Работа над текстом
материал (7 класс)

Тухватуллина Ильхамия Минхатибовна

Задания для развития читательской грамотности

Скачать:


Предварительный просмотр:

 https://fsd.multiurok.ru/html/2018/03/29/s_5abc0a3a5a9af/img9.jpgСергей Тимофеевич Аксаков (1791-1859)

 https://flomaster.top/uploads/posts/2022-07/1657230824_57-flomaster-club-p-risunki-svyazannie-s-khimiei-krasivo-66.jpg https://img.razrisyika.ru/kart/138/1200/550693-hudozhnik-dlya-detey-34.jpg

Беренче Казан ирләр гимназиясе 1758 нче елда ачыла. Анда атаклы шәхесләр белем ала. Алар арасында Н.Лобачевский, И.Шишкин, С.Аксаков, М.Бутлеров бар.

  1. Ул Түбән Новгородта туа. Әнисе һәм абыйлары белән Казанга килә. Казан гимназиясендә, аннан соң университетта укый. 22 яшендә университетта укыта башлый. Математика, физика, астрономиядән лекцияләр укый. Казан дәүләт университетының ректоры була.

Ул - «Неевклид» геометриясенә нигез салучы шәхес. Аны «Геометрия Копернигы» дип атыйлар. Казанда аңа һәйкәл куелган.(Н.Лобачевский)

  1. Ул Алабуга шәһәрендә туа. 12 яшендә Казан ирләр гимназиясендә укый башлый. Бишенче сыйныфка җиткәч, Мәскәүгә укырга китә. Аны замандашлары «Урман патшасы» дип атыйлар. Ул- рус халык рәссамы.(И.Шишкин)
  2. Ул Казан ирләр гимназиясендә укый. Гимназиядән соң Казанда университетта укый. Ул законнар төзү комиссиясендә эшли. Балачагы Уфада уза. Ул- тәрҗемәче, язучы.(С.Аксаков)
  3. Ул-химик, Чистай шәһәрендә туа. Казан ирләр гимназиясендә, аннан соң Казан университетында белем ала. Ул- атаклы Казан химия мәктәбенә нигез салучы. Физика, химия һәм физик географиядән лекцияләр укый. «Эфир майлары турында» темасы буенча диссертация яклый. Казанның Пушкин урамында аңа һәйкәл куелган. (М.Бутлеров )

Укуга кадәр күнегүләр:

1)сүзлек өстендә эш:

Шәхес- личность

Замандаш – современник

Нигез салучы- основоположник

Патша - царь

2)Рәсемнәргә таянып табышмак текстларның тематикасын уйлап формалаштырырга (атаклы шәхесләр);

     Уку вакыты этабы өчен күнегүләр:

а) тәкъдим ителгән сорауларга җавап табарга :

 - Казан ирләр гимназиясе кайчан ачыла?

- Анда кемнәр белем ала?

- Бу шәхесләр барысы да кайда укыйлар?

ә) раслауның дөреслеген яки ялган икәнен, я раслауның текстта булмаганын ачыкларга :

-  М.Бутлеров – “«Неевклид» геометриясенә нигез салучы шәхес.

- С.Аксаков- тәрҗемәче, язучы.

- И.Шишкинны замандашлары «Урман патшасы» дип атыйлар .                        

б) җөмләләрне текстка туры китереп тиешле тәртиптә  язарга 

Казан ирләр гимназиясендә, аннан соң университетында белем ала. Ул-химик, Чистай шәһәрендә туа. Ул - атаклы Казан химия мәктәбенә нигез салучы. «Эфир майлары турында» темасы буенча диссертация яклый. Физика, химия һәм физик географиядән лекцияләр укый

в) текстта күп нокталар урынына мәгънәсе буенча туры килгән сүз куярга

... Алабуга шәһәрендә туа. 12 яшендә Казан ирләр гимназиясендә укый башлый. Бишенче сыйныфка җиткәч, Мәскәүгә укырга китә. Аны замандашлары «Урман патшасы» дип атыйлар. ...-халык рәссамы.

г) табышмак- текстларга исем табарга

(1) «Неевклид» геометриясенә нигез салучы шәхес.2) Рус халык рәссамы 3) Тәрҗемәче, язучы. 4) Химия мәктәбенә нигез салучы)

Укудан соң этап өчен күнегүләр:

а) укылган тексттан яңа мәгълүматны ачыкларга, үз фикереңне әйтергә;

ә) телдән /язмача текстның кыскача эчтәлеген җиткерергә;

б) текстны төп герой исеменнән телдән /язмача сөйләргә (1 заттан).