Бәйрәм кичасе "Урманга сәяхәт"
материал (6 класс) по теме

Шакирова Дильбар Сагитовна

 

       Бу сәяхәтебез безне  урманнарга карата игътибарлы булырга , аның матурлыкларын күреп, сокланып яшәргә, табигатьне яратырга өнди.

         Урманнарны сакларга, алардан акыл белән файдаланырга кирәк. Агачлар бик озак үсә, шунлыктан аларны күпләп утырталар. Урманда еш кына агачларны сындыралар, кырмыска ояларын туздыралар, шул сәбәпле урманга зур зыян килә. Әйдәгез, дуслар, игътибарлы булыйк! Урман безгә рәнҗемәсен.

       Урманнарны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!

 

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon shakirova_dilbr_urmanga_syakht.doc81 КБ

Предварительный просмотр:

Мамадыш муниципаль районы

Тау Иле урта гомуми белем бирү мәктәбе

“Урманга сәяхәт”

        

                                                                     Эшне башкарды : Мамадыш районының

                                                                     Тау Иле урта гомуми белем бирү мәктәбенең

                                                                     татар теле һәм әдәбияты укытучысы

                                       Шакирова Дилбәр Сәгыйть кызы

Тау Иле,2011ел

“Шауласыннар яшел урманнар!” конкурсына

Урманга сәяхәт.

        Сәхнә бәйрәмчә бизәлә. Балаларның “Урман бай ул...” темасы буенча ясалган рәсемнәре стендка куела. Сәхнә түренә “Урман - матурлык һәм сәламәтлек чыганагы”, “Урман - күкрәк, тыныбыз, сулышыбыз ул!” дип язылган плакатлар эленә.

Кичә барышы.

      «Керим әле урманнарга” җыры  (Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре, Рөстәм Яхин көе) яңгырый.

       Сәхнәгә алып баручылар чыга.

       1нче алып баручы. Урман – күкрәк, тыныбыз, сулышыбыз ул! Ул табигатьнең барлык якларына да тәэсир итә: су агышын җайга сала, эрозияне киметә, климатны яхшырта. Урман кыргый хайваннарга һәм кошларга азык бирә, аларның яшәү урыны булып тора. Кырлардагы урман полосалары авыл хуҗалыгы культуралары уңышын арттыра.

       2нче алып баручы. Урман - матурлык һәм сәламәтлек чыганагы. Безнең бүгенге кичәбез “Урманга сәяхәт” дип атала. Бу сәяхәтебез безгә урман турындагы  белемнәребезне арттырырга, табигать  серләрен аңларга ярдәм итәр. Шул уңайдан бүген бездә кунакта Гыйнвар, Февраль, Март, Апрель, Июнь, Июль, Август, Сентябрь, Октябрь, Ноябрь, Декабрь айлары. Алар сезне урманның ел әйләнәсендәге гаҗәеп матур күренешләре, үзгәрешләре  белән таныштырырлар. Әйдәгез, кул чабып, үзләрен сәхнә түренә чакырыйк әле.

      Сәхнәгә яз, җәй, көз, кыш айлары киеменнән киенеп укучылар чыга.

      1нче алып баручы. Укучылар , гыйнвар - ел башы. Ул - иң суык ай. Бу вакытта урманда нинди үзгәрешләр бар икән? Сүзне Гыйнвар аена бирәбез.

      Гыйнвар. Әйе, гыйнвар - кыш айларының иң салкыны. Урман эче бөтенләй тынып калган чак. Агач ботакларындагы кар мендәрләре авыр булып асылынып тора. Ләкин ялгыш кына кагылып кара үзләренә, шунда ук кар тузанына чумарсың. Урман бөтенләй тынып калган кебек күренсә дә, иң каты суыкларда да монда тормыш туктап тормый. Кар астыннан нарат һәм мүк җиләге яфраклары күренә. Кояш туры караган көннәрдә яшеренеп яткан җирләреннән канатсыз чебеннәр, озынборын, кар борчалары килер чыга. Кар өстендә - кошлар, төрле җанвар эзләре. Әмма үзләрен күрермен димә. Аларның кайсысы кышкы “кием”нән булганга күренми, кайсысы өненнән төнлә генә чыга... Шулай да, игътибар беләнрәк күзәтсәң, нарат урманында чукыр дигән кошны күреп була. Гаҗәеп кош ул - чукыр, иң суык көннәрдә, гыйнвар аенда бала чыгара. Кышын урманда бүрекле кошны, үргәнәч, тукран һәм песнәкләрне дә күрергә була. Ак кар өстендә аеруча күзгә ташлана торганы, әлбәттә, каргалар. Караңгы төшү белән алар көтү-көтү булып каядыр әкренләп очып китәләр - төн кунар урын эзлиләр. Алар билгеле бер урында, билгеле бер агачта төнне үткәрергә яраталар.

      2нче алып баручы. Февраль килер, кар себерер,

                                          Буран кубар җилләренә.

      Февраль. Бик дөрес кар-бураннарын туздырып килә ул февраль. Урманда хәзер калын кар ята. Көн яктысында күзне камаштыра ул. Ап-ак кар өстендә агач кәүсәләреннән төшкән күгелҗем шәүләләр буй-буй булып сузылган. Алар март башларында зәңгәрсу төскә керәчәк. Яшь юкә һәм каен ботаклары кояшта бакыр төсе уйната. Айның икенче яртысында чыршы күркәләре орлык чәчә. Хәзер урманда солы чыпчыклары, күк һәм зур песнәкләр җыр суза башлады.

     

 

1нче алып баручы.     Их,

                                        Кичә генә әле февраль иде,

                                        Бүген давыл кырга кар ташый;

                                        Март аеның нечкә билле җиле,

                                        Сузылып ятып җиргә, кар ашый....

      Март. Җиргә яз килә.Урман да язга әзерләнә. Ул хәзер ерактан зәңгәрләнеп күренә. Каеннарның матурлыгына сокланып туймассың. Аларның ак кәүсәләре күзне камаштыра. Каен кәүсәләреннән кар - келәмгә зәңгәрсу бизәкләр төшкән. Кызгылт нечкә ботакларда кояш нурлары уйный, бөреләрендә энҗе тамчылар җем-җем итә. Ә ябалдашлары өстендә-зәңгәр күк гөмбәзе. Тирә-юнь, гүя, бер сихри дөнья! Яз кар астына да күз салды. Урман аланнарында умырзая, күкебаш, зәңгәр келәнчел борын төртте. Кар бетүгә , алар чәчәк атар, ә хәзергә кар астында көч җыялар. Үги ана яфрагы да кышкы йокысыннан уяна, язгы сулар кузгалу белән аның сары чәчәкләре күренер.

      2нче алып баручы. Җирдә яз...

                                          Таллар исе....

                                          Һавада кошлар өне....

      Апрель. Апрель безнең якларда бөтен тереклеккә, табигатькә яңару алып килә. Ул хәзер табигать күренешләренең һәр мизгелендә чагыла. Күңел шатлана, табигать кочагына - кырларга, урман киңлегенә ашкына.Урмандагы иске яфракларны кузгатып борын төрткән язгы чәчәкләрнең исемнәре дә санап бетергесез: балчәчәк, җилчәчәк, миләүшә... Ай азакларында урманда язның иң матур гөлләре - умырзаялар күренә. Апрель - кошлар ае.Тиздән урман кошлар сайравына күмелер. Урман симфониясенең төп солистлары - былбыллар апрель урталарына килеп җитәләр.

      1нче алып баручы. Җир йөзе яшәрә, шатлана май,

                                         Сиреньнәр хуш исләр тарата;

                                         Яшәрәм яз килгәч гөл сыман мин,

                                         Күңелем яз ямен ярата.

       Май.  Туган җиргә май килде. Килде дә, яшькелт шәлен иңенә салып, урманнар буйлап атлады, бөтен тирә-юньне яшел төскә манды. Хәзер урманнан кайтып керәсең килмәс. Бар агачлар яфрак яра. Сайрар кошлар тирә-юньне моңга күмә. Язның иртә чәчәкләрен казаяк, энҗе чәчәк , тузганак, күгәрчен күзе алыштыра. Тузганак янып торган сары чәчәкләре белән мактанып утыра. Ландышлар нечкә сабакларына кечкенә ак кыңгырауларын тезгән, алардан бөтен урманга куе төче ис тарала. Бөрчек-бөрчек күк чәчәкләре белән күгәрчен күзе җемелди. Төркем-төркем бөрлегән һәм җир җиләкләре сары күзле ак чәчәкләрен җир өстенә сипкән. Наратлар сары шәмнәрен яндырганнар - шәм сыман тураеп яшь ботаклары үсеп килә. Урманның кай җиренә карама, шунда яңарыш, шунда язның яңа билгеләре.

      1нче алып баручы. Җирдә-җәй, гөләп исе,

                                          Иркәли июнь киче.

      Июнь. Бар дөньяны яшеллеккә төреп, шау чәчәккә күмеп, менә мин дә килеп җиттем укучылар.Урманга күз салыйк әле. Бу вакытта урман өр-яңа, нәфис яшел күлмәген киде. Имән дә купшыланып чәчәк атты. Ясмык чыпчыклары имән ботакларында яңгыравыклы моң көйлиләр. Урман кошлар җырыннан гөрләп тора. Кояш, офыктан күтәрелеп, кичен урман өстенә ал канатын җәйгән чакларда, кошлар тагын да дәртлерәк, моңлырак сайрыйлар. Хәзер кая карама - кырда, болында, урманда - бәләкәчләр белән тулы кош оялары.

     2нче алып баручы. Елга бормаланып аккан болында, урман буйларында һәм аланнарда куе, сусыл үлән үсте. Тирә-юньгә җир җиләге, мәтрүшкә исе таралды. Менә июль ае да килеп җитте. Июль - җәй уртасы, һәр агач һәм үләннең күкрәп үскән чагы. Июль ае - чын мәгънәсендә чәчәкләр бәйрәме.

     Июль. Бу вакыт - табигатьнең иң гүзәл вакыты.Урманның һәр почмагында үзенә генә хас ис бар... Бу исләр, ел вакытында, көн вакытында, һава хәленә карап, үзгәреп тора. Урманда бал исе аңкый. Юкәләр саргылт-ак чәчәкләргә төренә. Умарта кортлары, шуны көткәндәй, юкә агачына ябырылалар. Хәзер урманда кошлар сайравы ишетелми, алар кечкенәләрен үстерәләр - ояларын ташлап чыгып, агач-куак ботакларында утырган кошчыкларын ашаталар, очарга өйрәтәләр.Урманда яңа үзгәрешләр, яңа билгеләр күзгә чалына: усак һәм каен орлыклары өлгергән, тал да алардан калышмый. Тиздән сәрвиләр җиргә орлыкларын сибәр, шомыртның да чем-кара җимешләре өлгерер.

      1нче алып баручы. Август шавы! Күкләр биек, төпсез,

                                         төсләр ачык, җете, мәгънәле.

                                        Язларымның аңа өмете чиксез-

                                        ышанычлы аем, вәгъдәле!

      Август.Урман буйларында, аланнарда уттай янып торган чәчәкләр көннән-көн кими бара. Әле үзәнлекләрдә, юл кырыйларында, урманда сары мәтрүшкә, тубылгы, зәңгәр һәм ак чәчәкләр, гөлбабалар элеккечә бизәнеп утыралар.Каен, юкә агачларында алтын яфраклар күренә башлады.

      2нче алып баручы. Сентябрьдән дә хәйләкәр

                                         Ай юктыр ул, мөгаен.

                                         Сары яфраклар бөркәнеп

                                         Озата август аен.

      Сентябрь. Сентябрь моңсу булса да, аның үзенчә матурлыгы, башка айларда кабатланмас гүзәллеге бар: табигать кабат җанлана кебек . Сентябрь урманына күз салыйк. Җәнлекләр кышка әзерләнер вакыт җитте, җылы туннарын кияләр.Ә кондызлар көзне уңган хуҗа шикелле каршылый. Алар кышка азык хәзерлиләр. Кырмыскалар тагын да җанланган. Алар да кышка җыеналар.Сентябрьнең йөгерек салкынча җилендә агачлардан, әйтерсең лә, сары тәңкәләр коела. Яфрак агачыннан аерыла башлый.Усаклар, шомыртлар карасу-кызыл яфраклары белән купшыланып утыра. Өрәңге-чаганнар да алтынсу күлмәк кигән. Эт шомырты ачык яшел шәл бөркәнгән. Урман аллы-гөлле төскә кергән.

       1нче алып баручы. Бушанып калды кырлар,

                                           Көн дә ява яңгырлар.

       Бу күренеш октябрь аенда күзәтелә.

       Октябрь. Урман төрле төсләргә бизәлә. Агачлардан җиргә яфрак ява. Урманда - яфрак бураны. Имәннәр генә ашыкмый, яшелләнеп утыра иде, көзге бер иртәдә төшкән салкын кырау аларның яфракларын да куырап ала. Усал җил агач башларын тарый, көрән төскә кергән имән яфракларын җир буйлап очыра. Урман шәрәләнә, боегып кала. Карагайлар, җәйге матурлыкларыннан аерыласы килмичә, башларын чайкыйлар. Тиздән алар да ылысларын кояр. Хәзер урманда миләш, балан пеште, кыраудан соң алар йомшарып китте, әчкелтем бал тәме керде. Урманда тып-тын. Ара-тирә песнәкләр генә тавыш бирә. Аяк астында яфрак кыштырдый. Урман яктырып китте, каеннар ерактан ук күренә.

         2нче алып баручы. Боз белән капланды елга-күлләр,

                                             Кар алып килде көзге җилләр.

         Менә шулай итеп, ноябрь ае да килеп җитте.

        Ноябрь. Укучылар, урман бу вакытта моңаеп кала. Агачлар, яшел “күлмәк”ләрен салып, кара төслесен кия. Җил иссә, шәрә ботаклардан җиргә шыбыр-шыбыр салкын тамчылар коела. Урманда җилдән башка бернәрсә дә юк шикелле. Анда, әйтерсең лә, җан иясе калмаган. Шулай кебек. Бу - гаҗәп тә түгел. Чөнки җәнлекләрнең кайсысы кышкы йокыга талган, кайсысы җилдән ышык урыннарга  яшеренгән. Куян кырдан кире урманга кайткан, куе яшь усаклыкта үзенә тыныч урын тапкан. Әле ул бөтенләй агарып та бетмәгән - сырты соргылт көе йөри. Көлсу тунлы тиен агач куышыннан борынын гына күрсәтә дә кире өненә чума. Аларның кайгысы юк - запаслары кыш буена җитәрлек. Азыгы кимесә, нарат-чыршы күркәләре баш очында гына, шуларның орлыгын ашый ул.Урман йокыга талган.

         1нче алып баручы. Күр, ничек сихри бер төскә

                                             Керде кинәт бакчалар,

                                           Ялангач калган агачлар

                                           Ап-ак чәчәк аталар.

         Елның иң соңгы ае –декабрь бездә кунакта.

         Декабрь. Ап-ак карлары, бураннары белән мин  дә килеп җиттем  дусларым сезнең янга. Кышның  салкын сулышын кош-кортлар, җәнлекләр бик тиз сизеп алалар. Хәзер инде урманнарда аларның тавышы бик сирәк ишетелә - күбесе язга кадәр йокыга тала. Хәер, әле ялангач агач ботаклары буйлап тиен йөгергәнен күреп калырга була, ара-тирә булса да кошлар очып үтә. Әмма караңгы төшә башлау белән, алар үзләренә төн үткәрү өчен җылырак урын эзлиләр. “Кышкы урманда җылы урын буламыни?”- дип сорарсыз, бәлки. Була икән шул. Песнәкләр, мәсәлән, агач ярыкларына, тиен ояларына, кар яки агач куышларына кереп йоклыйлар. Ә шәрә агачлар, кышның беренче салкынында, беренче буранында чирканчык алып, бер-берсенә елыша, гүя, ботакларын суыктан сакларга тырыша. Нарат һәм чыршыларның, әйтерсең, кышка исләре китми - кар туннарын кияргә әзерләнәләр, сөнге башларын күккә терәп, купшыланып утыралар.

         2нче алып баручы. Менә безнең кичәбез ахырына да килеп җитте. Бу сәяхәтебез безне  урманнарга карата игътибарлы булырга , аның матурлыкларын күреп, сокланып яшәргә, табигатьне яратырга өнди.

          1нче алып баручы. Урманнарны сакларга, алардан акыл белән файдаланырга кирәк. Агачлар бик озак үсә, шунлыктан аларны күпләп утырталар. Урманда еш кына агачларны сындыралар, кырмыска ояларын туздыралар, шул сәбәпле урманга зур зыян килә. Әйдәгез, дуслар, игътибарлы булыйк! Урман безгә рәнҗемәсен.

         2нче алып баручы.Урманнарны саклауда бөтен кеше катнашырга тиеш. Табигать үзен яраткан кешеләрне генә ярата!

Файдаланылган әдәбият.

       1.Балалар календаре. – Казан:Татар.кит.нәшр.,1990.

       2.Галиев Ш. Сайланма әсәрләр. - Казан:Татар.кит.нәшр.,2002.

       3.Касыйм Тәхау. Ай артыннан ай туа. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1977.

       4.Касыйм Тәхау. Табигать мизгелләре. Натуралист язмалары. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1982.

       5.Кошлар: табигатькә сәяхәт/проект авт. һәм төз. Т.Р.Шакирова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2007.

       6.Мөҗәһит. Карга бураны. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1997.