Театр яктылыкка ,нурга илтә.
учебно-методический материал (8 класс)

Калкаманова Гульназ Фаниловна

"Чулпан" театр эшчәнлеге

Скачать:


Предварительный просмотр:

Башкортстан Республикасы   Туймазы районы     муниципаль район

хакимиятенең мәгариф идарәлеге  муниципаль   автоном гомум белем бирү учреждениесе  Собханкул урта мәктәбе

 

Номинация : Лучшая практика внеурочной деятельности на родном татарском языке


                         ТЕАТР ЯКТЫЛЫККА , НУРГА ИЛТӘ

                  («Чулпан» театр түгәрәге эшчәнлеге тәҗрибәсеннән)


                                                                                          Автор:  Собханкул урта мәктәбенең

                                                                       югары категорияле татар теле һәм              

                                                                       әдәбияты укытучысы

                                                                       Калкаманова Гөлназ Фәнил кызы,

                                                                       Телефон: 89196121782
                                                                               
                                                                               

2023 г.

Эчтәлек

  Кереш...................................................................................................................2

  Төп өлеш............................................................................................................. 3

 1.“Чулпан” театр түгәрәге  эшчәнлегенең этаплары........................................3

 2.Театр түгәрәге оештыруда алга килеп баскан мәсьәләләрнең

 хәл итү юллары.....................................................................................................4

 3. Нәтиҗә...............................................................................................................5

 4.Кулланылган әдәбият........................................................................................6

Аннотация

                                                                           

     Тема:  Театр яктылыкка , нурга илтә

     Актуальлек.  Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.Ә ул,үз чиратында, туган телебезне яратучы, үз халкының мәдәниятын, гореф-гадәтләрен, иң күркәм йолаларын, тарихын хөрмәт итүче булырга тиеш. Моңа ирешүнең төрле юллары бар. Шуларның берсе  –  баланы сәхнәгә тарту.  2017 нче елдан бирле мин  Собханкул урта мәктәбендә “Чулпан” театр түгәрәген җитәклим. Чыннан да, сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә. Беренчедән, түгәрәккә йөргән баланың ана теленә мөнәсәбәте үзгәрә, бала  матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өченчедән, түгәрәк  – ата-аналар белән элемтәне ныгыту өчен дә бик тә нәтиҗәле юл.       

  Максат: Собханкул урта мәктәбе каршында оешкан “Чулпан” театр түгәрәге  эшчәнлеге  белән таныштыру.  

 Бурычлар:

- “Чулпан” театр эшчәнлегенең этаплары  белән таныштыру;

- драмтүгәрәк оештыруда алга килеп баскан мәсьәләләрнең  хәл итү юлларын табу; - театр сәнгатенең күпкырлы тәрбия чарасы булуын исбатлау.                               

     Нәтиҗә. Драма түгәрәгенең төп максаты  –  булачак артистлар әзерләү түгел, ә баланы катлаулы базар икътисады шартларында тормышка яраклашырга өйрәтү. Бүген лаеклы хезмәт урыны табу өчен, югары белемле булуың өстенә, синнән матур итеп сөйләшә белү, фикереңне аңлаешлы, ачык итеп әйтеп бирә белү, үзеңне ышанычлы, тәвәккәл, тәрбияле итеп тота белү дә таләп ителә.Балада шушы тормышчан сыйфатларны   тәрбияләүдә үземнең өлешемне кертәм икән, димәк, минем хезмәтем  бушка түгел.

Кереш

        Бүгенге көндә төп бурычларыбызның берсе – һәрьяктан камил булган зыялы шәхес тәрбияләү.  Моңа ирешүнең төрле юллары бар. Шуларның берсе  –  баланы сәхнәгә тарту.  2017 нче елдан бирле мин  Собханкул урта мәктәбендә “Чулпан” театр түгәрәген җитәклим. Шуңа күрә эзләнү эшемнең темасын  “Театр яктылыкка , нурга илтә”, дип атадым.

         Максатым: Собханкул урта мәктәбе каршында оешкан “Чулпан” театр түгәрәге  эшчәнлеге  белән таныштыру.  

         Алга куйган бурычлар:

  - “Чулпан” театр эшчәнлегенең этаплары  белән таныштыру;

  - драмтүгәрәк оештыруда алга килеп баскан мәсьәләләрнең  хәл итү юлларын табу;

  - театр сәнгатенең күпкырлы тәрбия чарасы булуын исбатлау.

          Россиянең мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итүенчә 2024 елга кадәр һәр мәктәптә театр түгәрәге   булдырылырга тиеш.  Башкортостанның  мәгариф министрлыгы да бу яңалыкны хуплап каршы алды. Республикабызның һәр  төбәгенә дәүләт театрлары беркетелде.  Ә безнең Көнбатыш  районнары мәктәпләре Туймазы татар дәүләт театрына карый. Ярдәм күрсәтү өчен төрле методик кулланмалар  да тәкъдим ителде. Шулай ук педагоглар өчен  режиссер  осталыгы буенча квалификация күтәрү курслары да каралган. Быел гыйнвар аенда Уфа сәнгать институты уздырган   курсларда укып кайту бәхете миңа да тиде.

         Бу тема бүгенге көндә актуаль дип уйлыйм.  Чөнки, чыннан да, сәхнә баланы шәхес буларак формалаштыруда ярдәм итә.    Беренчедән, түгәрәккә йөргән баланың ана теленә мөнәсәбәте үзгәрә, бала  матур һәм дөрес итеп сөйләшергә өйрәнә. Икенчедән, укучыда аудитория алдында үзен иркен тоту, югалып калмау, кыю булу кебек матур сыйфатлар тәрбияләнә. Өченчедән, түгәрәк  – ата-аналар белән элемтәне ныгыту өчен дә бик тә нәтиҗәле юл. Кайсы әти-әнигә аның баласы белән аерым шөгыльләнү ошамасын, ди. Без һәр елны ата-аналар җыелышларында чыгыш ясыйбыз, түгәрәктә йөргән балаларның әти –әниләренә рәхмәт хатлары тапшырабыз. Әгәр ата-ана баласының уңышларын күрә икән, костюмнар тегәргә, текстларны ятларга рәхәтләнеп ярдәм итә.     

 Төп өлеш

1.“Чулпан” театр түгәрәге  эшчәнлегенең этаплары

      Эшне берничә этапка бүлеп оештырам. 

      Беренче этап  –ул  балаларның дикциясен тикшерү. Төрле сәбәпләр аркасында дикциядә кимчелекләр булуы мөмкин. Тешләрнең тигез булмавы, дөрес урнашмавы нәтиҗәсендә авазлар дөрес әйтелми.  Бу кимчелекләрне бетерүдә теш табиблары ярдәм итә. Укытучының бурычы – ата-ананы киләчәктә туачак проблема турында кисәтү.

   Күпчелек рус телендә аралашканга күрә, татар  авазлары дөрес әйтелмәскә мөмкин.  Акцент сүзләрнең мәгънәсен  бозуга да китерә.  Тыңлаучының колагына, иң беренче чиратта, дөрес әйтелмәгән аваз “килеп бәрелә”, нәтиҗәдә, игътибар югала. Мондый кимчелекләре булган балалар өчен сүзнең транскрипциясе язылган карточкалар белән эшлим.  Бала өендә әти-әнисе белән дә бу сүзләрне дөрес әйтергә өйрәнә.

        Эшнең икенче этабы – балаларны сәхнәдә уйналасы әсәрнең авторы, әсәрнең үзе белән таныштыру, әсәрне анализлау. Текстны башта үзем укыйм, чөнки сәнгатьле уку балаларга үрнәк булырга тиеш. Анализ нәтиҗәсендә укучы әсәрнең эчтәлеген, автор идеясен дөрес аңларга, әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларны, образларның хис-кичерешләрен күз алдына китерергә өйрәнә.

        Өченче этап – рольләр белән эшләү. Әсәрне укыган вакытта, без бөтен интонацион үзгәрешләрне (логик басым, фраза басымы, иҗек басымы, тавыш тоны күтәрелү һәм төшү, озын һәм кыска паузалар) текстта шартлы билгеләр белән билгеләп барабыз. Бу  – бик уңайлы. Бала шушы схема буенча текстны дөрес укырга өйрәнә. Шартлы билгеләр белән эшләргә балаларны әдәбият дәресләрендә V сыйныфтан ук өйрәтә башлыйбыз. Интонация – сәнгатьле укуның иң авыр, иң мөһим теоретик нигезе.  Иң элек   интонациянең әһәмиятен аңлатам. Чөнки, тыңлаучы  – сөйләүченең сүзен күбрәк мәгънәсенә карап түгел, ә нинди интонация белән әйтелүенә карап кабул итә,   ул башта тавышны ишетә, аннан соң гына сүзнең мәгънәсе турында уйлый.  Интонацияне, тонны дөрес сайлый белү өчен дә гади генә күнегүләр бар: мәсәлән, «Кил монда» фразасын төрле интонация белән әйттерү (үтенү, чакыру, таләп итү, боеру) һ.б.  

        Дүртенче этап.  Сәхнәдә дөрес хәрәкәтләнә белү дә бик зур әһәмияткә ия. Сөйләгән вакытта тамак кырулар, чәч төзәтүләр, аякны күчерүләр, кирәк-кирәкмәс җирдә кул селтәүләр тыңлаучының игътибарын читкә юнәлтә. Тәҗрибәсез «артист» текстны сөйләгәндә, гадәттә, сәхнәдә бертуктаусыз йөри, чөнки дулкынлана, үз-үзенә ышанмый. Бу кимчелекне бетерү өчен, дәресләрдә укучыларны такта алдына чыгып җавап бирергә гадәтләндерәм.

2.  Театр түгәрәге оештыруда алга килеп баскан мәсьәләләрнең

 хәл итү юллары

        Мәктәптә театр түгәрәге оештыру җиңел дә, шул ук вакытта бу эшнең үз кыенлыклары да бар. Җиңел, чөнки балаларга артист булып карау, сәхнәдә чыгыш ясау бик ошый. Сәхнә югарылыгында бер уңыш казандыңмы, ул сине тылсымлы көче белән үзенә тартып тора. Авыр, чөнки уңышка ирешү өчен, түгәрәк җитәкчесенә берничә мәсьәләне чишәргә туры килә:

        А.П.Чехов «Укытучы артист булырга тиеш» дип әйтсә дә, һәр укытучыда да сәхнә осталыгы булмаска мөмкин. Баланың сәләтен күрү, аны алга таба үстерү өчен, түгәрәк җитәкчесе бу өлкәдә үзе билгеле бер күнекмәләргә ия булырга тиеш. Бала репликаларны, хәрәкәтләрне башта җитәкчесе артыннан кабатлый, аннан соң гына мөстәкыйльлеккә өйрәнә башлый.

       Түгәрәк җитәкчесенең нечкә психолог булуы да зарури.  Бер генә баланы да, таланты юк дип, кире борырга ярамый. Беренчедән, баланың сәләте тиз генә ачылап китмәскә мөмкин, икенчедән, сәләтсез дип табылган очракта да, син балага катлаулы булмаган роль бирәсең икән, ул киләчәктә синең уң кулыңа әйләнергә мөмкин.  . Балалар эшчәнлеген хуплау, аларга тиешле бәя, көч, дәрт бирә белү зур әһәмияткә ия. Башлаган эшне ахырына кадәр җиткерү дә бик мөһим. Ярты юлда торып калдыңмы, икенче вакытта бала сиңа инде ышанмаячак, түгәрәккә килмәячәк. 

           Төп мәсьәләләрнең тагын  берсе- балалар өчен язылган пьесаларның җитешмәве. Сәхнәдә куеласы әсәр дөрес сайланырга тиеш: ул балалар өчен кызыклы, аңлаешлы, аларның көче җитәрлек булсын. Шулай булганда гына, «артист» үз эшеннән тәм, канәгатьләнү таба.  

           Сезнең алда укучы балалар белән куяр  өчен  төрле сәхнә әсәрләре тупланган сайтка сылтамалар. Монда сез рус һәм дөнья әдәбиятыннан тыш, татар, башкорт телендәге пьесаларны да таба аласыз.

            Мин түгәрәк эшен җиңелрәк   Г.Тукайның “Шүрәле”, А.Алишның “Сертотмас үрдәк”, “Шалкан”,  әкиятләреннән башладым. Бу әсәрләр кыска, сәхнә бизәлеше, костюмнар катлаулы түгел, юмор белән үрелеп бара.   Беренче чирканчык алганнан соң, Г.Камалның «Беренче театр», К.Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”, Т.Миңнуллинның “Нигез ташлары”, «Үги кыз» татар халык әкиятеннән өзекләр  сәхнәләштердек. 

           Шушы  чыгышлар  белән районыбызда  үткәрелгән “Илһам чишмәсе” конкурсында   катнашып  биш ел рәттән җиңүче исемен яуладык. Бу укучыларымны тагын да канатландырды. Бәлки, мәктәптә алган бу белемнәре киләчәктә һөнәр сайлаганда да кирәк булыр.

Йомгаклау

      Драма түгәрәгенең төп максаты  –  булачак артистлар әзерләү түгел, ә баланы катлаулы базар икътисады шартларында тормышка яраклашырга өйрәтү. Бүген лаеклы хезмәт урыны табу өчен, югары белемле булуың өстенә, синнән матур итеп сөйләшә белү, фикереңне аңлаешлы, ачык итеп әйтеп бирә белү, үзеңне ышанычлы, тәвәккәл, тәрбияле итеп тота белү дә таләп ителә.Балада шушы тормышчан сыйфатларны   тәрбияләүдә үземнең өлешемне кертәм икән, димәк, минем хезмәтем  бушка түгел.

Кулланылган әдәбият

1.Колесникова А.С. Театральная педагогика: программа внеурочной деятельности (на примере программы внеурочной деятельности «Театральное искусство в культуре России») : учебно-методическое пособие / А.С. Колесникова, С.В. Домникова. – Саратов : ГАУ ДПО «СОИРО», 2017. – 192 с.  

2.Чурилова Э.Г. Методика и организация театрализованной деятельности  школьников ,М:. Изд.центр ВЛАДОС,2001г.-160 с.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

"Театр яктылыкка, нурга илтә" (Г.Кариев иҗатына багышланган программа материалы)

"Мезей педагогикасы" кысаларында Г.Кариев иҗатына багышланган "Театр яктылыкка, нурга илтә" темасына класстан тыш эш...

Җиңү килде җирне нурга күмеп… (Советлар Союзы Герое Хәсәнов Заман Хәсән улына багышланган класс сәгате эшкәртмәсе)

Класс сәгатенең темасы : “Җиңү килде җирне нурга күмеп…” (Советлар Союзы Герое Хәсәнов  Заман  Хәсән улына багышланган класс сәгате) Максат:1. Бөек Ватан сугышы герое - ...

Театр яктылыкка, нурга илтә

Театр өчен презентацияләр, сценарийлар...

Театр яктылыкка,нурга илтә....

Театр яктылыкка,      нурга илтә.......

Театр яктылыкка, нурга илтә

Татар театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре бар. Ул күп тармаклы зур дәрьяны хәтерләтә. Дәрья башы бик борынгы заманнарга барып тоташа. Милли театрның беренче яралгылары халык уеннарында, җы...

Театр яктылыкка нурга илтә.

https://www.youtube.com/watch?v=gxBfKwdAZqo...