"Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!"
классный час (5 класс) по теме

Бламыкова Ильфира Робертовна

Әниләр көненә әдәби-музыкаль кичә сценариясе. 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл eniler_beyreme.docx42.02 КБ

Предварительный просмотр:

Сафиуллина Гөлфия Минехак кызы

Бламыкова Ильфира Роберт кызы

Казан шәһәре 81нче мәктәпнең татар

теле һәм әдәбияты укытучылары

Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!

(Әдәби- музыкаль кичә) 

Максат: 1) укучыларда әниләргә карата  мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек,              

                 миһербанлылык сыйфатлары тәрбияләү;

                2) балаларның әдәби иҗат, җыр-бию, рәсем сәнгатендә сәләтләрен ачу.

Материал: Вәлиева Р.  Ялгыз аккош.-Казан:Тат.кит нәшр., 1990

                    Валиева Р.  Дәү әнигә барабыз. -Казан:Тат.кит нәшр., 1994

                   Миңнуллин Р. Күчтәнәч. – Казан: Мәгариф, 1995

                    Алмаш: Балалар иҗаты / Төзүче Р.Корбан. –Казан:Тат.кит.нәшр., 2006

(Зал бәйрәмчә бизәлә, укучыларның иҗади эшләреннән, рәсемнәреннән күргәзмә оештырыла, кичә барышында мультимедиа ярдәмендә слайдлар күрсәтелә. Талгын гына көй агыла.)

  1. “Ана йөрәге” риваятен сәхнәләштерү:

Автор: Борын-борын заманда булган, ди, бер ир. Ул үзенең хатынын бик яраткан, хатыны ни теләсә, шуны үтәп торган.

Хатын:  Син мине яратам да яратам дисең, әгәр яратуың чын булса, бар, миңа анаңның йөрәген кисеп алып кил, шунда синең сүзеңә ышанырга булыр!

Ир: Ярар, әни минем өчен изге, ләкин мин сиңа каршы килә алмыйм, кадерлем! (кайгырып, башын иеп чыгып китә)

Автор: Җыена да китә бу газиз әнкәсе янына. Керә дә караңгы төнне әнкәсенең йөрәген кисеп алып, учына йомарлап йөгерә яраткан хатыны янына.

(Сәхнәгә кулына йөрәк тоткан ир килеп керә, абынып егыла)

Ана йөрәге: Улым, бик каты егылдың бугай, кай җирең авыртты?

  1. Алып баручы:

Ана күңеле мәңге күләгәсез,

Ана күңеле мәңге бозланмый.

Кирәк икән, ул баласы өчен

Яшьлеген дә, саулыгын да,

Гомерен дә хәтта кызганмый.

  1. Җыр: “Әнкәмнең догалары” Р.Миңнуллин сүзләре

  1. Алып баручы егет: Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар!
  2. Алып баручы кыз: Хәерле көн, кадерле әниләребез һәм әбиләребез!
  1.  Алып баручы егет: Һәр елны көзнең кышка авышкан матур бер көнендә, ноябрьнең соңгы якшәмбесендә, Әниләр көне билгеләп үтелә.
  2. Алып баручы кыз: Сөйкемле, ягымлы, йомшак күңелле кадерлеләребез! Бүгенге кичәдә сезнең барлык кайгы-хәсрәтләрегезне, сызлануларыгызны оныттырып, җаннарыгызны ял иттерә, тормыш мәшәкатьләреннән арындыра алсак, без бик шат булыр идек. Бу очрашу сезнең күңелләрдә матур истәлекләр калдырсын иде. Сезне ихлас күңелдән бүгенге бәйрәм белән котлыйбыз.

  1. Укучы:  

Нигә бүген бөтен җирдә

Чәчәкләр балкый бездә,

Нигә кояш көлеп карый,

Беләбез һәммәбез дә.

Бүген – әниләр бәйрәме,

Бүген җирдә тантана.

Кояш шуңа көлә бүген,

Гөлләр шуңа шатлана.

Мин дә котлыйм, әнкәм, сине,

Теләгем бар минем дә:

Мәңге шулай кояш кебек

Балкы күңел күгемдә! (“Бүген әниләр бәйрәме” Р.Вәлиева)

  1. Укучы:

Әнием – син бер генәм.

Иң якыным, гөл генәм.

Дөньяларда иң яраткан,

Якын кешем син генә.

Әни мине тапкансың,

Назлагансың, баккансың.

Матур-матур җырлар җырлап,

Иркәләп йоклаткансың.

  1. Укучы

Төннәр буе бер дә күз йоммыйча,

Бишек җыры көйләп йоклаттың.

Көйсезләнсәк, әнкәй, сабыр булдың,

Кулларыңа алып юаттың.

Өйрәттең син, әнкәй, начарлыктан

Яхшылыкны аера белергә.

Булганына  һәрчак шөкер кылып,

Яшәү матурлыгын күрергә.

Әти белән, күгәрченнәр кебек,

Яшәгез сез гомер-гомергә.

Кайгы-сагыш сезне читләп узсын,

Кояш булсын тормыш күгендә.

  1. Укучы:

Әнкәй безгә гомер бүләк иткән,

Үз назында безне үстергән.

Кулларына алып, кысып-кысып,

Үз җылысын безгә сеңдергән.

Кичләрендә кочагына алып,

Әкиятләр сөйләп йоклаткан.

Елаганда, бишекләргә салып,

Бишек җыры көйләп юаткан.

Кояш нуры өйне күмгән чакта

Битләремнән сөеп уяткан.

Авыр чакта киңәшләрен биргән,

Тәмле ризыкларын ашаткан.

Әнкәй безгә гомер бүләк иткән,

Чиксез рәхмәтле без аларга!

Гомеремдә терәк булган өчен

Баш иям мин газиз анама!

  1. Җыр: Бер кыз бала җыр чыгарган”

  1. Алып баручы егет: Синең өчен кайгыртучы әниең булуы нинди зур бәхет ул. 
  2. Алып баручы кыз: Аны ярату гына җитми,аның кадерләрен белергә, сүзен тыңларга, яхшы укуың , үзеңне үрнәк тотуың  , эшкә өйрәнеп үсүең белән  аны шатландырырга кирәк.

  1. Укучы:  Әй, кызлар!

             Әй, малайлар!

Тик торыгыз, тыныгыз!

Аз гына да чыкмасын

Сезнең тавыш-тыныгыз!

Кошкай, син дә җырлама!

Пескәй, син дә мырлама!

Бозау, син дә мулама!

Акбай, син дә улама!

Шаулама син дә, тирәк!-

Әниемә ял кирәк!

Ул эшеннән

Туктасын!

Тизрәк ятып

 Йокласын!

Ял итсен,

Көч тупласын!

Әнием, син болай да

Ял итәсең бик сирәк!

Сиңа да бит ял кирәк!

Арыгансың бит инде,

Әнием, ял ит инде –

Мине йоклат та тизрәк! (“Әниемә ял кирәк!” Р.Миңнуллин)

  1. Укучы:

Безгә килсә әбинең

Авыл гына телендә.

-Сагынам !-ди,-авылны.-

Ике сүзнең  берендә.

                Аңа чынлап күңелсез

              Самавыр да күмерсез.

                Суы да- кранда гына.

              Кибет-урамда гына.

             Ипи дә саласы юк

              Утынга барасы юк.

Күршеләргә  чәйгә  дә

Керә алмый  кирәктә.

Минсез аңа күңелсез

Булыр иде бигрәк  тә.

                        Күңелсез булмас өчен

                         Үзем бар әле ярый.

                          Ул бит тик торып арый,

                        Шуңа гел мине карый  (“Әби кунакка килгәч” Р.Миңнуллин)

  1. Җыр: “Авылым”

  1. Укучы:                              

          Әниләр бәйрәме көнендә

          Җырламый калырга буламы?

         Әниләр булмаса, әниләр булмаса,

         Җылытыр иде кем   дөньяны?

                Гөлләр дә елмаеп баш ия:

               Яшәгез, кадерлеәниләр!

              Сез булган урында,

         Сез булган урында  

        Мәңгелек  язларның яме бар!         (“Әниләр көнендә” З.Мансур)

  1.  Укучы:

Апам миңа: “Син уңмаган

Малай бит”, - дигән була.

Җае чыккан шулай

Теңкәмә тигән була.

Ә менә: “Уңгансың!” – диде

Әнием миңа бүген.

Шулай булгач, мин бит инде

Уңмаган малай түгел.

Сез ничектер, ә мин үзем

Әниемә ышанам.

Чөнки әнинең сүзләре

Дөрескәрәк охшаган! (“Мин әнигә ышанам” Р.Миңнуллин)

  1. Укучы:

Әни пәрәмәч пешерә

Вак итеп, тәмле итеп:

Без табында чәй эчәбез

Бергәләп , тәмле итеп.

Мин дә булыштым әнигә

Пәрәмәчләр ясарга.

Үзең эшләгәч, тәмле ул-

Кирәк эшләп ашарга.

  1. Укучы:  

Тузаннарны сөртеп чыктым

Коедан су китердем.

Әни эшән кайтканчы дип,

Бөтен эшне бетердем.

Бүлмәләрне җыештырдым

Бар җир ялт итсен әле.

Үзенең бәйрәмендә бер

Әни ял итсен әле.

  1. Укучы:

Тәрәзәдән төн карады

Йолдыз күзләре белән.

Тынып калды бөтен дөнья,

Тынмый тик әни генә.

Бакчадагы күбәләктәй,

Йөри ул җил-җил үтеп.

Бөтен нәрсә тынып калган

Ул кагылганны көтеп.

Почык борын песием дә,

Гөл дә тәрәз төбендә,

Бишектәге сеңлем дә,

Хәтта...

Хәтта үзем дә

Көтеп ятам әниемнең

Яннарыма килгәнен,

Чәчләремә кулын куеп:

  1. Йокла, бәбкәм, - дигәнен...

Әниемнең кулларында

Күңелем тынычлыгы.

Әниләрнең кулларында

Дөньяларның ныклыгы. (“Әниемнең куллары”  Р.Вәлиева)

  1.  Укучы:

Йоклап китсәм ялгыш кына

Телевизр алдында,

Кемдер назлап-сөеп кенә

Иңнәремә кагыла.

Бу кем икән?

Кемнең шундый

Майдай йомшак куллары?

Юк, мин беләм!

Шулай назлый

Әнием генә бары.

Бер-бер хәвеф килсә кинәт,

Йә боекса күңелем,

Кем ул борчылып яныма

Килеп җитә иң элек?

Бу кем соң бу?

Кемнең шулай

Йөрәге сизгер тагы?

Шулай аңлый күңелемне

Әнием генә бары.

(“Әнием” Р.Вәлиева)

  1. Бию: “Егетләр” (Джигиты)

  1.  Укучы: 

Әни, син минем җирдәге

Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

Якты кояшым!

Таң йолдызын хәтерләтә

Синең күзләрең

Балдан да татлы тоела

Синең сүзләрең.

Үләннәрдән дә йомшактыр

Синең чәчләрең.

Сиңа минем йөрәктәге

Иң зур рәхмәтем.

  1. Укучы:

 Һичбер кайчан уфтанмыйлар,

Зарланмыйлар үзләре,

Кояш сыман балкый һәрчак

Наз дәрьясы – күзләрең.

Минем кеше булып үсү –

Синең иң зур теләгең

“Тәүфыйк юлдаш булсын!” диеп,

Тибә синең йорәгең.

Намус, тәүфыйк, сәламәтлек –

Бәхет иленә ачкыч.

Кулымда – бәхет ачкычы,

      Әнием – зур таяныч.

  1. Укучы:                                    

Әнкәйләргә Алла ярдәм бирсен!

Аларгадыр бөтен авырлык.

Әнкәйләргә безнең

Йолдызлардан

Йә кояштан һәйкәл салырлык.

Давылларга каршы китәбез без,

Утлар-сулар күпме кичелгән!

Туган өйгә юлны онытабыз-

Ә әнкәйләр барсын кичерә.

Якын дуслар ташлап китә безне,

Хыялларын күпләр югалта.

Әнкәйләргә кайтып егылабыз-

Ә әнкәйләр безне юата.

Алар гына безне онытмыйлар.

Алар гына чынлап ярата.

Синең белән бергә сөенә дә,

Кайгыларың булса –тарата.

Җан җылысын тоя күңелебез,

Әнкәй көчен тоя кулыбыз..

Безгә бер дә үпкәләмәсеннәр,

Әнкәйләргә сәҗдә кылыгыз!     (“Әнкәйләр” Р.Миңнуллин)

  1. Җыр: “Әнкәй” З.Минхаҗева

  1. Алып баручы егет: Ак яулыклы татар әбисе! Син барысын да: яхшысын да,яманын да кичердең. Ләкин барыбер изге күңелле булып калдың,  ак яулыгыңа тап төшермәдең.
  2. Алып баручы кыз: Намаз укыганыңны күрәм дә, сиңа сокланам. Тәсбих тотып, илгә иминлек, балаларга тәүфикъ теләп дога кыласың. Теләгең кабул булсын, и мәрхәмәтле, ак яулыклы татар әбисе!

  1. Укучы:                                                       

Әби белән икебез

Дөнья көтәбез бергә.

Дөнья булгач  дөнья инде,

Хәвефсез булмый бер дә.

Кичә әби ял итте,

Дәү апаларга китте.

Ә мин, дисез нишләдем?

Эшләдем өй эшләрен!

Тотындым әби кайтуга

Бәрәңге кыздырырга.

Ә ул, кызды-кызды да,

Тотынды узынырга.

Чатыр да чотыр килә,

Шундый яман итенә.,

Хәтта ут  та түзмәде,

Сикереп менде өстенә!

Тизрәк суга йөгердем,

Чүт сүндереп өлгердем...

Таба кап-кара булды.

Бар җиргә корым тулды,

Корым тиде күлмәккә,

Май түгелде чүлмәктән

Чалбар балагына да,

Хәтта аягыма да...

Әби кайткач,  бот чапты,

Куандымы шулчаклы

Мин дәү малай булганга,

Бәрәңге кыздырганга.

Әллә куанды шунда

Янгын чыкмый калганга?..

Аннан тазга су салып,

Утыртып куйды мине.

Ә аннары бик озаклап

Сабынлап юды мине.

-Ярый, балам, хәзер,-ди,-

Чүт кенә хәл алыйм ,-ди,-

Аннары бу дөньяларны

Чистартып чыгарыйм,-ди.

Комлап, көлләп, сабынлап

Әби табаны юа.

Әйбер-караны юа,

Аннан идәнне юа.

Аннан һаман авыр сулап:

-Әй балакай...-дип куя.

-Әби,-дим,-йә, нигә инде

Шулкадәр үкенергә?

Үзең сораган идең бит

Кул араңа керергә..

Менә шулай әби белән

Дөнья көтәбез бергә.

Дөнья булгач, була инде

Уты да, төтене дә.    (“Ял иттердем  әбине” Р.Вәлиева”)

  1. Укучы: 

Әбиемнең чәчләренә  

Әйтерсең лә кар яуган.

Ә йөзләре, ә йөзләре

Җыерчыкланып калган.

Картайса да әбиемнең

Күзләре тора көлеп.

Кунакка баргач иркәли,

Назлый аркамнан сөеп.

Мин дә аны бик яратам,

Эшләрендә булышам.

Аны  сөендерер өчен,

Яхшы укырга тырышам.

  1. Укучы:

Әгәр  әбием авырмаса,

Өйдә  шундый күңелле

Яраткан алма бәлешем

Пешә инде,билгеле.

Әгәр әбием авырмаса,

Кайда гына булмыйбыз.

Музей, концерт, театрлар-

Яраткан  урыныбыз.

Әгәр әбием авырмаса,

Әкият сөйли, көй көйли.

Җырлый-җырлый җепләр эрли.

Миңа оекбаш бәйли.

Әгәр әбием авырмаса,

Бергә хыялланабыз.

Илһам килсә, икәүләшеп

Утырып шигырь язабыз.

Авыруларың, аруларың

Мин зур үскәч, бетәчәк.

Бераз гына көт,әбием,

Ул көн бик тиз җитәчәк.

  1. Җыр: “Әбигә хат”   Роза  җырлый

  1. Укучы:

Яратам әбиемне-

Сөйли ул көлә-көлә.

Укыганын да күрмим

Миннән күберәк белә.

Аңламасам, аңлата

Татлы тел белән генә.

-Яхшы укы, кеше бул,

Иреш,-ди,-теләгеңә!

  1. Укучы:

 Нинди тәмле, хуш исле

Әби пешергән икмәк!

Күпереп пешкән икмәктән

Кисеп  алдым бер кисәк.

Әби пешергән икмәкнең

Исе өйгә тарала.

Нәрсә кирәк ,чана шуып,

Арып кайткан балага?

Кисеп алгачяңа пешкән

Мичтән чыккан икмәкне,

Ашый идем, сөйли-сөйли,

Тышта булган хикмәтне.

Һич онытмам, ул икмәкнең

Телемдә калды тәме.

Рәхмәт сиңа, әби шундый

Икмәгең өчен яме.

  1. Укучы:

Әбием пешергән ашлар

Ашап туймаслык тәмле.

Әбием үстергән гөлләр-

Өйләребезнең яме.

 

Әбием  миңа  охшатып,

Яшьлеген искә ала.

И, яшьлек –җүләр чак диеп,

Кайчак уфтанып кала.

  1. Укучы:

Әбиемне яратам дип,

Җөрлыйм әле өздереп.

Сагынып кайтам әбиемне,

Һәр ай саен өздереп.

 

Әбием дә көтеп ала,

Пешереп тәмле бәлеш.

Ашыйбыз без җыелышып,

Өйдә беткәч бөтен эш.

Безнең әби бик уңган,

Бөтен җире ялт иткән.

Чиста, пөхтә,

Тырыш булган-

Гомере шулай үткән.

  1. Җыр: “Чабата” Айзилә җырлый

  1. Укучы:

Минем әби- иң шәп әби,

Аңлыйм аны бер сүздән.

Ягымлы бер караш җитә,

Барысын сизәм күздән.

Авыр тормыш юлы үткән,

Шулай да бирешмәгән.

Тормыш матур булсын өчен,

Армый- талмый эшләгән.

Бүген дә оныкларына

Бирә яхшы киңәшләр.

Догаларын укый-укый,

Тели матур теләкләр.

  1. Укучы                                                          

Ерак түгел арабыз,

Әбиләргә барабыз.

Барабыз җәйләп кенә.

Әбине  жәлләп кенә.

Җиләкләр пешкән чакта,

Яңа бал төшкән чакта.

Әбиеңә куаныч,

Карт көнендә юаныч

Булырсың, дип әйтәләр,

Мине дә ияртәләр.

“Жигули»лар ак кына,

Утырып  җайлап кына,

Барабыз инде менә,

Әбине җәлләп кенә.

Җиләкләр пешкән чакта,

Яңа бал төшкән чакта.

Безнең килгәнне күреп,

Әби чыга йәгереп,

Бер елый ул,бер көлә,

Орчыктай бөтерелә.

Әле каймагын  китерә,

Әле тавыгын куя.

Тавык кына коткармагач,

Соңгы сарыгын суя.

Сарык ите тиз пешә,

Бәлешкә дә килешә.

Ашыйбыз тәмләп кенә,

Әбине җәлләп кенә.

Шундый матур җәйләрдә

Ятабыз әбиләрдә,

Гөлбакчалар эчендә,

Иртәсен дә, кичен дә

Ит ашап, каймак эчеп.

Түзәсең  моңа ничек?

Түзәсең инде менә,

Әбине җәлләп кенә.

Үтә инде җәйләр дә

Кайтабыз әбиләрдән.

Күңеле булсын өчен

Алабыз кайсыберсен:

Каклаган казын, кагын,

Чәкчәген, бавырсагын,

Балын-маен, тавыгын,

Оекбашын,мамыгын.

Алабыз инде менә,

Әбине җәлләп кенә. (“Әбине жәлләп кенә” Р.Вәлиева)

  1. Укучы:

Тугачтын да әнкәй безне

Йомшак кулына алган.

“Балам, бәгърем , күз нурым!”-дип,

 Иркәләгән, назлаган.  

 Җылы бишектә тирбәтеп,

 Матур җырлар  җырлаган.

 “Бәхетле бул,балам!”- диеп,

 Шатлыгыннан  елаган.

  Барыбызны кадерләгән,

  Йөрәк җылысын биргән.

  Беәнең нәни борчуларны,

  Шатлыкларны ул бүлгән,

  Рәхмәт әйтеп әниемә,

  Алларында  баш иям.

  Аны мәңге ташламаска

  Һәм  сакларга сүз бирәм.

  1. Укучы:

    Кич булды.

   Урам тынды.

   Тәрәзәгә төн кунды.

   Күршеләр сөйләшәләр,

   Куанып көлешәләр...

   Тик мин тып-тып утырам,

   Урамга карап торам.

   Карап торам урамга,

   Өй күңелсез  булганга.

   Караңгы шул киче дә,

   Караңгы өй эче дә.

   Мин сыенам диванга,

   Әнием булмаганга...

   Кинәт күземне ачам,

    Сикереп  торып басам.

    Кояш чыкканмы дисәм,

    Әнием кайткан икән! (“Әниемне көткәндә” Р.Вәлиева)

  1. Укучы:

Әй ачу чыкты абыйга-                                                

Шундый иртә торган ул.                                            

Мин торганчы  бөтен эшне                                          

Бетергән дә куйган ул.

Утыннар да кисеп керткән,

Ишегалдын көрәгән.

Аның күпме эшләгәнен

Әниемә дә күрмәгән.

Әнием мактый абыйны:

-Әй уңган, улым, син,-ди.-  

Бөтен эшкә өлгергәнсең,

Минем уң кулым син,-ди.

Ә абыем рәхәтләнеп

Көлеп тора бер читтә.

Көл әйдә,көл,синнән әле

Үч алырмын ничек тә.

Әниләр бәйрәме тагын

Килеп җитәр бер елдан.

Шул чакта күрерсез менә-

Кем өлгер дә, кем уңган.  (“Әниләр бәйрәмендә” Ф.Яруллин)

  1. Укучы:                                                                      

  Камыр баса әнкәй ашыкмыйча,

Йөзләрендә балкый яктылык.

Мөселманча, пөхтә булсын диеп,

Башын, чәчен каплый ак яулык.

Өзеп алган камыр кисәген ул

Кабып тәмли, өстәп тоз сала.

Иягендә, ирен читләрендә

Онлы кулларыннан эз кала.

Әвәли дә калайларга сала,

Төзәткәли бармак эзләрен.

Майлы канат белән җайлап кына

Сыпыргалап ала өсләрен.

Кабаралар әни баскан “ шарлар”,

Шундый камил, шундый ак алар.

Мич түренә ипләп кенә шуа

Нәни генә якты кояшлар.

Менә әнкәй тагын балкып китә,

Нурлангандай була йөзләре.

Урамнарга кадәр таралалар

Пешеп килгән икмәк исләре.

Мичтән чыккан кайнар икмәкләрне

Кулларында әнкәй сикертер.

“Сөбханалла, пешкәнсез бит “-диеп,

Сокланып та сөеп бер әйтер.

  1. Укучы:

Мин кунак яратам!

Кунаклар бар чакта

Тиргәми әнием

Бераз шаярсак та!

Кунаклар бар чакта

Өебез  ямьлерәк,

Бәлеш тә тәмлерәк,

Коймак та тәмлерәк!

Әнием пешергән

Иң  тәмле беленне

Бер генә капсаң да

Йотарсың телеңне!  (“Мин кунак яратам” Р.Миңнуллин)

  1. Укучы:

Елмайса йөзеннән аңлыйм

Әнкәемнең теләген.

Дөнья киңлегенә тиңлим

Әнкәемнең йөрәген.

Әнкәй, сиңа бүләк итсәм

Бөтен дөнья гөлләрен.

Юллар кебек озын булсын,

Әнкәем, гомерләрең.

Ай  нурыннан да нурлырак

Әнкәемнең  йәзләре.

Моңлы көйдәй күңелемдә

Әнкәемнең  сүзләре.

Айдан, кояштан кадерле- син ул, әнием.

Иң ягымлы, иң сөйкемле-син ул, әнием.

  1. Алып баручы кыз:

 Олы юлга чыгам.

Әнкәй,

Фатихаңнан мине калдырма.

Әй Ходаем!

Синнән үтенеп сорыйм :

Әнкәемнән мине аерма,

Канатымны, зинһар, каерма.

  1. Алып баручы егет:

Әй Ходаем!

Синнән үтенеп сорыйм :

Әнкәйләргә бирче сабырлык!

Еллар тыныч булсын,

Илләр имин булсын,

Әнкәйләргә бирмә авырлык!

Әй Ходаем, бирче сабырлык!

  1. Алып баручы кыз: Сабыр, йомшак күңелле әниләребез, әбиләребез!
  2. Алып баручы егет: Бүгенге бәйрәмгә килүегез өчен зур рәхмәт сезгә!
  3. Алып баручы кыз: Киләчәктә безгә менә шулай якты йөзле, тәмле сүзле булып калыгыз!
  4. Алып баручы егет: Балаларыгызны,оныкларыгызны сөендереп, исән-сау булып, тыныч, мул тормышта яшәгез.

  1. Җыр: “Әниемнең кочагы”

                                       

   

Туган авылым

  1. Елга ага борма-борма

Аннан тауга борыла,

Тау янында минем авыл

Урман белән орына.

Җир йөзендә авыллар күп

Тик минеке бер генә

Ин гүзәле, иң матуры

Туган авылым син генә.

  1. Ерак түгел тирәсендә

Чишмә-күлләр, әрәмә.

Ак мамыктай каз-үрдәкләр

Сибелгәннәр чирәмгә

  1. Болыннарга чәчәкләрдән

Гөлләр генә түшәлгән

Тирәкләрдә сандугачлар

Быел тагын ишәйгән.

Әбиемә хат

  1. Алам кулыма каләм,

Ни язарга мин беләм.

Авылдагы әбигә

Хат язам әйтеп сәлам.

Әбием, бәгърем, хәлең ничек?

Мине сагынасыңмы?

Озакламый җәйләр җитәр

Кайтам, каршыларсынмы?

  1. Бигрәк озак үтә кыш

Көткән чакта җәйләрне.

Төшләремдә эчәм гел

Җиләк салган чәйләрне.

  1. Күчтәнәчкә чикләвек

Җыеп җибәргән идең.

Әйбәт итеп укырга

Файдасы тияр дидең.

  1. Рәхмәт, әби, онытмам,

Игелегеңне мәңге.

Ходай биреп күршергә

Насыйплар булса иде.