Сценическое представление "Яблоньки победы" ( по повести М.Карима "Радость нашего дома"
методическая разработка (5, 6, 7, 8, 9, 10, 11 класс)
Сценическое представление "Яблоньки Победы" написано по повести башкирского писателя и поэта Мустая Карима "Радость нашего дома", в которой говорится о жизни детей в простой башкирской деревне( куда попала и украинская девочка Оксана), об их вере в скорую Победу .
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 16.09 КБ |
Предварительный просмотр:
Җиңү алмагачлары
Мостай Кәримнең “Безнең өйнең яме” повесты буенча күренеш
Катнашалар:
Оксана
Ямил
Марат
Фәрит
Фәһимә
Көнбикә апа
Балалар түгәрәктә әйләнеп такмаклыйлар: Иртәгә май! Иртәгә май! Иртәгә май!
Фәһимә: Тәскилә апай мине дә үзе белән бәйләмгә алып бала!
Оксана: Ә без үзебез барабыз, әни безне җибәрә! Без кызыл флаглар ботып барабыз!
Фәрит: Әйдәгез бергә барабыз! Бишәүләп… юк, алтаулап! Минем энем Заман да барсын.
Барысы да: Әйдәгез, әйдәгез! Барыбыз да бәйрәмгә!
Ямил: Ә кем безнең башлык була? Бригадирмы, звеноводмы, юри генә булса да?
Марат: Юри түгел, ә чын-чынлап. Звеновод та түгел, ә во-жа-тый — Отрядта баш кеше шулай атала. Эх сез, бала-чага! Шуны да белмисез! (горур)
Фәһимә һәм Оксана (моңа игътибар итмиләр): Фәрит вожатый булсын!
Фәрит: Ә әйдәгез жирәбә салабыз, кемгә чыга, шул вожатый була!
Марат:Ә Заман?Ул да жирәбә алырга тиеш бит!
Фәрит: Заман минем энекәшем, аның өчен Марат алсын. Ризасызмы?
Барысы да: Риза!
Марат сарайдан каз оясы үрүдән калган тал ботагы алып килә. Балалар жирәбә сала башлыйлар.Ботакның аскы ягыннан Фәрит тота, аннан соң Фәһимә, Оксана, Ямил, Марат ике куллап- берсе үзе , икенчесе Заман өчен.
Марат: Мин! Мин! Мин!Мин сезнең командир!
Маратның кулы өскә чыга.
Ямил: Ничек алай булды ул? Аңламыйм…
Фәһимә: Тик Малат миңа тимәсен, ялал?
Марат (кычкырып): Вожатый беркемгә дә тими, син моны белергә тиеш. Син үзең дә күп сөйләнмә, сакау!
Марат: Ә хәзер тезелдек!
Марат барысен да җиңнәреннән тотып бер рәткә бастыра: иң алга Фәритне, аннан соң Оксана, Ямил, иң артка Фәһимәне. Үзе янга басып команда бирә башлый: Алга! Бер, ике, өч!Бер, ике,өч!
Балалар атлыйлар.
Марат:Бер, ике, туктадык!
Балалар аның әмерләрен аңлап бетмиләр һәм тиз генә туктамыйлар.
Марат (кычкыра):Әйттем бит мин сезгә- туктагыз! Урында гына атлыйбыз!Бер, ике!
Капка ачыла һәм аннан Көнбикә апай килеп керә.Ул бәләкәй агачлар тоткан.
Көнбикә апай: Бу нинди гаскәр тагы?
Барысы да:
— Иртәгә май! Марат — безнең вожатый!
Көнбикә апай Ямилгә карап тора һәм аның йөзеннән елмаю югала.
Көнбикә апай:Ә син, Ямил, кайсы сугышта булдың?
Ямил башын иеп, дәшмичә, үзенең ертылган күлмәген карап тора.
Оксана белән Фәһимә, берсен-берсе бүлдерә-бүлдерә, ата каз турында сөйлиләр.
Фәһимә: Уйнаганда Оксана ялгыш каз бәбкәсенә таяк белән эләкте.Ул егылды.
Оксана: Мин йөгереп килдем дә каз бәбкәсен яратырга теләдем.Ә минем өстемә усал ата каз очып кунды.Ул мине екты да аркамны чукый башлады.Ямил йөгереп килеп мине коткарырга теләде.Ә ата каз шу-у-у-у-ндый усал!Ул Ямилнең дә кулын авыртырып тешнәде.
Фәһимә: Тотынды Ямилне тешнәлгә, күлмәген елтылга! Ялый Мансул бабай ялдәмгә килеп өлгелде!
Марат (масаеп) :Әгәр мин һәм Мансур бабай булмасак, беткән иде Ямил!Берзаман мине котырган эт тешнәде, мин анда да курыкмадым. Әгәр миңа ташланган булса ул ата каз, мин аның башын өзеп алган булыр идем!
Фәһимә: Өзел идең, әйе! Үзең бит әтәчтән дә кулкасың!
Марат: Ә син олылар сүзеңә кысылма! Бар , курчакларың белән уйна!
Фәрит: Фәһимә дөрес сөйли. Ә син мактанчык.
Марат йодрыкларын йомарлый.
Көнбикә апай: Әй, сез, әтәчләр! Көш! Көш! Матур гына уйнагыз, әрләшмәгез, балалар. Иртәгә бит 1 нче май бәйрәме! Ул дуслык бәйрәме! (Агачларны җиргә куя).
Оксана: Ә болар нинди агачлар?
Көнбикә апай: Алмагачлар болар. Бүген бодайны чәчеп беттек, бүген төштән соң мин басуга бармыйм. Хәзер бергәләп бакчада агачлар утыртырбыз.
Фәһимә: Ә миңа Сибәл әбием май бәйләменә матул күлмәк тегеп билде!
Марат ( шелтә белән сеңлесенә карап): Фәһимә күлмәк турында сөйли, ә әтидән хат алганны әйтми дә!Без Көнбикә апай, әле генә хат алдык. “ Дошманны җиңеп барабыз, сугыш тиздән бетә”,- дип яза әтием.
Оксана : Безнең әтидән дә иртән генә хат килде!
Көнбикш апа: Балалар, безнең урамга да бәйрәм килә.Зур җиңү бәйрәме! Хәзер бергәләп алмагачлар утыртырбыз.Үзегез зур үскәч, балаларыгызга: “Бу алмагачларны без фашистларны җиңгән елны утырттык. Болар- Җиңү алмагачлары!”- дип сөйләрсез.
По теме: методические разработки, презентации и конспекты
Элективный курс ,,Цветы в нашем доме,,
Предлагаемая программа раскрывает основные вопросы по разнообразию комнатных растений, выращиванию, уходу за ними и их свойствам. Курс носит развивающую, деятельностную и практическую направленность, ...
Элективный курс ,,Цветы в нашем доме,,
Предлагаемая программа раскрывает основные вопросы по разнообразию комнатных растений, выращиванию, уходу за ними и их свойствам. Курс носит развивающую, деятельностную и практическую направленность, ...
Свет и цвет в нашем доме
Влияние цветов и их оттенков на человека....

Праздники в нашем доме. Именины, день ангела.
Внеклассное мероприятие для начальной школы, которое знакомит детей с православными праздниками - именинами и днём Ангела....

КОНСПЕКТ УРОКА ЛИТЕРАТУРЫ ПО ПОВЕСТИ М. КАРИМА " РАДОСТЬ НАШЕГО ДОМА"
УРОК ЗНАКОМСТВА С НОВЫМ МАТЕРИАЛОМ....

«Дружба детей в повести М.Карима «Радость нашего дома», посвященный творчеству Мустая Карима
Урок по произведению башкирского писателя Мустая Карима....

Тест по повести "Бэла", "Герой нашего времени". М.Ю.Лермонтов
Тест составлен в двух вариантах, в каждом 22 вопроса. Предназначен для проверки знания содержания повести "Бэла" из романа Лермонтова "Герой нашего времени"....