Творческая деятельность педагога-библиотекаря МБОУ "Мульминская СОШ"
материал по теме

Ахметханова Гульнара Масгутовна

Творческая деятельность педагога-библиотекаря МБОУ "Мульминская СОШ"

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon zhinu-66.doc49 КБ

Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы

Биектау муниципаль районы

Мүлмә гомуми белем бирү мәктәбе

“Сез, һәрвакыт безнең күңелдә”.

9 май Бөек Җиңүнең 66 еллыгына багышланган монтаж.

1-11 класслар өчен

Төзеде: Педагог- организатор,

Китапханәче Марданова Г.Х.

Сәгать суккан тавыш ишетелә.

Сәгать чыңы ишетелә.

Суга сәгать. Җиңү сәгате ул.

Җыйналдылар бүген авыл халкы

Искә алырга Бөек җиңү көнен.

1 класслар сөйли:

  1.Якты кояш җылы нурын сибеп,

Зәңгәр офыкка төшеп югалды.

Кайгы белмәс  шаян балаларның

Шат көлү авазы  яңгырады.

 2.Июнь.

Ул көнне урамнан  уеннан кайтканда,

Кич арып йокларга ятканда,

Берәүдә китерми уена,

Иртән иртүк сугыш башланасын

Һәм бетәсен бары 45 нең маенда.

 3.Бар җирдә дә шундый тынлык була,

Табигать йоклаган күк тоела.

Бары тик 5 минут тынлык калганын,

Берәүдә китерми уена.

4.Сугышка сез чыгып киткәндә,

Без әле бөтенләй тумаган.

Без сезне ничек тә, ничек тә

Инде һич алмыйбыз оныта.

ӘРҖҮДӘ АПА СҮЗЛӘРЕ.

Кояш көлеп торган җәйге көндә

Көтмәгәндә аяз күк йөзен

Кара болыт килеп каплаганны

Күрдеңме син? Ә мин, мин күрдем.

Авыр иде,

Ләкин авырлыктан

Көчсезләнеп изрәп калмадык.

Кояшның без бәхет сибәчәген,

Җиңү киләчәген аңладык.

Магитофонда Ливитанның сугыш башлану турындагы хәбәре.

ҖЫР “ ВОКЗАЛЛАР”

Кадетлар сөйли.

1.  Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш елмайды.

Таң атмады бүген, таң атмады,-

Алды җирне сугыш ялкыны.

Ирләр китте, кызлар елап калды

Шаулап калды иген өлгереп.

Басу капкасына чаклы озата барды

Яше- карты барсы өзелеп.

2. Авылыбызның иң – иң уртасында,

Иң матур һәм күркәм урында,

Һәйкәл булып баскан солдат тора,

Винтовкасын кысып кулына.

Кемнәр болар, исемнәре ничек?

Белеп булмый кайда туганнар?

Тик шунычы ачык ,биеклекне

Яулаганнар һәлак булганнар.

ҖЫР: “ ХӘБӘРСЕЗ ЮГАЛГАННАР”

 3. Чабатадан, тездән суга батып

Язгы чәчү җитәр алдыннан

Чыгып киткән икән симәнәгә

Хатын -кызлар безнең авылдан.

40-50 чакырым язгы суда

Кайталмасаң илең ач кала

Әнкәйләрдә бары тик бер хәсрәт

Һәр йорт саен көтә ач бала.

4. Матур көннәремндә шатлыгымны

Уртаклашыр өчен бергәләп.

Килер идем алар янына мин,

Чәчкә салыр өчен чүгәләп.

Сугыш чорындагы хатыннарның

Исемнәрен ташка нык уеп.

Һәрберсенә кызыл бронзадан,

Һәйкәл салыр идем мин коеп.

ҖЫР “ АНА ҺӘЙКӘЛЕ”

5. Әти сүзен әйтеп үсмәдек без,

Белмим аннан авыр ни барын.

Боекканда җыелап укый идек

Әткәбездән килгән хатларны.

Бәхетлеләр күреп күзебез янса

Әни безгә андый чакларны

Укый иде йөзләр яктырганчы

Әткәбездән килгән хатларны.

Сугыш кырында ятып калган әтиләр сүзе.

“ Әй балам, илләр күреп кайт, җирләр күреп кайт, ирләр күреп кайт, дөньяда ни булса, барын күреп кайт, ләкин мин күргәннәрне күрмә!

  Баллар таты, ширбәтләр таты, дөньяда ни  тәм бар , барын да таты, ләкин мин татыганнарны татыма!

  Сандугачлар сайравын, үзәк өзгеч симфонияләр, гомердә ишетмәгән халык җырларын ишет, дөньяда ни моң бар, барын да ишет, ләкин мин ишеткәннәрне ишетмә!

  Мин күргәннәр, мин татыганнар, мин ишеткәннәр барысы да – Кешелек өчен мыскыл, адәм хуры. Мин күргәннәрне, мин татыганнарна, мин ишеткәннәрне сөйләсәң- сүз җитмәс, язсаң- кәгазь, еласаң- күз яше, эчтән тынсаң- тын җитмәс.

  И балам!

  Тау ташларны актарып алтыннар, нефть, металлар, күмер эзлә, тирән су төпләренә төшеп, мәрҗәннәр, алтын балыклар, файдалы суүсемнәр эзлә, иксез- чиксез галәмнәр гизеп, яңа дөньялар эзлә, яңа планеталар, яңа Айлар, яңа Кояшлар эзлә, дөньяда ни кызык бар, ни сер бар, барын да эзлә, ләкин беренче чиратта безнең каберебезне эзлә.”

ҖЫР  “ ӘТИЕМ”

6. Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Әтиләр башларын салдылар.

Без илдә үссен дип,

Иделдә йөзсен дип,

Мәңгегә чит илдә калдылар.

 Магитофонда Ливитанның сугыш беткән турындагы хәбәре.

7.Үткән  утлы елларны искәртеп ата таңнар,

Үткәнне искә алырга, җыела ветераннар.

Күңелләрдә яз аеның бар шатлыгы, бар яме

Күк йөзендә күгәрченнәр, илдә- Җиңү бәйрәме.

 ҖЫР ХОР БЕЛӘН “ ҖИҢҮ ҖЫРЫ

8. Җиңү көне!

Халык бәйрәм итә.

Яз төренгән янар кояшка,

Җир чәчәкләр төзеп күкрәгенә

Йөз балкытып карый кояш та.

Батырлыгын совет солдатының

Рәхмәт белән искә алабыз.

Җиңүләрдән аның хөрмәтенә

Мәңге яшәр һәйкәл салабыз.

9. Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онтылмаслар гомер- гомергә.

Алыгыз , Сез, бүген бүләк итеп

Котлауларның иң- иң олысын

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты матур Җиңү бәйрәмен.

10. Тыныч таңнар. Тыныч иртәләрнең.

Кадерен белеп яшә юлдашым,

Безнең көннәр алга атлаганда.

Тик сугышлар гына булмасын!

Тормышында булган вак нәрсәләр,

Сукмагыннан читкә бормасын,

Чынга ашар бөтен хыялларың,

Тик сугышлар гына булмасын!

Кайчак күңелең болыт каплаганда,

Йөрәк дәртең суынып калмасын.

Ни теләсәң, барсын башкарырсың,

Тик сугышлар гына булмасын!

Галиахметова Рәмилә шигыре. 

 

                                             “ Вокзаллар”

Озатып вокзаллар каршында

Маңайдан үптеләр аналар

Тузанлы юллардан үттеләр

Дөньяны күрмәгән балалар.

Балалар керделәр утларга

Балалар сүз бирде тупларга

Күпләре төренеп шенельгә

Калдылар еракта йокларга.

                         Хәбәрсез югалганнар.

Яу кырында каберләр күп

Гөлләргә уралганнар

Ә кайда соң сезнең кабер

Хәбәрсез югалганнар

Кайсы телләр сезне читтә

Әсир дип атаганнар

Сезне көтә, көтә күңел

Керфекләр чыланганнар.

   

                          Ана Һәйкәле

Авыл башындагы калкулыкта

Бер бакча бар хәтер бакчасы

Шул бакчада ана һәйкәле

Агыйделгә баккан карашы.

Ераклардан кайтмый калган алар

Батыр уллар, газиз аталар

Ничә еллар көткән аналар

Хәтер һәйкәл булып басканнар.

Авыл өсләрендә аяз һава

Агыйделдә торна тавышы

Туган якка сагышлардан кайта

Хәтер булып кемнең баласы

Ераклардан кайтмый калган алар

Батыр уллар, газиз аталар

Ничә еллар көткән аналар

Хәтер һәйкәл булып басканнар.

 

                            Әтием

Агым судай еллар үткән саен    

Үтекәннәргә кайта күңелем

Тик нигәдер язлар килгән саен

Әллә ниләр уйлый күңелем.

Авлыбызгы солдат кайткан саен

Җиңү гөлләренә төренеп

 Пилоткасын кырын салган килеш

Әти кайтыр төсле терелеп

             

                        Җиңү җыры.

Җиңү язы килде җиребезгә

Җиңел бирелмәде ул безгә

Мең ярым көн буе көрәш барды

Мең ярым көн көттек без аны

Җиңү килде илне язга күмеп

Шатлык белән күзне чылатып

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден медальләрне чыңлатып.

Килде ул көн горур күкрәкләрдә

Орден медальләрне чыңлатып.

              Кирәкми сугыш.

Әгәр сугыш булса, яңадан да

Җир сыкраныр авыр ярадан

Яшь егетләр китәр яу кырына

Кайтмас өчен өйгә яңадан

Без сугышны әле онытмадык

Китмәс тә ул безнең күңелдән

Яклап калыйк җирне сугышлардан.

Саклап калыйк җирне үлемнән!

Әгәр сугыш булса тагын ятим

Калыр безнең газиз аналар

Күпме туйлар булмый калыр илдә

Тумый калыр күпме балалар.

Беребездә теләмибез кабат

Сугыш утларына керергә

Менә шуңа күрә кирәк безгә

Тынычлыкның кадерен белергә.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Творческая деятельность педагога-библиотекаря МБОУ "Мульминская СОШ"

Поскольку суицид каждый год угрожает жизни многих тысяч молодых людей, все подростки должны представлять себе, “что такое суицид и как с ним бороться”. ПОМНИ, ДЛЯ БОРЬБЫ С СУИЦИДОМ ДОСТАТОЧНО ОДНОГО Ч...

Нормативно – правовое обеспечение деятельности школьной библиотеки и педагога-библиотекаря

Нормативно – правовое обеспечение деятельности школьной библиотеки и педагога-библиотекаря...

Отчет о самообследовании профессиональной деятельности педагог-библиотекаря

Отчет отражает результаты самообследовании профессиональной деятельности: профессиональное образование, курсы переподготовки и повышения квалификации, направления планируемого в дальнейшем повышения к...

Индикаторы результативности профессиональной деятельности педагога - библиотекаря

Индикаторы результативности профессиональной деятельности педагога - библиотекаря...

"Деятельность педагога-библиотекаря по развитию внимания и речи у школьников с ОВЗ"

Школьная библиотека - особая среда для обучения и получения знаний. Роль книги и чтения расширяет эмоциональный мир особого ребёнка, подстёгивает его творческий потенциал. В процессе учебной и специал...

«Деятельность педагога-библиотекаря по развитию внимания и речи школьников с ограниченными возможностями здоровья»

Школьная библиотека - особая среда для обучения и получения знаний. Роль книги и чтения расширяет эмоциональный мир особого ребёнка, формирует духовную основу личности. В процессе учебной и специально...