Гүзәл Ибраһимова "Укытучы" шигыре
материал

 Укытучым - иман, гыйлем нуры

Күпме мәгънә салынган бу сүзгә.

Мәктәп чорым инде бик еракта,

Ә Сез минем  йөрәк түрендә.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ukytuchy_shigyr.docx13.89 КБ

Предварительный просмотр:

Укытучы

Укытучым - иман, гыйлем нуры

Күпме мәгънә салынган бу сүзгә.

Мәктәп чорым инде бик еракта,

Ә Сез минем йөрәк түрендә.

Сезнең гомер - дөрләп янган учак,

Сез бит маяк барыр юлымда.

Һәр балага ныклы белем биреп,

Озатасыз тормыш юлына.

Һәр туган көн шатлык бүләк итсен,

Берне генә түгел,йөз итеп.

Белем дигән могҗизалы ишек,

Ачылсын ул Сезгә киң итеп.

Сезгә телим ныклы сәламәтлек,

Эшегездә бары уңышлар.

"Безнең апа", "безнең абый" диеп,

Якын итеп дәшсен балалар.

Гаилә тигезлеге телим Сезгә,

Һәрчак тыныч булсын күңелегез.

Хезмәтенә күрә хөрмәтле дә булсын,

Сайлап алган шушы һөнәрегез.

Гомер үтсен, әйдә, чәч агарсын,

Тик йөрәккә кырау төшмәсен.

Килер көнегезгә тик тазалык

Һәм шатлыклар гына өстәлсен.

Уку елы булсын гел унышлы,

Сафларыгыз булсын гел тулы.

Бәйрәм белән котлап һәммәгезне,

Изге теләк юллыйм бу юлы!

Теләче урта мәктәбе,

туган тел укытучысы Ибраһимова Гүзәл