изге йорт күмәк көч белән янәдән калкып чыкты. Кол Шәриф мәчете халык акчасына салына. Иман йорты илаһилыгы, серлелеге һәм гүзәллеге белән кешеләрне үзенә тартып тора. Кол Шәриф мәчете – татар халкының горурлык һәм хөрлек символы. Монда изге Коръән сүзе яңгырый, бинага мөселман халкы агыла. Иң мөһиме – бу мәчет киләсе буыннарга мирас булып калып, аларны әхлаклы, иманлы, тәрбияле итсен иде. Шунысы дөньяда иң кыйммәтлесе һәм иң кадерлесе.

ТАТАТР ТЕАТРЛАРЫ

                                               Казан шәһәре  –  сәнгать – мәдәният  үзәге.

                                               Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,

                                               Күңелдә йоклаган дәртне уятыр, –  дип, Габдулла Тукай бик дөрес язган.

Беренче татар театрына 1906 нчы елда нигез салына. Театрны төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе Галиәсгар Камал була. Татар дәүләт академия театры хәзер аның исемен йөртә. Г. Камал бөтен көчен, зур талантын биреп эшләгән тагын мөһим өлкә — татар милли театрын оештыру. Бу шул чорның алдынгы җәмәгатьчелеге тарафыннан көн тәртибенә куелган иң җитди мәсьәләләрнең берсе. Мәгълүм булганча, моны тормышка ашыру өчен, ике кара көчкә каршы — патша хөкүмәтенә һәм урындагы реакционерларга каршы көрәш алып барырга туры килгән. Г. Камал үзенең 1898 елгы «Бәхетсез егет» драмасында ук инде татар телендә театрның әһәмияте турында язып чыкты һәм башка күп кенә әсәрләрендә бу темага зур урын бирде. Шул яктан бигрәк тә «Беренче театр» комедиясе, «Безнең шәһәрнең серләре»ндәге күренешләр әһәмиятле. Драматургның тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге дә башлыча шул темага багышланган. 1913 елда «Аң» журналы әдәбият һәм культура эшлеклеләренә «Яңа елда ни телисез?» дигән сорау белән мөрәҗәгать итә. Г. Камал моңа түбәндәгечә җавап бирә: «Милли театрыбызның мәдәни бер шәкелгә керүен, халкыбызның театрга җитди күз белән карый башлавын, театр сәнгате гражданлык алып, уйнаучыларның да, театрга язучыларның да күбәюен һәм камилләшүен телим». Г. Камал «Сәйяр» труппасында кирәк чагында режиссерлык итә, артист булып сәхнәгә чыга, үзенең һәм башкаларның әсәрен сәхнәләштергәндә, театрга якыннан булыша. Аның театр эшенә бирелгәнлек үрнәген үзенең туганнарын сәхнәгә алып килүендә дә күрергә мөмкин. Г. Камал татар театры тарихында чын мәгънәсендә актерлар династиясен башлап җибәрә.

Татарстан башкаласында Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театры.   Беренче бина 1842 ел янгыны белән юк ителә, һәм 4 елдан соң аның таш игезәгенә нигез салына. Михаил Глинканың «Патша өчен тормыш» операсы премьерасы белән билгеләп үтелгән 1874 елдан даими опера сезоннары башлана. Аларны бинаны «эзәрлекләгән» даими янгыннар да туктатмый: ул 1874 елда яна, 1919 елда кабат ут корбаны була.

Бернигә дә карамастан, труппа эшен дәвам итә – бәхеткә, ул бик максатчан хезмәткәрләрдән тора. Мисалга, консерваториянең булачак ректоры Нәҗип Җиһанов 1943 елда Татар опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе итеп билгеләнә. Әле 1939 да ук, театрның ачылу хөрмәтенә, нәкъ менә аның «Качкын» операсы куела. Ул вакытка яңа бина төзелеше тәмамланмаганлыктан, спектакльләр Татар дәүләт театрында, Зур драма театрында һәм башка сәхнәләрдә бара. Бу вакытта әдәби бүлек мөдире итеп шагыйрь Муса Җәлил билгеләнә.

Бина төзелеше сугыштан соң дәвам итә, төзелеш белән архитектор Исмәгыйль Гайнетдинов җитәкчелегендә әсир немецлар шөгыльләнә. Төзүче үз эшендә совет монументаль классицизмы традицияләрендәге татар һәм борынгы болгар орнаментларын куллана. 1956 елның 28 сентябрендә яңа бина ачылгач, аңа Муса Җәлил исеме бирелә.

Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр. Беренче татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе Ильяс Кудашев-Ашказарский. 1907 елда Ильяс Кудашев-Ашказарский тарафыннан оешкан театр төркеме ил буйлап гастрольгә чыга. 1908 елда бу төркем ”Сәйяр” труппасы дип йөртелә башлый “Сәйяр”- Г.Тукай кушкан исем, “күчеп йөрүче йолдыз” мәгънәсендә. Шул елларда труппага беренче хатын кыз Сәхибҗамал Гыйззәтуллина – Волжская һәм Габдулла Кариев кушыла. Соңрак Габдулла Кариев труппаның җитәкчесе була. 1912 елда С.Гыйззәтуллина-Волжская труппадан китә һәм “Нур” исемле икенче татар театры труппасы оештыра.

1920 нче елда «Сәйяр» труппасы «Аң» труппасы белән берләшә һәм «Беренче татар үрнәк драма труппасы» барлыкка килә. 1922 елда театрның үзенә махсус бина бирелә. Артистларның белемен күтәругә һәм артистлар әзерләүгә аерым игътибар бирелә башлый. Казанда 1923 нче елда татар театр техникумы ачыла. Ул Галия Булатова, Галия Кайбицкая, Зифа Басыйрова, Айрат Арсланов, Шәүкәт Биктимеров һәм башка бик күпләрне тәрбияләп чыгара.

1922 елда “Сәйяр” труппасына төрле яклардан артистлар җыелу нәтиҗәсендә дәүләт театры төзелә. Аның җитәкчесе итеп Г.Кариевның шәкерте-Кәрим Тинчурин билгеләнә. 1926 нчы елда театрга «Академия», 1939 нчы елда Галиәскәр Камал исеме бирелә. 1933 елда Академия театрының филиалы - Татар дәүләт күчмә театры оеша. 1988 елда театрга К.Тинчурин исеме бирелә.

Зур концерт залы, Габдулла Тукай исемендәге филормония Качалов исемендәге Зур драма театры күп еллар эшләп киләләр. Курчак театры балалар күңеленә хуш килә торган әсәрләре белән үзенә тартып тора. Алар Казан шәһәренең рухи дөньясын билгеләүче мәдәни үзәк булып торалар.

 Казан шәһәренең бик үзенчәлекле биналарның берсендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе урнашкан. Аның фондында 3 миллионнан артык китап исәпләнә. Китаплар арасында сирәк очрый торганнары да бар. Сирәк китаплар арасында М.В. Ломоносов, Н.М.Карамзин хезмәтләре, “Евгений Онегин”ның (А.С.Пушкин) беренче басмалары, Габдулла Тукай шигырьләре һәм поэмалары бар.

Шәһәрнең   музейлары

Шәһәрнең Тукай урамында тарихи Шамил  йортында Тукай музее эшли. Бөек шагыйребез Габдулла Тукай музее дүрт залдан тора. Беренсе залда Тукайның балачагын яктырткан экспонатлар урнашкан. Икенче зал – шагыйрьнең Уральск һәм Казан чорын сурәтли, өченче залда сәяхәтләре һәм үлеме турында сөйләнә. Дүртенче залда шагыйрьнең шәхси әйберләре күрсәтелә.Бу әйберләр арасында Тукайның түбәтәе саклана. Тукай бу түбәтәйне гомерендә бер тапкыр 1908 нче елда рәсемгә төшкәндә кигән. Беренче гонорарыннан апасы Газизәгә бүләк иткән фаянс шкатулканы Газизәнең улы Хөсәен Зәбиров музейга бүләк иткән.Шулай ук биредә шагыйрьнең 1912 нче елда Петербургтан алып кайткан стаканы, запонкалары,кара савыты һәм үлгәч төшереп алган битлеге саклана. Карл Маркс урамындагы кабатланмас архитектура үрнәге, элек Казан губернаторы яшәгән йортта. Сәнгать музее урнашкан. Аның каршысындагы күргәзмә залы да сәнгать сөючеләргә яхшы таныш.

Шәһәрнең өлкән музейларыннан берсе Горький музее белән чагыштырмача яшь музей Салих Сәйдәшев музее бер урамда урнашкан. Алардан ерак түгел Муса Җәлил һәм Шәриф Камал музей – квартиралары бар.

Югары уку йортлары

Казанда югары уку йортлары да бик күп. Алар – университетлар, академияләр һәм институтлар.

Борынгы университет – Казаныбыз горурлыгы. Аңа 1804 нче елда нигез салына. Бу югары уку йорты мәгариф һәм фән үсешенә бик зур өлеш кертә. Университетта атаклы математик Н. Лобачевский, органик кушылмалар теориясенә нигез салучы А. Бутлеров, күренекле астроном, Антариктидага юл салучы И.Симонов, атаклы табиблар П.Лесгафт һәм В.Бехтерев, тел галимнәре И.Хәлфин, Н.Катанов һәм башка бик күп галимнәр эшләгән. Казан университетында танылган рус язучылары С.Т. Аксаков һәм Л.Н.Толстой, композитор М.А.Балакирев, В.И.Ленинның әтисе, танылган педагог-демократ И.Н.Ульянов кебек күренекле галимнәр белем алган. Танылган татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри исеме дә университет белән тыгыз бәйләнгән. Бу югары уку йорты Идел буе халыкларының мәдәни һәм мәгариф үсешенә зур йогынты ясаган.

         Казан шәһәре шагыйрьләрнең һәм язучыларның илһам чишмәсе булып тора. Г.Тукай “Казан вә Казан арты”, Г.Афзал “Борынгы Казан”, Ә.Гадел “Казан”, И.Юзеев “Каршы ал, туган калам!”, Р.Ханнанов “Казаннарга барасым бар әле”,Зөлфәт “Иске Казан карлыгачы”, Р.Миңнуллин “Казаным – шигъри азаным”.

                                  Причал              

Причалда ап – ак теплоходлар, йөк ташучы баржалар, ял иттереп йөртүгә көйләнгән катерлар безне көтә. Казан елга техникумында исә булачак капитаннар белем ала. 1875 нче елда ук инде Казанда атлы тимер юл төзелгән була. Аннан соң беренче паровозлар, тепловозлар  күренә  башлый.

Казанны биш диңгез порты дип тикмәгә генә әйтмиләр шул. Шушы урында дәрьядай киң, күңелдәй иркен елга – Идел турында язып китми мөмкин түгел. Идел – тыныч һәм акрын агымлы, мул сулы елга. Аның үзәннәре бик киң. Уңъяк яры текә һәм таулы.  Тау битләрендә яфраклы урманнар, куаклар үсә, җиләк-җимеш бакчалары, дача өйләре тезелгән. Елганың сулъяк яры сөзәк. Идел һәм Идел- йорт сүзләре татар халык дастаны “Идегәй”дә менә болай искә алына:

 

                                   Әй Идел - йорт, Идел - йорт,

                                   Идел буе – имин йорт...

                                   Идел - Җаек арасы –

                                   Елкы белән тулган йорт,

                                   Казан - Болгар арасы –

                                   Кала белән тулган йорт.

Идел атамасы халкыбыз авыз иҗатында еш кабатланып тора.Н. Фәттах бер романына “Ител суы ака торур” дигән исем биргән.Казанда татар яшьләре өчен аена бер тапкыр чыга торган журналның “Идел” дип аталуы, Казан урамнарында “Идел” исемле кибетләр ачылуы, кинотеатрларның “Идел” исемен йөртүе борынгыдан килгән рухи культураның хәзерге вакытта яңа шартларда дәвам иттерелүе дип аңлыйм. Хәзерге вакытта Иделнең хәле авыр. Ул елдан-ел пычрана, суы азая. Иделне су белән тукландыручы вак елгаларны пычранудан, сулары бетүдән һәм шул ук вакытта Иделне исән-имин килеш саклап калу безнең, ягъни киләчәк буынның бурычы. Ә.Исхак сүзләренә язылган җыр юлларында:

                                    Эх, Иделнең буйлары,

                                    Җәелеп аккан сулары!

                                    Беркайда да таба алмассың

Аннан ямьле, аннан данлы елганы, –

дип сурәтләнгән сыйфатлары Иделгә яңадан әйләнеп кайтыр, дип ышанасы килә.

           Казан – иминлек һәм тынычлык шәһәре.

          Казан – республикабызның башкаласы, иң эре икътисадый, фәнни һәм мәдәни үзәк. Әмма аның иң зур байлыгы – халкы. Яшәгән халкының күпчелеге – татарлар һәм руслар. Калганнары – чувашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, башкортлар, украиннар һәм башка милләт халыклары. Шәһәребез халыклары, үзара бәйләнешләр нәтиҗәсендә мәдәният, тел һәм башка өлкәләрдә бер – берсенә йогынты ясап, дус һәм тату тормыш итәләр.

 Бөек шагыйрь Габдулла Тукай болай дигән:

                        Рус белән тормыш кичердек сайрашып,

                        Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.

                         Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,

                         Без шаярыштык, вакытлар алмашып.

                         Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –

                         Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.

Күпмилләтле Казан халкы өчен иң мөһиме шул: Ватаныбызда иминлек булдыру, матди һәм рухи байлык тудыру.

Казан – промышленносте алга киткән шәһәр. Шәһәрдә ике йөзгә якын эре һәм урта промышленность предприятиеләре урнашкан.   Казанда җитештерелгән вертолет һәм самолетлар һава киңлекләрендә күп илләргә юл яра.  Метрополитен төзелү зур уңыш белән бара. “Оргсинтез” заводы полиэтилен һәм башка химия продуктлары, “Нәфис”тә җитештерелгән товарларның даны чит илләрдә дә билгеле. Завод һәм фабрикаларда йорт кирәк – яраклары, җиһазлар, станоклар, кием-салым, ашамлыклар, дарулар, медицина җиһазлары эшләнә.

Казан парклары

Урамнарның, биналарның тарихы булган кебек, Казан паркларының да “сөйләр хатирәсе” бар.

Горький паркы.  Иң беренче исеме Рус Швейцариясе булган. Калкулыклар, чокыр-чакырлар һәм куе агачлыктан торган бу җирне Казан байлары Швейцария табигатенә охшаткан.XIX гасыр башында монда балаганнар эшләгән, спектакльләр куелган, эт концертлары оештырылган, җәйгә күчмә цирк килә торган булган.1936 нчы елда исә М.Горький исемендәге культура һәм ял итү паркына зверелгән.

Черек күл паркы. Черек күлне 1889-1891 нче елларда күмгәннәр, чөнки күл бик пычрак һәм дә бик сасы булган. Гәрчә борынгырак вакытта, Казан ханлыгы чорында әлеге күл бик чиста саналган. Хәтта ки Черек күл суында күмәч камыры баса торган булганнар. 1829 нчы елда ук күл кырыйларын киртләп куйганнар,агачлар утыртканнар. Черек күлнең аскы өлешендә шугалак оештырганнар.

Җиңү паркы. Әлеге парк иң яшь паркларның берсе. Аның беренче ташы 1985 нче елда салынган. Җиңүнең 40 еллыгына каен аллеясы утыртканнар. Чираттагы юбилейга мемориал зонасы ачылган.

“Шүрәле” паркы. Элек бу урында сазлык булган. 60 нчы еллар башында, Куйбышев сусаклагычы тулгач, Казансу ярында дамба күтәртәләр. Шул дамбада беренче тапкыр Яшьләр паркы оештырыла. Бу исем очраклы түгел. Казан – көнчыгыш белән көнбатышны үзенә каратучы мәркәз.

Үткәне юкның  киләчәге юк, диләр.Ә безнең үткәнебез бар, киләчәгебез  якты. Казан шәһәре көннән-көн үсә һәм яңара. Европа үрнәгендә төзелгән заманча биналар: “Пирамида” мәдәни – күңел ачу үзәге, “Баскет – холл” спорт комплексы, югары зәвык белән эшләнгән сәүдә үзәкләре игътибарга лаек.  Казан – киләчәк шәһәре. Киләчәк – безнең кулда. Бабаларыбыз Казанга нигез салганнар икән, хәзер безнең бурычыбыз – шәһәрнең тынычлыгын, матурлыгын, байлыгын күз карасыдай саклау

Ватанымның таҗыдыр син, Казаным!

Татарымның хаҗыдыр син, Казаным!

Мең яшәгән, мең яшәрсең, Казаным!

Бар җиһанга нур чәчәрсең, Казаным!

                                                                    Лена Шагыйрьҗан

Әдәбият исемлеге:

  1. Салахиев И. Казаным – шигъри азаным: риваятьләр, бәетләр, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Тат. кит. нəшр., 2005. – 176 б.
  2. Татар халык иҗаты. Бәетләр. – Казан: Тат.кит.нәшр., 1983. – 210 б.
  3. Ривятъләр һәм легендалар. Народные жемчужины: предания и легенды.
    Издательство: Магариф,  2001 г.,112 страниц
  4. Габдулла Тукай. Әсәрләр: 5 томда.-Т.1: Шигырьләр, поэмалар.-Казан:Татарстан
  5. Заһидуллина Д.Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д. Ф. Заһидуллина. – Казан: Мәгариф, 2000. – 335 б.
  6. Мостафин Р.  Казанда ничә урам бар? // Ватаным Татарстан, 2002 ел, 9 август.
  7. Мостафин Р. Борынгы шәһәр нинди булган? Ватаным Татарстан газетасы – 2002 ел, 12 апрель.
  8. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. Т.З: XX гасыр башы / СССР ФА, КФ ТӘ ТИ; редкол. : Н.Юзиев, Я.Г.Абдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр. , 1986. - 600 б.- Исем.күрс.:б.592-599.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Статья по теме: Педагогический проект. Метод проекта в образовательном процессе: Международный школьный проект в рамках подготовки к устному экзамену на немецкий языковой диплом.

Эта статья может вызвать интерес у учителей немецкого языка, а также у учащихся, изучающих немецкий язык. В проекте принимали учащиеся 10 а класса нашей школы ГБОУ СОШ № 481. Тема проекта - &quo...

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Проект? Проект… Проект!

Литературный проект как средство проверки усвоения изученного по литературе материала....

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцветы»

Учебный интегрированный проект для детей с выраженной интеллектуальной недостаточностью 4, 6 классов в рамках общешкольного проекта по экологии проекта «Сохраним красоту Земли весенней - первоцв...