Гаилә бәйрәме
материал по теме

Ахтямова Гульнара Ильгизовна

Гаилә бәйрәме уздыру өчен эшкәртмә. Ул төрле сыйныфлар өчен дә кулланыла ала.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gaile_beyreme.doc49.5 КБ

Предварительный просмотр:

Тема:  Гаиләдә- бердәмлек

Максат:   Гаилә сүзенең киң төшенчәсен аңлауга ирешү, ата- ана һәм

                  балалар, мәктәп арасында дуслык, ярдәмлек хисләре

                     тәрбияләү.

Җиһазлау:  плакат, музыкаль бизәлеш һ.б.

 

А.Б.  Хәерле кич, хөрмәтле ата- аналар, кунаклар, укучылар!

Бәйрәмгә диеп җыелдык,

Һәркем көлсен, уйнасын.

Ямьсезләрен читкә куеп,

Матур уйлар уйласын.

Борынгылар дөрес әйтә

“Тавык та җырлый” диләр.

Беребез дә гаеп итмәс,

Буталып куйса көйләр.

Теләгәннәр шигырь укыр,

Кайберәүләр җырласын.

Биергә чакырганнар да

Ялындырып тормасын.

Үз күңелебезне үзебез күрик.

Көн саен килмәс бәйрәм.

Бергәләшеп җыелганбыз

Вакыт үтмәсен әрәм.

                                             Сүзне балаларга бирик.

1.Бәйрәмсез бик күңелсез бит.

Күңелсездер сезгә дә.

Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,

Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә.

2.Бәйрәмнәр кирәк әтигә,

Бәйрәмнәр кирәк әнигә.

Бабай белән әбигә,

Кирәк барчабызга да.

А.б. Син яраткан иң матур сүз

   Нинди сүз, әйт, дускаем?

3.Иң матур сүз, иң якын сүз      

Ул матур сүз        

Хор:  Әнкәем!

4.Кая барма, шунда әнкәй йөзе,

Кая барсам, әнкәй күңелдә.

Әни генә шулай синең өчен

Җанын биреп йөри гомергә.

А.б. Бар тагын бер иң матур сүз

Һәрвакыт синең әйткәнең.

Анысы нәрсә?

5. Ул матур сүз, ул якын сүз

Әткәем. (хор)

6.Ул җирдә иң шәп кеше,

Шәп кеше, гаҗәп кеше.

Сабантуйларда әле

Җиңгәне булмаса да

Ул иң көчле кеше.

Ул зирәк тә, шаян да.

Кем дисезме? Ул кеше-

Минем әти, әлбәттә.

А.б. Я үскәнем, инде син әйт.

7. Ул матур сүз            

Хор: Илкәем!

  1. Анда син, мин- һәммәбез дә,

Анда әткәй- әнкәем.

10.Без юлларга чыктык кына

Күңелдә якты теләк.

Иң дөрес, иң туры юлны

Сайлашырга сез кирәк.

11.Алда көрәшләр дә булыр.

Югалып калсак әгәр,

Егылганда тотынырга

Көч бирергә сез кирәк.

12.Сүнгән чакта өметебез

Калмаган чакта теләк

Күз яшьләрен сөртә- сөртә,

Юатырга сез кирәк.

13.Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк,

Сез кирәк әти- әниләр,

Безгә һәрчак сез кирәк.

Җыр:  “Рәхмәт сезгә”.

Укытучы:  Гаилә- ул җылы учак. Учак янына аның әгъзалары җыела. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгәг җылылык та шулкадәр көчле була.

Гаилә- тормыш нигезе. Ул нык, тату икән, димәк дәүләт тә, җәмгыять тә нык дигән сүз. Әти- әни аның тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Әгәр тотка купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер- береңне санлап, рәнҗетмичә, хөрмәтләп яшәргә кирәк.

          Безнең бәйрәм концерт номерлары һәм гаиләләр арасындагы бәйгеләрдән торачак.  5 команда бар. Һәр командада икешәр гаилә. Жюри ике кешедән торачак.

         Ә хәзер сүзне командаларга бирик. Алар безне үзләре белән таныштырып үтәрләр һәм өй эшләренең үтәлеше белән таныштырырлар.

  1. Танышу.
  2. Ә хәзер һәр команданың “гаилә” сүзен ничек аңлулары турында тыңлыйк. Кайсы команда үз фикерен матуррак итеп аңлатып бирер? ( ата- аналар фикерен тыңлау)

А.б.  Биючеләр биегәндә,

идәннәре бөгелә

Ярышларда җиңеп чыга

Бию белгән кызлар гына. (Кызлар биюе)

  1. Бәйгенең өченче туры “Туйлар да төрле була” дип атала.

     Туйлар – халкыбызның иң күркәм йолаларының берсе. Менә туйлар уза. Күпмедер вакыттан соң, тормыш мәшәкате белән барысы да онытыла. Әмма кешеләр туйларны искә тйшерү юлларын уйлап тапканнар. Шулай итеп, бергә гомер итүнең аерым чорларын билгели торган туй юбилейлары барлыкка килгән. Шуларны сез беләсез микән? Хәзер шуны тикшереп карыйк.  Һәр командага туй исеме язылган кәгазьләр бирелә, ә сез аларның ничә елдан уздырылуын язарга тиешсез.

Кәгазь туй- бер елдан,

Ситсы туй- 5 елдан,

Гөлле туй- 10 елдан,

Бәллүр туй- 15 елдан,

Бронза туй- 20 елдан,

Көмеш туй- 25 елдан,

Зөбәрҗәт туй- 30 елдан,

Алтын туй- 50 елдан,

Бриллиант туй- 60 елдан.

Шигырь:  “Арылды” Ф. Яруллин.

  1. Бәйгенең 4 нче туры. Һәр командага 5 табышмак бирелә. Кем барысына да дөрес җавап табар?
  1. а) – Аны әниләр ясый
  • Ул бөтен өйдә дә бар
  • Зур да, уртача да була
  • Усал малайлар аның белән сугыша
  • Күбрәк ашаганнан соң әтиләр шуңа таяна, кайчагында гырлап китә
  • Әниләр аның белән уйнамаска куша
  • Авылда ул һәрвакытта түрдә була,ә шәһәрдә аңа игътибар аз
  • Ялгыз кеәеләр аны кочаклап ятарга ярата.

 (Мендәр)

Б) Үзеннән зур йөк ташый

90 катлы өй ясый.  (Кырмыска)

В) Дәрес башында нәрсә ишетелә?  (Д хәрефе)

Г) Иртән 4 аяклап, көндез- 2, кич 3 аяклап йөри.   (Кеше)

Д) –Ул һәммә кешедә бар

- Картларда сүлпәнрәк, яшьләрдә көчлерәк. Ә бәлки киресенчәдер

- Ул шатландыра да, көендерә дә.

- Бер караштан туа, озак еллар яши.

- Аннан башка яшәп булмый.

- Венера Ганиева да шулай дип җырлый.    ( Мәхәббәт)

  1. а) – Ул кеше гәүдәсенең матурлыгын бидгели.
  • Ул кайберәүләрдә бар, кайберәүләрдә юк.
  • Ул булмаса апалар борчыла.
  • Ул булган апаларга абыйлар матур сүзләр әйтә.
  • Ул сәхнә кешеләренә бигрәк тә кирәк.
  • Аны булдыру өчен күп ашамаска тырышалар.   (Фигура)

Б) Нәрсә өстән аска таба үсә?  (Сакал)

В) Берсе аның иртән туса,

Икенчесе кичен туа.

Бере иртүк өйдән куса,

Икенчесе өйгә куа.    (Көн- төн)

Г)  Очып йөри, капканы ача.    (Җил)

Д)  - Аны камыр белән иттән ясыйлар.

- Башта зур камыр, аннары кечкенә камыр ясыйлар.

- Аны ясау бер кешегә озакка китә.

- Мин аны ясый беләм. Бигрәк тә санарга яратам.

- Аны яраткан кеше борыч сала.    ( Пилмән)

  1. а)  - Ул элек чит илләрдә генә иде.
  • Хәзер бездә дә гадәткә керде.
  • Аны гәҗиттә басалар.
  • Телевизордан күрсәтәләр.
  • Кызык та була, ялыктыргыч та.
  • Аның бик файдасы юк, әмма эшмәкәрләргә бик кирәк.
  • Берәр кино карый башласаң, шуны күрсәтеп аптыратып бетерәләр.   (Реклама)

Б) Күтәреп була, ыргытып булмый?   (Мамык)

В)  Миңа да ул иң зур байлык,

Сиңа да ул иң зур байлык,

Сакламасаң, тик бер айлык.   (Сәламәтлек)

Г) Көндез йоклый, төнлә эшли,

Үзе күктән бер дә төшми.    (Ай)

Д) Йөгерсәң дә, сикерсәң дә,

Ул синнән калмый.

Бер кеше дә аннан биек,

Сикерә алмый.   ( Аяк табаны)

  1. а) – Ул бер дә искерми, яңара гына бара.
  • Аны бөтен кеше ярата
  • Аннан башка тора алмаучылар бар
  • Ул арытмый да
  • Ул елата, моңландыра, күңелне дә күтәрә
  • Ял иткәндә дә кирәк
  • Балаларны йоклатканда да кирәк  (җыр, моң)

Б) Миңа тимә, мин кечкенә, тисәң авырттыра димә.(бал корты)

В) Агач башында кибет, эче тулы халык. (Көнбагыш)

Г) Яндыра аны кеше шатлыгы,

Ягез, бу нинди адәм актыгы? (көнчел кеше)

 Д) Олымы син, кечеме-

Канаты ул кешенең.

Уттан да алып чыга,

Судан да алып чыга

Шуңа аны мактыйлар,

Ул булмаса- таптыйлар. (кыюлык)

  1. а) – Ул үзе бик кирәкле әйбер
  • Ике колагы бер борыны бар
  • Ул бик күп төрле була
  • Бик матур бизәлгәннәре дә бар
  • Аны әбиләр ярата
  • Ул өстәл бизәге

Б) Уралаганы булмаса да

Беркемнең дә әйберсен,

Карак диеп атый аны

Күргән кеше һәрберсе.  (энә карагы)

В)  Елына ул бер килә

Өйгә кергәч үзеннән

Тәмле ис бөркелә.  (чыршы)

Г)Аты бара, тәртәсе кала. (Елга)

Д) Суында бер балыгы юк,

Агыйм дисә арыгы юк,

Авызында теше дә юк,

Ә шулай да үзен аның

Белмәгән бер кеше юк.  (кое)

А.б. Җырсыз җирнең яме юк,

Җырсыз тормыш тәме юк,

Җыр сулар һава кебек

Җыр яши- җыр мәңгелек.                        

“Бөрлегән” җыры

Бәйгенең бишенче туры

“Тәмлетамак” сүзендәге хәрефләрдән сүзләр төзергә.

Кайсы команда күбрәк төзер?

Шигырь: “Әни – егет”

Әйдәгез, безнең әтиләрнең уңган, булган икәнлекләрен раслап күрсәтик әле.

Алтынчы тур- кызларга бант тагу (әтиләр өчен)

А. б. Әйдә- әйдә катырак бас,

Бу кем бии дисеннәр.

Баскан җирдә ут чыгара

Безнең әниләр дисеннәр.

Җиденче бәйге әниләр өчен.  Газетага басып бию.

Сигезенче бәйге “Театр”

Хөрмәтле ата- аналарны театр сәнгатенә осталыгын да тикшереп карыйк.

Һәр командага биремнәр язылган кәгазьләр өләшенә. Кем остарак башкарыр?

А. Б. Бие, бие, бие әле,

Биегәнегез юк әле.

Сезне матур бии диләр,

Биетеп карыйк әле.      

Кызлар башкаруында бию.

Тугызынчы бәйгегә һәр командадан бер кеше чыга.

Менә сезгә борынсыз итеп ясалган кеше сурәте. Сез күзләрегезне бәйләгән килеш,

Маркер белән борын ясарга тиеш. Кемнеке төгәлрәк булыр?

Унынчы бәйге- балалар өчен “Урындык тирәли бию”

А.б.  Җырлыйк әле, җыйрлыйк әле,

Җырлыйк әле берәрне.

Җырлап искә төшерербез

Бергә булган көннәрне.

Җыр:  “Гөлләрем”

Жюрига сүз бирелә.

Кичә тәмам.

 


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Презентация "Гаилә"

Презентация "Гаилә"...