Белем бәйрәме
план-конспект урока на тему

                                                    Катнашалар:
                                                 Сарык –
                                                 Кәҗә -
                                                 Убырлы–
                                                 Укучылар –
 
                                                 1 класска баручы укучылар.
 
(Музыка яңгырый)
 
 Кәҗә: Нишләп җыелыштыгыз монда?
Нишләп утырасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, кәҗә дустыгыз әйтте диярсез, сезгә башка китап-дәфтәрләр дә кирәкмәячәк, укытучылар да, директор абый да сезне башка борчымаячак. Мин моңа быел юл куя алмыйм.Карагыз әле миңа! Мондый идеммени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алмаланып торалар иде. Яңа уку елы башлангач, димәк мин тагын бер елга картаерга тиешмен. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, урман-кырларга да, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп, тел әйләнмәслек инглиз телен укып, зур-зур әсәрләр укып, сочинениеләр язып утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә. Сарык керә)
 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл belem_beyreme.docx39.93 КБ

Предварительный просмотр:

~  ~

“Белем бәйрәме”- 1 сентябрь бәйрәменә багышланган сценарий.

                       

                                                    Катнашалар:

                                                 Сарык –

                                                 Кәҗә -

                                                 Убырлы–

                                                 Укучылар –

                                                 1 класска баручы укучылар.

(Музыка яңгырый)

 Кәҗә: Нишләп җыелыштыгыз монда?

Нишләп утырасыз? Быел яңа уку елы булмаячак. Бөтенләй булмаячак. Көтмәгез дә, кәҗә дустыгыз әйтте диярсез, сезгә башка китап-дәфтәрләр дә кирәкмәячәк, укытучылар да, директор абый да сезне башка борчымаячак. Мин моңа быел юл куя алмыйм.Карагыз әле миңа! Мондый идеммени мин былтыр? Күз төбемдә менә бу җыерчыгым юк иде, бит алмаларым тагын да матуррак булып алмаланып торалар иде. Яңа уку елы башлангач, димәк мин тагын бер елга картаерга тиешмен. Әнә шул сентябрь ае килеп җитә дә, туйганчы йоклап та, ял итеп тә, урман-кырларга да, су коенырга да, балык тотарга да йөреп булмый. Тагын шул китап-дәфтәрләргә күмелеп, авыр-авыр мәсьәләләр чишеп, тел әйләнмәслек инглиз телен укып, зур-зур әсәрләр укып, сочинениеләр язып утырасым килми әле. Беләсезме мин нишлим... мин... (арлы-бирле йөренә. Сарык керә)

  Сарык:   

Исәнме, мәктәп, исәнме!

Без сине сагынып беттек.

Сентябрь ае җиткәнен

Түземсезләнеп көттек.

    Кәҗә:

Син нәрсә, авызыңны күтәреп, “исәнме,мәктәп, сине сагынып беттек” дип сөйләнеп йөрисең?

  Сарык: Нигә?

  Кәҗә:Чөнки быел Яңа уку елы да, мәктәп тә булмаячак.

 Сарык: Син нәрсә уйлап чыгардың, кәҗәкәй? Алай буламы инде ул?

 Кәҗә:  Әйт әле син миңа, хөрмәтле Сарыккай, менә синең башыңны ватып мәсьәлә чишеп, шигырь ятлап, телеңне вата-җимерә инглиз телен өйрәнеп утырасың, тагын бер елга картаясың киләме?

 Сарык: Менә җүләр, кемнең картаясы килсен дә, кемнең мәсьәлә чишеп, укып утырасы килсен инде?

 Кәҗә: Сине кем картайтканын, кем башыңны катырганын беләсеңме син? Укытучылар картайта безне!

 Сарык: Укытучылар?!

 Кәҗә: Әйе, үзләренең бертуктаусыз өйрәтүләре, тикшерүләре, сораулары белән безне картайталар, башыбызны әйләндерәләр. У-ух мин аларны!

 Сарык: Ни сөйлисең син?

 Кәҗә: Әйт әле миңа, син унга кадәр саный беләсеңме?

 Сарык: Беләм инде.

  К: Хәрефләрне таныйсыңмы?

 С: Бераз таныйм.

 К: Шулай булгач, акча саный белсәк, иҗекләп булса да укысак, безгә тагын ни кирәк? Яңа уку елы җиткән саен безгә бит тагын да катлаулырак фәннәр укыта башлыйлар. Ә ул безгә нигә?

 С: Әйе шул тагын да катлаулы фәннәр керәчәк. Чыннан да алар безгә нигә кирәк соң?

  Убырлы: (керә, җырлый)

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!-

Кем анда бармый калган?

Әти-әни дә яшь чакта

Мәктәптә белем алган!

Мәктәпкә барам, мәктәпкә!

 К: Убырлы, җүләрләндеңме әллә? Мәктәпкә барам дип җырлап йөрисеңме? Җүләр булсаң барырсың, ә без менә Сарыккай белән бармыйбыз.

 Ш: Ничек инде бармыйсыз?

С: Менә шулай бармыйбыз, бетте китте.

 Ш: Сәбәбе нидә?

 К: Убырлы, неужели син җәйнең рәхәт чакларыннан туйдың? Неужели синең тагын шул парта арасына кереп утырып, укытучыларның нидер сөйләгәннәрен тыңлап утырасың килә? Җитмәсә, бу уку елында безгә тагын әллә нинди авыр фәннәр керә башлаячак.

 Ш: Әлбәттә, без бит инде үсә барабыз.

  К: Вот именно үсә барабыз. Ягъни, кирәкмәгән фән укып, картая барабыз дигән сүз бит ул.

 Ш: Ни сөйлисең син?

К: Ач әле авызыңны. Менә синең бу ике тешең бар идеме?

Ш: Бар иде, бар.

К: Димәк, быел да мәктәпкә барсаң, андагы мәхшәр фәннәргә кереп чумсаң, күр дә тор: тешең генә түгел, менә бу чәчләрең дә коелып бетәчәк!

Ш: Кит инде булмаганны сөйләмә. Әнием миңа әйтте: мәктәпкә кергәндә сөт тешләре төшеп, яңа тешләр чыга диде.

К:(сарыкка) Ай алла, киренең киресе булып чыкты әле бу.

С: Тыныч бул, Убырлы. Кәҗәкәй шаярта гына ул.

К: Әйе, дустым, шаярттым гына мин. Бар син бара тор, хәзер без дә барып җитәрбез.

(Убырлы чыгып китә)

С: Аңгыра баш, башта бармыйбыз дидең, ә хәзер барып җитәрбез, имеш.

К: Синең бу башың өч тиен дә эшләми. Үзең күрдең ич, Убырлыны берничек тә безнең якка аударып булмаганын. Әнә тегеннән 1 малай белән кыз килә, шуңа күрә җибәрдем мин Убырлыны.Ә балаларны без мәктәпкә җибәрмәскә тиеш. Бар син качып тор, мин үзем сөйләшәм алар белән.

  (Сарык кача. Балалар керә)

1 ал.баручы:

Исәнме, саумы, сентябрь –

Безнең яңа ел!

Синнән башлана тормышка

Якты, яңа юл!

2 ал.баручы:

Исәнме, сөекле мәктәп!

Көттеңме безне?

Шундый түземсезлек белән

Сагындык сине.

К: Исәнмесез, дусларым!

Матур шигырьләр,сөйли-сөйли, димәк сез мәктәпкә барасыз.

1 ал.баручы: Исәнме, кәҗә. Әйе, без мәктәпкә барабыз. 1 сентябрь бәйрәме җитте бит.

К: Сезнеңчә, мәктәпкә бару зур бәйрәм. Ә минемчә, рәхәтләнеп йоклау,кояшта кызыну, уйнау, тәмле ашау – менә монысы бәйрәм ичмасам.

2 ал.баручы:Юк, кәҗә дус, һәрнәрсәнең үз вакыты була. Вакытында белем алырга да кирәк. Ә моның өчен мәктәпкә йөрергә кирәк.

1 ал.баручы:Әйдә син дә безнең белән,Сарыкны да үзең белән алырга онытма!!! Ә без киттек,бара торабыз!!!

К: Алайса безгә дә мәктәпкә барырга туры килә мени инде? Шулай яхшырак булыр шул.Әйдә, Сарык дускай, бер булса, җыеныйк без дә мәктәпкә. Бәйрәм икән, булсын зур бәйрәм!(Сарык белән Кәҗә чыгып китәләр,музыка астында укучылар сәхнәгә чыгып тезеләләр)

Укучылар чыгышы.

(9укучы : Илсия,Инзилә,Лилия,Аяз,Гөлфинә,Таңсылу,Света,Гөлназ,Нияз )

Аяз:    Дуслар, бүген нинди көн?

Сез беләсездер бәлкем?

Белмәсәгез, үзем әйтәм,

Бүген безнең бәйрәм көн!

Лилия:   Нас встречает снова школа,
Все здесь к празднику готово!
Рада школьная семья,
Нынче праздник сентября.

Света: Праздник первый, самый лучший,
Словно первый школьный лучик.
Мы скучали все, поверь!
Открывай нам школа дверь!

Таңсылу:Бар күңеллелек бөтен дөньяда,

Бар бер ямь бүген.

Нәрсәдән бу? Мин беләм:

Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Җыр “Бәйрәм бүген”

Ведущий 1: Исәнмесез, хөрмәтле укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм бәйрәмебез кунаклары!

Ведущий 2: Доброе утро, дорогие гости, учителя, уважаемые родители! Доброе - прежде всего из-за добра, которое оно нам несёт. Ведь сегодня день начала занятий, новых добрых встреч с миром знаний. Доброе утро всем, кто пришёл сюда в первый раз, и тем, кто прожил несколько интересных и полезных лет в этой школе! Доброго настроения всем присутствующим!

Ведущий 1: Дорогие ученики, родители и гости нашего праздника! Мы рады вновь увидеть вас! Во всех школах нашей великой страны начинается новый учебный год. И всё снова повторяется: уроки и перемены, будни и праздники.

Ведущий 2: Менә кояшлы 1нче сентябрь таңы безне кабат бергә җыйды. Бүген мәктәпләрдә һәр бала көтеп алган, кызыклы вакыйгаларга бай булган яңа уку елы башлана. Күңелләрдә сөенеч, йөзләрдә шатлыклы елмаю балкый. Яңа уку елы барыгызга да бары тик “4”ле һәм “5”леләр генә алып килсен.

Таңсылу: Учёба, здравствуй!

Школа, здравствуй!

Идём за знаньями в поход!

Сегодня праздник!

Школьный праздник!

Встречаем мы учебный год! 

Гөлфинә:Мәктәбем,

Без килгәч бүгеннән

Күңелле булачак.

Класслар моннан соң

Гел гөрләп торачак.

Без сине үзебез

Сагындык өзелеп,

Менә бит кошлар күк

Килдек без тезелеп.

1-й ведущий

Как вас много, ребятишки!
И девчонки, и мальчишки!
Мы сейчас вас посчитаем.
И про вас мы все узнаем.
Нас всех в школе и не счесть!
Второклассники, вы здесь? (Здесь!)


2 ведущий
Значит, будем мы друзьями!
Третьеклассники, вы с нами? (С вами!)


1 ведущий.
Четвертый, пятый, как всегда,
Новой встрече рады (Да!)


2 ведущий
Шестой, седьмой, вы что притихли?
От учебы вы отвыкли?
Это, братцы, не беда!
Все хотим учиться? (Да!)


1 ведущий
Восьмиклассникам – привет!
Ну-ка, дайте нам ответ:
На уроках получать
Что мы будем? Только... (Пять!)


2 ведущий
Вместе с нами класс 10-й -
Очень славные ребята!
В нашей школе как всегда
Хорошо живется? (Да!)

1 ведущий

Эй, выпускники, вставайте,

Хором дружно отвечайте!

На экзаменах получать

Что мы будем? Только…       (Пять!)

2  ведущий
Здесь и все учителя -
Ваши лучшие друзья.
Эй, давай-ка, детвора,
Прокричим им всем «Ура»! (Ура!)

1 ведущий
Все собрались,
Солнышком согреты,
Только первого
Что-то нет…

Вед.2  Нет, первый класс здесь и с нетерпением ждет, когда его позовут на линейку, ведь первоклассники сегодня самые  главные действующие лица праздника.  Именно для них прозвенит первый в их жизни школьный звонок. Приветствуем наших первоклассников (музыка астында 1 класс укучылары керә,утыралар).

Вед.1 Хәзер сүз мәктәп директоры  Мәрдәнов Айрат Гайфетдин улына бирелә.(Чыгыш ясаучылар сәхнә артына кереп торалар.Директор сүзе)

Вед.2 А сейчас слово предоставляется гостю (гостям)  нашего праздника –

_________________________________________________________________

_________________________________________________________________

Котлаулардан соң  чыгыш ясаучылар сәхнәгә чыгалар:

Илсия,Инзилә,Раил,Лилия,Марат,Таңсылу,Алмаз,Света,Гөлназ,Нияз-2рәт

Аяз,Алинә,Риназ,Гөлфинә,Тимур-1 рәт ( барлыгы 15 укучы)

Вед.1 Мәктәп еллары – кеше гомеренең кабатланмас бер мизгеле. Шуңа күрә баланың мәктәпкә килү көне – ул зур бәйрәм. Барыгызны да шушы бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышлар, гаилә бәхете, саулык-сәламәтлек телибез.

Таңсылу:Начинается новый учебный год.
Много открытий он вам принесёт.
Новые предметы, новые друзья,
В классах ждут любимые учителя!

Риназ:Мәктәбебез – туган йортыбыз,

Каршы ала безне таңнарда.

 Максатыбыз – ныклы белем алу

Сүнмәс рух яши җаннарда.

Тимур:Мы за лето подросли,
Книжки умные прочли.
Много нового узнали,
Но по школе мы скучали!

Алинә:Өйрәндек шушы мәктәптә,

Хәреф танып саннар язарга.

Кешеләрне һәрчак яратырга,

Ә зурларны хөрмәт итәргә.

Алмаз:Дәресләрдә янып-пешеп,

Чишәбез мәсьәләләр,

 Әкият, шигырьләр укыйбыз,

 Бик күп әдәби әсәрләр.

Инзилә:Хәзер белем һәм аң эше,

Эшкуарлар заманы.

Атлыйбыз тормыш юлыннан

 Өйрәнәбез һәр фәнне.

Раил:Һәр көн диярлек очрашырбыз без,

 Һәрбер шатлыкны бүлешәбез без

 Мәңгегә шулай дуслык-татулык

 Торсын яктырып диешәбез без.

Аяз:Отдохнули мы за лето,
Подросли, вам видно это?
А теперь пора учиться,
Честно, дружно, потрудиться.

Гөлназ:Беренче сентябрь – минем

Бәхет-шатлыклы көнем

Сагынып белем учагын,

Мин кабат сиңа килдем

Дулкынланып карап торам

Юксындырдың, мәктәбем,

Син – минем үткән гомерем,Син – минем киләчәгем.

Синдә күрергә өйрәндем

Матурлыгын дөньяның.

Тәүге кат синдә башкардым

Балачагым җырларын.

Мәңге исебездә тотыйк

Монда үткән чакларны,

Аннан белемебез белән

Бизик туган якларны.


Таңсылу:Әй, мәктәбем, хәерле юл теләп,

 Белем ишекләрен ачтың син.

 Юлыбызны гүзәл итәр өчен

 Якты маяк булып балкыйсың.

 Бездән шушы матур җырыбызны

 Сагыну сәламе итеп алчы син.

Җыр “Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”

Алмаз:Укытучы! Изге бер сүз ул. Һәр кеше бу сүзнең мәгънәсенә төшенә. Укытучы, бөтен көчен биреп, барлык яхшылыкларны укучыларның күңеленә сеңдерергә тырыша: җирне,тормышны аңларга, аны яратырга өйрәтә.

Света:Чәчәкләрдән җем-җем итеп,

Якты нурлар бөркелә.

Бүген һәрбер укытучыга

Рәхмәт әйтәсе килә:

- Безгә белем биргән өчен,

- Кадерләп үстергән өчен,

- Назлы карашыгыз өчен,

- Дөрес тәрбиягез өчен,

- Барсы, барсы өчен

Бергә: Рәхмәт Сезгә, укытучы!

Марат:Гүзәлләрдән гүзәл аның йөрәге,

 Игелеген бирә һәркемгә.

 Ашыга ул бәхет өләшергә

 Һәр иртәдә безгә, һәр көндә.

Инзилә:Аллы-гөлле букет кулларымда

   Остазыма бүләк итәргә

   Ә ул миңа мәңге шиңми торган

   Гөл  орлыгын бирер чәчәргә.

   Алыгыз сез бүген бүләк итеп

   Чәчәкләрнең шушы бәйләмен

   Каршылыгыз тагын бик күп еллар

   Бүгенгедәй хезмәт бәйрәмен!

(Музыка.Укытучыларга чәчәкләр бирү)

Света:Ваш скромный труд цены не знает, 
Ни с чем он не сравним! 
И все с любовью величают 
Вас именем простым - 
Учитель. Кто ж его не знает, 
Простое имя это, 
Что светом знаний озаряет 
Живую всю планету! 
Мы в вас берем свое начало, 
Вы - нашей жизни цвет,- 
И пусть года, как свечи, тают,- 
Нам не забыть вас, нет!

Риназ: Җылы караш, назлы сүзләреңнән

Тойдым синең йөрәк җылыңны.

Укытучым, иң кадерле кешем,

Бүләк итеп ал син җырымны.

Вед.2 Сезнең игътибарыгызга Ахметзянова Энҗе һәм Инзилә башкаруында “Укытучыма” җыры.        

Вед.1 Бүгенге бәйрәмгә безнең әти-әниләребез дә килде.Аларга да әйтер сүзләрегез бардыр.Рәхим итегез!

Гөлфинә:Алда көрәшләр дә булыр,

Югалып калсак кинәт –

Егылганда тотынырга

 Көч бирергә сез кирәк!

Тимур:Сүнгән чакта өметебез,

 Калмаган чакта терәк.

 Күз яшьләрен сөртә-сөртә

 Юатырга сез кирәк.

Алинә:Боекмас өчен күңелләр,

Кимсенмәс өчен йөрәк –

 Сез кирәк, әти-әниләр,

 Безгә һәрчак сез кирәк!

Нияз: Хөрмәтле әти-әниләребез! Һәрдаим сезнең җылылыкны тоеп яшибез без. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен рәхмәт сезгә! Ышаныгыз безгә: йөзегезгә кызыллык китермәбез! Юзеева Гөлназ башкаруында “Уйларымда мәктәп еллары”

Вед.2 Бүгенге бәйрәмебезнең иң олы кунаклары-1 класс укучылары.Хәзер сүзне аларга бирәбез.(чыгыш ясаучы укучылар сәхнә артына кереп торалар)

(1 класс чыгышы)

-чыгыш ясаучы укучылар тезелеп басалар

Вед.1 Әйе,күренеп тора,сез мәктәпкә зур теләк белән килгәнсез.Бәйрәмдә сезнең әти-әниләрегез дә,тәрбияче апаларыгыз да бар.Бәлки аларның да сезгә әйтер сүзләре бардыр.(Әти-әниләр,тәрбиячеләр котлавы)

Вед.1 Дусларым, сезгә әле күп нәрсәләр таныш түгел. Ләкин “Белем иле”нә керү өчен серле ачкыч бар. Һәм ул ачкыч миндә, дусларым. Ачкычны кулга төшерү өчен, сезгә башта минем сорауларыма җавап бирергә кирәк. Сез шуңа ризамы?

Б-р: Риза, риза!

1. Акчасыз керәсең,

    Хәзинә алып чыгасың. (мәктәп)

2. Дөнья кадәр белем сыйган

   Ә шулай да бик җиңел.

   Уку башлангач мәктәпкә

   Минем кулда бара гел. (портфель)

3. Ишекле, тәрәзәсез

    Тап-тар өйдә яшиләр.

    Хәзерләгәндә дәрес

    Чиратлашып эшлиләр. (пенал, карандаш, ручка)

4. Төрле төстәге кызлар

    Сусаганнар, кипкәннәр. (буяулар)

5. Йомшактыр, сыгылмалыдыр,

    Керә йөз кыяфәткә.

    Тап җавабын

    Ул нәрсә? (пластилин)

Вед.2  - Ә хәзер бер уен уйнап алырбыз. Сез мин биргән сораулар белән килешсәгез: “Бу мин, бу мин, бу минем дусларым!”(“ Это я,это я,это все мои друзья»)– диярсез, килешмәсәгез кул гына чабарсыз.

- Кем һәркөн иртә белән

  Куанып мәктәпкә килә?

- Кем китап, дәфтәрләрен

  Һәрчак тәртиптә тота?

- Кемнең колагы пычрак

  Чәчсәң шалкан тишелерлек?

- Кем һәр көнне дәрескә

  Гел соңга калып керә?

- Кем өйгә бирелгән эшне

  Гел бишлелек эшләп килә?

- Кемнең йөзе гел көләч

  Кем спортны ярата?

- Кем бии, җырлый белә

  Әйтеп бирегез миңа!

Вед.1 - Менә сезгә Белем ишекләрен ачып керер өчен серле ачкыч. (тапшыру)

Гөлназ:Хәерле сәгатьтә нәни дусларыбыз!

Сабыйларның тәүге адымнары

Зур тормышка тәүге юл башы.

Котлы булсын тәүге адымың сабый

 Зур бәхетләр булсын юлдашың.

Раил:Пожелать хотим ребятам
Много нового узнать
И учиться в родной школе
На четыре и на пять!

Марат:Сабыйларны тәбрик итеп бүген

Мәктәпләрдә чыңлый кыңгырау

Туган илнең зәңгәр күген иңли

Алтын көздәй көмеш кыңгырау.

Лилия:Көмеш кыңгыраулар суза

Тәүге дәрес җырын.

Белем йортларына уза

 Ашкынып яшь буын.

Марат:Беләсезме, дуслар,

Җирдә зур мәктәп бар,Тормыш диләр аның исемен

Шатлыгы да шунда,

Кайгысы да шунда,

Сыналуы шунда кешенең.

Инзилә:Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Җыр “Учат в школе”

Нияз:Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

 (Кыңгырау көе яңгырый)

Җиз кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине

Җиз кыңгырау,

Мәктәбем сандугачы

Һәркөн тыңлыйм җырыңны

Күңелләрем булганчы

Җиз кыңгырау,

Чыңлавың ягымлы

Шат чыңлау, моң булып,

Күңелемә сарылды.

Сөекле мәктәбем белән

Хушлашырмын бер заман

Тик моңнарың, җиз кыңгырау,

Колакта чыңлар һаман

Илсия:Әйе шул, кыңгырау

Борынгы, күптәнге.

Ничәмә елларны

Мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын

Дәрескә чакырды,

Аларны зур юлга

Озатты ахырдан.

Чың итеп ала ул,

Кыңгырау – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң,

Мәктәпне кузгалтыр.

Йә, дустым, чылтырат,

Бүгеннән – мәктәпкә,

Бүгеннән – зур юлга!

Хәерле сәгатьтә!

(1 кл.укучысы белән 11 класс укучысы звоно шалтыратып кереп китәләр)

Вед.1 Чакыра,тагын чакыра

Кыңгырау классларга.

Бүгеннән-Белем көненнән

Уку елын башларга.

(Калган укучылар да мәктәпкә кереп китәләр)


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...