Сценарий праздника "День Победы"
методическая разработка на тему

Сценарий ко Дню Победы для детей среднего школьного возраста на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon prazdnik_pobedy.doc33 КБ

Предварительный просмотр:

        Алып баручы:  Хөрмәтле ветераннар!

Сезне – бик озын фронт юлларын узган, тылдагы авыр хезмәт чорларын кичергән ветераннарны, балачаклары дәһшәтле сугыш елларына туры килгән барлык ветераннарны зур эчке дулкынлану һәм тирән рәхмәт хисләре белән иң мөкатдәс бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 63 еллыгы белән кайнар котлыйбыз.

Тугызынчы май бүген

Бар дөнья нурлары

Гөлләргә төренде

Май килде,

Туган ил

Шатлыкка күмелде.

Куана халыклар

Күңелләр шат, бүген

Тугызынчы май бүген-

Дошманны җиңгән көн.

Җыр: “Җиңү килде”.

Яшен уты катыш давыл үтте,

Күк күкрәтеп, ялкын яудырып.

Давыл тынды бөек җиңү данын

Безнең кулыбызда калдырып.

Җир туй ясый бүген, җир шатлана,

Бүген Бөек Җиңү бәйрәме.

Җилфер җилфер итә туган илнең

Данга манган Кызыл байрагы.

Җиңү данын илнең содатлары

Гасырларга алып барырлар.

Туар еллар безнең батырларны

Хөрмәт белән искә алырлар.

Җыр: “Бабай югалган”.

Бәйрәмнең тагын да

Матуры, олысы,

Кояшлы май кебек

Яктысы, җылысы –

Бабамның сугышта

Коеп алганы –

Зур җиңү бәйрәме

Дигәне бар әле!

Өр - яңа күлмәген,

Иң матур костюмын

Кия дә бабаем

Ул төрле орденнар,

Медальләр тага ул

Пиджагы түшенә.

Урамнар бәйрәмчә

Бизәлгән булса да,

Кояш гел һавадан

Нур чәчеп торса да,

Кешеләр ул көнне

Кайгылы тоела.

Җылыйсын китереп

Яңгырый җыры да.

Ул көнне кешеләр

Һәйкәлләр каршында

Баш иеп тын гына

Торалар барасы да.

Һәйкәлләр тирәсе

Чәчәккә күмелә.

Шул чакта минем дә

Яшь  килә күземә.

Алып баручы: 63 ел инде һәр ел саен

Кайтмый калганнарны көтәбез.

Авыл уртасында һәйкәлләргә

Башыбызны иеп китәбез.

Таш һәйкәлләр балкый тыныч кына

Өйрәнгәннәр алар тынлыкка.

Һәйкәлләргә килек, гөлләр куйыйк    

Һәйкәлләрне тыңлыйк тын гына.

Җыр: “Һәйкәлләргә чәчәк куябыз”.

Югалтулар алып килде сугыш,

Күпме ирләр кайтмый калдылар.

Шул ирләрнең йокыларын саклап,

Ак каеннар моңсу шаулыйлар.

Ал нурларга төренеп кояш байый,

 Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне  яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер – гомергә.

Буыннардан буыннарга...

Күчә барыр сезнең даннар...

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

                Берлингача барып җитеп,

Фашистларны тар – мар итеп,

Илгә җиңү китергәннәр,

Рәхмәт сезгә!

Рәхмәт сезгә, ветераннар!

Алыгыз, Сез,бүген бүләк итеп

Котлауларның иң зур бәйләмен

Каршылагыз тагын бик күп тапкыр

Якты Җиңү бәйрәмен.

Җыр: “Җырлап яшәрә күңелләр”

Алып баручы:

   Фронтны икмәк, кием – салым белән тәэмин итеп торган хөрмәтле апалар, аналар! Без сезгә сокланабыз. Җиңүгә керткән өлешегез әйтеп бетергесез зур. Рәхмәт Сезгә!

Эх, апалар, сугыш елларында

Теңкәгә тиде авырлык.

Заман авырлыгын күтәрергә,

Зур кайгылар баштан үткәрергә

Кайдан тылсысмлы көч таптыгыз да

Кайдан алдыгыз сез сабырлыфк?!

Сезнең сабырлыкка, батырлыкка

Мәңге – мәңге хәйран калырлык.

Җыр: “Әнкәй”  Ризат

Булмасын ул, булмасын!

Кирәкми безгә сугыш!

Булмасын бер куркыныч,

Булсын бөтен ил тыныч!

Теләмибез сугышны без!

Без тынычлык телибез.

Безнең якты тормышыбыз

Мәңге балкысын дибез!

Бүгенге бәхет мәңгегә

Кояштай балкып торсын,

Ил тынычлыгын саклаучы

Солдатлар исән булсын.

Сугыш ялкыны безнең дөньяны

Чолгап алмасын яңадан.

Сакла, сакла тынычлыкны,

Дан тынычлыкка, дан

Җыр: “Тынычлык”


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий Дня Победы "Возвратись, моя надежда"

Сценарий 60-летия Великой Победы. Праздник большой, рассчитан примерно на 2 часа....

Сценарий "Великой Победе посвящается...."

Это музыкально-литературная композиция, которая готовилась совместно с преподавателями русского языка и литературы. Всё прошло просто замечательно, ребята сыграли и спели от души!!!!...

Сценарий "День Победы"

Сценарий "День Победы"...

Сценарий День Победы

Сценарий внеклассного мероприятия к Дню победы "Этих дней не смолкнет слава"...

СЦЕНАРИЙ "ДЕНЬ ПОБЕДЫ 2014"

В сценарии собраны лучшие стихи и песни, посвященные ВОВ в исполнении учеников ГБОУ СОШ 633 ВАО г. Москвы,которые являются дипломантами и лауреатами 1, 2, 3 степеней различных конкурсов....

Сценарий "Пролог Победы"

Сценарий внеклассного мероприятия, посвященного 65-летию битвы под Москвой...