Нардуган бәйрәме.
методическая разработка по теме

Исакаева Рамзиля Фаиловна

Народные праздники

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nardugan_kir_k.doc56 КБ

Предварительный просмотр:

 Тема :«Нардуган».

Максат:.Балаларны татар халык бәйрәмнәренең берсе - Нардуган бәйрәме белән таныштыру.

Бурычлар:1.Балаларның сөйләм үстерергә ярдәм итү, бәйрәмнең исемен, гамәлен атый белергә өйрәтү.

2.Балаларның игътибарын, үзләштерү, кабул итүне,  сенсор тою сәләтен, сорауларга җавап бирү осталыгын үстерү.

3.Бәйрәмнәргә кызыксыну уяту һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау: Зал бәйрәмчә бизәлгән.Уртада татар өе, өстәл куела, анда: самавыр, чигелгән тастымал, тәрәзә каршында өстәл, өстәл өстендә самовар, чәй чынаяклары, пешкән ризыклар. уенчыкларга түбәтәй, калфаклар кидертеп куела, йөзек, яулык, 4 урындык, 10уенчык, телеграмма, капчык, биш-алты уенчык.

Әзерлек эшләре: шигырьләр ятлау, җырларны өйрәнү.

                                Бәйрәм барышы.

1нче алып баручы: Арулармы сез, саулармы сез, кадерле дуслар, туган-тумачалар!

Бәйрәмебезне “Бәйрәм бүген” җыры белән кызлар башлап җибәрә.

1.Күтәренке күңелле,  

Бар да көләч, шат бүген.

Күктә кояш елмая,

Яшералмый шатлыгын.

Кушымта:

Ап-ак карлар явалар

Җырлап бәйрәм көенә.

Бәйрәм бүген, бәйрәм дип

Ак карлар да сөенә

2.Җыр күтәрә күңелне,

Бар да көләч шат бүген.

Бүген әни бәйрәме

Яңа ел бүген.

(Простоквашинаның музыкасы яңгырый. Ашыгып почтальон керә.)

-Сез монда нишлисез?

Алып баручы: Почтальон, башта исәнләшергә кирәк.

Почтальон: Исәнмесез!

Бергә: Исәнмесез!

Почтальон: Миңа 5нче номерле “Таңкай” балалар бакчасы кирәк иде.

Алып баручы: Ни өчен?

Почтальон: Телеграмма алып килдем.

Алып баручы: Дөрес килгәнсең.

Почтальон: Мин сезгә телеграмма калдырып китәм. Мәгез. Минем өле бик күп җирләргә барасым бар. Саубулыгыз.

Алып баручы: телеграмма  укып карыйк әле. Аны безгә  Нардуган Ана җибәргән.

Озакламый

Киләм, киләм

Ерак җирдән.

Матур көннәр,

Салкын көннәр,

Бураннар да, карлар да

Алып киләм.

Киләм, киләм,

Бүләк белән

Сезгә киләм.

Сезгә нәни дусларым,

-Нинди бәйрәм турында язган икән Нардуган Ана? Нинди бәйрәмнәрне беләбез әле без?

Балалар җавап бирә. - Сабантуе, Нәүрүз

Алып баручы У татарского народа есть праздник Нардуган. Обычно его начинают праздновать с 22 декабря по 7 января. Нардуган - это, те же Святки. В переводе Нардуган - это «рождения солнца». Праздник символизирует пробуждение природы и торжество жизни. В праздник ряженые с обрядовыми песнями ходили по домам, желая всем радости, здоровья, достатка.

 Алып баручы:  

Ап-ак мамык карлар ява,

Акка төреп дөньяны.

Бүген безне Нардуган

Үз янына җыйнады.

-Кемдер ашыгып килә. Кем булыр икән ул?(Салмак кына  сихри  көй уйный, Нардуган Ана керә).

Нардуган Ана: Исәнмесез, балалар.

                             Нардуган, хуҗалар

                            Котлы мөбәрәк булсын,

                            Тормыш түгәрәк булсын,

                            Мал-туарыгыз артсын,

                            Колыннарыгыз чапсын,

                            Игеннәрегез уңсын,-

                            Күкәй кебек тук булсын,

                            Нардуган, Нардуган.

Алып баручы: Балалар ,әйдәгез әле, җырлап күрсәтик.

Кыш Бабай җырын җырлау.

Агачларга бәсләр элеп,

сурәтләрен тәрәзләргә

Ясап куйган Кыш бабай,

Ясап куйган Кыш Бабай

Рәсемнәре бигрәк матур,

Сокланып карап туймаслык.

Оста икән Кыш Бабай

Оста икән Кыш Бабай.

Өреп китсә, сулар ката.

Елгаларга бозлар ята.

Тылсымлы да Кыш Бабай,

Тылсымлы да Кыш

Нардуган Ана: Җырыгыз бар! Бик яхшы. А сейчас мы посмотрим, не боитесь ли вы зимы. Ребята, сейчас мы поиграем в игру.  (уенны анлата. Ватман кәгазеннэн алдан ясалган чыршы һәм йолдыз рәсемнәрен чыгара). Күзне бәйләгән килеш менә шушы йолдызны чыршының очына ябыштырып куярга кирәк.  Йә, кайсыгыз булдыра?
Балалар уйный.
Нардуган Ана: А вот стихи о зиме, новом годе знаете?

Милена

Һәр җир карланган

Сулар бозланган.

Уйный җил-буран,

Бу кайчак туган?

Балалар: кыш.

Булат:

Без- нәниләрне

Кыш та сагынган.

Төнлә килеп ул

Карлар яудырган.

Азалия

Кырга ак кардан

Юрган ябылган

Җир язга чаклы

йокыга талган

Альбина

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш.

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш.

Г. Алина

Кыш килде, кыш килде,

Безгә яңа эш килде.

Мамык карлар көрибез,

Юллар такыр, киң булсын,

Асфальт юлга тиң булсын

Азалия

Исәнме кыш, саумы кыш,

Буранлы кыш, салкын кыш.

Син килгәнсең ерактан,

Бик ерактан төньяктан.

Гөлфирә

Йомшак кына кар яуды,

Бөтен җирне каплады.

Ап-ак булды болыннар,

Ап-ак булды киң кырлар.

Нардуган анасы:    Әйдәгез әле, нардуганчылар“чабата” биюеп биеп алыйк әле.

“Чабата” биюе.

1нче уен-эстафета. “Кем әйберне тизрәк күчерә?”(чанага салып уенчыклар ташу)

Уен барышы: Залның кара-каршы башларына урындыклар куелган. Сигнал буенча командада беренче торучылар урындыклардагы бер әйберне чанага салып, 2нче урындыкка куялар, артка барып басалар.Әйберне беренче ташып бетергән команда җиңүче була.

Җыр җырлау”Жем-жем комеш тун кигэн” 

 Нардуган анасы: Ә хәзер “йөзек салыш” уенын уйныйбыз. Тезелешеп утырыйк.(Музыка уйнаган арада Нардуган ана йөзек сала. Соңыннан кемдә йөзек сикереп чык, ди.)

1 нче җәза.  Җыр җырлау.”Әйлән-бәйлән”.

Сез дә безгә кушылыгыз

 Без шатлык таратабыз,        

Тирә-якны яңгыратып

Җырларга яратабыз.

Кушымта:

Әйлән-бәйлән, әйлән-бәйлән,

Безнең белән, безнең белән әйлән.

Җыр - ул канат, җыр ул - бәйрәм!

Без биибез тыпыр-тыпыр,

Без биибез тып та тып.

Бер башласак, бик тиз генә

Булмый безне туктатаып.

Кушымта.

Ягез, сез лә кушылыгыз,

Утырмагыз, торыгыз!

Җырлый җырлый биик әле,

Сез кул чабып торыгыз.

Кушымта.

2 нче җәза. Биергэ.

3нче җәза. Илфар Шигырь сөйли.

Кыш бабай, кыш бабай

Безгә бик таныш бабай.

Сакал-мыек ап-актан,

Килгән безгә      ерактан.

Бүләкләр алып килгән,

Бүреген кыңгыр кигән.

Әйлән- бәйлән уйната.

Биетә һәм җырлата.

Безгә конфетлар бирә,

Үзе елмая, көлә.

Кыш бабай безгә тагын,

Яңа ел алып килә.

Алып баручы  Бик әйбәт җырулар чыкты. Рәхмәт, балалар. Әйдәгез әле, җегетләр, сез дә белгәннәрегезне күрсәтегез әле – әби-бабаларыгыз өйрәткән акыллы сүзләрне искә төшерик.

Җәй эшләсәң- кыш ашарсың..

Сөйләп күрсәткәнче, эшләп күрсәт.

Тырышкан табар, ташка кадак кагар.

Аз сөйлә, күп эшлә.

Уңган кеше, алтын кеше.

Калган эшкә кар ява.

(Төрлечә киенгән чегән хатыны керә.)

Чегән хатыны:  Өйдәме, өйдәме,

Өйдәме, хуҗа?

Нардуган!

Телибез шатлык,

Бәхетле дөнья.

Кая әле, кулыңны бир әле, күрәзә карыйм әле. Бик дәрәҗәле тормышта яшисең икән.

              Ә хәзер бер уен уйнап карыйк. (Капчыгыннан биш-алты уенчык чыгарып, алдан хәзерләнгән өстәлгә куя. Бер баланы чакырып чыгара.) Менә шушы уенчыкларны карап кал. Күзеңне бәйлибез дә уенчыкларның берсен алып куябыз. (Берничә бала белән уйнап алырга була. Уенчыкларның урыннарын алыштырып куеп уйнасан да ярый.)

Алып баручы. Барыбызга да дәрәҗәле тормышта яшәргә язсын.

Нардуган, Нардуган,

Нардуган, хуҗалар,

Котлы-мөбәрәк булсын,

Тормыш түгәрәк булсын.

Нардуган ана Ай рәхмәт! Бар теләкләрегез дә кабул булсын.

Чегән хатыны:  Миңа да китәргә кирәк. Саубулыгыз.

Алып баручы.

Гореф – гадәт, йолалардан

Ярамый шул качарга.

Бүгенгедәй һәрчак шулай

Кирәк күңел ачарга!

Нардуган анасы Ярый, балалар, Миңа да китәргә вакыт та җитте. Менә сезгә безнең күчтәнәчләребез. (күчтәнәчләр таратыла)

Алып баручы. Бик зур рәхмәт сезгә, Нардуган анасы.Кадерле кунаклар, шушының белән безнең бәйрәм кичәбез тәмам. Сезгә саулык- сәламәтлек, бәхет-шатлык телибез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Нардуган

Нардуган...