Главные вкладки

    Ренат Харис иҗаты буенча фәнни- эзләнү эше
    опыты и эксперименты (11 класс) на тему

    Р.Харис иҗаты буенча фәнни-эзләнү эше

    Скачать:

    ВложениеРазмер
    Файл renat_kharis.docx24.48 КБ

    Предварительный просмотр:

    Ренат Харис исемендәге республикакүләм

    фәнни –гамәли конференция

    Татарстан Республикасы

    Апас муниципаль районы

    Азбаба урта гомуми белем бирү мәктәбе

    фәнни-эзләнү эшенең юнәлеше

                                     Кеше кайчан матур була?

                                        Кеше матур шул вакыт...

                                                                      (Р.Харис)

            

                                                                                                   

                                                                               Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                                                                   Мәрдәнева Әлфия Равил кызы эше.

    2013

                                                   

                                 Фәнни-эзләнү эшенең максатлары:

    1. Ренат Харис иҗатының музыка белән тыгыз бәйләнештә торуын өйрәнү.
    2. Ренат Харисның бик күп төрле  музыкаль жанрдагы  әсәр  текстларының авторы булуын дәлилләп күрсәтү.
    3. Ләззәтләнеп  эш эшләгән кеше үзе дә, аның эшенең нәтиҗәләре дә һәрчак матур булуын шагыйрь эшчәнлеге мисалында ачып бирү.

                                             

                  План

    I Кереш өлеш.

     Ренат Харис иҗатының музыка сәнгате белән бик тыгыз бәйләнештә торуы

    II Төп өлеш

    1. Ренат Харис – җырлар авторы
    2. Музыкаль әсәр текстларының жанр төрлелеген аерып күрсәтү
    3.  Ренат Харис иҗатының җырчыларга, композиторларга багышланган өлеше.

       III Нәтиҗә, йомгаклау өлеше.

    Эшеннән тәм, ләззәт алып эшләгән кеше үзе дә, аның эшенең нәтиҗәсе дә  һәрчак матур.

    Ренат Харис иҗатына караган эзләнү эшемне аның үзе турында язган  “Шигырь язган каләм белән...”(6 томда  240нчы биттә, февраль, 1998) мәкаләсендәге музыкага кагылышлы  сүзләреннән башлап китәсем килә: “ ...иң беренче хыялым – композитор булу иде югыйсә.... Гармун бармакларына саннар сугып, 6-7 көй дә язып карадым. Сугыштан соңгы елларда нота белүче кеше булмагандыр безнең Буа районы авылларында. Музыкаль  белемең булмый торып, ничек шундый биеклекләргә үреләсең?” Шагыйрь булып,  үрләр яулагач әйтелгән  булса да, ничектер үкенечкә калган кебегрәк яңгырый бу сүзләр. Тик үкенерлек түгел : татар шигъриятен баетуга әсәрләре белән искиткеч зур өлеш керткән шагыйрь Ренат Харис иҗаты музыка сәнгате белән бик тыгыз бәйләнгән икән ич!

    “Бер әйләнеп карасам – утыздан артык китап, йөздән артык җыр...”дип яза ул үзе. Гомумән, һәр халәтне музыкаль ритмнар аша кичерә бугай аның җаны, чөнки “Музыка” шигыре шуны раслый:

    Мин ерактан карап тордым сиңа...

    Ритмнарга кушылып тын алдым...

    Клавишлар биюдән туктадылар...

    Ә музыка миндә тынмады.

            Гөлназ Мөхәммәтҗанова “Ренат Харис и музыка” (6том, 330бит.) дигән мәкаләсендә дә шагыйрьнең әти-әнисе җыр-моңга гашыйк кешеләр булуын,  халык көйләрен, Р.Ваһапов, З.Басыйрова, Г.Сөләйманова башкаруындагы җырларны тыңлап үсүен, хәзергесе көндә Ренат Харисның өздереп гармунда уйнавын, аның башкаруындагы “Тәзкирә”, “Озату”, Авыл көе” әсәрләренең Татарстан республикасы  радио фондына салынуын  ассызыклый. Гөлназ Мөхәммәтҗанованың бу мәкаләсендә Ренат Харис иҗатының музыка белән тыгыз үрелеп баруы , аның кайбер әсәрләренең аерым музыкаль жанр төренә каравы  да дәлилләп әйтелә:

     ноктюрн – “Иренең кысма”,”Мин адашкан юл”, “Таба алмагач”, “Яшен ташы”, ,,Төш бүлеп”;

    - вальслардан – “Җиләс җил вальсы”, “Аклык вальсы”; элегиялардан – “Элегия”, “Гомер турында җиде элегия”;

    - марш – “Яшел марш”дип яза ул шагыйрьнең иҗат байлыгын барлап.

            Музыкага мәхәббәте Ренат Харисны композиторлар белән аралашуга, һәм нәтиҗәдә, татар музыка сәнгатен  баеткан җырлар тудыруга китерде. Бүгенге көндә Ренат Харис сүзләренә язылган 150ләп җыр һәм төрле жанрдагы сәнгать әсәрләре яши. Элек-электән шагыйрьләр,  язучылар  композиторлар белән кулга-кул тотынышып эшләгәннәр. Без моны Нәҗип Җиһан һәм Муса Җәлил, Салих Сәйдәшев һәм Кәрим Тинчурин, Сара Садыйкова һәм Гөлшат Зәйнашева дуслыклары мисалларында күрәбез. Шулай ук шагыйрь Ренат Харисның  да беркемнекенә охшамаган, метафораларга бай, үзенчәлекле фикер йөртүгә корылган әсәрләре көй иҗат итүчеләрне битараф калдырмаган. Нәҗип Җиһан көй язган “Әйтмә миңа”, “Сугыш турында сөйләшә картлар”, “Камаздашлар”, һ.б. җырлары , Фасил Әхмәтов көй язган “Яшь мушкетерлар”, Яшь магелланнар”,”Шатлык  җыры”, Резедә Ахиярова көй язган “Август”. “Ак кәгазь”, “Ак пионнар”, “Ак теләк”, “Ак сөлге” һ.б., һ.б.бик күп әсәрләре безнең алдан әйткән фикерләребезнең чынлыгын раслый.

            Шагыйрь Ренат Харис олы темаларны яктырту юнәлешендәге “Кеше” ораториясен иҗат итә. Әсәргә көйне Мирсәет Яруллин яза. Бу әсәр өчен 1972нче елда аларның икесенә дә хөкүмәтебез тарафыннан Муса Җәлил исемендәге бүләк тапшырыла.

            Ренат Харис үзенең иҗатташ дусларының  портретларын да әсәрләрендә үзенчәлекле алымнар белән сурәтли. “Нәҗип Җиһанов”, “Сәйдәш”,”Сәйдәш яры”, “Александр Ключарев”, “Рөстәм Яхин”, “Сара Садыйкова”, “Мирсәет Яруллин”, “Резедә Ахиярова”, “Илгиз Мәҗитов”,”Дирижер Фоад Мансуровка”, “Идрис Газиев” шигырьләре, “Рәшит Ваһапов” поэмалары Ренат Харисның күзәтүчән холкы, үзенә генә хас оригиналь  фикер йөртү остасы, ягъни чын талант булуын сөйли.

            Фәнни-эзләнү эшемдә Татарстанның Г.Тукай исемендәге иң  югары Дәүләт бүләге иясе,  атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Харисның күпкырлы талант иясе булуын әйтмичә кала алмыйм. Ул бөек шагыйрь һәм бик күп җырлар авторы булуы өстенә балалар шагыйре дә, публицист та, рәссам да, тәрҗемәче дә, дәүләт эшлеклесе дә, галим дә. Бу эшләрнең барысын да ул рәхәтләнеп тәм табып эшли, ләззәт ала. “Шигырь язганда  да, рәсем ясаганда да, гармун уйнаганда да мин бер үк төрле хисләр кичерәм. Алар – тәнкыйтьчеләр әйтә торган иҗат газабы түгел.

    Иҗат итү газап булса, мин бер юл  шигырь дә язмас идем, бер генә рәсем дә ясамас идем...        Алдыма ак кәгазь салсам,  кулыма каләм алсам, мин иҗат ләззәте татыйм.”-дип яза ул “Шигырь язган каләм белән...”(6 томда  240нчы биттә, февраль, 1998) мәкаләсендә.

    Әлбәттә, Ренат Харисның киң кырлы иҗаты, таланты аның каләмдәшләрен, әдәбият галимнәрен, филология фәннәре кандидатларын да, әдәбият сөючеләрне дә битараф калдырмый. Аның иҗатын өйрәнеп, язучының  үзенчәлекле бөек талантын югары бәяләүчеләр  арасында филология фәннәре кандидатлары Ф. Хәсәнова, Н.Хисамов һәм әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр Т. Галиуллин, Н.Юзиев, Ф.Урманчиевларның саллы  хезмәтләрен, Мостай Кәрим, Сибгат Хәким, һәм Гөлназ Мөхәммәтҗановаларның фәнни мәкаләләрен атап үтәргә була. “Ренат Харис – ХХ гасырның икенче яртысы  татар шигъриятен тезгененнән тотып, анда “ат уйнаткан”, шигъри исемен иҗат җисеме белән дәлилләгән шагыйрьләрнең берсе.”-дип язды аның хакында “Ренат Харисның соңгы еллар лирикасында чиксезлек һәм инсан”дигән фәнни мәкаләсендә Алсу Шәмсутова.( 126 бит“Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш”китабы)

    Сүземне         йомгаклап шуны әйтәсем килә: Ренат Харис иҗаты турында кем генә язмасын, ул җөмләләр җылы хисләр, ярату белән язылган. Күрәсең, яратып, тәм табып, ләззәтләнеп эш эшләгән кеше үзе дә һәм аның эшенең нәтиҗәсе дә һәрчак шулай матур була. 

    Файдаланылган әдәбият исемлеге

    1. Әдәбият дәреслеге (11нче сыйныф өчен дәреслек) Казан 2011

    2. ”Балачак әдипләре”(библиографик белешмәлек)      Казан 2002

    3. Р.Харис  “Тоткасыз ишек”(шигырьләр, поэмалар) Казан 1999

    4. Р.Харис  “Сайланма әсәрләр” җиде томда 2006

    5. А.Шәмсутова ”Хәзерге татар әдәбиятында яңарыш” 2010

    6. Төрле елларда чыккан “Казан утлары”журналлары


    По теме: методические разработки, презентации и конспекты

    "Рәссам Харис Якупов"

    7 нче сыйныфның рус төркемнәрендә әдәбият дәресе...

    11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы. Технологик карта.

    11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы...

    11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация

    11 сыйныфта А.Яхин концепиясе нигезендә һәм Ә.З. Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган дәрес эшкәртмәләре.Ренат Харисның "Тукайның мәхәббәт төшләре" поэмасы буенча презентация...

    Ренат Харис "Серле алан" Презентация

    6нчы сыйныфның рус төркемендә әдәби уку дәресенә презентация....

    Рус телендә башлангыч гомуми бирү мәктәбендә татар теле укыту: гомуми программа (татар төркемнәре өчен). Төзүче-авторлары: Ф. Ф. Харисов Ч. М. Харисова.Методик ярдәмлек

    Аңлатма язуыРус мәктәпләрендә укучы татар балаларына татар теле укыту үз алдына түбәндәге максат һәм бурычларны куя:а) укучыларда ана телен өйрәнү белән кызыксыну, аңа омтылыш уяту,  үз...