Күплек сандагы зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше.
план-конспект урока

Галлямова Марьямия Наиловна

Күплек  сандагы зат  алмашлыкларының  килеш  белән  төрләнеше.

Скачать:


Предварительный просмотр:

Тема.  Күплек  сандагы  зат алмашлыкларының  килеш  белән  төрләнеше

(3 нче сыйныфта туган (татар) тел дәресе)

                                                                                     Галләмова Мәрьямия Наил кызы, Татарстан Республикасы, Әлки районы Базарлы Матак  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

2024 ел

Тема. Күплек  сандагы  зат алмашлыкларының  килеш  белән  төрләнеше

(3 нче сыйныфта туган (татар) тел дәресе)

                                                                          Галләмова Мәрьямия Наил кызы, Татарстан Республикасы, Әлки районы Базарлы Матак  урта гомуми белем бирү мәктәбенең 1 кв. категорияле татар теле һәм татар әдәбияты укытучысы.

Тема

Күплек  сандагы  зат алмашлыкларының  килеш  белән  төрләнеше

Максат

Күплек сандагы зат алмашлыкларын килеш белән төрләндерергә өйрәтү,  җөмләдән  зат алмашлыкларын  табарга, сайлап язарга  өйрәтү, зат алмашлыклары турындагы  белемнәрне  тирәнәйтү,  бәйләнешле фикер йөртүне,  бәйләнешле сөйләмне үстерү, төркемнәрдә хезмәттәшлек һәм мөстәкыйль эшләү сәләтен тәрбияләү,  грамоталылыкны үстерү, белем  алуга омтылыш,  ярдәмчеллек,  мөстәкыйльлек сыйфатлары, туган як табигатенә сакчыл караш, мәхәббәт  хисе тәрбияләү

Планлаштырылган нәтиҗә

Укучыларны күплек  сандагы  алмашлыкларны  килеш  белән  төрләндерергә өйрәтү

Төп төшенчәләр

Күплек сандагы зат алмашлыклары

Предметара  бәйләнеш

Әдәби уку

Дәрес тибы:  

яңа белемнәр формалаштыру

Чыганак

Дәреслек (туган тел (татар теле).  3 нче сыйныф, икенче кисәк,  М.М.Шәкүрова,  Л.М. Гыйниятуллина, О.Р.Хисамов)

Җиһазлау

 “Зат алмашлыкларның килеш белән төрләнеше” таблицасы, экран, презентация,  номерлы карточкалар, презентация, дәреслек,

Кулланылган методлар

Дәреслек белән эшләү. Эзләнү

Дәрес барышы

Дәрес этаплары /Укытучы эшчәнлеге

Укучы  эшчәнлеге

  1. Оештыру-мотивлаштыру

    Исәнләшү. Уңай психологик халәт булдыру.

  • Хәерле иртә, укучылар. Бүгенге дәресебезне башлап җибәрәбез. Барыбызга да уңышлар телик (дәрескә әзерлекне тикшерү)

Исәнләшү. Дәрескә әзерлекне күрсәтү. Сыйныфта уңай атмосфера тудыру.

Исәнләштек,  күрештек,                              Елмаештык, көлештек.

Яхшы кәеф белән менә

Без дәрескә керештек.

II. Белемнәрне  актуальләштерү

    -  Укучылар,  без сезнең белән үткән дәрестә нинди теманы үттек  әле? Алган белемнәребезне кабатлап  китик.

  •  Татар телендә ничә килеш бар?
  • Зат алмашлыклары турында нәрсәләр беләбез?
  • Зат алмашлыклары нинди саннары була?  Беренче, икенче, өченче зат алмашлыкларына нинди алмашлыклар керә?  

- Зат алмашлыклары нәрсәләр белән төрләнә? (Зат, сан, килешләр)  

   -     Алмашлыклар нинди сүз төркемен алыштырып килә? Һ.б

 - Укучылар,  мин табышмаклар укыйм.  Ә сез зат алмашлыкларны табып, килешен билгеләгез (телдән).                                                   

     1. Бер йомгакта мең энә, сиңа  тими, син  тимә.(Керпе.)

       2. Аның  эчен ашыйлар, тышын ташлыйлар. (Чикләвек.)

      3.Җәен соры, кышын ак,  аңа шулай яхшырак. (Куян.)

 Укытучы   сорауларына җавап бирәләр.

- Үткән  дәресләрдә килешләр,  берлек сандагы зат алмашлыкларын өйрәндек.

-Татар телендә 6 килеш бар.

-Зат алмашлыклары зат, сан белән төрләнә.

                   Берлектә    Күплектә

  1. нче зат     мин             без

  2 нче зат        син             сез

  3 нче зат        ул              алар

- Зат алмашлыклары зат, сан, килешләр белән төрләнә.

- Зат алмашлыклары исемне алыштырып килә.

Укучылар зат алмашлыкларын табалар, килешләрен әйтәләр.

III. Яңа материалны аңлату .            

  1. Укучыларда  дөрес каллиграфик язу күнекмәләре формалаштыру.  Г.Тукайның “Туган авыл” шигыреннән алынган өзекне матур язу күнегүе итеп куллану. (Предметара бәйләнеш -әдәби уку фәне)  

        2. Сорауларга җавап алу:

- Бу өзек нинди шигырьдән алынган?

- Г.Тукай кем ул?

   - Өзектә нәрсә турында сүз бара?

  - Безнең якларда чишмәләр бармы?

  • Табигатьне  саклау өчен, сез нәрсәләр эшлисез ?   (Чишмәләрне пычратмаска, сакларга, чистартып торырга кирәк. Туган ягыбызның табигатен саклау - һәркемнең изге бурычы. Әңгәмә кору. )          

      - Өзектә алмашлыклар бармы ?

      - Ул алмашлыгы нинди исемне алыштырып килгән?

(Нәтиҗә чыгарыла.)

  1.  Бирелгән өзектән зат алмашлыкларын таптыру, сораулар ярдәмендә  күплек санда килгән алмашлыкларга кушылган кушымчаларны билгеләргә күнектерү һәм күплек сандагы алмашлыкларны килешләр белән төрләндерергә өйрәтү.  
  1. Һәр төркемгә бер күплек сандагы зат  алмашлыгын килешләр белән төрләндерергә бирем бирелә. (без, сез,алар)
  2.  Бер укучыдан тактада без алмашлыгын килешләр белән  төрләндертү, кушымчаларны билгеләтү һәм зат алмашлыгының исем кебек үк төрләнүен әйтеп китү.

Матур язу күнегүе. 

   Аш ат ак ас ал ау @@@@@

   Тау башына салынгандыр безнең авыл,

  Бер чишмә бар, якын безнең авылга ул. (Габдулла Тукай.)

                       

Укучылар  сорауларга җавап бирәләр.

 

   Укучылар безнең, ул  (алмашлыкларның затын, санын, килешен билгелиләр).

    Безнең – күплек сан алмашлыгына кушылган кушымчаны билгелиләр. Сорау куеп, килеш кушымчасын билгелиләр һәм күплек сандагы алмашлыкларны килешләр белән исем кебек үк төрләнүен аңлашу

Б.к      без,        сез,           алар

И.к.   безнең,   сезнең,    аларның

Ю.к.  безгә,     сезгә,       аларга

Т.к.    безне,     сезне,      аларны

Ч.к.   бездән,    сездән,    алардан

Ур-в.к. бездә,   сездә,      аларда

IV. Белем  һәм күнекмәләрне ныгыту

  1. Бирем. Өзектән  алмашлыкларны табарга, кайсы сүзне алмаштырып килгәнлеген билгеләргә.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып.

Утыралар ямь биреп,

             Бөтен өебез тулып.

Мин аларга су сибәм

            Яки иртән, я кичен.

            Үсәрләр биек булып,

            Бөтен өебез тулып.

  1. Ял минуты. “Күңелле минутлар”.

  Сораулар:

  1. Б.к. ничә соравы бар?
  2. Алмашлыклар ничә затта килә?
  3. Син алмашлыгы ничәнче затта?
  4. Сезнең сыйныфта ничә кыз бар?
  5. Сез ничәнче сыйныфта укыйсыз?

Хәзер ничәнче дәрес бара? Һ.б.        

 3. Төркемнәрдә  эш. Нокталар  урынына тиешле алмашлыкларны куеп язарга.

1 төрк.  без ...  ... безне ... бездә

2 төрк.   ...  ... миңа ... ... миндә

3 төрк. син ... сиңа ... синнән ...

Укучылар өзектән  алмашлыкларны табалар, кайсы сүзне алмаштырып килгәнлеген билгелиләр.

Укучылар “Өйрәтәләр мәктәпләрдә” җыры астында түгәрәктә бииләр, музыка туктагач, катып калалар.      

      Бирелгән сорауларга туры килгән сан исәбеннән (җавап исәбеннән) төркемнәргә берләшәләр. Уен шулай дәвам итә.

(Эш төркемнәрдә үтәлә, укучылар җавабы тыңлана, бәяләнә. Берлек һәм күплек сандагы зат алмашлыкларның килеш белән төрләндерү күнекмәсе ныгытыла. Эш 3 төркемдә башкарыла ( №1 төркемнең №1 утыручы укучы җавап бирә).

2 бирем. “Алмашлык тавына мен” уены

         Тауга  менү өчен тест сорауларына җавап бирергә кирәк.

А1. Зат алмашлыгын билгелә.

     1) аучы             3) йөгерә

     2) салкын        4) синең

А2. Зат алмашлыгы кайсы сүз төркемен алыштырып килә?

    1) сыйфат    3) фигыль

    2) исем       4) алыштырмый

А3. Зат алмашлыклары нәрсәләр белән төрләнә?

          1) заман                                            

          2) зат, сан, килеш                          

 А4.  Кайсы җөмләдә зат алмашлыгы ия булып килгән?

  1) Кар бөртеге әкрен генә җиргә төшә.                

 2) Ул   бөтен  җирне ап-ак итә.        

А5. Зат алмашлыгы килешләрен билгеләүдә хатаны тап.

       1) Мине (Т.к.)    күрде.

       2) Безгә керде (Ю.к.).

       3) Сездән чыкты(Ч.к.).  

      4) Ул (И.к.)йөгерде.

 (Җаваплар.А1-4,  А2-2, А3-2,  А4-2, А5-4)

Укучылар тест сорауларына җавап бирәләр.

V. Рефлексия. Без дәрестә нәрсә турында сөйләштек?  Сезгә нәрсә авырбулды, аңлашылып бетмәде? Тагын нәрсәләр белергә телисез? Иң кызыгы нәрсә булды?

Сорауларга җавап бирәләр. Үзләренә бәя бирәләр.

 

VI. Өй эше. 1) Төрле зат алмашлыкларын  кулланып,  “Паркта” темасына 5-6 җөмләдән торган хикәя язарга

2) Төрле зат алмашлыкларын  кулланып, биш җөмлә язарга.

Игътибар белән тыңлыйлар; сораулары булса, аңлатуны сорыйлар

YII. Йомгаклау .