Упкын
классный час (8 класс) по теме

Борисова Лилия Ильдусовна

Сыйныф сәгате "Упкынга илтүче юл" (сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чирләрнең сәбәпләрен ачыклау, эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуга каршы тискәре караш формалаштыру.)

Скачать:

ВложениеРазмер
Office presentation icon klass.s.upkyn_.ppt623 КБ
Microsoft Office document icon borisova_liliya_ildus_kyzy_pravelnyy.doc62.5 КБ

Предварительный просмотр:


Подписи к слайдам:

Слайд 1

” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсәгә дә бәйләнмәгән булса”. Жорж Бюффон

Слайд 2

Тема: Упкынга илтүче юл.

Слайд 3

Начар, зарарлы гадәтләр . Эчкечелек тәмәке тарту наркомания

Слайд 4

Зарарлы гадәтләр: Наркомания, алкоголизм, тәмәке – куркыныч авыруларны китереп чыгаручылар, гомерне кыскартучылар.

Слайд 5

Тәмәке һәм аның зарары - Тәмәке тарту кеше гомерен 5-15 елга кыскарта; - 1 тәмәке тарту кеше гомерен 5-6 минутка кыскарта; - 1 тәмәке төтенендә егермегә якын агулы матдәләр бар. Шуларның иң көчлесе – никотин. - 5 тәмәкенең никотины – кроликны, - 100 тәмәкенең никотины – атны үтерә.

Слайд 6

А лкоголь һәм аның зарары - Алкоголикларның гомере эчмәүчеләргә караганда 20 елга кимрәк -Спиртлы эчемлекләр белән мавыгучыларның 95 проценты гастрит, ашказаны авыруларына дучар ителгән, күп эчүчеләр арасында үлүчелер ике тапкырга артык. -Йөрәк эшчәнлегенә зур зыян килә, ул таушала һәм кеше гомере 8 елгакыскара.

Слайд 7

Наркотиклар һәм аның зарары - Куллана башлауга 2 – 3 ай үтүгә, кеше әфьюнга тәмам ияләшеп җитә. -Героинны куллана башлаган кеше 7 – 8 елдан, кайвакыт 10 – 12 елдан үлемгә дучар була.

Слайд 8

Тормышның кадерен белегез. Ныклы ихтыяр көченә ия булыгыз. Кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белегез!



Предварительный просмотр:

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы

Ленино -Кокушкино урта гомуми белем бирү мәктәбе

Тема: Упкынга илтүче юл.

(сыйныф сәгате)

                                                                Борисова Лилия Илдус  кызы,

8 “а” сыйныф җитәкчесе,

                                    татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.

2015-1016 уку елы.

Тема: Упкынга илтүче юл.

Максат: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, чирләрнең сәбәпләрен ачыклау, эчкечелек, наркомания, тәмәке тартуга каршы тискәре караш формалаштыру.

Дәрес барышы:

I.Психологик уңай халәт тудыру.

-Хәерле иртә, укучылар! Бүгенге класс сәгатебезне минем Жорж Бюффонның менә шундый канатлы сүзләре белән башлап китәсем килә :” Кеше үзендә иркенлекне бары шул чагында гына сизә, әгәр ул бернәрсәгә дә бәйләнмәгән булса”. Уйлап карасак, безнең тормышыбыз тоташ бәйләнешләрдән тора: көн саен иртән без  укырга яки эшкә барыр алдыннан  кием, кибеттә азык-төлек, укып бетереп урта белем алгач, үзебезгә һөнәр сайлыйбыз. Кечкенәдән әти-әниләребезгә бәйле булсак, тора-бара үзебезгә тиң ярларны сайлап алып, үз гаиләләребез барлыкка килә. Һәм бу бәйләнешләрсез безнең тормышыбызны күз алдына да китереп булмас иде. Тик шул ук вакытта тормышыбызда бер-берсенә үрелеп барган шушы матур бәйләнешләр арасына без үзебез теләп аракы яки тәмәкегә бәйләнешне  сайлап алабыз, чөнки гадәтне кешегә мәҗбүриләп тагып  булмый.

Яшәеш кыйммәтләре, проблемалары турында күп сөйлиләр, язалар. Шуңа да карамастан, күбебез тормышта үз юлын сайлаганда кыенлык кичерә, хәтта ялгыша да. Чөнки без үз проблемаларыбызны бүтәннәрдән яшерәбез, безне берәү дә аңламас дип уйлыйбыз.  Һәм күп кенә яшүсмерләр проблемалардан качу юлын наркотиклардан, алкогольдән эзли башлый. Ә бу исә үз чиратында аларны төрле күңелсез хәлләргә этәрә.

     Менә бүгенге тәрбия сәгатебезнең темасын да мин “Упкынга илтүче юл” дип алдым. Сезнеңчә, бүгенге тормышта без бу тема астында нинди проблемалар турында фикерләшә алыр идек?

            -Начар, зарарлы гадәтләр турында. Моңа эчкечелек, тәмәке тарту, наркомания кебек бүгенге көндә бик актуаль булган проблемалар керә.

       - Бик дөрес, укучылар. Бүгенге көндә дөньяны эчүчелек, тәмәке тарту, наркомания кебек яман гадәтләр чолгап ала бара.Алар беркемне дә аямый: яңа гына яши башлаган үсмерне дә, тормыш күргән, күп нәрсәләргә ирешергә өлгергән кешеләрне дә. Менә бүгенге әңгәмәбездә без без шушы проблемаларны күтәреп чыгарбыз, бу чирләрдән котылу юлларын эзләрбез.

- Без  алдан ук 8 “а” укучылары белән  начар гадәтләр турында мәгълүматлар табырга  бүлендек һәм бу сорауларга җавап табарга тырыштык, шулай бит. Әйдәгез, сүзне _____________________бирик әле, беренче карашка иң зарарсыз булып тоелган тәмәке турында нәрсәләр ачыкладылар икән?

    I.-Тәмәке тартучыларның барысы да – наркоманнар. Алар наркотик бәйлелеккә ничек эләгүләрен үзләре дә сизми кала. Тәмәкене даими тарткан кеше канында никотин югары дәрәҗәдә булганда гына үзен яхшы хис итә. Организмда никотин азаюга нерв күзәнәкләре актив рәвештә тагын бер сигарет тартуны таләп итәләр. Бу хәл торган саен кабатлана.

       Никотин үз капканына иң беренче чиратта яшьләрне алдап кертә. Башта барысы да яхшы тоела. Яшүсмер мәктәп бинасы артына чыгып яки автобус тукталышында тәмәке көйрәтә. Ләкин тора - бара ул үзенең кармакка эләгүен аңлый. Яшүсмер ашап алгач, дәрес вакытында, автобуста, кунакта, өйдә һәрчак тәмәке тартырга тели. Ул наркомания корбаныннан нәрсә белән аерыла соң? Аерма шунда гына: тәмәке тартучыга үз организмын җимерү өчен күбрәк вакыт таләп ителә.

   Тәмәке тартудан беренче чиратта сулыш органнарына зыян килә. Бугаз, үпкә яман шешләре, хроник бронхит һ.б. авыруларның сәбәпчесе - тәмәке.  

 

“Тәмәке” шигыре.

Дус булмасын инде сезгә

Тәмәке – чуп-чар!

Озак яшәрсез ансыз да

Сәламәт,  дуслар.  

Агуламагыз үпкәне

Тәмәке тартып.

Уйлагыз аның зарарын

Утырып, ятып.

Тешләрегез, йөзлзрегез

Сары алмасын!

Тәмәке төтене белән

Үпкәң янмасын!

Агуланмасын тәнегез

Төтен парыннан

Тик хуш исләр килеп торсын

Синең яныңнан.

Фаҗигаләр китерә ул,

Өзә бәгырьне.

Тәмәке гомер кыскарта,

Гомер – кадерле.

Янгыннар, хәерчелеккә

Тәмәке илтә.

Матур, бәхетле тормышка

Ул һаман киртә.

Тәмәке зарары синең

Исеңдә калсын!

Киләчәгең акыл белән

Яшәргә язсын

II.Җәмгыятьнең тагын бер явыз дошманы - алкоголь . Сүзне _________________________                                          Исерткеч эчемлекләр кешелекне һәлакәткә илтә. Ни кызганыч, республикабызның аерым төбәкләрендә эчкечелек нык үсеш алган. Шул сәбәпле бик күп гаиләләр таркала, үлем очраклары күбәя, ятим һәм гарип балалар саны арта. Рәсми мәгълүматларга караганда, балаларның 30% физик һәм психоголик яктан сәламәт түгел, һәм моңа, нигездә спиртлы эчемлекләр гаепле. Әтисе эчкече булган балалар физик һәм акыл ягыннан калыша. Ә сез кешелекнең киләчәге, сез булачак әти - әниләр. Шуңа күрә тормышны җимерерлек адым ясаганчы, киләчәк турында уйларга кирәк.

     Олылар белән чагыштырганда, яшь кеше организмында кан тизрәк йөри, шул сәбәпле балалар һәм яшүсмерләрнең төрле органнарына алкоголь бик тиз барып җитә һәм аларны агулый. Исерткеч кулланган яшүсмерләрнең бик тиз хәле бетә, аяк - кулларын көзән җыера, тән температурасы һәм кан басымы күтәрелә, үсү процессы акрыная. Кайвакыт кан составында шикәр кими. Бу исә, үз чиратында, баланың тагын да хәлсезләнүенә китерә. Атнага бер яки берничә мәртәбә исерткеч эчкән яшүсмер алга таба эчкечегә әверелергә мөмкин. Ун ел буе даими исерткеч эчкән өлкән кеше алкоголикка әверелә, ә яшүсмер 2-3 елда ук бу авыруга бирешә. Алкоголь яшьләрнең баш миенә, йөрәгенә көчле тәэсир итә. Спиртлы эчемлекләр куллану нәтиҗәсендә хәтер начарая, минең кан белән тәэмин ителүе бозыла. Алкоголь шулай ук терәк - хәрәкәт системасын, скелетны да зәгыйфьләндерә. Күп эчә торган кешеләрдә алкоголь психозы килеп чыгуы ихтимал. Аның иң таралган төре - ак бизгәк авыруы (белая горячка). Бу вакытта авыру кеше тирә - юньдәге хәлләрне дөрес аңламый, үзенең кайдалыгын белмәс дәрәҗәгә килә. Ул саташа: аңа бүлмә тычкан, елан, күсе, үрмәкүч һ.б. белән тулган кебек тоела. Авыру үзен '‘эзәрлекләүчеләрдән” качып, ярдәм сорап кычкыра, тәрәзәдән сикермәкче була. Мондый халәт берничә тәүлеккә сузылырга мөмкин. Махсус дәвалау чаралары күрелмәсә, ул үлемгә китерә.

Минем исемем- аракы,

Алкоголик эчемлек.

Мине эчкән һәрбер кеше

Йөри һәрчак исереп.

Киемнәрнеалыштырам

Көннән-көн гел яңага.

Алдап, кеше кызыктырып,

Эчертеп аздырырга.

Исемнәрем бик күп төрле,

Минзөлә , бар Бөгелмә.

Бик нык көчле батырлар да

Мине эчкәч бөгелә.

Кәеф-сафа кылдырам,

Башларны әйләндерәм.

Күбрәк эчеп ташласалар

Дуңгызга әйләндерәм.

Укытучы:

-Ә хәзер мин сезгә Сабыйның ялваруы  дигән шигырьукып китәм.

Әни, бәгърем, орышмачы мине,

Әни, бәгърем, зинһар кыйнама.

Ишетәсеңме, әнием, ялгыш кына

Аракыңны түктем алдыңа.

Мин теләдем бары нәни генә

Ипи кисәген сындырып алырга.

Аракы түгәргә теләмәдем мин,

Теләдем тик ашап калырга.

Белеп торам инде, әни бүген тагын

Дус - ишләрен алып кайтачак,

Тагын бергәләшеп эчәчәксез,

Исерү - сезгә бәйрәм булачак.

Әнием, әйтче, бу бит дөрес түгел,

Бу турыда сөйли күршеләр.

Дәваланырга кирәк, имеш, сезгә

Балалар йортында гына яши,

Имеш, минем ишеләр.

Бик еш мине кыйнасагыз да сез,

Һәрчак пычрак булып йөрсәм дә,

Әтине һәм сине яратам мин

Кеше нәрсә генә дисә дә

Әнием, бәгърем, әгәр эчмәсәң син

Матурланыр иде дөньясы.

Минем дә бит килә бүтәннәр күк

Гаиләм белән матур торасы.

-Шигырь буенча әңгәмә:

  • Күз алдыгызга нинди картина килде?
  • Әлеге баланың киләчәген ничек күрәсез?
  • Баланың күңелсезлегенең сәбәпчесе нәрсә?
  • Алдагы тормыш корасы гаиләң матур булсын өчен нишләргә кирәк?

III. Җәмгыятьнең иң  явыз дошманы  - наркотиклар куллануның куркынычлыгы турында булыр 

Наркотик грекча “оеп калу, сиземләү бетү” дигән сүз. Наркотик матдәләр кеше организмын тулысынча үзгәртә. Кеше наркотик колына әверелә. Наркотикларның төрләре бик күп. Ләкин аларның һәркайсы кеше тормышы өчен куркыныч тудыра. Наркотик кулланганнан соң эйфория, рәхәт хәләт берничә минут дәвам итә. Аннары кеше 2-3 сәгать дәвамында хәлсезләнеп кала, саташа яки йоклый. Куркыныч төшләр күрә. Әйе, наркотиклар рәхәтлекне күп бирми. Ләкин бер атнадан соң наркоман алардан башка яши алмый инде. Наркотик булмаганда һәр наркоман бик нык газап чигә. Бу - сызлану дип атала. Ул организмга наркотик 10 -12 сәгать булмаганда барлыкка килә. Бер тапкыр гына булса да сызлану газабын кичергән кеше теләсә нинди җинаятькә барырга әзер. 2-3 елдан соң наркотиклар кешене тулысыңча психофизик яктан зәгыйфьләнүгә китерә. Кешенең тиресе саргая, сөякләре сынучан була, чәче коела, акылы зәгыйфьләнә, элекке кызыксынулары, тойгылары югала, ул тиз картая, теләсә нинди юл белән наркотик табу теләге бердәнбер максатка әйләнә.

Наркоманга әйләнеп китүнең сәбәпләре күптөрле. Яшүсмер башкалардан аерылып торырга, холкын күрсәтергә ярата. Менә шундый мин - минлек кайберәүләрне: “Наркотикларны татып карыйм да, туктыйм,” - дигән ялгыш адым ясауга китерә. Агуны теләсә кайчан ташлый алырмын дип уйлаучылар, үзләре дә сизмәстән, гомерлеккә наркомания ятьмәсенә эләгә дә куя. Монда кешенең холык - фигыле дә зур роль уйный. Кеше кирәк вакытта “юк!” лип кистереп әйтердәй ныклы ихтыярга ия булырга тиеш.

“Наркомания - гасыр афәте”.

Халык әйтмәгән юкка.

Наркотикның зыяны күп,

Кулланма аны,тукта!

Кирәкми ул эчкечелек,

Тәмәкене тартулар.

Шуның нәтиҗәсе бит

Наркоманнар артулар.

Кеше яшәү өчен туа,

Ә гомеркәй бер генә.

Наркоман булырга бит

Җитә бары бер энә.

Шулай булгач, наркотиклар

Кирәкми бу дөньяга.

Кеше наркотик кулланып

Үз-үзенә кул сала.

-Әйдәгез әле, Рамил Төхватуллинның “Упкын”   ( “Пропасть”) фильмнан өзек карап китик әле.(Өзек карау).

-Күргәнегезчә, укучылар, начар гадәтләр  аркасында үзеңнең  яраткан кешеләреңне дә югалтырга мөмкин икән. Бу герой кыз үлгәннән соң, минем күңелемдә шигъри юллар туды.Тыңлап карагыз әле.

Булды микән берәр кешегә

Берәр гөнah аның кылганы?

Мәшәкатьсез генә беркөнне

Калдырды да якты дөньяны-

Салкын гүргә керде...

Аңа бары 16 яшь иде,

Өзелде аның яшьли гомере.

Бер сорауга җавап таба алмыйм:

Кем гаепле, кем соң гаепле?

Язлар җитү белән сандугачлар,

Килер инде канат кагынып.

Көн дә узып йөрим зират аша,

Кабереңә карыйм каерылып.

      - Әйе, укучылар, бу замана чирләренең тискәре йогынтысын никадәр генә санасак та, аз булыр. Игътибар итсәгез, әлеге баскычлар түбәнгә таба, упкынга төшүче юл. Һәм без әлеге юлдан баш тарта белергә тиеш. Кеше һәрчак камиллеккә омтылырга, начар гадәтләрдән котылырга тиеш. Кимчелекләргә, начар гадәтләргә каршы көрәшкәндә һәркем үз - үзен яхшырак аңлый, үзенең ихтыярын чыныктыра, тәртипле булырга өйрәнә. Үз - үзеңә биргән сүзне үтәсәң, димәк, син яхшыны яманнан аерырга, үз - үзеңә хуҗа булырга өйрәнгәнсең дигән сүз. Бүгенге сыйныф сәгатендә кешене упкынга илтүче, җәмгыятьнең явыз дошманы тәмәке тарту, наркомания, алкоголизм турында гыйбрәтле сүзләр, мисаллар ишеттек. Тормышның кадерен белегез. Ныклы ихтыяр көченә ия булыгыз. Кирәк чакта “Юк!” сүзен әйтә белегез!