Дәрес эшкәртмәләре
план-конспект урока
"Антоним һәм синоним сыйфатлар" темасына дәрес эшкәртмәсе, 3 нче сыйныф татар төркеме өчен.
"Сыйфатларның исемләшүе" темасына дәрес эшкәртмәсе, 6 нчы сыйныф татар төркеме өчен.
Скачать:
| Вложение | Размер |
|---|---|
| 159.54 КБ | |
| 29.13 КБ |
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: Антоним һәм синоним сыйфатлар
Туган (татар) телдән дәрес эшкәртмәсе
3 нче сыйныф (татар төркеме)
Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү
мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты
укытучысы Билалова Зилә Марс кызы
Тема: Антоним һәм синоним сыйфатлар
Сыйныф: 3нче сыйныф (татар төркеме)
Дәреслек:“Туган тел” (татар теле) 3 сыйныф. Ике кисәктә. Икенче кисәк: гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен)./ М.М. Шәкүрова, Л.М.Гыйниятуллина, О.Р.Хисамов.-Казан: Татар.кит.нәшр., б.:рәс.б-н.
Дәрес тибы: Яңа белемнәр ачу дәресе
Кулланылган технологияләр:
Максатлар:1.Антоним һәм синоним сыйфатлар турында мәгълүмат бирү,
аларны сөйләмдә кулланырга өйрәтү .
#1059;кучыларның фикерләү сәләтен, уку грамоталылыгын һәм
бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
#1058;абигатькә карата кызыксынучанлыкны үстерү, аңа карата
мәхәббәт хисләре тәрбияләү .
Материал һәм җиһазлау:
Карточкалар, рәсемнәр, презентация, проектор, ноутбук
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет нәтиҗәләре: антоним һәм синоним сыйфатларны сөйләмдә куллана белү.
Шәхескә бәйле: туган телгә һәм табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү.
Метапредмет нәтиҗәләр:
Регулятив УУГ: эш сыйфатына бәя бирү, уку эшчәнлеге нәтиҗәсен чыгару.
Танып белү УУГ: бирелгән материаллардан файдаланып, сорауларга җавап табарга өйрәнү, тиешле мәгълүматны табу, сөйләм берәмлекләрен, фикерләүне тәртипкә салу.
Коммуникатив УУГ: әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлау, аралашу күнекмәләрен формалаштыру, фикерне төгәл итеп җиткерү.
Шәхси: уку эшчәнлеге һәм аның мотивлары арасында элемтә урнаштыру; төрле фикерләрне чагыштырып нәтиҗә ясый белү, табигатькә карата кызыксынучан булу.
Предметара бәйләнешләр: рус әдәбияты, татар теле, табигать белеме.
Эшне оештыру: индивидуаль һәм парлап эшләү.
Кулланылган әдәбият:
- Татар теле (кагыйдәләр, методик киңәшләр, анализ үрнәкләре, биремнәр). Укучылар, укытучылар, абитуриентлар, студентлар өчен./ Сәгъдиева Р.К., Мирзаһитов Р.Х., Хөснетдинов Д.Х. – Казан: “Мәгариф – Вакыт” нәшр., 2023. – 188б.
- Татар теленең омонимнар һәм антонимнар сүзлеге.-Төзүче һәм редактор Рахматуллина Алсу Шарифзяновна. Яр Чаллы: Иҗат төркеме “Рәхмәт”, бит.
- Татар теле: Диктантлар җыентыгы. I-Ivсыйныф укучылары өчен. / Харисова Ч.М., Харисов Ф.Ф.-Казан : “Мәгариф –Вакыт”нәшр., 2017. -55б.
Электрон ресурслар:
Дәрес барышы.
I. Оештыру, мотивлаштыру өлеше.
-Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм дәресебезнең девизын кабатлыйк.(Янәшә торган укучылар бер-берсенә кул бирешеп “ Без- бергә!” һәм башбармакларны күрсәтеп куларын алга сузып “Без булдырабыз!” диләр). Хәзер дәресебезне башласак та була.
II. Актуальләштерү.
-Алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрне искә төшерү өчен, “Баш миенә һөҗүм” ясыйбыз. Минем сорауларыма тиз генә җавап бирегез.
#1048;сем сүз төркеме нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (Исем предметны белдерә. Ул кем? Нәрсә? Сорауларына җавап бирә.)
2. Фигыль сүз төркеме нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (Фигыль предметның эшен, хәрәкәтен белдерә. Ул нишли? Нишләде? нишләячәк)
#1057;ыйфат нәрсәне белдерә һәм нинди сорауларга җавап бирә? (Сыйфат предметның билгесен белдерә. Ул нинди? соравына җавап бирә.)
-Әйдәгез өй эшен тикшерик. Өйдә нишләргә кирәк иде? (Сыйфатлар кулланып дүрт җөмлә язарга. Берничә укучы язган җөмләләрен укый)
- Бик яхшы. Хәзер матур язу күнегүен башкарабыз. Бүгенге числоны , тактада бирелгән мәкальне (Ил эче – алтын бишек.) дәфтәрләрегезгә языгыз. Мәкальдәге сыйфатны табып астына сызыгыз.(Бер укучы мәкальне укый, сыйфатны әйтә)
III. Уку мәсьәләсен кую
-Укучылар, тактадагы рәсемнәрне карагыз.Рәсемнәр янына бу ике сүзне дөрес итеп урнаштырыгыз.
җәй кыш
антонимнар
әби дәү әни
синонимнар
-Бик дөрес. Нәрсә ул синонимнар? (Охшаш мәгънәле сүзләр)
-Нәрсә ул антонимнар? (Капма-каршы мәгънәле сүзләр)
-Яхшы. Бүгенге дәрестә без сезнең белән синонимнар һәм антонимнарны сыйфатлар белән бәйләп карыйбыз. Димәк, темабызның исеме ничек булыр икән? (Антоним һәм синоним сыйфатлар) (слайд 1)
-Әйе, бүген сезне бик мавыктыргыч дәрес көтә. Ничек уйлыйсыз, без дәрестәр ниләр эшләрбез, максатыбызны билгелик әле? (Антоним һәм синоним сыйфатларны өйрәнәбез, җөмләләр төзибез, сорауларга җавап бирәбез.) (слайд 2)
-Укучылар, мин сезнең бик актив булуыгызны, дөрес, тулы җавапларыгызны көтеп калам.
IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү
1 нче бирем.Рәсемнәр белән эш. Рәсемнәрдәге предметларның, затларның билгеләрен әйтү, чагыштыру.
(чиста су-пычрак су
юан кыз –ябык кыз
яшь кеше-карт кеше
коры кием-юеш кием)
-Нәтиҗә ясыйбыз, без атаган сыйфатлар нинди мәгънәдә? (капма-каршы мәгънәдә)
-Капма- каршы мәгънәле сүзләр ничек атала? (антонимнар)
-Димәк, бу сыйфатларны нинди сыйфатлар дибез? (антоним сыйфатлар)
-Дөрес. Хәзер үзегез мисаллар китерегез. (...)
-Афәрин!
2 нче бирем. (слайд 3)
-Слайдта күрсәтелгән җөмләләрне укыгыз, сыйфатларны табып чагыштырыгыз.
Яз көне дымлы җирдән тәмле ис килә. Юеш җирдә яшел үлән тиз үсә.
(Укучылар җавабы, нәтиҗә)
-Бу сыйфатларның мәгънәләре нинди? (охшаш)
-Димәк, бу нинди сыйфатлар? (синоним сыйфатлар)
-Бик дөрес! Хәзер үзегез мисаллар китерегез.(...)
-Кагыйдә чыгарабыз. (Капма-каршы мәгънәле сыйфатлар-антоним сыйфатлар дип атала. Охшаш мәгънәле сыйфатлар –синоним сыйфатлар була.)
-Экрандагы кагыйдәне укыйбыз.(слайд 4) Димәк, без дөрес нәтиҗә чыгарганбыз.
V. Яңа теманы ныгыту
1нче бирем. Такта янында эш.
–Хәзер такта янында эшлибез. Бирелгән сыйфатларны антоним парлары белән тоташтырабыз.
җылы кара
ак йомшак
тирән салкын
каты сай
яшь яхшы
караңгы карт
начар якты
2нче бирем. Дәреслек белән эш.
-Уккучылар , дәреслекнең 71 нче битен ачыгыз, 4 нче күнегүне табыгыз. Биремне кем укый? (...)
-Димәк, сүзләрне парлап күчереп язасыз. Синоним сыйфатларның астына сызыгыз.
Эшегез тәмам. Дәфтәрләрне партадашыгыз белән алмашып тикшерегез. Дөрес җаваплар экранда(слайд 5 )
Физкультминут (слайд 6)
Тәрәзә каршына килгән бер кошчык.
Мине чакыра:”Чык әле, чык!”
Беләм ул алдый, гел шулай әйтә,
Йөгереп чыксам, оча да китә.
-Балалар, хәзер нинди ел фасылы? (яз)
Яз көне табигатьтә нинди үзгәрешләр була? (Кар эри. Чирәм үсә. Кошлар кайта. )
-Әйе. Хәзер мин сезгә рус телендә текст таратам. Иң элек сүзлек эшен башкарыйк.
Сүзлек эше (слайд 7 )
тузганак- одуванчик
үсенте-росток
бөҗәк-букашка
Текстны игътибар белән укыгыз, биремнәрне үтәгез.
СКАЗКА ПРО ОДУВАНЧИК
Одуванчик — весенний цветок
Однажды появился в траве маленький росточек, посмотрел по сторонам и подумал:
– Интересно, каким я буду, когда вырасту? Вот бы мне стать красивым-красивым, ярким-ярким!
Прошел теплый дождик, поднялся росточек повыше – и вдруг увидел в небе солнышко.
– Ух ты! Вот бы мне вырасти таким, как солнышко, – подумал маленький росточек.
Солнышко посмотрело с высоты, улыбнулось – и стал росточек желтым одуванчиком. Каждый день раскрывался он в зеленой травке и светил всем букашкам, как маленькое солнышко.
Но однажды посмотрел одуванчик на небо и увидел там облако – белое-белое, пушистое-пушистое.
– Ух ты! Вот бы мне стать таким, как это облако, – подумал желтый одуванчик.
Облако посмотрело вниз – и превратился одуванчик в легкое беленькое облачко на ножке. Дунул ветерок – облачко рассыпалось на много-много маленьких пушинок, и они разлетелись над полянкой далеко-далеко.
Прошло совсем немного времени – и там, куда приземлились пушинки, появились маленькие росточки. Это одуванчики. Скоро станут они желтыми, как солнышко, а потом белыми, как облако. И если на них дунуть – опять разлетятся пушинки далеко-далеко.
Приходи на полянку, попробуй!
Биремнәр:
#1057;орауларга җавап языгыз.
А) Текст нәрсә турында?
Текст ______________________турында.
Ә) Тузганак нинди чәчәк?
Тузганак ______________________чәчәк.
Б) Ни өчен тузганакны автор кечкенә кояшчыкка охшата?
Чөнки тузганак ______________ һәм _________________.
#1041;еренче һәм икенче җөмләләрдәге сыйфатлар белән сыйфатланмышларның асларына сызыгыз.
#1058;ексттан файдаланып, бирелгән сыйфатларның антоним парларын языгыз.
зур үсенте -___________________________
салкын яңгыр-________________________
кара болыт-__________________________
VI. Рефлексия
-Укучылар, нәтиҗә ясыйк әле, бүген нинди яңа теманы өйрәндек? (Антоним һәм синоним сыйфатлар)
- Куйган максатыбызга ирештекме? (...) (слайд 8)
-Ничек , нинди эшләр аша ирештек?
- Җөмләләр укып кагыйдә чыгардык, дәреслектән күнегү яздык, карточкадагы биремнәрне эшләдек.
- Үзебезне мактыйк әле –афәәәәриииин!
Өйгә эш бирү. (слайд 9)
-Балалар, көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эше язабыз:
1) 5 нче күнегү, 72 нче бит;
2) антоним һәм синоним сыйфатлар кулланып диалог төзергә.
Йомгаклау.
Билгеләр кую. Укучылар, сезнең өстәлләрдә өч төстә дүрт почмаклап киселгән кәгазьләр бар. Белемегезне ничәлегә бәялисез, шул төснең артына исем һәм фамилиягезне языгыз (Яшел -“3”ле, ак –“4” ле, кызыл “5” ле), чыкканда минем өстәлдә калдырыгыз. Дәрес тәмам китәргә мөмкин.
Укучыларга таратыла торган материал:
СКАЗКА ПРО ОДУВАНЧИК
Одуванчик — весенний цветок.
Однажды появился в траве маленький росточек, посмотрел по сторонам и подумал:
– Интересно, каким я буду, когда вырасту? Вот бы мне стать красивым-красивым, ярким-ярким!
Прошел теплый дождик, поднялся росточек повыше – и вдруг увидел в небе солнышко.
– Ух ты! Вот бы мне вырасти таким, как солнышко, – подумал маленький росточек.
Солнышко посмотрело с высоты, улыбнулось – и стал росточек желтым одуванчиком. Каждый день раскрывался он в зеленой травке и светил всем букашкам, как маленькое солнышко.
Но однажды посмотрел одуванчик на небо и увидел там облако – белое-белое, пушистое-пушистое.
– Ух ты! Вот бы мне стать таким, как это облако, – подумал желтый одуванчик.
Облако посмотрело вниз – и превратился одуванчик в легкое беленькое облачко на ножке. Дунул ветерок – облачко рассыпалось на много-много маленьких пушинок, и они разлетелись над полянкой далеко-далеко.
Прошло совсем немного времени – и там, куда приземлились пушинки, появились маленькие росточки. Это одуванчики. Скоро станут они желтыми, как солнышко, а потом белыми, как облако. И если на них дунуть – опять разлетятся пушинки далеко-далеко.
Приходи на полянку, попробуй!
Биремнәр:
#1057;орауларга җавап языгыз.
А) Текст нәрсә турында?
Текст ______________________турында.
Ә) Тузганак нинди чәчәк?
Тузганак ______________________чәчәк.
Б) Ни өчен тузганакны автор кечкенә кояшчыкка охшата?
Чөнки тузганак ______________ һәм _________________.
#1041;еренче һәм икенче җөмләләрдәге сыйфатлар белән сыйфатланмышларның асларына сызыгыз.
#1058;ексттан файдаланып, бирелгән сыйфатларның антоним парларын языгыз.
зур үсенте -___________________________
салкын яңгыр-________________________
кара болыт-__________________________
Җаваплар
1. А) Текст нәрсә турында?
Текст тузганак турында.
Ә) Тузганак нинди чәчәк?
Тузганак язгы чәчәк.
Б) Ни өчен тузганакны автор кечкенә кояшчыкка охшата?
Чөнки тузганак сары һәм түгәрәк.
2. Одуванчик — весенний цветок.
Однажды появился в траве маленький росточек, посмотрел по сторонам и
подумал:
– Интересно, каким я буду, когда вырасту?
3. зур үсенте – кечкенә үсенте
салкын яңгыр- җылы яңгыр
кара болыт-ак болыт
Бәяләү критерийлары:
1нче бирем - 4 балл
2нче бирем -2 балл
3 нче бирем – 6 балл
11-12 балл –“5”ле
9-10 балл –“4”ле
5-8 балл –“3”ле
0-4 балл- “2”де
Предварительный просмотр:
Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районы Муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе “Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе”
Тема: Сыйфатларның исемләшүе
Туган (татар) телдән дәрес эшкәртмәсе
6 нчы сыйныф (татар төркеме)
Аксубай 3 нче урта гомуми белем бирү
мәктәбенең туган (татар) тел һәм әдәбияты
укытучысы Билалова Зилә Марс кызы
Дәрескә аннотация
Предмет: туган (татар) тел
Класс: 6 нчы сыйныф (рус мәктәбенең татар төркеме)
Дәрес темасы: Сыйфатларның исемләшүе.
Тип: яңа материалны өйрәтү.
Дәрес озынлыгы: 45 минут.
Максатлар: 1) укучыларга сыйфатларның җөмләдә кулланылышы, исемләшүе турында мәгълүмат бирү;
2) укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, сөйләм телләрен баету.
3) туган илебезгә карата хөрмәт, мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Методлар һәм алымнар: әңгәмә, өлешчә эзләнү, иҗади эш.
Материал һәм җиһазлау: Татар теле. 6 сыйныф: рус телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы (татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар өчен) / Н.В. Максимов, М,З. Хәмидуллина. –Казан : Татар. кит. нәшрияты., 2015 ел;
мультимедиа проекторы, презентация, рәсемнәр, биремле карточкалар, видеоязма.
Эшне оештыру: Фронталь, төркемдә, парларда, индивидуаль.
Тема: Сыйфатларның исемләшүе.
Максатлар: 1) укучыларга сыйфатларның җөмләдә кулланылышы, исемләшүе турында мәгълүмат бирү;
2) укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, сөйләм телләрен баету.
3) туган илебезгә карата хөрмәт, мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа материалны өйрәтү
Материал һәм җиһазлау: компьютер, проектор, рәсемнәр
Дәрес барышы.
I. Оештыру, мотивлаштыру өлеше.
-Исәнмесез, укучылар, хәерле көн! Бер-беребезгә елмаеп карыйк һәм дәресебезнең девизын кабатлыйк.(Янәшә торган укучылар бер-берсенә кул бирешеп “ Без- бергә!” һәм башбармакларны күрсәтеп куларын алга сузып “Без булдырабыз!” диләр). Хәзер дәресебезне башласак та була.
II. Актуальләштерү.
(“Татарстан” җыры яңгырый, туган як сурәтләнгән слайд2 ачыла). Дусларым, нәрсә турында иде бу җыр?(туган җиребез –Татарстан)
-Әйе. Ә хәзер рәсемнәргә игътибар белән карагыз әле,(слайд 3) нинди ул безнең Татарстаныбыз?(матур, бай, гүзәл, бердән –бер, ямьле).
-(слайд 4) Биредә нәрсәләр күрәсез? (Казан кремле, биналар, манаралар)
-Алар нинди? (биек, матур, күркәм, мәһабәт, ак, горур, борынгы, тарихи)
Балалар, сез әле генә әйткән сүзләр нинди сүз төркеменә карый? (сыйфат)
III. Уку мәсьәләсен кую
-Әйе, бүген сезне бик мавыктыргыч дәрес көтә. Хәзер күзләрегезне йомыгыз һәм Ватаныбызның иң матур урынын күз алдына китерегез.
(Шул арада укытучы төзүче кыяфәтенә керә)
-Дусларым, карагыз әле, мин кем кыяфәтенә кердем?(төзүче)
Бүген без сезнең белән төзүчеләр булабыз, туган җиребезнең сез сайлап куйган иң матур урынында патшалык төзибез. Анда башкалабыздагы иң матур биналарны хәтерләткән корылмалар куярбыз. Төзелеш бик катлаулы, авыр хезмәт. Шуның өчен сак булыгыз, бер –берегез турында кайгыртыгыз, бер –берегезгә ярдәм итегез.
IV. Уку мәсьәләсен чишү
-Укучылар, мин сезнең бик актив булуыгызны, дөрес, тулы җавапларыгызны көтеп калам.
1 нче бирем.(Слайд 5) Шигырьне укы, сыйфатларны тап һәм сыйфатка билгеләмә бир.
Туган ил ул — алтын арышлар,
Туган ил ул — зифа камышлар.
Туган ил ул — иркен болыннар,
Болыннарда нәни колыннар.
(З.Туфайлова)
-(Алтын, зифа, иркен, нәни. Предметның билгесен һәм төрен белдереп, нинди? кайсы? Сорауларына җавап булып килә торган мөстәкыйль сүз төркеме сыйфат дип атала.)
-Җавабыгыз дөрес, шуның өчен бу бирем сезгә менә шундый корылма бирә. (Аны тактага ябыштыралар). Патшалыгыбызга капкасы да булсын әле. ( йозаклы капка ябыштырыла)
2 нче бирем. (слайд 6)
Слайдта күрсәтелгән җөмләләрне укырга, сыйфатын табып, төрен билгеләргә.
Бүген дәресләрдән соң Татарстанга багышланган әдәби кичә булды. Кичәдә тарихи шәхесләр турында сүз барды. Укучылар шул шәхесләрнең сәяси карашлары буенча фикер алыштылар.
(Укучылар җавабы, нәтиҗә)
-Бу бирем безгә менә шундый бина бирде (нисби сыйфатлар), аны да тактага ябыштырыйк.
3 нче бирем.
- Нисби сыйфатлардан башка тагын нинди сыйфатлар була?
-(асыл сыйфатлар)
-Дөрес. Асыл сыйфатлар кулланып Татарстан турында җөмлә төзергә кирәк. (Татарстан зур һәм бай республика. Татарстанда төрле милләт кешеләре яши.)
-Менә безгә тагын бер корылма (асыл сыйфатлар)булды.(тактага ябыштырыла)
Физкультминут
-Балалар, әйдәгез ял итеп алыйк. “Дәшмибез” уены. Укытучы карточкаларга язылган сыйфатларны күрсәтә, укучылар төрле хәрәкәтләр, мимикалар белән аңлаталар. (зур, биек, салкын, эссе, шат, көчле, киң, тар)
4 нче бирем.
- Балалар, төзелешебезне дәвам итү өчен безгә сыйфат дәрәҗәләрен искә төшерергә кирәк. Шундый бирем эшләп алыйк әле. Беренче төркем яшел сыйфатын, икенче төркем - ак сыйфатын төрле дәрәҗәләргә куеп әйтергә тиеш була.
-Бик яхшы. Дөрес җавап безгә тагын бер корылма (сыйфат дәрәҗәләре) китерде. ( укучылар аны да тактага ябыштыралар)
5 нче бирем.(слайд 7)
-Бирелгән сүзләрдән сүзтезмәләр төзергә, сыйфатларны табарга һәм сыйфатларның нинди билгеләр белдерүен ачыкларга:
Ак барс, татлы тел, түгәрәк герб, зур шәһәр, каты таш, юмарт халык.
-(төсен, тәмен, формасын, күләмен,физик сыйфатын, кеше һәм хайваннарның холкын).
-Җавап дөрес, бу белемегез патшалыгыбызга куярга тагын бер корылма бирде (сыйфат предметның төрле билгесен белдерә).(тактага ябыштырыла)
6 нчы бирем.(слайд 8)
“Корректор” уены . Шигырьне тиешле сыйфатларын куеп укырга, сыйфатларның ясалышын аңлатырга.
Бүген шушы дәрестә
... ... хәл булды:
... матур, ...
Патшалык пәйда булды.
Күккә тигән түбәсе,
Сыйфат аның түрәсе,
Һәр тарафка нур чәчә-
... ... тирәсе.
Сыйфатлар: Гадәттән тыш, искиткеч, гүзәл, аллы – гөлле.
(укучылар җавабы)
-Афәрин! Тагын бер корылма (сыйфатларның ясалышы) безнеке булды.
Дусларым, патшалыгыбызны матур гына төзедек, сезгә ошыймы? (..)
Безгә анда керергә ачкыч кирәк булачак. Ачкычны алу өчен алдагы бирермнәрне чишәргә кирәк.
V. Яңа материал өстендә эш.
(слайд 9)
Кайсыгыз бу серле сүзләрне укый алыр икән?
С й а л р ы и е л ш е |
Ы ф т а н ң с м ә ү |
-(сыйфатларның исемләшүе)
-Бик дөрес.Димәк, дәресебезнең темасы ничек була?
-(сыйфатларның исемләшүе)Слайд 10.
Өйрәнәсе темабызның исеменнән чыгып максатларны билгелик.
1) сыйфатларның исемләшүе белән танышабыз;
2) исемләшкән сыйфатларны сөйләмдә кулланырга өйрәнәбез.
Ә хәзер, әйдәгез, алга таба күз салыйк әле. (слайд 11 ) “Укы, чагыштыр, нәтиҗә яса”.
Эшлекле кешенең эше бетәр, эшлексез кешенең көне үтәр.
Бирем: җөмләдән сыйфат белән сыйфатланмышны табарга, сыйфатланмышта нинди кушымчалар бар? (кешенең – бер.сан, иялек килеше)
Татар халык авыз иҗатында эле генә без карап киткән җөмлә менә болай бирелә:
Эшлекленең эше бетәр, эшлексезнең көне үтәр.
Нинди аерма күрәсез? (Сыйфат исем кушымчаларын үзенә алган.)
-Бу күренеш ничек дип аталыр икән? (Исемләшү, сыйфатның исемләшүе). Төгәлрәк аңлау өчен алдагы слайдка күчик.
(слайд 10)
Бирелгән җөмләләрне укыгыз да әйтегез, сыйфатлар кайчан һәм исемнәрнең нинди кушымчаларын алып исемләшәләр?
- Белемле балалар олимпиадада катнаша. Белемлеләр олимпиадада катнаша. 2) Минем акыллы кызым! Минем акыллым! 3) Матур кызга теләсә нинди күлмәк килешә. Матурга теләсә нинди күлмәк килешә.
(Сыйфатланмышы төшеп калган сыйфат исемләшә. Исемләшкән сыйфатлар сан, килеш һәм тартым белән төрләнәләр)
VI. Өйрәнгән материалны ныгыту.
Хәзер дәреслек белән эшләп алыйк . Укучылар, ачыгыз дәреслекләрегезнең 78 нче битен, табыгыз 117 нче күнегүне. (шигырь юлларыннан исемләшкән сыйфатларны табалар).
Төркемнәрдә эш. Диалог төзергә. Өстәлләрдә куелган предмет атамасын бер тапкыр гына кулланырга ярый.
- Алдагы бирем карточкаларда эшләү. Яшел төстәге карточкаларны алыгыз һәм андагы схемаларны дәреслекнең 78нче битендәге кагыйдәдән файдаланып тутырыгыз. (Кластер алымы. Һәр төркемнең берәр укучысы схемасын укып күрсәтә.)
VII. Рефлексия
-Укучылар, нәтиҗә ясыйк әле, бүген нинди яңа теман өйрәндек?
- (сыйфатларның исемләшүе)
- Куйган максатыбызга ирештекме? (...)
-Ничек , нинди эшләр аша ирештек?
- Җөмләләр укып кагыйдә чыгардык, дәреслектән күнегү эшләдек, диалог төзедек, схема тутырдык.
-Тагын ниләр эшләдек?(сыйфатларны кабатладык, патшалык төзедек)
-Ничек уйлыйсыз, сыйфатлар турында барлык белемнәребезне дә күрсәтә алдыкмы? (әйе) Үзебезне мактыйк әле –афәәәәриииин!
-Димәк, ачкыч безнеке! Шул хөрмәттән, бәйрәм салюты да безнеке!
(хлопушка шартлатыла, аның төсле кәгазьләре астыннан биремнәр чыга)
-Безнең салют гади генә булмаган, ниндидер серле кәгазьләр дә чыккан.
Аларны тезеп карыйк әле, ниләр язылган икән? (укучылар мәкаль җыялар)
-Ниләр язылган, укып күрсәтегез әле.(Иле матурның тормышы матур)
-Бүген өйрәнгән тема белән бу мәкаль арасында бәйләнеш бармы?(Әйе, монда исемләшкән сыйфатлар бар –матурның.)
Өйгә эш: туган илебезнең матурлыгы турында сөйләргә әзерләнеп килергә; дәреслек буенча эш: 121 нче күнегү, 81 нче бит
VIII. Йомгаклау.
Билгеләр кую. Укучылар, сезнең өстәлләрдә өч төстә дүрт почмаклап киселгән кәгазьләр бар. Белемегезне ничәлегә бәялисез, шул төснең артына исем һәм фамилиягезне языгыз (Яшел -“3”ле, ак –“4” ле, кызыл “5” ле) һәм чыкканда минем өстәлдә калдырыгыз. Дәрес тәмам китәргә мөмкин.
Үзанализ
Дәреснең максатлары:
- Танып -белү максаты: укучыларга сыйфатларның җөмләдә кулланылышы, исемләшүе турында мәгълүмат бирү;
- Үстерү максаты: укучыларның чагыштыру, анализ ясый белү, кагыйдәләр формалаштыра һәм дәлилли белү күнекмәләрен үстерү, сөйләм телләрен баету.
- Тәрбия максаты: туган илебезгә карата хөрмәт, мәхәббәт һәм горурлану хисләре тәрбияләү.
Дәрес тибы: яңа белем бирү дәресе.
Дәрескә максат куйганда программа таләпләре, өйрәнеләсе материалның эчтәлеге, укучыларның белем дәрәҗәсе, бүгенге дәреснең тема буенча урыны искә алынды. Бу- “сыйфат” темасы буенча соңгы яңа белем бирү дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр.
Шәхескә кагылышлы: эшчәнлекнең максаты һәм нәтиҗәсе арасында бәйләнешне билгели белү. Белем алуга мотивация формалаштыру,татар теленә карата кызыксыну уяту .
Метапредмет: татар теленең башка фәннәрне өйрәнү һәм белем алу чарасы икәнен аңлау;
Танып-белү УУГ:
-уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик эзлеклелеккә салу; җөмләләрне чагыштыру, уртак һәм аерма билгеләрне билгеләү, чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.
Коммуникатив УУГ:
индивидуаль, парлы һәм төркемнәрдә эшләү дәверендә уртак фикергә килеп эшли белү;
хезмәттәшлек урнаштыра алу;
телдән (диалогик һәм монологик) сөйләм күнекмәләрен үстерү.
Регулятив: укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.
Предмет буенча:
Сыйфатлар буенча белемнәрне тирәнәйтү,сыйфатларның исемләшү күренешен ачыклау,исемләшкән сыйфатларны сөйләмдә куллана белү осталыкларын формалаштыру.
Дәреснең структурасы аның тибына һәм максатына яраклаштырылган. Вакыт этаплар буенча дөрес бүленде дип исәплим. Кабинетта дәрес уздыру өчен компьютер, такта, акбур һәм башка дидактик материаллар бар. Дәрес этаплары бер-берсенә үрелеп барды. Дәрес башындагы психологик уңай халәт укучылар эшчәнлегенә уңай тәэсир итте.
Дәрес эчтәлеге .
Туган як турында әңгәмә кору аша сыйфат темасына күчү.Төзүчеләр кыяфәтенә кереп, сыйфатлар буенча бөтен белемнәрне күрсәткән “Сыйфатлар патшалыгы”төзү. (шигырдән сыйфатларны табу, Җөмләләрдән сыйфатларны табып төрен билгеләү, асыл сыйфатлар кулланып Татарстан турында җөмләләр төзү, сүзтезмәләр төзү һәм алардагы сыйфатларның нинди билге белдерүләрен аңлату, “Корректор” уены (шигырьгә сыйфатлар кую һәм аларның ясалыш үзенчәлекләрен аңлату).“Патшалыкка” керү өчен ачкыч кирәк. Аны яңа теманы үзләштереп алабыз. Бирелгән җөмлә һәм мәкаль аша теманы ачыклау, кагыйдә чыгару, бирелгән предметлар буенча төркемнәрдә диалог төзү, дәреслек белән эш, карточкалар белән эшләү.
Укучылар эшчәнлеге.
Укучылар дәреснең һәр этабында актив булдылар, уку материалын кызыксынып өйрәнделәр, бер-беренә карата яхшы карашта булдылар.
Дәрескә йомгак. Бәяләү.
Дәрес барышында укучылар сыйфатлар буенча барлык белемнәрен дә искә төшерделәр, яңа теманы да җиңел үзләштерделәр. Сыйфат темасына караган барлык мәгълүмат тактага төрле корылмалар белән бергә ябыштырыла барды. Нәтиҗәдә “сыйфатлар патшалыгы” барлыкка килде. Логик фикерләү, күзәтүчәнлек, үзара ярдәмләшү, бер-береңә яхшы мөнәсәбәттә булу эшебезгә уңай йогынты ясалды.
Максатка ирешүдә укучы эшчәнлеген оештыруда төрле алымнар куллану зур роль уйнады. Дәрестә максатыма ирештем.
