Последний звонок
классный час на тему

Сценарий Последнего звонка на татарском языке.

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon songy_kyngyrau_2014.doc109.5 КБ

Предварительный просмотр:

“Соңгы кыңгырау – 2014”

(Музыка яңгырый.   Буратино җыр астында  биеп  чыга. Кулында - дәреслек.)

                                             

                                               Бүген мәктәпкә барам

                   Бүген “5”леләр алам

                                                 Әгәр күңелле булса.

                                               Укырга  анда калам.

Буратино: Ой, бу нинди матур мәктәп бу! Кара, күпме кеше җыелган. Ниндидер бәйрәм, ахры. (Стенага эленгән белдерүне укый)  “Бүген чыгаралыш кичәсе  була. Башлана сәгать 09.00 да.” Минем дә бу тамашаны  карыйсым килә. Вакыт күпме соң әле?   Ай-ай  5 кенә минут кына калган. Тизрәк, уйла, БУРАТИНО. ( Күзе китапка төшә). Юк, ярамый. Теге юлы да әти Карло бик ачуланды... ләкин минем бу тамашаны карыйсым килә.

( Залга таба карап, китапны залда утыручыларга тәкъдим итә башлый)

Кыйбат түгел, алыгыз әле. 5 тәңкә акча сорыйм. Алыгыз инде.

( алмыйлар, шул вакыт залдан тавыш. Бер югары сыйныф укучысы)

Укучы (8 класс):   Әйдә, кил, мин алам.

Буратино: Аласызмы? Алдашмыйсызмы?

Укучы (8класс):  Юк, алдашмыйм, ләкин син ул акчалар белән нишлисең?

Буратино: 1 тәңкәгә  театрга керәм, 4 тәңкәне “ Могҗизалар кырына” күмәм.

Укучы (8 класс): Ә син “ Могҗизалар кырына”ның кайда икәнен беләсеңме соң?

Буратино: Юк шул,  һаман таба алганым юк.

Укучы (8 класс): Алай булгач, син  миңа хәзер сүз бирергә тиешсең.

Буратино: Сезгә китап кына җитмимени? Минем сүзем юк.

(кесәләрен капшый)   Мин сезгә аны  ничек бирә алыйм?

Укучы (8 класс): БУРАТИНО. Күрәсеңме, укымагач, син “сүз”нең ни икәнен дә белмисең. Сүз бирү ул - “алдашмыйча, әйткәнне эшләү” дигәнне аңлата. Без синең белән хәзер килешү төзибез: Әгәр син бу бәйрәмне карагач, шушы мǝктǝптǝ укырга калам дисәң, мин сиңа бу китабыңны кире бирәм. Әгәр ошамаса, “Могҗизалар кырына” үзем озатып куям.  Килештекме?

Буратино: Әйе. ( Звонок бирелә)

Укучы (8 класс): Әйдә, утырыйк, башлана.

Буратино: Ә акча, акча... ( Акчасын суза, әмма укучы аны алмый)

Укучы (8 класс): Син безнең кунак бит. Шулай булгач түрдән уз!  Безнең бәйрәм башлана!

Чулпан: Хәерле  көн,  хөрмәтле  укучылар, укытучылар,  әти-ǝниләр  һәм  килгән  кунаклар!  Бүген  без  истәлекле  бәйрәм – “Соңгы  кыңгырау”  бәйрәменә  җыелдык.

(“Саубуллашу  вальсы”  астында  11  нче  сыйныф,  аның  артыннан  9  нчы  сыйныф  укучылары  чыга;  кулларында  чәчәк  һәм  шарлар).

Чулпан: Бирегә  иң  нәни  дусларыбыз – башлангыч  сыйныф  укучыларын  чакырабыз.

“Өйрәтәләр  мәктәпләрдә”  көе  астында  укытучылары  белән  бергә  башлангыч сыйныф  укучылары  чыга).

Чулпан:  Хөрмәтле  укучылар!  Берничә  көннән  сез  имтиханнарда  

классикларның  әйткән  сүзләрен  искә  төшерерсез,  теоремалар  исбатларсыз Ә  имтиханнарга  кемнәр  кертелә  соң?

Тәбрикләү   һǝм  чыгарылыш  укучыларын  имтиханнарга  кертү  

приказы  белән  таныштыру  өчен  сүз  мәктәп  директоры Шагалиева С.Х. га бирелә.

(Мәктәп  директоры  чыгышы).

Чулпан:  Безнең  бүгенге  бәйрәмебездә  бик  күп  кунаклар  катнаша. Әйдәгез,  алар  белән  дә  танышып,  сүзне  аларга  бирик  әле. 

(Килгән  кунаклар  чыгышы).

(11  нче  сыйныфлар  сүзе,  кулларында  зур  туп,  бер  сүз  әйткән  саен  тупны  иптәшенә  бирә  бара).

Айгɵл: 

Аяз  көн. Сентябрь. Чәчәкләр.

Бант. Чәч  толымы. Беренчеләр.

Ике  икең. Әлифба. Бишле.

Һәм  беренче  икеле.

Людмила:

Фиргавен. Глобус. Карта.

Бизәкләнеп  беткән  парта.

Селте. Пифагор. Кислота.

Лев  Толстой. Бугаз. Нота.

Эльвира:

Имтихан. Соңгы  бал.

Шатлык  яртылаш  борчылу  белән.

Аттестат.  Бакчада  гөлләр.

Нигә  соң  күңелсез  кем  белә?

(Туп  алып  куела).

Чулпан: Күңелсез,  чөнки  бүген  гади  генә  бәйрәм  түгел,  соңгы  кыңгырау  бәйрәме Сез мәктәптә  уку  дәверендә  меңнәрчә  КЫҢГЫРАУ  тавышы ишеттегез, ә бүгенгесенең  тавышы моңсу  да,  ямансу  да,  шатлыклы  да. Кайда  гына  булсагыз  да  туган  йортны,  туган  мәктәбегезне  онытмагыз.

Сезнең  алда  олы  сынау  тора,

Сез  торасыз  юллар  чатында.

Сезнең  алда  төрле юллар  ята,

Төрле  якка  юллар  чакыра.

Кайсы  гына  юлны  сайласаң  да,

Туры  юлдан,  бала,  туры  бар.

Мәктәбеңдә  калган  остазларың

Адымыңны  күзләп  торырлар.

Ә  хәзер  сүз  бәйрәмнең  сәбәпчеләренә  бирелә.

Айгɵл:

Кайчан гына бу көн еракта

Килеп җитмәс кебек тоелды.

Күңелемә мәктәп балачактан

Китмәс өчен кереп уелды.

Эльвира:

Бүгенгедәй күз алдымда тора

Очар коштай йөргән чакларым.

Сумка тотып сабак укырга дип

Борма сукмак буйлап атлавым.

Людмила:

Әй, мәктәбем,  үстердең син безне

Бирдең белем.

Чәчәк атты синдә яшьлегем.

Әй, мәктәбем, җитте китәр көнем

Йөрәгемдә ярсу хис минем.

           Лǝйсǝн:

Үстерәсең балаларда канат

Очырасың, мәктәп, югары

Уй-хыяллар чәчәк атыр җирдә

Алып китәр тормыш аннары.

         

          Вячеслав:

Таңнан килеп, көн дә булып,

Ун ел үткән синдә, мәктәп,

Нинди сүзләр әйтергә соң,

Хезмәтеңне, эшне мактап?

          Алина:

Алып китәм сине йөрәктә,

Йөрәгемә ялкын кирәккә;

Юлларымда син көч бирерсең

Ирешергә изге теләккә.

“ Хәтерлим мин әле бүгенгедәй”җыры башкарыла.

Артем:

Иң  бәхетле  кеше  кем  дип  сорасалар

Әйтер  идем  сузләремне  гөлгә  төреп

Ул-укытучы, елмайганда  каршысында

Узеннән  дә  оста  шәкертләрен  куреп.

Регина Г. Уку  дәверендә  нинди  генә  кызыклы  хәлләр  булмады.Укытучыларыбыз  нинди  генә  вакыйгалар  белән  очрашмадылар. Әйдәгез,шуларны  искә  төшерик  әле.

(Фәннәр  “йөгерек юл” белән  чыгып  бара: математика, биология . география . рус теле).

Математика.

Алина:

Сигезне  урталай  булсәң, ничә  була?- дип  сорый укытучы. Укучы:” Ничек  буләсең  бит, буйлыга  булсәң,  2  өчле, ә  аркылыга- 2  нуль  чыга” ,- дип җавап бирә,

Биология.

Вячеслав:

“Чәчәк  уртасында  нәрсә  бар? “,-  дип  сорый  укытучы. “Тешли  торган  бал  корты”,- дип  җавап  бирә  укучы.

География.

Лǝйсǝн:

Укытучы: “Сез, балалар, Җирнең  Кояш  тирәли  әйләнгәнен  беләсез  инде”,- ди . Шул  вакыт  бер  укучы  сорап  куя: ” Ә  төнлә  кояш  йоклаганда  җир  нишли?”

Рус теле.

Владимир:

Укытучы: “Мин чабам, син чабасың , ул чаба. Бу кайсы заман?” Укучы: “Билгеле инде, тәнәфес.”

Регина К.:

Ә безнең өчен тәнәфесләр дә, дәресләр дә тәмам. Моңсу көн булса да , сез бүген елмаясыз. Без моңа бик шат. Һәрвакыт шулай көләч булыгыз!

Кырда иген иксәм дә,

Галим булып китсәмдә

Ул булыр минем уемда

Маяк булыр юлымда.

Җыр: “Иң гүзәл кеше икәнсез”.

Чулпан: 2003 нче елның беренче сентябрен хәтерлисезме? Энә - җептән генә төшкән яңа форма киеп, кулга чәчәк бәйләме тотып сез бу көнне тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап кердегез.Сезне елмаеп беренче укытучыларыгыз каршы алды, хәреф танырга өйрәтте. Сүз беренче  укытучыгызга бирелә.  Рәхим итегез!

( сүз башлангыч укытучыларына бирелǝ: Амирова М.Г., Закирова Ф.К.).

Чулпан: Моннан  10  ел  элек үзегезнең  нинди  булганыгызны  күрәсегез  киләме?  Сүзне  беренче  сыйныф  укучыларына  бирәбез.

Дамир:

Соңгы тапкыр мǝктǝп залы

Сөйли безгә яшерен серен...

Ак юлларга безне дәшә

Мǝктǝп биргән тирән белем.        (бергә)

Айгɵл:

Белем, безгә нурын сибеп,

Ут кабызды теләкләрдә.

Дуслык хисе ялкынланып  (бергә)

Яна безнең йөрәкләрдә

Азамат:

                                       Укытучым (бергә)

        Сездән күргән мең-мең яхшылыкка

Тик бер рәхмәт кенә җитәрме...

Һәрберегездән гафу үтенергә

Бурычлы без соңмы-иртәме.

       

       Эльвира:

Яңгыраячак соңгы кыңгырау

Тормышта ул безне озата барыр.

Артта хәзер, артта инде бары...

Мәктәп арттан елап озатып калыр.

     

       Чулпан: Сүзне котлау ɵчен класс җитǝкчесе Липатова З.М. га бирелǝ.

               “Кыңгыраулы мәктәп еллары”җыры

         Виктор:

Артта калды дәрес калдырулар,

Шактый-шактый шуклык-шаярулар..

Гашыйк булып утта янулар,

Укып  килми оятка калулар...

       Артем:

Артта калды  хәзер дәрес аңлатулар,

“Линейкага соңга калдым,”-диеп борчылулар..

Дежур тору, “тамак ачты,”- диеп

Ашханәгә дөп-дөп чабулар.

     

         Людмила:

Өркә-курка сынауга барулар ,

Тәнәфестә тузан туздырулар,

Тактадагы акбур язулар,

Артта болар, әмма алда көтә:

Безне зур  сынаулар, имтиханнар

Классташлар, сезне сагынулар...(бергә)

“ Сабакташлар”җыры башкарыла.

Чулпан:

Хөрмәтле укучылар!

Тормыштагы һәртөрле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итүче, шатлык – кайгыларны бүлешүче иң якын кешеләрегез бар. Алар – сезнең әти - әниләрегез.

Әти - әниләр  исеменнән сүз бер укучының әти - әнисенә бирелә.)  

Рәхим итегез!

Виктор:

Күңелебез далада ук булмаса да

Сизәм, җитеп бетми безнең җылы аңа.

Аңлатырлык сүзләр юктыр сөюемне

Әнием – бәгърем рәхмәтемне үзең аңла.

Регина Г.:

  Əткǝй - ǝнкǝй - минем пар канатым,

  Сез булганга дɵнья түгǝрǝк.

  Иңен-иңгǝ, җанны-җанга куеп,

  Яшик ǝле, яшик бергǝлǝп.

  Сезгǝ саулык телим һǝр адымда

  Тигез бǝхет телим һǝрвакыт.

  Мең рǝхмǝтлǝр ǝйтеп чын йɵрǝктǝн,

  Карыйм сезгǝ сɵеп, яратып.

     

Вальс башкарыла

Чулпан:

Эзләмәгез ераклардан -

Бәхет безнең үзебездә,

Табигатьтә, эчкән суда,

Җиребездә, күгебездә.

Эзләмәгез ераклардан -

Бәхет безнең кулыбызда

Телебездә, җырыбызда

Тота белик кулыбызда.

Җыр. “Соңгы звонок, соңгы дǝрес!”( ике укучы башкара )

Чулпан:

Ашыгабыз, һаман ашыгабыз

Ни көткәнен белми һичкем дә-

Сезнең юллар вакыт  кулында гел,

Сезнең юллар язмыш  иркендә.

      Хәерле  юл!

Хәерле юл сезгә, укучылар!

Максатларга барып җитегез!

Ашкынганда гомер юлларыннан

Язмышны да узып китегез!

       Хәерле юл!

Ярты юлда юллар өзелмәсен,

Хәерле юл сезгә, хәерле.

Бәхет үзе түгел, җирдә бәхет

Эзләүчеләр безгә кадерле!

         Хәерле  юл! 

(1 нче класс кызын күтǝреп 9 нчы класс малае кыңгырау шалтыраталар)

Саубуллашу Вальсы

Ак алъяпкычларда ак канат,
Күңел оча, гүя, акчарлак.
Ак канат иңнәрдә,
Җилферди җилләрдә,
Күңел оча ерак җирләргә.

Аерылыр чак җитә, дусларым,
Сизелмәде ун ел узганы.
Хуш, мәктәп, үз күрдең,
Яшәргә көч бирдең,
Канат куеп безне үстердең.

Алда юллар — кайсын сайларга,
Юллар чакыра әллә кайларга, 
—Океаннар айкарга,
Очарга айларга,
Тормыш дәрьясында кайнарга.

Алъяпкычың, дустым, ак икән,
Ак булса да салыр чак җиткән;
Хыяллар — ак җилкән,
Кузгалырбыз иртән,
Ерак юлга чыгар чак җиткән.

Еллар шавы баса алмый

Сонгы звонок тавышын

Хэр кон сине курэ алдым

Бэхет икэн классташым

Сонгы звонок сонгы дэрес

Ник бераз сонламадын

Сузсез генэ союемне куземнэн анламадын

Кон дэ иртэн сине коттем

Алдан килеп дэрескэ

Юксына ук башлый идем

Мин сине тэнэфестэ.

Сонгы звонок сонгы дэрес

Ник бераз сонламадын

Сузсез генэ союемне куземнэн анламадын

Озын тэнэфес шикелле

Аерылган елларын

Башланылган яна дэрес

Килерсен кук елмаеп.

Сонгы звонок сонгы дэрес

Ник бераз сонламадын

Сузсез генэ союемне куземнэн анламадын

Балачакның гүзәл бер мизгеле 
Хәтеремдә минем бүген дә
Кулга тотып чәчәк бәйләмнәре 
Килгән көнем белем иленә.
Кушымта:
Кыңгыраулы мәктәп елларына 
Алып кайта мине уйларым. 
Укытучы апам дәшә сыман:
Улларым сез минем, кызларым.
Хуш килдең син, балам, әйдә, диеп, 
Алып киттең тормыш юлыннан. 
Авыр чакта ярдәм кулын суздың
Сакладың син ялгыш адымнан.
Кушымта.
Өйрәттең син, ярат, балам, диеп, 
Туган илне, әткәң-әнкәңне. 
Гомерең буе халкың өчен тырыш, 
Онытма син туган телеңне.
Кушымта.

Килгэн чакта башка авырлык,

Житми калса коч йэ сабырлык,

Сиздермичэ ярдэм иткэнсез —

Сез ин куркэм кеше икэнсез.

Балаларнын теле — кынгырау,

Гел чынгылдый, ява мен сорау.

Барысына да жавап биргэнсез —

Сез ин гузэл кеше икэнсез.

Укып чыгып, донья тануны,

Бэхетебезне эзлэп табуны

Зур ышаныч белэн коткэнсез —

Сез ин сабыр кеше икэнсез.

Мактагансыз тиеш урында,

Яклагансыз тиеш урында.

Безнен очен сез тир туккэнсез —

Сез ин гузэл кеше икэнсез.

Үстерәләр сөеп, улым-кызым диеп,
Тидермичә җилләр-яңгырлар.
Әти-әниләрне үзебез дә шулай
Яши алсак иде гел зурлап.

Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Туар көннәре дә, туган көннәре дә
Сөенечләр генә китерсен.
Оныкларын сөеп, улым-кызым диеп
Дәшүләре шатлык иңдерсен.

Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!

Гомерләр тиз үтә, аерылу да җитә,
Өзгәләнеп кала бәгырләр...
Әти-әниләрне исән чакларында
Яши алсак иде кадерләп.

Рәхмәтлемен Ходаема,
Рәхмәтле мин һәр көнгә.
Әти-әни диеп дәшү
Насыйп булсын һәркемгә!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Последний звонок. Церемония вручения премии "Золотой звонок"

Представленный сценарий праздника последнего звонка для учеников 11 класса составлен в форме церемонии вручения премии "Золотой звонок" учителям и родителям выпускников....

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса

"Печальный, прощальный последний звонок" праздник Последнего звонка для учеников 11 класса. Сценарий выполнен в традиционной форме, его основу составляют стихи и поздравления в адрес учителей и родите...

Сценарий мероприятия "Последний урок-последний звонок!"

Внеклассное мероприятие для выпускников,учителей,родителей 25 мая....

Сценарий последней линейки «Последний звонок»

Сценарий последней линейки «Последний звонок»...

ПОСЛЕДНИЙ ЗВОНОК - ПОСЛЕДНИЙ УРОК

Классный час в 9 классе25 мая 2013 год...

Классный час в 11 классе "Последний звонок на последний урок".

Материал состоит из сценария мероприятия, его можно использовать для проведения итогового классного часа в 11 классе....

« Мы выйдем в жизнь и тихо разбредемся под музыку последнего звонка» (сценарий последнего звонка 2016 года)

« Мы выйдем в жизнь и тихо разбредемся под музыку последнего звонка» (сценарий последнего звонка 2016 года)...