Мәкальләр, табышмаклар, сынамышлар
методическая разработка (5 класс)

Гаянова Резеда Фидаиловна

Мәкаль - сөйләшкәндә сүзгә ямь һәм куәт бирү өчен, көнкүрештә күп сыналган дәлил яки шигъри бер мисал урынында әйтеп йөртелә торган, кыска, ләкин гомуми бер, тирән мәгънәне эченә алган төгәл җөмләле халык хикмәте әсәре.

Мәкаль кыска һәм тирән мәгънәле булганга, аны халык хикмәте дип атау барлык халык фольклорында бик таралган. Моннан ике мең ярым ел элек Аристотельнең мәкальләрне үзеннән күп мең еллар борынгы философларның әсәрләреннән калма өзекләр булып, шулар грекларга килеп җиткәннәр. Мәкальләр булмаса, борынгы халык хикмәтләре безгә килеп җитмәгән булыр иде. Бу фәлсәфә-хикмәт әсәрләре борынгы халыклар белән бергә югалган булыр иде дип әйткән сүзләрендә дә мәкальләргә карата иң борынгы халык хикмәте дигән караш ята...

Табышмак - фольклор әсәре. Табышмакта предмет үзе әйтелми, ләкин аның сыйфатлары, танырга мөмкин булган үзенчәлекләре бирелә, алар ярдәмендә җавапны табып була.

Сынамышлар -дәвамлы күзәтүләргә, практик тәҗрибәгә яисә төрле ышануларга нигезләнгән алдан әйтү, фаразлау, киңәшне үз эченә ала.

Источник: https://tatarica.org/tat/razdely/kultura/folklor-verbalnyj/primeta Онлайн - энциклопедия Tatarica

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл mkallr.docx15.46 КБ
Файл tabyshmaklar.docx14.73 КБ
Файл synamyshlar.docx21.73 КБ

Предварительный просмотр:

Авыз балда – майда булу - Как сыр в масле кататься.

Авызы пешкән – өреп капкан – обжегшись на молоке, и на воду дуют.

Авызыннан ана (әнисе) сөте кипмәгән – молоко на губах не обсохло.

Авырткан җиргә ( сөялгә) басу(кагылау)- наступить на больную мозоль.

Авыру баштан сәләмәт башка – с больной головы на здоровую.

Агач атка атландыру – обвести вокруг пальца.

Ай күрде, кояш алды – только его и видели.

Акыллы үзе белән – семь пятниц на неделе.

Вәгдә- иман - уговор дороже денег.

Елан аягын кискән нәрсә – прошедший огонь и воду

Идель күрми, итек салмыйлар – не зная брода, не суйся в воду.

Иелгән башны кылыч кисми – повинную голову меч не сечет.

Ике күзе дүрт булу – глаза на лоб полезли

Ике сыңар- бер кием – два сапога пара.

Ике ятып бер төшкә керми – не горит да не варит.

Ике куянны берьюлы тоту – одним выстрелом двух зайцев.

Ил авызына иләк капламассың – на всякий роток не накинешь платок.

Ил төкерсә, күл була – с миру по нитке – голому рубашка.

Иманнан качкан шайтандай – как черт от ладана.

Имә белгән ике ананы имгән – ласковый теленок двух маток сосет.

Инә дә бүләк,дөя дә бүләк – не дорог подарок , дорого внимание.

Инәдән дөя ясау – из мухи делать слона.

Ипи корсак эзлими – хлеб за брюхом не ходит.

Иртә кычкырган күкенең башы авырта – рано пташечка запела, как бы кошечка не съела.

Ис-кос: истә- коста булмаганда – неҗданно, негаданно.

Ит югында үпке дә тансык – на безрыбье и рак рыба.

Ит яхшылык , көт явызлык – за добро не җди добра.

Иш ишкә куш – два сапога пара.

Ишек ачык, юл такыр – вот тебе бог , вот тебе порог (скатертью дорога).

Кирякле кишер яфрагы – пятое колесо в телеге.

Корыны бушка аудыру – переливать из пустого в порожнее.

Кыл да кыймылдартмау- палец о палец не ударит.

Кышт көне кар бирмәс - зимой снега не выпросишь

Күз күрсә дә, кул җитми- видит око да зуб неймет.

Күркә кебек кабарына – надулся как индюк.

Ни чәчсәң, шуны урырсың – что посеешь, то и пожнешь.

Ни үзенә, ни кешегә – ни себе, ни людям.

Ничә әйтсәң дә бер сүз – что в лоб, что по лбу.

Песи кебек, песием генә – тише воды, ниже травы

Сабанда сайрашмасаң, ындырда ыүгырашырсың – летний месяч год кормит.

Сабыр төбе – саф (сары) алтын – терпение золото.

Сазлы – сазында, юкәле – күлендә - кто что имеет,тот тем и промышляет.

Сайлаган – сазга, очраган тазга – кто выбирает, тот век измеряет.

Сакланганны саклармын дигән – береженного бог бережёт.

Санаулы ат югалмас – мера всякому делу вера.

Сиңа яраган миңа ярамый – на вкус и цвет товарищей нет.

Соравына күрә җавабы – каков привет, таков ответ.

Сунарчы сунарчыны ерактан таный – рыбак рыбака видит издалека.

Сәнәктән көрәк булган – из грязи, да в князи.

Сөйләвең – көмеш, тик торуың – алтын – молчание золото.



Предварительный просмотр:

Иртә килә, кич кайта. (Кояш)

 

Лампа түгел – яктырта, мич түгел – җылыта. (Кояш)

 

Үзе урак, үзе тешсез.  (Ай)

 

Мич тулы пәрәмәч, уртасында бер калач. (Йолдызлар һәм ай)

 

Аяксыз, кулсыз, капка ача. (Җил)

 

Агач бөгә – кулы юк, йөри торган юлы юк. Ачуланса – сызгыра, тузаннарны туздыра. (Җил)

 

Аягы юк, кулы юк, үзе сүрәт төшерә. (Суык)

 

Кулсыз, күзсез, буяусыз ясый ул төрле бизәк.

Беркем аны өйрәтми, ул үзе шундый зирәк. (Суык)

 

Утта янмый, суда батмый. (Боз)

 

Борынсыз чыпчык боз тишә. (Тамчы)

 

“Күктән килде, җиргә иңде” (Болыт, яңгыр)

 

“Ак ашьяулык таптым, җир өстенә яптым” (Кар)

 

Канатсыз, йонсыз нәрсә оча. (Кар)

 

Исе юк, төсе юк, аннан башка тормыш юк. (Су)

 

Ипи түгел,

Су түгел,

Авыр түгел,

Аз түгел,

Ансыз яшәү

Мөмкин түгел. (Һава)

 

Яз килсә, киенә, көз килсә, чишенә. (Җир)

Җир астында җиз бүкән.

Ул ни икән? (Бәрәңге)

 

Җир астында җиз бүкән,

Һәркөн ашыйсың, иркәм. (Бәрәңге)

 

Чәчәге агачында,

Алмасы тамырында. (Бәрәңге)

 

Кат-кат тунлы, карыш буйлы (Кәбестә)

 

Катлы –катлы яфраклы, яшел төстә, түтәлдә үсә (Кәбестә)

 

Йөз кат кием, барысы да төймәсез (Кәбестә)

 

Катлы-катлы булып үсә,

Җир өстендә,

Ул нәрсә? (Кәбестә)

 

Утыра бер ак чүлмәк,

Өстенә кигән йөз күлмәк. (Кәбестә)

 

Тураганда елата. Нәрсә ул? (Суган)

 

Ормый, сукмый, үзе кешене җылата.  (Суган)

 

Түтәлдә үсә, яфраклары яшел, үзе бик ачы (Суган)

 

Үзем туныйм, үзем елыйм да елыйм. (Суган)

 

Үзе кызыл төстә, түгәрәк формада, түтәлдә үсә торган яшелчә (Помидор)

 

Түгәрәк кенә кызыл йорт,я

Эче тулы корт. (Помидор)

 

Йодрык-йодрык булып үсә,

Алма кебек кызарып пешә.

Үзе бик матур,

Аны кем әйтер?  (Помидор)

 

Озынча, түтәлдә үсә, яшел төстә, эчендә бик күп орлыклары бар (Кыяр)

 

Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык (Кыяр)

 

Кечкенә генә йорт,

Эче тулы корт. (Кыяр)

 

Ул җир астына төшкән,

Кып-кызыл булып пешкән.

Ашка тәм һәм төс бирер,

Аны кем белер?   (Чөгендер)

 

Түгәрәк ул, ай түгел,

Сары, тик кояш тугел.

Тәмле, тик алма түгел,

Койрыклы, тычкан түгел. (Шалкан)

Җир астында алтын казык. (Кишер)

Өсте яшел, асты кызыл, җирдә үсә? ( Кишер)

 

Келәте бар, малы юк,

Баласының саны юк. (Кабак)

 

Үзе – бер бөртек, Эче – мең бөртек.  (Кабак)



Предварительный просмотр:

Күк җисемнәре, табигать күренешләре буенча

Әгәр беренче кар вак булса, кар тиз китмәс, җәй яңгырлы булыр, ашлык, печән яхшы уңар.

Әгәр боз өстенә боз катса, ашлыкка галәмәт.

Әгәр Иделдә кисәктән боз катып, кыш та кисәктән булса, ашлык бик уңар.

Җәй көне гел томан булса, гөмбә күп булыр.

Беренче күк күкрәү кыйбла ягыннан булса, иген уңар.

Боз кытыршы булып туңса, иген уңар.

Еллар чыклы булса, бал күп булыр.

Кар барында күк күкрәсә, ашлык булмас.

Кар кояш белән кипсә, бодай уңар.

Кыш башында беренче кар авыр булса, орлык авыр булыр, тук булыр.

Кыш көне бәс күп булса, агач җимешләре уңар, бал күп булыр. Әгәр бәс күп булып, агач ботаклары салынса, һәртөрле җимешләр һәм ашлыклар булыр.

Күк күкрәүдән элек яшен яшьнәсә, ачлык булыр.

Сабан сөргәндә ярмалы балчык чыкса, ул җирдә ашлык уңар.

Салават күпере элек күренгәндә кайсы яктан күренсә, шул яктагы ашлык уңар.

Тау башларында кар күп булса, җиләк күп булыр.

Томан күп төшсә, җимеш уңар.

Һавада аҗаган уйнаса, иген уңар.

Чана юлы соңга калса, ашлык уңар.

Яз көне елга кырыйларында боз калса, ашлык уңмас.

Яз көне елгаларда су артмаса, ашлык уңмас.

Яз көне тамчы бозлары озын булса, сабан ашлыгы озын булыр; әгәр кыска булса, сабан ашлык кыска булыр.

Яз көне урамнарда кар элегрәк китсә, карабодай яхшы булыр.

Яшен күп булса, баланны кырау алыр.

Еллар, ел фасыллары, айлар, көннәр буенча

Алтынчы гыйнварда салкын булса, урак вакытында бик эссе булыр. Әгәр җылы булып, кар яуса, һәр ашлык уңар. Әгәр ябалак кар яуса, борчак белән чикләвек уңар.

Апрель актыкларында җылы яңгырлар булса, игеннәр яхшы булыр.

Апрель алтысында аяз булса, җәй коры килер; болытлы булса, ашлык уңарга булыр.

Әгәр беренче мартта тәрәзәләргә боз катса, бу елны кыяр уңар.

Барс елы - байлык, Тычкан елы - баллык, Куй елы - кытлык, Куян елы - йотлык.

Беренче гыйнварда көн җылы булса, арыш уңар; җил булса, тары уңар; томан булса, солы уңар.

Беренче мартта буран булса, карабодай уңар.

Беренче сентябрь көнне җил булса, киләсе ел ашлык начар булыр.

Декабрь. Егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.

Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.

Егерме өченче апрельдә иртә белән чык күп төшсә, кара-бодай уңар.

Ел башы буласы төнне кичен һәр ашлыкның саламын кар астына куеп, бер атнадан алып кара: кайсы ашлыкның саламы бүрткән, озын булса - шуны күбрәк чәчәргә кирәк.

Искечә беренче сентябрьдә күк күкрәсә, киләсе ел ашлык уңар, ләкин көз озак килер.

Июнь өчесендә булса төшлектән җил - сабан ашлыгына килә ел.

Кыш бәс, томан булса, җәй иген уңа.

Кыш көне яңгыр яуса, икмәк булыр.

Кыш сыкы булса, җәй алма була.

Кыш томан булса, җәй юкәдә бал була.

Май ае салкын булса - игенгә туклык.

Май алтысында булса чык - ул ел кыярга тук.

Майның яңгырлы булуы иген-печәнгә файда, җимешкә - зыян.

Март башы көн кояшлы булса, яшелчә уңа.

Мартның әүвәлге шимбәсендә кар яуса, чикләвек һәм ка-рабодай уңар.

Марттагы кар бакча җимешенә бик ярар.

Ноябрь кар өрә - галәмгә ашлык китерә.

Тычкан һәм Елан елларында бал күп булыр.

Февраль икесендә иртә белән кар - ашлык иртә чәчкәне уңар; кич белән кар яуса - гаҗәп түгел соң чәчкәне уңса.

Февральдә каен ботагында карлар алка-алка булып асы-лынып торса, ул елда иген уңар.

Мартта кояш карны нык кыздырып эретә башласа, картлар: «Быел кар астына ут иртә керде, иген яхшы булыр»,- диләр.

Үләннәр, куаклар, агачлар буенча

Августта кара әрем тамырының тармаклары юан булса, киләсе ел арыш яхшы булыр.

Борчакны суга салып кара: әгәр су өстендә вак күбекләр булса, быел борчак яхшы уңар.

Җәй көне миләш уңса, арыш яхшы булыр, шомырт уңса, арыш начар булыр.

Имән чикләвеге күп булган елны кыш җылы килә һәм алдагы җәй - туклык.

Каен агачында бөресе күп булса, тары бик уңар.

Карама агачында чәчәк булса, карабодай уңар.

Кузгалак көпшәсе юан булса, киндер бик уңар.

Кура җиләге дә, каен җиләге дә күп булса, киләсе елга арыш яхшы булыр.

Кура җиләгенең элек өлгергәне эре булса, ашлыкның иртә чәчкәне уңар.

Миләш уңган елны арышны күп чәчәргә кирәк: уңышы күп булачак.

Ногыт борчагы биек булса, киндер бик уңар, сабан ашлыгы да уңар.

Чикләвек агачында бөре күп булса, солы уңар.

Чыршы күркәләре башында булса, ашлыкны иртә чәч, әгәр дә төбендә булса - соң чәч.

Шомырт уңган елны ачлык булыр, алма уңган елны туклык булыр.

Яз көнендә урманда зәңгәр чәчәк күп булса, ашлыкны кырау алмас, карабодай бик уңар.

Яфрак җиргә капланып төшсә, иген булырга галәмәт.

Хайваннар, кошлар, бөҗәкләр буенча

Әгәр бүреләр көзгәчә улый бантласалар, киләсе ел ашлык булмас.

Әгәр карга ябыгып килсә, ашлык уңар.

Әгәр тавыкның беренче йомыркасы бер әчмуха килсә, уңыш яхшы була.

Әтәчләр өзлексез кычкырсалар, ашлык уңар.

Бытбылдык кычкырган ел иген була; тартар кычкырса, иген булмый.

Кара каргалар ояга утырса, өч атнадан чәчүгә чыгарга кирәк.

Кәккүк яз көне агачлар яфрак яргач та кычкырса, ачлык булыр.

Көз чүмәлә төбендә тычканнар җыелса, икмәк кыйммәт булыр.

Күк күкрәүдән элек торна кычкырса, туклык булыр.

Кыр казлары яз көне биектән очсалар, сабан ашлыгы бик уңар, түбәнтен очсалар, ашлык гадәтчә булыр.

Кыр тычканнары күп булса, ашлык начар булыр, йорт тычканнары күп булса, ашлык яхшы булыр.

Кырмыска түмгәгенә таяк тыккач, кырмыскалар таяк башына кадәр менсәләр, җитен озын булыр.

Озынборыннар яздан ук югары болгансалар, солы бик уңар.

Сыерчык килгәндә чуар булса, карабодай уңар.

Сыерчыклар иртә килсә, сабан ашлык уңа, соң килсә - арыш уңа.

Сыерчыктан алда тургай килсә, туклык булыр.

Тавыклар оя басарга соң утырып иртә торсалар, ачлык булыр.

Тартай күп булса, печән күп булыр.

Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

Үрдәкләр түбән очса, тары уңар.

Шомыртка көя төшмәсә, сабан ашлыгы начар була.

Яз көне балык тотканда алабуга белән юрша күбрәк тотылса, бодай, арпа, арыш, борай уңар.

Яз көне терлекләр башлап көтүгә чыкканда авызларына үлән яки тамыр кабып кайтсалар, терлекләргә ул җәй азык начар булыр.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Табышмаклар кичәсе.

 Табышмаклар кичәсе 1нче алып баручы.Исәнмесез кадерле кунаклар, дуслар!2нче алып баручы.Ә, беләсезме,”табышмак” сүзен борынгылар “табагач” дип йөрткәннәр.1нче алып баручы.Себер татар...

табышмаклар кичәсе.

Табышмаклар кичәсенең план- конспекты...

Татар халык сынамышлары

Татар халык сынамышлары...

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"

мастер-класс "Халык авыз иҗатының бер төре булган табышмаклар"...

Рус телле укучыларга татар теле укытуда халык авыз иҗаты үрнәкләрен куллану. (Мәкальләр, әйтемнәр һәм табышмаклар мисалында)

Белгәнебезчә, мәкаль, әйтем һәм табышмаклар халык авыз иҗатының кече яки афористик жанрларына керә.Мәкаль һәм әйтем янәшә йөрсә дә, алар арасында шактый җитди аерма бар. Төп аерма, әйтемнәрдә киңәш, ү...

Кышкы сынамышлар

Укытучылар һәм укучылар өчен ярдәмлек материал...