“Бирешмәгез өлкәннәр, калышмагыз сабыйлар!”
материал по теме

Стенада математик газеталар, бөек шәхесләрнең гаилә һәм тәрбия турында фикерләре язылган плакатлар

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon matematik_kich.doc37 КБ

Предварительный просмотр:

                                                                           

“Бирешмәгез өлкәннәр, калышмагыз сабыйлар!”

Беренче тур

Стенада математик газеталар, бөек шәхесләрнең гаилә һәм тәрбия турында фикерләре язылган плакатлар. Талгын музыка уйный.

Алып баручы: Хәерле кич, хөрмәтле кунаклар, әтиләр, әниләр, укытучылар һәм укучылар!

Сезгә билгеле булганча безнең мәктәптә математик ункөнлек бара. Бүген ункөнлекнең икенче көне ”Бирешмәгез өлкәннәр, калышмагыз сабыйлар!” исеме астында үтә.

Әти-әниләргә сораулар

- сез кайсы елны очраштыгыз?

- кеше үз халкының үткәне, аның тарихы белән таныш булырга, аны өйрәнергә тиеш дип уйлыйсызмы?

- балагыз математикадан өй эшен эшли алмаса сезгә мөрәҗәгать итәме?

Балаларга сораулар

- әти-әниеңнең нинди сыйфатларын үзеңдә булдырырга телисең?

- тарихи китаплар укырга яратасыңмы?

- математика буенча аңламаган сораулар булса, ярдәм сорап кемгә мөрәҗәгать итәсең?

Алып баручы:

Беренче турны Хәкимҗан Халиковның “Кайсы күпме су эчкән” шигыре белән тәмамлыйбыз.

Бик шәп бер ат, сыер, бозау

Асраган, ди, Муллагали.

Өстәвенә өч сарыгы,

Ун тавыгыы булган әле.

Һәркөн 200 литр су

Ташыган ул шулар өчен.

Бозау эчкән уннан берен,

Аты исә уннан өчен.

Суның биштән икесен ул

Сыерына эчерткән, ди.

Егермедән бер өлеше

Ун тавыкка бик җиткән ди.

Егермедән өч өлешен

Эчкән аның сарыклары

Кайсы күпме су эчкән соң?

Ягез, уйлап карыйк әле.

(Сыер-80 литр, ат-60 литр, бозау-20 литр,

сарыклары унар литр,тавыклары берәр литр су эчкән).

Икенче тур

Сорауларга тиз-тиз җавап бирергә

Әти-әниләргә сораулар

1) 1кг. тимер авырмы, әллә мамыкмы?

2) 1 метрда ничә см?

3) 1 буханка ипи күпме тора?

4) Кеше 1 сәгатьтә күпме юл үтә ала?

5) Авылда ничә КАМАЗ бар?

                                                Балаларга сораулар

1) Каз бер аягында басып торганда 3 кг, ә ике аягында басып торганда күпме авырлыкта булыр?

2) Бер тәүлектә ничә сәгать?

3) Машинаның уртача тизлеге күпме?

4) Математика кабинетында ничә өстәл?

5) Директорга ничә яшь?

Тәнәфес “Хоттабыч”

Почтальон (йөгереп керә):

Телеграмма! Телеграмма! “Һиндстаннан кайтып барышым. Ардым. Каршы алыгыз!” – дигән. Имзасы: атаклы математик Мөхәммәт-Али-Әхмәт-Мирза-Абдрахман-Хөсәен, кыскача – Хоттабыч.

Хоттабычны носилкада алып керәләр. 4 кеше күтәргән,1 кеше җилләтеп тора. Ул көнчыгыш илләрендәгечә сәламли (кулларын йөрәгенә, ирененә, маңгаена тидерә).

Хоттабыч: Хөрмәтле укучылар! сезнең авы-ы-ыр хезмәтегез уңышлы булсын. Әмин. Мин бар гомеремне математика өйрәнүгә багышладым һәм би-и-ик кү-ү-үп нәрсәгә өйрәндем.

Хөрмәтле әти-әниләр! Икегә өчне кушкач ничә була? (5).

Укучы: Әй, Хоттабыч!  Нинди сер инде бу. Безнең мәктәптә моны беренче сыйныф укучысы да белә. 5 була билгеле.

 Хоттабыч: Хе-хе... Син ялгышасың, кызым, 5 түгел, ә 6 була.

 Укучы: Ничек 6 булсын инде, 5 булганы көн кебек ачык бит.

 Хоттабыч: 6 була шул. Мин сезгә моны исбатлап күрсәтәм. Икегә өчне кушкач биш була дисез инде, ә мин сезгә 5=6 икәнен исбатлыйм

 

Бер тигезлек алабыз: 35 + 10 – 45 = 42 + 12 – 54

 

5*7 + 5*2 – 5*9 = 6* 7 + 6*2 – 6* 9

5 (7 + 2 – 9 ) = 6 (7 + 2 – 9 )  / : (7 + 2 – 9)

5 = 6 !    Күрдегезме?  Я ничек?

Укучы: Әй, Хоттабыч ! Син безне сынап карамакчы булгансыңдыр инде.

7 + 2 – 9 = 0, ә нульгә бүләргә ярамаганны без математика дәресендә үттек.

 Хоттабыч: Әйе шул, балалар. Сез би-и-ик күп беләсез икән.  Һәрвакыт шулай игътибарлы булыгыз. Мин бераз ял иттем, сезнең белән бик күңелле булды. Арганым да бетте. Миңа кузгалырга вакыт. Хуш сау булыгыз! (китәләр).

Өченче тур

1) Рәсемдәге геометрик фигураларны санагыз.

2) 5, 6, 7, 8, 9  цифрлары бирелгән. Аларның урнашу тәртибен үзгәртмичә, җавапта 0 килеп чыгарлык итеп гамәл тамгалары һәм җәяләр куярга.

 (5 – (6+ 7 – 8)  : 9) = 0

                             

Тамашачылар өчен сораулар

1) Исеменә сан кергән нинди  әдәби әсәрләр беләсез?

2) Малай уннан унны алып ташлаган, ун калган. Ничек алай булган? (Перчаткаларын салган).

Оригами” уены

Балачак һәркемнең күңеленә үзенең уеннары белән кереп кала. Кем генә самолет очырмаган да, кем генә кораб йөздермәгән. Без үзебез дә белмичә борынгы япон сәнгате “Оригами” белән  шөгыльләнгәнбез икән.  “Оригами” сәнгате геометрик фиграларны танырга, төгәллеккә, пөхтәлеккә өйрәтә.  Бу турны “Оригами” уены белән төгәлләрбез.

Әти-әниләргә бирем

  Бала мәктәптән күңелсезләнеп кайта, чөнки ул математикадан “2” ле билгесе алган. Аны тынычландырырга кирәк. Сез бу ситуациядән ничек чыгасыз? Уйнап күрсәтегез.

Тамашачылар өчен сораулар

Алып баручы: Кичәбез ахырына якынлашты. Без “Беләге юан берне егар, белеме булган меңне егар”, – дигән мәкальнең дөреслегенә тагын бер кат ышандык. Чыннан да барлык авырлыкларны җиңү, начарлыклардан өстен булу өчен гыйлемле булу кирәк икән.

Нәтиҗәләр ясау өчен  сүз жюрига бирелә.