Карәхмәт пәһлеван
творческая работа учащихся (9 класс)

 Габдулла Тукай иҗаты буенча фәнни-эзләнү эше

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл karhmt_phlevan.docx32.41 КБ

Предварительный просмотр:

Тема: Карәхмәт пәһлеван

I.Кереш.        

         Фәнни-тикшеренү эшемнең максаты: Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” әсәрендә Карәхмәт образын төрле чыганаклар ярдәмендә өйрәнү.

         Эзләнү объекты: Габдулла Тукайның “Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш” әсәре, истәлек язмалары, Ибраһим Нуруллинның  “Тукай”  әсәре.  

         Эзләнү актуальлеге: Габдулла Тукай — татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы. Ул калдырган иҗат мирасы һәм андагы рухи яктылык — безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме һәм язмышы мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Аңардан башка татар мәдәниятенең һәм сәнгатенең егерменче йөздәге үсешен күз алдына китерү дә мөмкин түгел.

   1908 ел азагында Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы дөньяга чыга. Бу поэма - сатирик әдәбиятыбызның иң гүзәл үрнәге.   Күренекле татар шагыйре, публицист, җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Сибгат Хәким:  “Сәнгать дөньясына бер каләм иясенең дә кулы тимәгән, Салтыков-Щедрин әсәрләрендәге кебек, көчле сатирик образлар алып кергән Тукай, әгәр «Яңа Кисекбаш» поэмасыннан башка берни язмаса да, үз эшен эшләгән булыр иде”,- дип яза.

                  Әсәрне укыгач, миндә әсәр геройлары, бигрәк тә Карәхмәт образы турында кызыксыну уянды. Мин интернет материалларын, төрле истәлек язмаларын өйрәнеп, Карәхмәтнең прототибы, әсәрдә сурәтләнгәнчә, бик көчле көрәшче булуы турында белдем.

      II. Төп өлеш. Поэмада Карәхмәт образы.

    1. Габдулла Тукайның иң тәэсирле сатирик әсәре – «Печән базары, яхуд Яңа

Кисекбаш» поэмасы 1908 нче елда  да борынгы шигъри ядкәрләрдән «Кисекбаш китабы»на назыйрә рәвешендә язылган. Нигезендә Печән базарында «булган» вакыйгалар ята.   Печән базары — ХVIII-ХХ гасырның 30 нчы еллары башында Казандагы сәүдә һәм иҗтимагый-мәдәни үзәк. Иске Татар бистәсендәге Шәрекъ базарына хас туры почмаклы озынча киң базар мәйданы, аның тирәли кибетләр, кунакханәләр, мунчалар комплексы тезелгән була. Дию пәрие бер кешенең гәүдәсен ашый, малаен кабып йота, хатынын коега алып төшеп китә. Әлеге кешенең башы – Кисекбаш, Печән базарына килеп, үзенең кайгысын сөйли. Цирк батыры Карәхмәт Диюне җиңә, хатынын алып кайта, Камчылы ишан, өшкереп, Башны гәүдәсе белән ялгый, яшь егеткә әйләндерә.

        Бу фантастик сюжет авторга татар тормышындагы аерым катлам кешеләрен тәнкыйтьләргә һәм халыкның әкият-кәмитләргә алданып яшәвен күрсәтергә ярдәм итә.  Әсәр тулаем ХХ йөз башы татар халкы тормышындагы тискәре яклардан көлү булып яңгырый. Анда татар идеологлары, сәясәтче, сәүдәгәр, мулла-ишаннарның җыелма образлары тудырылган, прототипларына да ишарә ясала. Дию – фирка оештырган Гайнан Вәисов, Камчылы ишан – Габдессаттар Хуҗаев. Садри Максуди, төрек көрәшчесе Карәхмәт, Ибраһим (Касыйм шәһәреннән), Баһаветдин Вәисов исемнәре телгә алына. Алар «Печән базары» образының вариацияләре сыйфатында тәкъдим ителәләр.

             Шагыйрь татарлардагы сәүдәгәр-сәясәтчеләр, идеологлыкка дәгъва итүчеләр, шәкертләр, Печән базары халкы катламнарын тәнкыйтьли һәм, татарлар кәмит кайгысы һәм шатлыгы белән түгел, милләт кайгысы һәм шатлыгы белән яшәргә тиеш, дигән фикер белдерә.

   

      2.Әсәрнең  язылу  тарихы 

       1907 нче елның көзеннән Тукайның Казан чоры – халкына, Ватанына шигьри сүзен әйтер өчен бирелгән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. 1908 нче елда Казанда Никитин циркына көрәшчеләр килә. Ат кәмите, Микитин җәмгате — Казанда  1890 елда бертуган рус цирк артистлары Петр Александрович (1846-1924) һәм Аким Александрович (1849—1917) Никитиннар тарафыннан оештырылган цирк. Татарлар циркны исә «ат кәмите» дип, Никитинны «Микитин» дип йөрткәннәр. Башка батырлар арасында Карәхмәт исемле бер мөселман пәһлеван да килеп, цирктагы батырларны егып, Печән базары халкын шаулата. Карәхмәт Болгар номерларына төшеп, Тукайдан берничә номер аркылы тора башлый.  “Биек, юан, фәсле Карәхмәтне Тукай коридорда беренче мәртәбә очратып: «Карәхмәтне күрдем…» — дип көлеп сөйләве исемдә” – дип яза үзенең истәлекләрендә Гыйльметдин Шәрәф.   .
   Пәһлеванны күрү белән, Тукай мәдрәсәдә укып йөргән «Кисекбаш»ны исенә төшерә  дә, шуны кибетләрдән эзләп алып, яңадан «Кисекбаш»ны укып чыгып, «Карәхмәт» пәһлеванны яза башлый. «Кисекбаш»ны тулырак чыгару өчен, Тукай үзенең фантазиясенә беркадәр ирек бирә. Шуңа күрә анда тормышның төрле нокталарына тоз сипкәндә, ул вакыт яхшы ук куерган Гайнан Вәйсиләр мәсьәләсе дә   Тукай каләменнән буш калмый.   

   

     3.Карәхмәт язмышы.

               Мөселман пәһлеван - циркта французча көрәшеп йөргән Карәхмәт кушаматлы төрек кешесе.  Әсәрдә Тукай  аны  түбәндәгечә сурәтли:

                 Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван  –

                 Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.

                  Шәп батыр: Зәркум кеби, Салсал кеби;

                  Хәйләгә оста, Сәет-Баттал кеби.

     «Мөселман батыр»ның «кяфер батыр»лар белән көрәшүе Казандагы татарларны аеруча кызыксындырган. Цирк хуҗасы Никитин, үзенең керемен күбәйтү өчен, бу хәлдән бик оста файдаланган. Печән базары татарлары күпләп-күпләп циркка йөри башлаганнар. Яңа чыга башлаган «Яшен» журналы бу вакыйганы сатира угы астына ала. Менә шундый чыгышлардан бер өзек: «Бу көннәрдә Казанга ат кәмитендә көрәшергә Карәхмәт исемле бер төрек килде. Буның килүе Казан халкының милли хислөрене ни дәрәҗәдә ирештергәнлегене тәүсыйф кыйлып бетерергә мөмкин түгел. Хәтта күп кешеләр намаз артыннан да буның өчен дога кыйлалар һәм тиз көндә догалыклар бастыра торган бер китап ширкәте үз матбагаларында «Карәхмәт догасы» дигән бер дога бастырачак, имеш. Хәзер Печән базарында, мәсҗедләрдә дә буның өчен дога кыйлуны муллалардан үтенү өчен бер кәгазьгә кул куйдырып йөриләр» («Яшен». 1908. 2 иче сан. 10 сентябрь) .

      Цирк хуҗасы Никитин татар сәүдәгәрләренең бу нечкә кылларыннан бик оста файдалана. Башка көрәшчеләр белән килешеп, Карәхмәтне һәр көн «батырга» калдырып киләләр. Печән базары халкы шау килә. Чираттагы көрәшләрдән соң һәр көн Печән базары кибетләре алдында төркем-төркем халык җыела. Алар Карәхмәтнең «батырлыклары» турында сөйлиләр. «Бүген Карәхмәт белән Зайкин арасында кискен көрәш була. Барырга кирәк», – диләр Печән базары халыклары. Ләкин ул көнге «кискен көрәш»тә бер як та җиңә алмый. «Кискен көрәш»нең киләсе җомга көнгә кичектерелгәнлеге игълан ителә. Карәхмәт тагын берничә батырны ега. Печән базары татарлары аңа чиксез куанып акча җыялар һәм Карәхмәткә алтын сәгать бүләк итәләр.

   Ләкин печән базары татарларының бу шатлыгы озакка бармый. Русларның батыр көрәшчеләреннән берсе Карәхмәтне хур итеп ега. Карәхмәт аренада биш минут чамасы хәлсезләнеп ята.

   Г.Тукай бу вакыйгаларга нык колак сала, төркем-төркем җыелган халык арасында йөреп, үзенең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» исемле поэмасына материал туплый.

    Тукай үзенең поэмасында:

Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,

Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп... –

дигән сүзләре белән Карәхмәтнең соңгы көрәшләрдә җиңелгәнлегенә ишарә ясый.    

      Г.Тукайның замандашы, журналист Гариф Латыйф истәлекләреннән:

      “Көзге көннәрнең берсе иде. Артист Габдулла Кариев җитәкчелегендәге «Сәйяр» труппа[сы] Вознесинский урамдагы «Купеческое собрание» дигән клубта әдәби-музыкаль кичә үткәрергә билгеләде. Бу кичәдә шагыйрь Габдулла Тукайның «Печән базары...» поэмасын беренче тапкыр буларак тамашачылар алдында укыячагы игълан ителгән иде. Клуб залы тамашачылар белән шыгрым тулы булды.

   Габдулла Кариев ул көнне мине кичәнең администраторы итеп билгеләде. Кичә башланыр алдыннан Г.Тукай минем күземә каушаган төсле булып күренде. Бераздан ул минем яныма килде дә:

– Син тикшереп кара әле. Клубка Карәхмәт үзе килмәде микән? – диде.

Мин аңа:

– Килсә ни булган соң? – дигәч, Тукай:

– Син аның йозрыкларын күрмәдеңмени? Һәрберсе су чүмече кебек бит. Сәхнәгә кереп берәрне кундырса, көлең күккә очар. Андый көрәшчеләр хулиганлыклар эшләүдән курыкмыйлар. Ресторанда булган вакыйганы оныттыңмыни? Полицейскийлар барыбер аның ягында булганнар, – диде.

     Чыннан да, шул чакларда Казан рестораннарыннан берсендә булган вакыйга минем хәтеремә төште. 4-5 көрәшче, ресторанга кереп, күп кенә ашаганнар, эчкәннәр. Соңыннан официант акча сорый башлагач, савыт-сабаларны, кайбер мебельләрне ватып бетергәннәр.

    Мин тикшереп карагач, Карәхмәтнең клубка килмәгәнлеге мәгълүм булды.

   – Карәхмәт килмәгән, – дип әйткәч, Тукай тынычланып китте.

     Җыр, музыка номерлары тәмам булгач, Г.Тукай сәхнәгә чыкты. Халык аны көчле алкышлар белән котлады. Шагыйрь «Печән базары...» поэмасын зур дәрт белән укыды. Һәр куплетны укыган саен, көлгән тавышлар яңгырап торды. Тамашачылар Тукайга бик нык кул чаптылар. Якын танышлары, сәхнәгә кереп, шагыйрьнең кулын кыстылар”.

      Гариф Латыйфның  зәңгәр кара белән кириллицада 1946 елның 2 апрелендә язган бу истәлеге хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас фондында саклана.

     Ибраһим Нуруллин истәлекләреннән:  

       “Төрек көрәшчесе «Болгар» номерына килеп урнашканнан бирле, Габдулла аны зур кызыксыну һәм шул ук вакытта куркыну белән күзәтә иде. Идәннәрне сыгылдырып ресторанга узуын ишетүгә, аяк очларына гына басып коридорга чыга да тегенең артыннан иярә иде. Иң элек өстәл, киңлек арка, аннары киң чалбарын киереп торган ботлар күзгә ташлана. Габдулланы аеруча гаҗәпләндергәне батырның аягы белән кулы иде. Аршин буе штиблеты чын түгелдер, кеше көлдерер өчен махсус заказ белән эшләтелгәндер кебек тоела. Кулының һәр бармагы буынтыклы колбаса юанлык, ә уч төбенә ярты чиләкле чәйнек сыяр. Бармакларын йомарласа,  адәм   башы   чаклы  йодрык хасил   була.  Гөжләп утыра торган ресторан Карәхмәт керүгә кинәт тынып кала. Барлык күзләр батырга текәлә”.

    1908 елда Казанда Никитин циркында көрәшеп шөһрәт яулаган Карәхмәтне дә көннәрдән бер көнне егучы табылган һәм ул цирктан китәргә мәҗбүр булган. Аның 1914 елгы Беренче бөтендөнья сугышында төрек армиясе солдаты буларак катнашуы билгеле. Ул гына да түгел, сугышта яраланып русларга әсирлеккә төшкән солдат өчен госпитальдә көтелмәгән очрашу була: ул кайчандыр циркта үзен җиңгән студент, ә ул вакытта инде табиб кулында җан бирә.

      2006 елның язында, халкыбызның сөекле улы бөек Тукаебызның тууына 120 ел тулуын билгеләп үткән көннәрдә, Татарстан радиосының әдәби-драматик тапшырулар редакциясенә Ленинград өлкәсеннән бер хат килеп төшә. Хат авторы – Бикмурзин әфәнде (фамилиясе генә язылган була) үз язмасында мәшһүр бер поэманың төп каһарманнарыннан берсе – атаклы Карәхмәтнең соңгы көннәре турында кызыклы гына мәгълүмат бирә.  Анда бөтендөнья сугышы вакытында Көньяк фронтта авыр яраланган Карәхмәтнең рус гаскәрләренә әсир төшүе, озакламый ул авыр яралардан   әле студент елларында ук берничә тапкыр Карәхмәт белән келәмдә бил алышкан һәм пәһлеван төрекне сыртына салган хәрби хирург, доктор Вой­цеховский кулында үлеп тә китүе турында  әйтелә.  

III. Йомгаклау.

    Нәтиҗә ясап. шуны әйтергә мөмкин: Г.Тукай Карәхмәт образы катнашында XX гасыр башы татар тормышын укучыга шаулап-гөрләп торган цирк. ат кәмите, кайнап торган базар, шау-шулы халык җыены, коточкыч ахырзаман. ә азакта Печән базары халкының тантаналы җиңү бәйрәме рәвешендә гәүдәләнгән олы һәм кече тамашалар мисалында күрсәтә, үз укучысын эчләрен тота-тота, тәгәрәтә-тәгәрәтә гомерик көлү белән хахылдатып, күз яшьләрен чыгартып, рәхәтләнеп көлдертә, рухи сафландыра. Ф.Әмирхан сүзләрен беркадәр үзгәртеп әйтсәк, шагыйрь бүген дә «татар галәменең иң оста юмористы» һәм сатиригы булып кала.

   2013 нче елда Г.Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» сатирик поэмасы язылуга 105 ел тулу  зурлап билгеләп үтелә. Ә хәзер инде  “Печән базары”ның 10 еллык тарихы бар: һәр елны август аенда, зурлап, «Печән базары» фестивале үткәрелә.  Поэма бүген дә үз көчен югалтмаган, әсәр яши, яшәячәк.

Кулланылган әдәбият

1.Тукай Г. Сайланма әсәрләр. Шагыйрь турында истәлекләр.– Казан: Татарстан Республикасы «Хәтер» нәшрияты, 2002.-511 б.

          2. Ибраһим Нуруллин. Тукай турында хикәяләр — Казан: Тат.кит.нәшр., 1966).

           3. Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б

        4.Гариф Латыйф. Тукай турында истәлек.  «Кызыл Татарстан»