Өлкәннәр көненә сценарий
материал (5 класс) по теме

Левашова Елена Петровна

Для проведения праздника День пожилых. Стихи и концертные номера.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл olknnr_konen_scenariy.docx16.31 КБ

Предварительный просмотр:

а.б. Хәерле көн, кадерле авылдашлар, килгән кунаклар, дуслар!

СЦЕНАРИЙ.

1а.б.Илебез буенча октябрь ае башында Өлкәннәр көне уздырыла. Төрле җирләрдә өлкәннәрне котлаулар, бүләкләүләр, искә алулар бара.

  Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз. Алар бик күп авырлыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен  татыган кешеләр. Аларны өлкән булган өчен генә түгел, ә әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз булган өчен дә хөрмәт итәргә тиешбез.

2 а.б.

           Бүген сезгә сәлам юллыйбыз без,

           Сәлам сезгә безнең буыннан!

           Бар дөньяны бүләк итәр идем

           Әгәр килсә минем кулымнан!

            Үтә гомер аккан сулар кебек

             Ә күңел һич туймый яшьлектән.

             Йөзләрегез инде картайса да,

             Ник күңелләр болай яшь икән?

  Сезнең өчен  җыр.Җырлый    класс укучысы

                         1.  Кояш көлеп уянды да,

                          Нурларын сипте мулдан.

                          Әбиләр килгән мәктәпкә

                          Атлап кояшлы юлдан.

                     2.  Һәр җирдә бер хикмәт көтә,

                          Бүген гади көн түгел.

                          Бүген - Өлкәннәр бәйрәме,

                          Шуңа шатлана күңел.

                      3. Өйдән чыгып киткән чакта

                          Иртән мәктәпкә диеп,

                          Кем ул: - Исән йөр, балам, - дип,

                          Озатып кала сөеп?

                          Йә, кем булсын, кемнең шулай

                          Сүзләре татлы тагын?

                          Шулай ярата белә бит

                          Әбием генә бары.

                     4.  Гел яхшыга өйрәтәсез,

                         Тыңлыйбыз Сезнең сүзне,

                         Һәр эштә үрнәк Сез безгә,

                         Хөрмәт итәбез Сезне.

Сезнең өчен үзенең яраткан җырын  Маслова Алина башкара.

1 а.б.  Хәзерге вакыттагы  карт кешеләрнең ямьле, шатлыклы балачагы булмаган. Аны сугыш тартып алган, ачлык-ялангачлык, ә инде  сугыштан соң хәерчелек.

               Ярты гасыр аерса да илне

               Утлы, канлы, данлы еллардан.

               Әммә хәтер әле дә йөртә сезне

                Фронтларда – авыр юлларда.

           

                Сугыш чорындагы хатыннарның

                Исемнәрен ташка нык уеп.

                Кулдан килсә әгәр, бронзадан

                Һәйкәл куяр идем мин коеп.

                       

                       Еллар үтә диеп борчылмагыз,

                       Еллар үтү берни түгел ул.

                       Сау – сәламәт булып озак яшәү –

                       Үзе бәхет, үзе шатлык ул.

 Җыр “Герман көе”. Җырлый 5 класс укучысы Бержебаев Альберт.

2 а.б.  Гомерләре буе хезмәттә кайнаган, сугыш  һәм сугыштан соңгы авырлыкларны иңнәрендә күтәргән, колхоз нужасын беренче көннәреннән үк тәртәгә җигелеп тарткан әби-бабаларыбыз картлык көннәрендә зур игътибарга, хөрмәткә лаек.

    Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз.

 

        Безнең әбиләргә, дуслар,

        Хөрмәтем бик зур минем.

        Шундый кешеләр булганга

        Шатланам, туган җирем.

                           Ышаныгыз, без мәктәптә

                          Гел тырышып укырбыз.

                          Кайгы – хәсрәтләр китерми,

                          Таянычыгыз булырбыз.

         

1 а.б.  Кадерле Өлкәннәр!

Сызламасын газиз җаннарыгыз,

Сызласа да аяк – кулларыгыз.

Озын гомер бирсен Сезгә ходай

Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!

Сезне  хөрмәтләп  5 класс укучысы   шигырь укый.                      

  1. Пенсия акчам – кечкенә,

Җиткерим ничек кенә

Кесәмә салсам, һич тормый-

Чыга бит тишеп кенә.

  1. Аптырама, оныгың бар,

Тәрбияләрләр үскәчтен,

Бер баегач “Дәү әни!”-дип

Китерер күчтәнәчен...

Безнең урам әбиләре

Менә шулай сөйләшә.

Сүз уйнатып, бер-берсенә

Шатлыкларын өләшә.

Тормыш авыр, болгавыр чор диеп,

Боекма син, күңел, боекма.

Киләчәккә өмет белән яшик,

Таралырлар әле болытлар.

СЕЗНЕ КОТЛАП __________________________________

2 а.б.  Яшиләр безнең авылда

Әбиләр дә бабайлар.

Нинди генә авырлыклар

Кичермәгәннәр алар.

   Безнең дә бар картаясы,

   Булышыйк без аларга.

   Утын ярыйк, су китерик,

   Шатлансыннар алар да.

Картларның да безнең кебек

Тәмле ашыйсы килә.

Җылы өйдә мул тормышта,

Тыныч яшисе килә.

   Алар уйнап үсмәгәннәр,

   Кечедән эшләгәннәр.

   Кыенлыклар алдында да

   Бөгелеп төшмәгәннәр.

Сугышларда катнашканнар,

Авырлыкларга түзеп.

Яхшылыкларга өйрәник

Әби –бабайдан күреп.                              

 ----------------------------------------------------------

2 а.б.  Хөрмәтле ветераннар!

Яшәгез сез мәңге яшь булып,

Туган йортыгызда ямь булып.

Сез булсагыз сау – сәламәт,

Оныкларга булыр бик рәхәт.

          Оныкларга терәк булып,

           Яшәгез сез шатлыкта.

          Сәламәтлек, ак бәхетләр

          Юлдаш булсын картлыкта.

Көзләр җитте диеп моңаймагыз,

Мәңге горур булып калыгыз.

Кояш кебек янып яшәдегез,

 Йолдыз кебек балкып яныгыз.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...