«СӘЛАМӘТЛЕК ТЕАТРЫ"
методическая разработка по теме

Рамазанова Розалия Гарифулловна

      Безнең әле , яшәү кадерен белеп,

      Канатланып йөрер чагыбыз. 

      Яшьлек килә- юл бирегез диеп,

      Утка- суга керер чагыбыз.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл slamtlek_teatry.docx21.65 КБ

Предварительный просмотр:

           

                 «СӘЛАМӘТЛЕК  ТЕАТРЫ».

Әлмәндәр җырлый-җырлый такта ышкылый. Әҗәл арба тартып керә. Арбада — аракы шешәсе, тәмәке.

Әҗәл. Карале, Әлмәндәр карт, сине күптән күзләп йөрим, менә бу юлы сиңа күчтәнәчләр алып килдем, сыйлан әле бер рәхәтләнеп.

Әлмәндәр (җырлый, аны ишетми дә). Ала карга дигән, әй, асыл кош, Кунган җирең кайсы имәндә? Син башың исәң дә мин имәдем, Башкаема хәсрәт килгәндә.

Әҗәл (тыңлап тора). Сүзеңнең кинаясенә төшенмим.

Әлмәндәр. Бу — сүз түгел, җыр бу, җырның җыртыгы юк. Син дә җырлый беләсеңме?

Әҗәл. Әйдә, ышкыла, туктама, вакытым юк, әйттем бит, вакытым тар. Болай да озак юандым. Ә нигә үзең эшлисең? Бүтәннәр эшләр иде чардуганыңны.

Әлмәндәр. Үз эшемне кешегә калдырганым юк.

Әҗәл. Карап-карап торам да, бик нык күренәсең.

Әлмәндәр. Мин синең кебекләрне генә күп күрдем инде.

Әҗәл. Оһо! Ошый башладың әле син миңа, картлач. Кайберәүләр мине күргәч, мәлҗерәп төшәләр. Кул куйганда куллары калтырый. Алып китүе дә кызык түгел. Болай булгач, көтәм әле мин сине, яхшылап ышкыла чардуганыңның тактасын.

Әлмәндәр. Мин әле синең белән китәргә җыенмыйм, әле минем оныкларымны кеше итәсем бар. Аларның 2013 елда Казанда үтәчәк универсиадада катнашуын, җиңү яулауларын күрәсем бар.

Әҗәл. Әле синең оныкларың да бармыни?

(Арбасын әйләнеп чыга, план кора, китә, Әлмәндәр берни булмагандай эшли дә эшли.)

Әлмәндәр. Кара инде. нишләп бик сәер китеп барды соң әле бу? Әллә ничек күңелем дулкынланып китте.

(Әкрен генә кереп китә. Бер төркем укучылар физик күнегүләр ясап тора. Әҗәл килә, укучыларны бик кызыксынып күзәтә.)

Әҗәл. Оһо! Малайлар, сез бик тәртипле күренәсез, әллә мин әйтәм, берәрне суырып карыйсызмы, арыганнарыгыз басылып китәр?

(Малайлар,туктамыйча, зарядка ясауны дәвам иттерә.)

Әҗәл. Туктагыз инде. бигрәк күп вакытыгызны бушка уздырасыз.

1 нче малай. Зарядка ясауга киткән вакыт—бушка узган вакыт түгел ул. Эш сәләтенең көчәюенә, дәрт артуга, кәеф күтәрелүгә китерә ул, беләсегез килсә. Кешегә тәмам картайганчы, сау-сәламәт һәм күтәренке рухлы булып яшәргә ярдәм итә.

Әҗәл. Кара әле син боларны, тыңламыйлар. Мин бит сезгә күчтәнәчемне бушлай, бүләк итеп бирәм.

Малайлар. Безгә андый бүләк кирәкми. Безнең өчен иң зур бүләк ул- Спорт комплекслары төзелү.Бу бүләкне безгә дәүләтебез, аның игелекле затлары гына бирә ала.

  • Әйе,әйе. Нәкъ менә шул комплексларда без чыныгып ,көчле булып үсәрбез дә универсиадада җиңү яуларбыз. Ә бу инде дәүләтебез эшләгән яхшылык өчен рәхмәтебез булыр.
  • Ә сез бер дә андый игелек эшләрлек затка охшамаган. Шулай булгач , сау булыгыз.

(Кереп китәләр.)

Әҗәл. «Оныкларымны кеше итәсем бар»,— диде бит Әлмәндәр карт. Кайда икән калганнары?

(Арбасын тартып китә, бер төркем егетләр, кызлар агач утырта, шулар янына килә.)

Әҗәл. Балалар, сез ни эш майтарасыз? Миңа бик ошый бу эшегез. Дөньялык яшеллек белән матур, һавагыз да бик чиста икән.

1 нче егет. Агачка су сибик тә, егетләр, кызлар, эш тә бетә, кайтырбыз аннары. Ә сез кем, нишләп йөрисез монда? Без сезне танымыйбыз.

Әҗәл.Менә сезнең агач                      утыртканны күр-

дем дә шәраб алып килдем, бик сусагансыз да икән. Тартып килдем, бик арыдым үзем дә. Мә әле, алып эчеп җибәрегез, сусаганнарыгыз басылыр.

2 нче егет.- Шәраб? Без шәраб эчмибез, сусаганнан чәй, су эчәбез. Шәраб кулланган кеше үзен вакытыннан алда үлемгә дучар итә. Ул организмны көчсезләндерә, аның үсешен тоткарлый, функцияләрен бөтенләй томалый, безнең яннан китегез, без сезнең белән дус түгел.

      Безнең әле , яшәү кадерен белеп,

      Канатланып йөрер чагыбыз.  

      Яшьлек килә- юл бирегез диеп,

  •       Утка- суга керер чагыбыз.Әйе, китегез. Без агач утыртып , шәһәребезне матурларга, универсиада үткәрергә лаек булуын бөтен дөньяга расларга телибез . Ә сез ?!

Сау булыгыз.

(Китәләр.)

Әҗәл. Бик нык булып чыктылар бит әле бу Әлмәндәр карт оныклары. Сөйләшеп тә тормыйлар.

(Арбасын тартып китә. Бер төркем егетләр, кызлар дискотекада бии. Әҗәл дә аларга кушылып бии.)

Әҗәл. Егетләр, кызлар! Бик сусап та киттек, ахрысы. Мин сезгә күчтәнәч алып килдем, кәефегез дә күтәрелеп китәр. Менә бу шоколадны кабып җибәрегез, тагын да катырак сикерерсез.

Егетләр. Ә сез кем буласыз? Юкка гына бушлай шоколад өләшәсезме? Андый кешенең нияте яман икәнен без беләбез шул.

Шоколад ашап кына көчле, җитез булырга мөмкин түгелен дә аңлыйбыз. Син безгә экологик яктан чиста продукт саналган Вамин сөт ризыкларын ,я булмаса Татарстанда үскән икмәкне, Арча балын тәкьдим ит, менә булырсың Кеше. Без бит - илебезнең киләчәге, универсиада да Татарстанның җиңүе безнең кулларда.

(Чыгып китәләр, бераздан кире керәләр. Әҗәл шатлана.)

Әҗәл. Кердегезме, егетләр, дөрес эшлисез, алай чыгып китү матур түгел. Менә рәхмәт йөзеннән эчеп җибәрегез әле.

Егетләр. Яле, Әҗәл абзый, тартмаларыңны менә монда өеп куй әле. (Әҗәл өя.)

Егетләр. Ә монысы нәрсә?

Әҗәл. Монысы кабер ташлары, миңа Газраил берегезне алып килергә кушты, буш кул белән китә алмыйм бит инде, егетләр, мине дә аңлагыз.

Егетләр. Бик дөрес әйткән Газраил. Менә үзенең күчтәнәчләре, аларны якты дөньяда кешеләргә тәкъдим итүче Әҗәле. Шуларның барысына да бездән Әҗәл үзе алып килгән кабер ташлары.

(Әҗәлне арбасына утырталар, кулына кабер ташын тоттыралар. Шулвакыт Әлмәндәр йөгереп керә.)

Әлмәндәр. Балалар, сез нишлисез? Нәрсә белән шөгыльләнәсез? Ярамаган эш эшләп ташламагыз тагын.

Егетләр. Юк, Әлмәндәр бабай, борчылма. Без Газраилгә үзенең күчтәнәчләрен һәм Әҗәлен төяп җибәрәбез. Бүгеннән тәмәке, аракы, наркотик матдәләр «хуҗасы» — Әҗәлгә безнең арада урын юк!

(«НАРКОТИКЛАР - ЮК!» дигән плакат күтәрелә.)

                                                     Автор:Рамазанова Розалия

75