Гаилә бәйрәме
план-конспект занятия (6 класс) на тему

Зарипова Лилия Габдрауфовна

Алтынчы сыйныфта үткәрелгән "гаилә бәйрәменең" дәрес эшкәртмәсе

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл гаилә бәйрәме27.48 КБ

Предварительный просмотр:

Гаилә бәйрәме (6 класс)

Хәерле кич кадерле әти-әниләр, укучылар! Барыбыз өчен дә бу кич хәерле булсын, безнең күңелебезгә шатлык, куанычлар гына алып килсен. Йөзләребездә, күңелләребездә иман нуры балкысын. Бүген бездә гаилә бәйрәме. Нәрсә соң ул гаилә? Гаилә ул- бергә яшәүче ир һәм хатын, балалар, якын туганнардан торган кешеләр төркеме. Гаилә ул- берлек, никахка нигезләнә, бергә яшәү, бер-береңә ярдәм итү, сөю,сөелү, нәсел дәвам итү.

          Еш кына гаиләне учак белән тиңлиләр.Чөнки учак янында җылынырга җыелган кебек, гаиләдәге һәр кеше үз гаиләсенә сыена: шатлыгын бүлешә, кайгысын уртаклаша.

     Гаиләнең терәге- ир-ат, әти кеше. Ә ана кеше үзенең бөтен булган күңел байлыгын, матурлыгын үз балаларына бирә.Ә түбәтәйле бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез шул учакны сүндермичә саклап торалар.

 Бер күрешү- үзе бер гомер дип,

 Бабайлар бит юкка әйтмәгән.

 Бер очрашып, серләр бүлешү-

 Бу гадәтләр әле бетмәгән

 Бүген без гаилә бәйрәме үткәрәбез.

    Кеше өчен гаиләдән дә кадерлерәк, гаиләдән дә әһәмиятлерәк нәрсә юк. Чөнки без гаиләдә аңлашу, күңел җылысын тоябыз. Гаиләдә безнең иң кадерле кешеләребез- әти-әниләребез бар.Бергә булганда гына без теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алабыз. Әйдәгез әле, безнең өчен кадерле булган әти-әниләребезне хөрмәт итеп, аларга багышлап, бәйрәмебезне шигырь, җыр белән башлап җибәрик

Нигә бүген класста

Бик күңелле, бик ямьле?

Чөнки бүген кунакка

Әти-әниләр килде.

Әти янымда булганда

Бернәрсәдән курыкмыйм мин.

Аның сүзе миңа закон,

Әтиемне тыңлыйм мин.

Әни син минем җирдәге

- Иң якын кешем!

Әни, син минем күктәге

-Якты кояшым.

Таң йолдызын хәтерләтә

-Синең күзләрең,

Балдан татлы тоела

-Синең сүзләрең.

Сиңа булсын бакчадагы

                                     -Гүзәл чәчәгем.

Әти безнең терәгебез,

Әти безнең яклаучы.

Авырлыклар китермичә

Давыллардан саклаучы.

Аналарга булган рәхмәт сүзен

Алыштырмас һичбер бүләк тә,          

Авырмыйча, әни, озак яшә,

Балаларың шушы теләктә.          

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының, улларының

Кадерлеләре булып.

Кадерле әтиләребез,

Сөекле әниләребез

Бәйрәм белән котлый бүген

Сезне ул һәм кызларыгыз.

Күмәкләшеп без дә дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле.

Котлы булсын, гөрләп торсын

Бүген гаилә бәйрәме.                  

Иң кадерле кешеләребез сез    

Әтием һәм әнием.

Сез булганга, без бәхетле

Тыныч, рәхәт яшибез

Бер ягымда- әтием,  

Бер ягымда-әнием.

Уңымда да , сулымда да

Таянычым бар минем.

Гөлләр елмаеп баш ия:

Яшәгез кадерле әти-әниләр.

Сез булган урыннарда        

Мәңгелек язлар яме бар.

Авырсаң да янда торалар      

Төне буе керфек какмый

 Үз саулыгын да кызганмый

Алар безне бит саклый      (  Җыр)

 

 Кая барсаң-шунда әткәй йөзе,

Кая барсам-әнкәй күңелдә            

Алар гына шулай безнең өчен

Җанын биреп яши гомергә.

Яз яктыра әти-әни каршында

Йөзләрендә күрәм ай нурын        

Димәк, җирдә мин бәхетле кеше

Әти-әнием- иң зур шатлыгым.

Әти-әни, сездән башка тагын      

Кем бар шундый бала бәгырьле,

Кояш сыман, әнием якын булса,

 Әтием дә шундый кадерле.

Әти-әни һәм мин                      

Менә безнең гаилә

Бу дөньяда сез булганда

Яшәү күңелле миңа да

Рәхәт миңа сезнең белән

Күтәрелә минем күңелем

Бәхет һәм шатлык белән

Үтсен иде минем гомерем

Рәхмәт сезгә, әти-әни

Тыныч булсын иде күгебез

Озын-озак шулай бергә-бергә

Үтсен иде безнең гомеребез               ( Җыр “ Пар канатым”)

Җиңеләйткән кебек әти-әни .

Безнең һәрбер сулышны

Өлкән яшькә җиткәндә дә

Без бит сезгә бурычлы.

Җан җылыгызны тоя күңелебез              

Әти-әни көчен тоя кулыбыз

Авыр сүзләр әйтмик, рәнҗетмик.

Әти-әниләргә гел изгелек кенә кылыйк без.

Әтиләр, безнең газиз әтиләр сез,-                

Нәсел күрке, гаилә куанычы.

Әниләр сез, без яраткан әниләр сез,-

Тормыш яме, бала таянычы.                   ( Җыр. “ Сез барында”)

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Үзе килми, юллар ярмыйча

Аның өчен бергә җиң сызганып,

 Көрәшергә кирәк армыйча.

:  Тормышымны ямьгә күмгән,

       Иркәләгән көнен, төнен,  

       Әти-әни – гаиләм минем,

        Биргән миңа бәхет илен.

        Гаиләм минем-әти-әни

        Кочкан мине җылы иңгә.

-Салкыннарда туңдырмыйча

Саклаганнар кысып иңдә.

Гаиләм минем өмет җебем,          

Гаиләм-көнем, гаилә-төнем,

Гаиләм минем- җир һәм күгем.

Мәңге сүнмәс бәхетем минем

Гаилә бәхете язгы ташу түгел,

Ул килми, юллар ярмыйча,

Аның өчен бергә җиң сызганып,

Көрәшергә кирәк армыйча

Хөрмәтле гаиләләр!

Сезгә булган хөрмәтебез, урын алсын йөрәк түрендә.

Шатлык һәм куаныч, зур бәхетләр

Юлдаш булсын сезгә гомергә.

Гомер юлырыгыз озын булсын

Тигез тормыш аны бизәсен.

Яшәү дәвере якты көннәр булсын,

Авырлыклар мәңге килмәсен!

Яшәсен әти-әниләр

Сәламәт һәм шат булып.

Кызларының һәм улларының

Кадерлеләре булып.


Хөрмәтле кунакларыбыз, нинди кичә инде уенсыз була . Ягез әле, бергәләп уен уйнап алыйк. Без тагын да бер-беребез турында күбрәк белербез.

Уеннар.

1)-Мәктәп елларын да искә алыйк әле. Әз генә мин сезгә зачет-дәрес үткәреп алам.Әти-әниләр сезнең мәктәптәге язылмаган законнарны белү-белмәвегезне сынап карыйк әле.

- Кыңгырауны  шалтыратканны түземсезлек белән көтеп утыручы төркем(класс)

- урыны ишек төбеннән узмаган уку әсбабы (сумка)

- химик шикәр ( акбур)

- укытучы урындыгына кую өчен хезмәт иткән корал ( кнопка)

2) Чиратагы уеныбызны тәкъдим итәбез. “Мин башын әйтәм, ә сез дәвам итегез” бәйгесе. Җор телле кеше үз сөйләмендә  мәкальләр еш куллана. Кайсыгыз җор теллерәк икән?

  • Аз сөйлә, күп(эшлә)
  • Ата-беләк, ана-(йөрәк)
  • Атасы кем(углы шул)
  • Ул ояты атага, кыз ояты-(анага)
  • Атасы барның(бәхете бар)
  • Баладаң бәхетең булса, карт кйнеңдә(ял итәрсең)
  • Баладан бәхетең булмаса, (кар итәр)
  • Алтын кадак атаң бар, көмеш кадак-(анаң бар)
  • Әткәй-шикәр, әнкәй-(бал)
  • Атаңны башыңда тот, анаңны(учыңда тот)

 4) Балалар өчен таб.:- Ул һәркемгә аерым бәйрәм, елга бер тапкыр гына килә.( туган көн)

- Үзе кечкенә, үзе елак, ул кем?( бәби)

- Ул һәркемгә бер генә, иң кадерле, иң ягымлы кешебез.( әни)

- Ул гаиләнең алтын баганасы( әти)

- Ул миңа балам, ди, Әти-әни аңа әти, дипэндәшә.Ул миңа кем?(Дәү әти)

Миңа да, әтигә дә әби кеше, ә миңа кем була?

Зурлар өчен: Бер кешенең дүрт улы бар. Һәр малайның берәр сеңелесе бар, гаиләдә ничә бала бар?(5)

  • Әниемнең бердәнбер сеңлесенең җизнәсе сезгә кем була?( әти)
  • 2малай, 2 әти һәрберсе берәр пәрәмәч ашыйлар. Савытта барысы 3 пәрәмәч кими. Бу ничек була?(Бабай,әти, онык)

5)Безнең гаиләдә әтиләр акча эшләп таба. Ә менә акчаны саный белә микән? Әйдәгез,” Баш хисапчы номинациясе”ндә җиңүче әтине билгелик әле. Моның өчен минем сорауга җавап бирәбез һәм ялгышмыйча акча саныйбыз.

 Сораулар: Балагыз ничәнче класста укый?

-Аңа ничә яшь?

-Туган көне кайчан?

-Технология фәненнән кем укыта7

-Бүген ничәсе?

-Басмада чәчен тараган хатын-кыызның исеме?

-Тубы суга төшкәч, кем епаган?

6) эниләр өчен конкурс такта янында

7)әтиләр өчен конкурс прическа,рецеп

8)җырлый-җырлый йомгак чорнау

9)балык тоту

10)уз баланны таны

Спортивный праздник «Папа, мама, я – спортивная                семья»

Цели праздника:

1)   Популяризация спорта.

2)  Привлечение родителей, детей к занятию спортом.

3) Получение радости от совместных действий с родителями.

4) Укрепление здоровья

Задачи:

-   пропаганда здорового образа жизни;

-   формирование умения бегать, прыгать;

-   сплочение коллектива родителей и детей.

Место проведения:

 спортзал

Оборудование:

  1.   Мячи -  

  2.   обручи

  3.   корзина

  4.   скакалки

  5   бадминтоновые  ракетки

  6.  4 верёвки

 

Открытие праздника. Построение. Звучит маршевая музыка.  

  1. «Быстрое такси»       

Правила игры :

Команды выстраиваются в колонну по одному. По сигналу папа с обручем в виде руля, бежит до стойки, оббегает её и возвращается за мамой, мама, берет папу за талию и они вместе бегут туда и обратно за ребенком

  1. «Посадка овощей»

Эстафету начинает ребенок. По команде судьи ребенок бежит до отметки, где находятся мячи (3 шт. разного диаметра) берет 1 мяч, кладет его в обруч (обручи находятся на равном расстоянии друг от друга), бежит за другим мячом, кладет его в другой обруч, возвращается за третьим мячом, кладет его в третий обруч и бежит к финишу. Эстафету принимает мама - берет 1 мяч, несет его на исходную позицию, бежит за вторым мячом, несет его на исходную позицию, бежит за третьим мячом, кладет его рядом с другими мячами и возвращается к финишу. Эстафету продолжает папа и выполняет то же задание, что и ребенок. На старт! Внимание! Марш!

  1. Комбинированная эстафета».

Начинает конкурс папа. Он берет мяч и несет его в обруч, но бежать надо спиной к обручу. Там он кладет мяч в обруч и приносит из обруча скакалку. Передает скакалку маме, и мама^^скакалкё^рыгает до обруча, кладет ее в обруч и приносит из обруча своему ребенку бадминтоновую ракетку и воланчик. Младший из семьи кладет воланчик на ракетку и бежит до обруча, там кладет все в обруч и добегает до финиша. На старт! Внимание! Марш!

  1. Эстафета метателей» Эстафета метателей»

  (На стене зала - мишень, диаметром 80 см. Команды строятся в колонны по одному. Каждая команда получает по 3 теннисных мяча. Каждый член команды кидает 3 раза. Одно попадание – 1 балл. Команды кидают по очереди)

  1. «С папой вдвоём»

Для участия в конкурсе приглашаются папы и капитаны команд.

Папа держит в руках обруч. По сигналу папа должен катить обруч, а ребёнок должен проскакивать в него с одной и с другой стороны. Добегаете до отметки и меняетесь местами. Побеждает команда, которая справится быстрее и без нарушений.

  1. Меткий стрелок

Туп тэгэрэтеп кеглиларны аудару

  1. «  Держи голову в холоде, а ноги в тепле »

Участвуют мамы – бег в мешках до ориентира и назад.

8) Большая стирка».

 Правила игры: 
На натянутую веревку ребенок поочередно вешает прищепки, мама   -   платочки,   папа   снимает   платки   и   прищепки. Побеждает команда, выполнившая задание за минимальное количество времени.
Игра начинается по сигналу судьи. Заступать за линию старта запрещается. Прищепки и платки вешать и снимать по 1 штуке.

9) «Паучки»:

Он сети, как рыбак, готовит,

А рыбы никогда не ловит. (Паук)

Соревнование «Паучки»: По сигналу участники бегут к обручу, к краям которого прикреплены верёвки. Связав верёвки между собой - «сплетя паутину», бегом возвращаются обратно. Побеждает команда, которая правильно и быстро сплела паутину.

Я желаю вашим семьям быть такими же крепкими, прочными, как эта паутина.

10) «Самый вкусный конкурс»

И в заключение наших эстафет, предлагаем провести самый вкусный конкурс:

1 этап - папа бежит за конфетой;

2 этап - мама разворачивает конфету;

3 этап - ребёнок съедает конфету.

Кто быстрее?!


 

Объявляют результаты и награждают команды грамотами .

«Самая   весёлая   семья»,   «самая   находчивая  семья»,  «самая   доброжелательная   семья»,  «самая   быстрая   семья»  и  т.д.

 

 

«Ночные снайперы»

Папы в касках на голове, с завязанными глазами, с поварёшкой в руке, ползут на четвереньках. При этом они стучат поварёшкой по полу, в поисках клада. Клад находится под кастрюлей в центре круга. (Предварительно на линии (Предварительно на линии старта папа, стоя на четвереньках, вращается вокруг себя, пока все считают до пяти). Побеждает та команда, чей папа первым ударит по кастрюле. старта папа, стоя на четвереньках, вращается вокруг себя, пока все считают до пяти). Побеждает та команда, чей папа первым ударит по кастрюле


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Презентация "Гаилә"

Презентация "Гаилә"...