Әниләр бәйрәме
план-конспект занятия по теме

Хасанова Эльмира Галимулловна

Бу бәйрәм кичәсе Әниләр көненә багышлана. ике алып баручының диалогы бәйрәмгә багышланган җырлар, шигырьләр белән үрелеп бара.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nilr_byrme.doc37.5 КБ

Предварительный просмотр:

Яратыгыз”    ансамбль башкаруында

А.б.Әйе, яратырга килдек без бу җиргә. Ярату булмаса яшәүнең мәгнәсе, яме бетәр иде. Туган телне ярату, туган җирне ярату, газиз әнине ярату.

А.б.Әни сүзе иң бөек сүз,

Юк аңа һичбер алмаш.

Иң-иң әйбәт кешеләр дә

Әни кебек булалмас.

Бергә: Бәйрәм белән Сезне, кадерле әниләребез!

А.Б. Бүгенге бәйрәм кичәбезне сезгә багышлыйбыз. Сезгә бәхет-шатлык, исәнлек –саулык, сәламәтлек телибез.Бәйрәмегез котлы булсын.

А.б. Күңелле ял итегез!

ХОР:

А.б. Илдар, син беләсеңме, әниләр бәйрәме тарихын?

А.б. Әйе, Бу бәйрәм тарихы бик еракка, борынгы Грециягә барып тоташа. Анда ана хөрмәтенә язгы тантаналар үткәрелгән. Англиядә 1600 елдан бирле Әниләр якшәмбесе билгеләп үтелә. АКШ та исә Әниләр көне 1911 елдан бирле май аенда үткәрелә. Шулай ук Дания, Италия, Төркия, Австралия, Бельгия кебек илләрдә дә шул көнне әниләрне хөрмәтлиләр.

А.Б. Бик дөрес, ә менә бездә бу бәйрәм 1997 елдан бирле үткәрелә. Баштарак ул ноябрьдә беренче якшәмбе иде, хәзер 29 ноябрь –Аналар көне диеп иглан ителде.

ГАБИДУЛЛИНА Э. “Пар канатым”              БИЮ

А.Б.Илдар, әни дигәч,синдә нинди хисләр туа, гомумән Әни синең өчен кем ул?

А.Б.Әни!Дөньядагы бердәнбер иң матур, иң кирәкле, иң татлы сүз ул минем өчен. Әни дигәндә дөнья яктырып, җылынып китә, күңелләр нечкәрә, күзләргә яшь килә.

А.Б. Әйе,  иң кыен чакларда без әниләрне искә алабыз. Ул безгә һәрчак ярдәмгә килә. Ул баласы туганнан башлап үзенең гомерен аңа багышлый.

Туган телебезне дә юкка гына әнкәм теле диеп әйтмәгәннәр.

6 КЛАССЛАР ҖЫРЫ

А.Б. Илдар, әниләр өчен без, балалар нәрсә эшли алабыз икән? Син ничек уйлыйсың?

А.Б.Тырышып укырга, эшләргә, яхшы күңелле, кешеләргә ярдәмчел, игелекле булсак әниләребез бәхетле булыр иде диеп уйлыйм.

А.Б. Бала ана алдында бурычлы. Аналарны ихтирам иткән, аның хакын хаклаган кешене халык та зурлар, яратыр, ихтирам итәр.

НОМЕР ГАЛИЕВА Э.

А.Б. Әни, Әнкәй, Әнием! Төрле телдә әйтелгән иң изге сүзләр, иң кадерле сүзләр, иң матур сүзләр, иң газиз сүзләр. Әнием – күңелгә иң якын сүз. Әниләрнең назлы карашы күңелне иркәли, яхшы киңәшләре һәрвакыт тормышта юлдаш була.

А.Б. Әнкәсен бик теләсә дә ,

Сайлап алалмый кеше.

Әнкәйләрне Ходай бирә

Ул – фәкать Ходай эше!

Әнкәй ул чит-ят булалмый,-

Газиз генә булала!

Әнкәеңә мәхәббәтле,

Мәрхәмәтле бул, бала!

Әнкәй күңеле, һай сизгер-

Барсын да белә бит ул...

Әнкәйне сайлап алмыйлар-

Бердәнбер генә бит ул!

НОМЕР 7 класс                             БИЮ

А.Б.Хөрмәтле әниләребез! Әйе, сез балаларыгызны тәрбиялисез, үстерәсез һәм шул ук вакытта үзегез дә кайнаналар, аналар белән тормыш итәсез. Сезнең үзара мөнәсәбәт – балалар күз алдында. Әйбәт булсагыз – шатлыклы картлык, тискәре булсагыз – күз яшьләре. Шул уңайдан Сезгә бер хикәят сөйләп китәсе килә.

-Бер ир малае белән үзенең әтисен чанага утыртып таулар артына илтеп ташлый. Кайтыр юлга чыгалар. Кинәт малай әйтә:

-Әти, чананы калдырма, алып кайт.

- Нәрсәгә ул безгә- ди әтисе.

-Ничек инде , син картайгач сине монда китереп атарга чана эзләп йөрмәм,-ди улы.

Шуннан әтисе аңга килә, нинди зур хата ясаганын аңлый. Карт әтисен кире алып кайта һәм кадерләп кенә тота.

Димәк, безнең үрнәк – балаларга тормыш дәресе.

“ӘНИ ТЕЛӘКЛӘРЕ”   Хузина Г.

А.Б. Карыныңда сулышларың белән иркәләдең. Назлап-сөеп, җан җылыңны яшәешкә төреп, Ходайның рәхмәте белән миңа гомер бүләк иттең.

Әни, әни, әни...

Бу сүзне күбрәк  кабатлаган саен кадерең арта. Карыныңда икебезне тоташтырган кендек җебе күптән, инде күптән өзелсә дә, әйтеп- аңлатып бетермәслек тик бер тойгы, тик бер хистән ӘНИ, гомер дәвамында, яшәешемдә син барлыкка күңел түремдә рәхмәт сүзе үрелә.

БУРГАНОВА ЗИЛӘ “ӘНИЕМӘ”        Скетч  11 класс

А.Б.Әни куллары – иң иң йомшак, иң уңган, иң назлы. Әни йөрәге иң тугры һәм иң сизгер. Бишь яшьме сиңа, иллеме – күпме генә булмасын  сиңа һәрвакыт әни кирәк, аның иркәләве, назлавы, аңлавы кирәк. Әниеңә синең мәхәббәтең никадәр зурырак булса, тормышың шул кадәр шатлыклы, якты, уңышлы булыр. Әниләрнең хәер- фатихасы һәрчак кирәк.

“ӘНИЕМ,БӘГЬРЕМ”

А.Б. Кадерле укучым! Әгәр битләреңнән  җилләр иркәләсә, сандугач сайраулары, агач яфраклары лепердәшкән авазлар йөрәгеңә кереп , бәгыреңне өзсә, бел – бу әниең рухы булыр.

Әгәр тәңкә-тәңкә карлар яуганда алар исеннән, сафлыгыннан башларың әйләнет китсә, башаклар җырыннан әсәренеп калсаң, бел – аларда әниеңнең йөрәк җылысы, аның рухы канатын сирпеп киткән чак булыр.

Әгәр елмаючы бәхетле йөзләр күрсәң, зәңгәр күктә ак болытлар йөзсә, кояш-кояш булып җылы яңгыр яуса, йолдыз- йолдыз булып язгы тамчылар тамса, бел – аларда әниләр җанының  яктысы булыр. Аларның һәммәсе дә әниләр йөрәгеннән өзелет төшкән. Безнең бу якты җиребез, ай-кояшлы, йолдызлы күк, серле галәм – һәммәсе дә әниләр йөрәге белән җылытылган, яктыртылган.

А.Б.Кадерле укучым!

Әгәр сиңа зирәк фикер килсә, иҗади ачыш ясасаң, данга ирешсәң, кешеләргә шатлык өләшсәң һәм җирдә үзеңнең эзеңне калдыра алсаң, бел – боларның барысы да газиз әниеңнең күкрәк сөтеннән, аның кытыршы кулларыннан, аның җылы күз карашыннан.

Әгәр син шатлансаң, ләззәт алсаң, бәхетеңне тапсаң, бел- болар һәммәсе дә әниеңнең йокысыз төннәреннән, кайнар күз яшьләреннән, балам – бәгырь ите диеп күргән газап-михнәтләреннән.

КАМАЛИЕВА Эльвира “Әнкәм сүзе”

А.б. Илдар, менә хәзер генә почта китереп киттеләр, ниндидер открыткалар бар монда. Нәрсә икән бу?

А.Б. Бу минемчә, әниләргә котлау открыткаларыдыр. Әйдәгез карыйк әле.

Менә беренче котлау.(открыткалар укыла һәм әниләргә тапшырыла)

Җыр: “БАЛАЛАРГА ФАТИХА”

А.Б. Кадерле әниләр! Сезне тагын бер кат бәйрәм белән кайнар котлыйбыз. Сәламәтлек, озын гомер, аяз күк йөзе, эшегездә уңышлар, чиксез шатлык-куанычлар  телибез.

А.Б.  Аналарның күңелен кайгы-сагыш басмасын иде, сабыйларның киләчәге якты булсын, иң кыйммәтлесе- баккан балаларыбыз КЕШЕ булып үссеннәр иде.