Абдулла Алиш – көчле рухлы, үлмәс язучы.
план-конспект урока (5 класс)

Гайнутдинова Зульфия Марсовна

5 нче сыйныфның 1нче төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл a.alish_.docx23.95 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Абдулла Алиш – көчле рухлы, үлмәс язучы.

(5 нче сыйныфның 1нче төркемендә укучы балалар өчен татар әдәбиятыннан сыйныфтан тыш чара)                               

         Максат: Укучыларның Абдулла Алишның тормыш юлы, иҗаты һәм сугышта күрсәткән батырлыклары турындагы  белемнәрен тулыландыру; Җәлилчеләр белән таныштыру;  аның әкиятләре буенча фикер алышу уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә өйрәтү; укучыларга патриотик тәрбия бирү; туган җиргә мәхәббәт хисләре тәрбияләү; сөйләм телен үстерү, баету.

Бизәлеш: Кабинет бәйрәмчә бизәлгән. Түрдә Абдулла Алишның портреты һәм китаплары күргәзмәсе, Җәлилчеләргә багышланган стенд, слайдлар, балаларның Алишның әкият темасына карата ясалган рәсемнәр күргәзмәсе һәм  түбәндәге сүзләр язылган плакат:

Алиш абый, рәхмәт, мең-мең, рәхмәт

Ышанычны аклый алдың син.

Хөрмәт итәм сине, горурланам, -

Ватанымны саклый алдың син.

                                                   (Р.Галимова)

  

 Алып баручы: Хәерле көн, хөрмәтле укучылар! Бүген без А.Алиш иҗатына багышланган сыйныфтан тыш чарага җыелдык. Барыгызны да бу бәйрәм белән котлыйм. Язучы турында әдәбият дәресләрендә сөйләгән булсак та бүген аның иҗаты белән танышырбыз.

(Аудиоязмада “Җырларым” җырын тыңлыйлар).

 Алып  баручы: Балалар бу җырның авторын беләсезме? Әйе, бу- М.Җәлил, А.Алиш аның белән ахыргача бергә була. Шушындый матур, тыныч тормышта яшәвебез белән без Муса Җәлил, А.Алиш кебек шагыйрьләргә, Җәлилчеләргә, кадерле ветераннарыбызга бурычлы.( Җәлилчеләр стендын карау)  Аларның исемнәрен истән чыгарырга  хакыбыз юк !Безнең теләк бер: илләр, көннәр тыныч, күгебез аяз, һәркем бәхетле, шат булсын! Сугышлар булмасын!

  • Әйдәгез тормыш юлын искә төшереп китик. (укучылар чәчәк таҗларыннан,  берәм-берәм чыгып, сорауларны укыйлар, калганнар җавап бирә)

1.Абдулла Алиш ничәнче елда һәм кайда туган?

(1908 елның 15 сентябрендә Татарстан АССРның Куйбышев районы (элекке Казан губернасы Спас өязе) Көек авылында туа).

2. Укырга-язарга кемнән өйрәнә?(әтисеннән)

3. 1927 елның җәендә ул кая укырга керә? (Казан Җир төзү техникумына)

4. Бөек Ватан сугышына А. Алиш кайчан китә һәм кем буларак? (1941 елның июлендә, солдат-радист буларак)

5. Төрмәдәге якын дусты, кем ул? ( Муса Җәлил)

6. А.Алиш ничәнче елда һәм ничек үлә? ( 1944 елда 25 нче августында гильотинада башын кисәләр)

Алып  баручы: А.Алиш дөньяда әз яшәсә дә, үзенең гүзәл тормыш юлы, фидакарь хезмәте, кешеләрне, балаларны, гомумән, тормышны яратуы, ялкынлы хезмәт дәрте белән кешеләр күңеленә нык кереп калды.  Аның гомере әсәрләрендә һәм Ватаны, халкы хакына, аның иреге һәм бәхете өчен күрсәткән шәхси батырлыгында дәвам итә. (Укучылар  язучы иҗат иткән шигырьләрен укып китәләр, талгын гына музыка уйный).

1 укучы: Туган илгә.

Булгач давыл ничек шауламасын,

Чайкалмасын камышы,

Ярсый йөрәк, дулкынлана, —

Авыр-авыр сагышы!

Беренче кат күзем кояш күргән

Җирләр ерак калды.

Тирә-ягым көзге болыт кебек

Кайгы чорнап алды.

Туган илем, барлык рухым сиңа,

Барсын синең өчен!..

Якынлыгың синең белмәдем мин

Ерак китми торып,

Ничек яшьлек тәмен без белмибез,

Картлык килми торып!

2 укучы:Туган авыл

Дөнья гиздем — табалмадым һичкайда,
Сөйгән туган авылым Балыклы,
Синдәгедәй мул бер байлыкны,
Җир күкрәтеп уңган ашлыкны,
Синдәгедәй гадел халыкны,
Синдәгедәй юмарт халыкны,
Очратмадым һичбер вакытта.

3 укучы:Үзем турында җыр

 Әйтсәләр дә: барып тор син, дип,
Дөньяның иң рәхәт җиренә.
Әйтер идем: кирәк түгел, дип,
Кайтам мин, дип, туган илемә.

Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син,
Ләкин илең ирексез калсын, дип,
Әйтер идем: мине зинданга сал,
Фәкать илем ирекле булсын, дип.

Ничек тели җаның, шулай яшә,
Кара кашлы кызлар үзеңә,
Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел,
Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә.

Сатмас егет илен алтын-көмешләргә,
Әгәр югалтмаса вөҗданын;
Алтынны ул чүпкә санар,
Иң кыйммәтле күрер ватанын.

4 укучы: Өченче көз.

Саргаешып каен яфраклары
Өченче кат җиргә коела.
Өч кенә ел үтте микәнни соң?
Ун ел үткән кебек тоела.

Ил бәйрәмен инде өченче кат
Тоткынлыкта, читтә үткәрәм.
Бер файдасыз, дуслар, үтә гомер
Бушка үтә, үтә, әй әрәм!

Бүген тагын инде өченче кат
Килеп җитте менә ул бәйрәм,
Хыялымда бергә бәйрәм итәм,
Дуслар белән бокал күтәрәм.

Дүртенчесен инде насыйп булсын
Каршыларга мул бер табында.
Балаларым, иркәм белән бергә
Чөкердәшеп өстәл янында.

Алып  баручы: Еллар үкән саен, ул безгә якынрак була бара. Абдулла Алиш – балалар әдәбиятын үстерүдә зур хезмәт күрсәткән язучыларның берсе. Әкиятләрен укыган саен укыйсы гына килеп тора, чөнки алар кызык та, аңлаешлы да. (Укучылар үзләре әзерләгән әкиятләрен сәхнәләштереп күрсәтәләр).

1.“Чукмар белән Тукмар”

2. “Сертотмас үрдәк”

(Әкиятләрне карагач, нәтиҗә ясау).

1. “Чукмар белән Тукмар” әкиятендә дус, тату яшәргә өйрәтә. Шулай булганда гына барлык эшләр дә уңа.

2.“Сертотмас үрдәк” әкиятендә үрдәк барлык сүзләрне сөйләп йөрүе аркасында авызы пешә. Йорттагы калган хайваннар һәм кошлар гомерен куркыныч астына куя. Уяулык, сизгерлек, серне саклый белү- зур эш.

Алып  баручы: Укучылар, А.Алишның сез укыган тагы әкиятләре бар әле. Безнең чарага әкиятче бабай кунакка килгән, ул сезгә әкиятләрдән өзекләр укыр, сез әкиятнең исемен әйтерсез. Сезгә үзегез ясаган рәсемнәрегез дә ярдәм итәр.

-“Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: "Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде", — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән.

(“ Бикбатыр белән Биккуркак”)

-“Песи баласы алардан да куркып тормаган, сикереп төшкән дә күселәрнең юлын бикләргә теләгән. Мескенем, әз генә үзе ул тишеккә егылып төшмәгән: тишек шундый зур икән.”

(“Песиләр һәм күселәр.”)

 -“Чәчәкләр башлыгы бик зур ярыш үткәрергә булган. Шул турыда төрле якка хәбәр дә салган.

Кем дә кем бал салырга яхшы савыт әзерләсә ул савытта бал бер дә әчемәсә, бозылмаса, барлык чәчәктәге балны шуңа бирәчәкмен”, - дигән.

  (“Бал корты белән шөпшә”)

        

- “Әнә күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә: өйгә керергә исәбе, белә ул кая яшерелгән бал кисмәге. Балны урлап ашарга да җәһәт кенә качарга...
Умартачы бабай зәңгәр йортның ишеген кыса төшкән, моның белән Нечкәбилгә бик зур ярдәм иткән. Саклау өчен эш җиңелләшкән. Шуңа күрә ул постында нык тора, килгән каракларның барысын да кире бора”.

(“Нечкәбил”)

- “Әни, әни, минем аягым бик авырта! - дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

- Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич,”- дигән.        

(“Куян кызы”)

        

Алып  баручы:  Әфәрин, укучылар! Булдырдыгыз! Димәк, А.Алиш әкиятләре безне уңай һәм тискәре гадәтләрне аера белергә, тырыш, зирәк, тыңлаучан, тыйнак, сер саклый белергә өйрәтә.

Йомгаклап тагы шуны әйтәсе килә, А.Алишның көчле рухлы булуы аның әсәрләрендә күренә. Шулай ук, аның туганнарына язган соңгы хатындагы сүзләр шуны раслый : “Безне кулга алдылар, суд буласын көтәбез. Суд карары безнең якны хәл итмәячәк. Халкыма бәхет телим. Туган якка исән-имин кайтып җитүче булса, минем улларымны минем исемнән үбүегезне үтенәм.” Бу хатны бер камерада утырган бельгияле Эмиль Мэйзон Казанга җибәрә. Батыр язучыбызның шигырьләре буыннан буынга күчеп, һәрвакыт халкыбыз күңелендә яңгырап торыр.

Укучылар башкаруында М.Җәлил сүзләренә язылган “Сәгать”җырын тыңлау, саубуллашу.

Кулланылган әдәбият:

1.Абдулла Алиш турында истәлекләр. Илсөяр Сөнкишева.- Казан: Мәгариф, 2001.

2.“Әкиятләр”Абдулла Алиш. Казан Татарстан китап нәшрияты, 1978 ел.

3. Электронная библиотека произведений Абдуллы Алиша (http://alish.ru/)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Cценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" по сюжету сказки Абдуллы Алиша

Сценарий сказки "Чукмар белән Тукмар" был составлен по сюжету сказки татарского писателя Абдуллы Алиша "Чукмар белән Тукмар". Сценарий составленв стихотворной форме для внеклассных мероприятий. Предна...

Абдулла Алиш әкиятләре буенча тест биремнәре.

Абдулла Алишның тормыш юлы һәм аның  әкиятләре буенча тест биремнәре....

Абдулла Алиш

Материал к уроку. Жизнь и творчество писателя....

Абдулла Алиш әкиятләре

5 нче  класста сыйныфтан тыш уку дәресе....

Абдулла Алиш

Презентация...

Абдулла Алиш

Презентация...