Т.Миңнуллинның "Моңлы бер җыр" драмасы буенча 8 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе
план-конспект урока (8 класс)

Мустафина Рузалия Усмановна

Т.Миңнуллинның "Моңлы бер җыр" драмасы буенча 8 нче сыйныфлар өчен дәрес эшкәртмәсе

Скачать:


Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре "Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге Нурлат гимназиясе" гомуми белем автоном муниципаль учреждениесе

Моңлы җыр эзеннән...                                                                                

 Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”  әсәрен өйрәнүне йомгаклау. (театр сәнгате һәм музыка сәнгате белән интегральләшкән әдәбият дәресе)

Мостафина Рузалия Усман кызы

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

"Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге

Нурлат гимназиясе" гомуми белем автоном муниципаль учреждениесенең

югары категорияле туган (татар) тел укытучысы;

 Гайнуллина Эльмира Хәмзә кызы

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре

"Советлар Союзы Каһарманы Михаил Егорович Сергеев исемендәге

Нурлат гимназиясе" гомуми белем автоном муниципаль учреждениесенең

 беренче категорияле  туган (татар) тел укытучысы,  

театр студиясе җитәкчесе

Нурлат

2022 нче ел

«Ел укытучысы» бәйгесендә үткәрелгән ачык дәрес

Тема.  Моңлы җыр эзеннән...                                                                                 Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”  әсәрен өйрәнүне йомгаклау.

Максат. 1. Патриот-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында белемнәрне киңәйтү һәм тирәнәйтү.

2. Әсәрне өйрәнү һәм анализлау барышында  укучыларда сәнгатьле уку күнекмәсен, логик эзлекле фикер йөртү һәм тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү.

3. Балаларда бөек каһарманнарны тудырган һәм тәрбияләгән халкыбыз белән горурлану хисләре тәрбияләү.

4. Театр сәнгатенә мәхәббәт уяту.

  1. ҖиҺазлау. Дәреслек. Татар әдәбияты: рус телендә урта гомуми белем бирүче мәкт. 8 нче сыйныф өчен дәреслек;
  2. Компьютер, мультимедиа, төрмә макеты, мәңгелек ут макеты, җәлилчеләр портретлары,  канәфер чәчәкләре, интернет ресурслар.

Дәрес тибы.  Дәрес-театр.

Театр сәнгате һәм музыка сәнгате белән интегральләшкән әдәбият дәресе

Дәрес барышы.

I. Оештыру өлеше.

Слайд №1.  Исәнләшү.

Слайд №2. (Экранда Муса Җәлил һәйкәле һәм җәлилчеләргә куелган барельефлар)

 Укытучы (моңлы көй астында) яттан сөйли:

Без батырлык эзләп яшәмибез,

Батырлыкка ләкин без әзер.

Кирәк булса, үлемебез белән

Ныгытырбыз илне, бизәрбез,

Җәлилчеләр кебек...

Еллар аша үрнәкләре тора яктырып.

Ватан өчен үлү – безнең бурыч,

Батырлыктан туа матурлык!

II. Актуальләштерү.

  1. Укытучы: Укучылар, батырлыктан  матурлык кайчан, ничек, нинди шартларда туа соң? Бүгенге дәресебездә без бу сорауларга җавапны татар халкын бөтен дөньяга таныткан халкыбызның бөек уллары үрнәгеннән эзләрбез. Алар батырлыгы җырларга күчкән... 

Слайд № 3   (“Батырлар елмаеп үлделәр” җыры яңгырый. Экранда җырның сүзләре бирелә)

                                           Батырлар елмаеп үлделәр

        Нури Арсланов сүзләре                      Рөстәм Яхин көе                        Җырны Рафаэль Сәхәбиев башкара.

Йодрыктай йөрәккә никадәр

Кайгылар, газаплар сыялар;

Сыймады батырлар йөрәге –

Чатнады ташпулат коймалар.

Хисләре богаудан арынып,

Киң-иркен күкләргә менделәр

Һәм үлмәс җыр булып калдылар!

Мусалар елмаеп үлделәр,

Батырлар елмаеп үлделәр.

Укытучы: Һәм үлмәс җыр булып туган илгә кайттылар. Алар бүген дә безнең күнелләрдә яшиләр...

Укучылар, кемнәр турында сүз бара бу җырда?

  • Җәлилчеләр турында.
  • Слайд № 4  Ә кемнәр соң алар җәлилчеләр?                                                     Дәреслекнең 63 нче битендә бирелгән аңлатманы укып үтик әле.

Слайд №5   Җәлилчеләр - Икенче Бөтендөнъя сугышы вакытында Берлиндагы Плетцензее төрмәсендә һәлак булган Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре. 1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга – палач балтасы астына алып баралар. Үлем аша үлемсезлеккә илтүче 114 адымны (камерадан гильотинога кадәр) алар җырлап үтәләр, башлары киселгәндә дә елмаеп үлгәннәр.

Укытучы: Алдагы дәресләрдә без алар турында нинди әсәр укыдык?

Көтелгән җавап: Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасын укыдык.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәресебездә шушы әсәр өстендә эшне йомгакларбыз.

Димәк, дәресебезнең темасы нинди булыр? 

Слайд №6    Көтелгән җавап: Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” әсәрен йомгаклау.

Укытучы: Ә йомгаклау дәресендә, гадәттә, без нишлибез, укучылар?

Көтелгән җавап: Әсәргә анализ ясыйбыз, образларга характеристика бирәбез, гомумиләштерәбез.

Слайд №7    Укытучы: Менә, сезнең җавапларыгыздан дәресебезнең максаты да формалашты.

  • Укучылар, бу әсәрдә вакыйгалар кайда бара?

Көтелгән җавап: Плетцензее төрмәсендә.

Слайд №8   Укытучы: Бу – төрмәнең тышкы күренеше. Ә төрмә эчендәге хәлләргә күз салу өчен, безгә шушы таш диварларны (тактада төрмә макеты) ватып, эчкә үтәргә кирәк, укучылар. Әле генә тыңлап үтелгән җырда:

“Сыймады батырлар йөрәге-

Чатнады ташпулат коймалар”, - дип яза Нури Арсланов. Димәк, коймалар инде чатнаган.

Әсәрне анализлау барышында бирелгән һәр дөрес җавабыбыз белән без бу таш диварларны (һәр таш кисәгендә анализ тәртибенә туры килгән сораулар язылган) җимереп атарбыз һәм, шагыйрь белән бергәләп, хыялыбызда булса да, Җәлил һәм  аның дуслары белән очрашырбыз. (Төрмә макеты астында җәлилчеләр портретларыннан стенд) Сез әзерме, укучылар?

Слайд №9    Иң элек драма әсәренә анализ тәртибен искә төшерик.

(Экранда драма әсәренә анализ тәртибе) 

-Укучылар, җавап бирер алдыннан төркемнәрдә киңәшеп алырга онытмагыз. Һәр дөрес җавабыгыз менә шундый матур чәчәк белән бәяләнәчәк (вазада канәфер чәчәкләре). Кайсы төркем күбрәк чәчәк җыяр икән? Бу инде сезнең активлыгыгыздан тора.  .

IV. Уку мәсьәләсен чишү.

Укытучы: Әйдәгез, анализга керешик. Кем иң кыю, кем төрмә диварын җимерә башлар?

Укучы. Т.Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” әсәренең жанры нинди?

Слайд №10    Көтелгән җавап: Әсәрнең жанры – публицистик драма.

Укытучы: Публицистик драма драманың башка төрләреннән нәрсә белән аерыла?

 Көтелгән җавап: Публицистик драмада җәмгыять өчен әһәмиятле булган катлаулы тормышчан вакыйгалар сурәтләнә.

Укытучы: Әйе, бу дөрес җавап белән беренче ташны кубарып ташлыйбыз һәм чәчәк алабыз.

                                                                                                                               Слайд №11    Укытучы: Икенче ташны ватарга керешик - әсәрнең темасын билгелик. Гадәттә, авторлар теманы әсәрнең исеменә чыгаралар. Т.Миңнуллин драманы ни өчен “Моңлы бер җыр” дип атаган?

Көтелгән җаваплар: -Җәлил һәм аның көрәштәшләренең гомере бер моңлы җырга ошаган.                                                                                                                                     - Шагыйрьнең бөтен теләк-омтылышлары, хис-кичерешләре моңлы җырларында чагылыш таба.                                                                                                      -Җәлилчеләрнең гомерләре  кыска булса да, җырлары - үлемсез.

Укытучы:- Бу дөрес  җаваплар белән  икенче таштан котылыйк.                  

Слайд №12    Укучылар, спектакльнең исеме русчага "У совести вариантов нет" дип тәрҗемә ителгән. Ни өчен?  Сез ничек уйлыйсыз?                                            Совесть сүзен ничек аңлыйсыз? (Намус, вөҗдан) Намус төшенчәсе белән бәйләп аңлатып карыйк әле.

Көтелгән җавап:  Әсәрдә сүз  ир-егетнең намусы турында бара. Намуслы ир-ат Ватанга беркайчан да хыянәт итми. Дошманына баш имичә үлүе - аның җиңүе.

Укытучы: Әйе, укучылар,  җәлилчеләр - ир-егет намусының бөек үрнәге. Алар бу бөеклеккә ничек күтәрелә алганнар соң? Гомумән, җәлилчеләрнең бөеклеге нәрсәдә?

Слайд № 13   Әйдәгез, бу сорауларга җавап эзләү максатыннан әсәрнең сюжетын искә төшерик.

Көтелгән җавап: Безнең заманның бер яшь шагыйре җәлилчеләр турында әсәр язарга ниятли. Моның өчен ул аларны хыялында терелтә һәм җәза көне алдыннан булган вакыйгаларны күз алдына китерергә тырыша.

Укытучы: Рәхмәт, өченче ташны да алып ташлыйк.

 Укучылар, халкыбызда “мең кат сөйләгәнче, бер кат күрүең әйбәт” дигән мәкаль бар. Әйдәгез гимназиябезнең  мин  җитәкләгән “Илһам чишмәсе” түгәрәге артистлары куйган спектакльдән өзек карап үтик.  Игътибар белән карагыз, әсәр эчтәлеге буенча сораулар булачак.

Слайд № 14  (Спектакльдән өзек карау)

Укытучы: Укучылар, шагыйрь белән очрашкач, Муса Җәлил аңа иң беренче итеп нинди сорау бирә?

Көтелгән җавап: М.Җәлил : “Туган илемдә мин кем анда?"- дип сорый. Чөнки аның өчен иң мөһиме - туган илендә сатлыкҗан исемен йөртмәү, намусының саф икәнлегенә ышануларын белү.

Укытучы:  Укучылар,  ә ни өчен шагыйрь Җәлилгә "Хәдичә" шигыреннән өзек укый?

Көтелгән җавап: Чөнки аны Мусаның үлем  җәзасын көтеп ятканда да шаян шигырьләр яза алуы тетрәндерә;                                                                                                       - җәлилчеләрнең төрмәдә җырлар җырлавы, уеннар уйнавы гаҗәпләндерә.

Укытучы:  Әйе, моңа бары тик көчле рухлы кешеләр генә сәләтле.                        Ә кайдан килгән аларга көчле рух?  Бу сорауга җавап эзләп,  Шагыйрь төрле кешеләргә мөрәҗәгать итә.  Искә төшерик әле, хыялында кемнәр белән очраша ул?

Көтелгән җавап: Шагыйрь Италия гражданины синьор Ланфредини, сатлыкҗан Хаин, Палач һәм башкалар белән очраша.                                                                        

Слайд №15    Укытучы: Әйдәгез, образлар системасын карап үтик.                                     Слайд №16  Төп һәм ярдәмче геройларны билгелик.                                              Слайд № 17 Уңай һәм тискәре образларны аерыйк.                                                            Менә “образлар системасы” дип аталган дүртенче ташны да алып ташларга вакыт җитте.

     Укучылар, Шагыйрь хыялында уңай геройлар белән дә, тискәреләре белән дә очраша. Әйдәгез, без дә берничә очрашуны сәхнәләштереп үтик. Һәр төркемгә - бер эпизод. Сезгә әзерләнергә бераз вакыт, образга керү өчен киемнәр бирәм.  

              (Балалар әзерләнгәндә төрмәдә җәлилчеләр җыры яңгырый.)

    Слайд № 18           I төркем чыгышы.              Шагыйрь - Ланфредини.                                                         

Ланфредини:  Мин  -  Рениеро Ланфредини. Италия гражданины. Җәлил белән үлемгә хөкем ителгәннәр камерасында бергә  утырдык.

Шагыйрь: Синьор  Ланфредини, сөйләгез миңа Җәлил турында.

Сез, “Татарлар елмаеп үлделәр” дип, язгансыз, моны ничек аңларга?

Ланфредини: Туры мәгънәсендә. Төрмә рухание падре Юрытко, җәза урынына алып килгәндә, Муса Җәлилнең иптәшләренә карап елмайганын үз күзләре белән күргән. Иптәшләре дә Мусага елмаеп җавап биргән.

Шагыйрь: Үлем алдыннан елмаю өчен ниндидер көч кирәк?

Ланфредини: Ниндидер түгел, илаһи көч кирәк.                                                                          Көчле рухлы кеше иде ул.

Шагыйрь: Каян килгән аңа көчле рух?

Ланфредини: Дөресен әйтәм, сезнең соравыгызга җавап бирә алмамдыр.

Укытучы: Укучылар, күргәнебезчә, италия гражданины татар халкының рухи бөеклеген аңлый алмаган. Чөнки моның өчен татар булып туарга кирәк.

Ләкин, укучылар, кызганычка каршы, татарларның да төрлесе була. Җәлилчеләрне дә, ни кызганыч, татар кешесе сата. Туфан ага Миңнуллин аны Хаин дип атый. Шагыйрь каршында ни дип  җавап бирер икән Хаин, әйдәгез, тыңлап карыйк.

Слайд №19    II төркем чыгышы.  Шагыйрь – Хаин

Шагыйрь: Әй син, Хаин!

Хаин: Сез миңа эндәштегезме?

Шагыйрь:  Әйе, сиңа... Син Муса Җәлилне беләсеңме?

Хаин: Беләм! Беләм!! Беләм!!! Суд каршында бөтенесен дә сөйләдем. Инде ни кирәк?

Шагыйрь: Муса Җәлилне  өч тиенлек җаныңны саклап калу өчен саттың, шулаймы ?

Хаин: Сатканмын икән җанымны, иң кадерле нәрсә - яшәү бәрабәренә саттым. Һәркем үз җанын үзенчә сата. Сатылмаган адәм баласы юк бу җирдә.

Шагыйрь: Син нәрсә, Мусаны сатылды, димәкче буласыңмы?

Хаин: Ул да ниндидер идеяләргә сатылган иде. Ил, Ватан, халык, туган җир, имеш...  Барысы да ялган идеяләр...

Шагыйрь: Булды, Хаин! Җитте! Югал! Тик шуны ишетеп югал. Синең вак җаның беркайчан да Мусаның олы җаны белән янәшә булмас. Әйе, Мусаны да, сине дә үлем җәзасына хөкем иттеләр.

Слайд №20  (Экранда картина “Хөкем алдыннан” ).  Ләкин Муса һәм аның көрәштәшләре үлемгә аягүрә бардылар, ә син үлемне күреп шыңшыдың...  Сатылганнарның үлеме дә җирәндерә. Югал!                                                                                                              

Укытучы: Укучылар, ишеттегезме, Муса Җәлилнең һәм Хаинның яшәү белән үлем төшенчәләренә карашы -  капма-каршы.

 Слайд №21   Бу -  әсәрнең төп конфликты.                                                                                                  Егетләр, рольгә кереп, бик   матур укыдыгыз, бишенче ташны алып ташлау хокукы да сезгә бирелә.                                              

Укытучы: Ләкин, укучылар, Җәлилчеләр иң зур сынауны Палач белән очрашкач үтәләр. Ә Палач бөеклекне нәрсәдә күрә икән?

Слайд №22    III төркем чыгышы.  Шагыйрь - Палач

Палач:   Кешенең тууы, яшәве - ноль. Кешенең бөеклеге - аның үлеме. Кемнең кем  икәнен беләсәң килсә, үләренә бер секунд кала күр.

Шагыйрь: Мең тугыз йөз кырык дүртенче елның 25 нче августын хәтерлисеңме?

Палач: Яхшы хәтерлим. Сөйләделәр, шаккатып сөйләделәр – бу бүлмәгә керер алдыннан 11 кеше бер-берсенә карап елмаешкан! Гаҗәп гүзәл мизгел! Аның  өчен искиткеч зур көч кирәк, ышаныч кирәк. Үлгәннән соң да яшәячәгендә ышаныч кирәк.

Укытучы:  Күрәсезме, укучылар, Муса Җәлил һәм аның иптәшләре чын ир-егетләрчә яши дә, дошманнары көнләшерлек, хәтта палач та сокланырлык итеп үлә дә белгәннәр.                                                                                                               Ә кайдан алганнар соң алар көч? Аларга бөеклеккә юлны кем күрсәткән?

 Слайд №23 –    (Экранда Муса Җәлил һәм аның әнисе фотосурәтләре, “Әнкәй безне Сөннән алып кайткан” җырының көе яңгырый)                            

            Мусаның Әнисе белән очрашуы  (Әни ролендә үзем, Җәлил роленә бер укучыны чакырам)                                                                                          

Ана. Синме, Муса улым?

Муса. Мин, әнкәй...

Ана. Улым... Ниләр эшләп йөрисең, дип төпченмим.Үзең беләсеңдер. Бер-ике сүз әйтсәм, акыл өйрәтә дип ачуланма.

Муса. Әнкәй...

Ана.  Яхшы бул, матур яшә.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Ана. Илеңне, телеңне, халкыңны, моңыңны онытма. Үз моңын оныткан - бүтәннәр моңын ишетми башлый. Иманыңнан яза күрмә. Боларны мин сиңа әйтәм, син бүтәннәргә әйт. Бүтәннәр үзләреннән соң килгәннәргә әйтеп калдырсын.

Муса. Рәхмәт, әнкәй.

Укытучы: Ишеттегезме, балалар, менә кайда икән бит рухи бөеклекнең чыганагы! Әни кеше баласына күкрәк сөте белән кечкенәдән иң изге хисләрне сеңдерә. Әйтегез әле, укучылар, әнисенең васыятенә тугрылыклы булып калганмы Муса?

Көтелгән җавап: - Әйе, ул моны яшәве белән дә, үлеме белән дә дәлилләде.

V. Рефлекция

Слайд №24  Укытучы: Димәк, укучылар, Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең бөеклеге нәрсәдә?

Көтелгән җаваплар: 1) вөҗдан кушканча яшәүләрендә;

2) туган илеңә һәм халкыңа тугрылыклы булып калуларында;

3) дошманга тез чүкмәүләрендә.

Укытучы: Әйе, укучылар, дәрес буе без нәкъ менә шушы сорауга җавап эзләдек һәм дөрес җавапларыгыз белән  (Слайд №25)   әсәрнең төп идеясен ачыкладык. Менә нәрсә әйтергә теләгән безгә Туфан ага үзенең шушы бөек әсәре белән!  Җавап биргән укучыларны төрмә диварының соңгы ташын алып ташларга чакырам.

Укытучы: Укучылар, Җәлил үзе дә безгә, сезгә,  татар халкының киләчәге булган яшь буынга, үзенең васыятен җиткерде.

Слайд №26    (Спектакльдән өзек).

Бу васыятьне үтәргә без әзерме, укучылар? Өстәлегездә яткан кәгазь битләрен һәм чәчәкләрегезне алып бирегә чыгыгыз әле. Әйдәгез, шигъри юллар белән  җавап бирик.

Укытучы: Һәрвакыт уяумы, әзерме?

                    Чакыра Җәлилләр васыяте

                    Сезгә бит бу чорны төзисе

                    Заманның җырларын җырлыйсы?

Укучылар бергә: Без уяу, без әзер.

                                Йөрәкләр һәрвакыт ялкынлы.

                                Җәлилләр, Алишлар ялкыны

                                Мәңгелек ут булып балкыды.

         

                (Мәңгелек ут макетындагы ялкынны кабызам)

Укытучы: Чулпан, Сания Әхмәтҗанованың дәреслектә бирелгән “Мәңгелек ут” шигыреннән соңгы строфаны укы әле.

Чулпан сөйли:

Халык улларына баш ияргә

Килдек бүген һәйкәл янына;

Учыбызда - Мәңгелек ут таҗы

Кызыл канәферләр кабына.

 

 Укытучы: Укучылар, әйдәгез, халкыбызның батыр уллары каршында баш иеп, дәрес буе хезмәт куеп алган чәчәкләребезне мәңгелек утка куйыйк.                       

                 (Чәчәкләрне мәңгелек ут макетына куялар)

Укытучы: Укучылар, әйдәгез инде, дәресебезне йомгаклыйк.                  Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр” драмасы сезгә ошадымы? Ни очен?

Көтелгән җаваплар: 1) Җәлил һәм көрәштәшләре турында күбрәк белдек;

 2) Аларга без бик рәхмәтле  һәм алар каршында бурычлы;                                      3) Шундый батыр уллары булган татар халкының баласы булуым белән горурланам;                                                                                                                             4) Аларның батырлыгы – безнең өчен маяк. Кирәк булса, без дә алар кебек туган илебезне якларга әзер.

 Укытучы: Афәрин, укучылар, әсәрнең әһәмиятен ачкан тирән мәгънәле  җавапларыгыз белән төрмәнең нигезен дә юк  итәбез. Башка беркайчан да, беркайда да мондый төрмәләр булмасын!

Слайд № 27  (Экранда драма  әсәренә анализ ясау тәртибе)                                 Укучылар,  без дәрес башында куйган максатыбызга ирешеп, Туфан Миңнуллинның “Моңлы бер җыр”драмасына тулы анализ ясадык.                                          

Балалар, сезгә шундый катлаулы әсәрне аңлап, куңелегезгә салуыгыз өчен, гомумән, чын татар рухлы булуыгыз өчен зур рәхмәт!  Дәрестә бик актив булдыгыз. Барыгызга да  “5”ле куям.  Әйдәгез, дәресебезне җыр белән тәмамлыйк.                            

               Слайд № 28    Җыр “Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил”

Рәхмәт сиңа, Муса Җәлил,                                                                                            Сынатмадың давылда.                                                                                                 Бүген дә син байракчыбыз                                                                                               Безнең сафлар алдында.

Кушымта:                                                                                                                          Иң якын туганыбыз –                                                                                                        Син, Муса агабыз !                                                                                                Батырлыгыңа сокланып,                                                                                        Жырларың белән рухланып,                                                                                Алга барабыз, үрләр алабыз !

 

Файдаланылган әдәбият:

  1. Әдәбият дәреслеге, 8 нче сыйныф – 2 нче кисәк;
  2. “Мәгариф” журналы- 2006 нчы ел, 2 нче сан;
  3. “Ватаным Татарстан” гәҗите,1991 нче ел, 15 нче февраль;,2001, 18 нче май
  4. “Мәгърифәт” гәҗите,2006 нчы ел, №5, 7
  5. “Мәйдан” журналы, 2006 нчы ел,1 нче сан
  6. Туфан Миңнуллин “Сайланма әсәрләр” 3том


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык. Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе.

Дуслык ул- яхшылык, дуслык ул- яктылык.Т. Миңнуллинның”Авыл эте Акбай” комедиясе буенча класстан тыш уку дәресе....

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты

5 нче сыйныфлар өчен "Борын-борын заманда" темасы буенча йомгаклау тесты...

Проект эше. “Тәрҗемәи хәлләре төрле –язмышлары уртак” авторлык укыту программасы. 10-11 нче сыйныфлар өчен татар һәм рус әдәбиятлары буенча интеграцияләштерелгән электив курс

       Тәрҗемәи хәлләре төрле – язмышлар уртак” электив курсы укучыларга әсәр телен аңлауда, геройларның язмышлары белән кызыксынуда тагын да ярдәмче булыр, дип ышанам. Бу п...

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация

Туфан Миңнуллинның тормышы һәм иҗаты буенча презентация   "Бәһасез зат"...

Татар әдәбиятыннән 5 нче сыйныфлар өчен Мәҗит Гафуриның “Кыр казы” хикәясе буенча презентация

Татар әдәбиятыннән  5 нче сыйныфлар өчен  Мәҗит  Гафуриның  “Кыр казы”  хикәясе   буенча презентация...

Роберт Миңнуллинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча КВЕСТ_УЕН

Роберт Миңнуллинның тууына 70 ел тулуга багышланганКВЕСТ-УЕН.Максат. 1. Укучыларда шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗаты белән кызыксыну уяту. 2. Логик фикер йөртүне үстерү.Бурычлар: Шәхси: 1. Уучылард...

Туфан Миңнуллин иҗаты буенча тикшерү эше (контроль тест)

Туфан Миңнуллин тормыш юлы һәм аның иҗаты турында сораулар...