Яңа ел Бәйрәме.
материал на тему

Аширова Альфира Накиповна

Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл ya_1187_a_el_b_1241_yr_1241_me_2.docx28.96 КБ

Предварительный просмотр:

                             Яңа ел Бәйрәме.

Хәерле көн, кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, мөхтәрәм әти-әниләр, килгән кунаклар!

Сезне барыгызны да якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән тәбрик итәбез. Сезгә ныклы сәламәтлек, шатлык, гаилә бәхете телибез. Дөньялар имин, өстәлләр мул булсын.

Алып баручы:

Без бүген чыршы янында

Әйлән - бәйлән уйнарбыз.

Кыш бабайны каршыларбыз,

Яңа җырлар җырларбыз.

Нинди матур безнең чыршы,

Җем - җем килеп яна ул.

Башлыйбыз, Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел! (Нардуган)

  1. бала.

Исәнме, Чыршы, исәнме!

Яңа ел килеп җитте.

Күңелле чыршы бәйрәмен

Балалар күптән көтте.

  1. бала.

Сагынып көттек без сине

Көннәрне санап көттек.

Календарь битләренә һәм

Сәгатькә карап көттек.

  1. бала.

Син килдең бүген киенеп,

Бизәнеп матурланып.

Безгә, нәни дусларыңа

Күңелле җырлар алып.

  1. бала.

Әйдә, килегез тизрәк,

Ясыйк матур түгәрәк.

Безгә кунаклар килгән,

Уйныйк - җырлыйк бергәләп.

  1. бала.

Хөрмәтле укучылар,

Хөрмәтле кунакларыбыз!

Нардуган котлы, мөбәрәк булсын Тормыш түгәрәк булсын,

Мал - туарыгыз артсын,

Колыннарыгыз чапсын,

Игеннәрегез уңсын

Күкәй кебек тук булсын,

Нардуган, Нардуган.

Җыр:

Яңа ел.

  1. Җем - җем көмеш тун кигән,

Яңа - Яңа ел килгән,

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Кушымта:

Яңа ел, Яңа ел –

Безгә зур кунак килгән

Кыш бабай һәм кар кызы

Күп бүләкләр китергән.

  1. Дуслар белән җыелдык,

Бергә шундый күп булдык.

Әйлән - бәйлән уйнарга

Кулны - кулга тотындык.

Кушымта.

  1. Җем - җем көмеш тун кигән,

Яңа - Яңа ел килгән,

Яшел чыршылар белән,

Яңа җырчылар белән.

Җыр:

Чыршы янында.

  1. Чыршы, чыршы без сине

Сагынып көттек ел буе.

Син тагын да матурырак

Бизәнгәнсең бу юлы.

  1. Энҗе карлар явып үткән

Синең ылысларыңа.

Күп бүләкләр китергәнсең

Без нәни дусларыңа.

  1. Без уйныйбыз, җырлыйбыз , Шатланабыз, көләбез.

Синең янда рәхәтләнеп

Ел да бәйрәм итәбез.

  1. бала.

Безгә бүген кыш бабай

Зур бәйрәм алып килгән

Яңа ел бәйрәменә

Чыршы да килеп җиткән.

  1. бала.

Яшел чыршы, басып торчы

Залның түрендә!

Килдек бергә без биергә

Синең тирәңә.

  1. бала.

Матур чыршыны

Күреп туймыйбыз. Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

9 бала.

Чыршы бәйрәме –

Ямьле бәйрәм бит! Чыршы янында

Җырлап уйныйбыз.

Җыр:

Яшел чыршы, (тезелешеп)

  1. Яшел чыршы, тезелешеп

Әйләнәбез тирәңдә,

Куанабыз Яңа елга

Син кунакка килгәнгә.

  1. Җәй көне җиләк җыярга Урманга барган идек.

Ямьле чыршы, яңа елга Кунак булып кил дидек.

  1. Рәхмәт, менә син килгәнсең

Әйләнәбез тирәңдә,

Яңа һөнәрләр өйрәндек,

Яңа елга килгәндә.

Чыршы янында - Кар бөртеге белән куян очрашалар.

Кар бөртеге.

  • Исәнме, Куянкай?

Куян.

  • Исәнме  Кар бөртеге.

Кар бөртеге.

- Куян, Куянкай,

Безнең Кыш бабабыз.

Нигә кичекте икән?

Әллә инде урманда

Адашты микән?

Куян.

Әйе шул, бәйрәм башланырга вакыт җитте, ә кыш бабабыз юк та юк

 Кар бөртеге.

Әйдә әле, Куянкай, Кыш бабайны бергә чакырып килик, (китәләр)

 Кар бөртеге.

Куянкай, кара әле бирегә, аюлар йоклап ята түгелме?

Хәзер без аларны уятабыз һәм үзебез белән алып китәбез.

Куян.

Әйдә соң, Аю, Аю дус, җитәр сезгә йокларга, әйдәгез

безнең белән Яңа ел җитә тиздән.

Аюлар.

- Юк - юк, безгә йокларга кирәк!

Кар бөртеге, куян (бергә).

Ничек инде йокларга кирәк?

Аюлар.

Чөнки кыш бит, ә кышын барлык аюлар да йокларга тиеш. Куян.

Беренчедән, сез әле аю түгел, ә әкияттәге аюлар.

Шуның өчен сезгә йокламаска да мөмкин.

Аю.

Син дөресен әйтәсеңме?

Куян.

Әйе, әйе.

Аюлар.

Алайса, без дә сезнең белән барабыз.

Төлкеләр.

Ашыйсыбыз килә тавык, үрдәк һәм алтын балык.

Төлкеләр.

Әйдәгез, булмаса бер биеп тә алыйк.

Төлкеләр бииләр, шул вакытта чыршы янында Кар

Бөртеге, куян, аюлар  килеп чыга.

Төлкеләр.

Туктагыз, туктагыз! Сез кая барасыз?

Кар бөртеге, Куян һәм аюлар.

Кыш бабайны каршылыйбыз.

Төлкеләр.

Безне дә үзегез белән алыгыз әле.

Аюлар.

Әйдәгез хәйләкәрләр. Тик карагыз аны, беркемне дә кыерсытмагыз.

 Төлкеләр.

  • Юк-юк, кыерсытмабыз, (китәләр)

Кар бөртеге.

  • Дусларым, Кыш бабайга тавыш биреп карыйк әле.

Барысы бергә.

  • Ау, а-у, Кыш бабай Безнең якын дус баба-й-й.

Кыш бабай.

А-у! Исәнмесез балалар? Сезнең барыгызны да Яңа ел

белән тәбрик итәм һәм зур, кыю, батыр үсүегезне телим.

Балалар.

Рәхмәт, Кыш бабай!

Кар кызы.

Кадерле дуслар! Мин дә сезне Яңа ел белән котлыйм.

Зәңгәр күк аяз булсын,

Илебез тыныч булсын.

Аналарның, бабаларның

Күңеле тыныч булсын.

Бабалар.

Рәхмәт, Кар кызы!

Кыш бабай.

Чыршыгыз да әнә нинди күркәм, горур басып тора, аңа

нинди генә уенчыклар эленмәгән. Сездән чакыру кәгазе

алгач та, кызым Карчәчәк белән юлга җыендык. Менә

берзаман коточкыч буран чыкты, күзне ачып та

булмый. Буранга: “тукта, тукта!”- дим, һич туктамый,

аның саен бөтерелеп, бөтерелеп тузгый. Бара торгач,

буран басылды һәм еракта урамда дусларым тавышлары

ишетелде. Ярый әле алар тавыш бирде, югыйсә, адашкан

да булыр идек. Әйдәгез, балакайларым,бәйрәмне дәвам

итик, берәр җыр җырлап күрсәтегез әле.

Җыр:

Бәләкәй чыршы.

  1. Бәләкәй чыршыга Кышын бик суык.

Урманнан чыршыны Апкайтып куйдык.

  1. Муенчак, мәрҗәннәр Тәтәйләр элдек,

Уратып җырладык,

Уйнадык, көлдек.

3.Чыршыбыз бик күркәм,

Нурга күмелде,

Яңа ел бәрәме

Шундый күңелле.

  1. Кыш бабай,  Карсылу

Барысы бергә.

Энҗедәй мамык кар Коела җиргә.

Кыш Бабай.

  • Ай - һай, булдырдыгыз. Рәхмәт сезгә. Ә хәзер куян

биюен карыйк. (куян бии)

Кыш Бабай.

  • Аюлар сезгә ни кирәк?

Аюлар.

  • Тәпән, тәпән бал кирәк.

Кыш Бабай.

Ашыкмагыз, ашыкмагыз. Башта болай эшлибез - кем

Чакыручының тавышын таный - бал тәпәнен шул ала,

танымаса - балсыз кала, (бер аюның күзен бәйли)

Аю - аюкай, без сиңа килдек,

Без сиңа килдек, без бал китердек.

Аю - аюкай, менә сиңа бал

Кем дәшкәнен бел, аннан балны ал!

Кыш Бабай.

Тиеннәр, Куяннар,

Ни кирәк сезгә шаяннар?

Тиен.

Без, Кыш Бабай, барыбыз да оркестрда уйныйбыз.

Шуның өчен дә без уен Кораллары сорыйбыз.

(Кыш Бабай аларга музыка кораллары өләшә)

Алып баручы.

Кыш Бабай, җырладык та, биедек тә, тик нигәдер

Күңелсезрәк бит әле. Нилектән микән?

Хәзер мин үземнең тылсымлы таягымнан сорыйм (колагына

Куя). Әйе шул, әйе...  Чыршының утын кабызырга онытылган, ләбаса... Әйдәгез әле бергәләшеп әйтик:

Чыршы, чыршы, кабын син

Утларыңны балкыт син!

Кабынмый бит! Тагын тылсымлы таяктан сорарга туры килә инде. Әнә өч малай, ике кыз дәшми калганнар, әйдәгез әле, бергәләп кабатлыйк:

Чыршы, чыршы, кабын син

Утларыңны балкыт син!

Алып баручы.

Бигрәк күңелле булып китте! Әйдәгез җырлап та алыйк әле. Җыр:

Үсте чыршыбыз урманда.

  1. Үсте чыршыбыз урманда, Шаулап торды анда.

Җәен дә кышын да зифа,

Яшел ул һаман да.

  1. Җил буран аны катты,

Җыр көйләп йоклатты.

“Туңа күрмә”, - диде суык,

Кар юрганын япты.

  1. Чабып йөрде куркак куян Чыршыбыз янында.

Кал бүре ерткыч бүре

Килде кайчагында.

  1. Хәзер чыршы, бизәнгәнсең Мәрҗәннәр элгәнсең.

Бик күп шатлык

Безгә алып килгәнсең.

Кыш Бабай, (капчыгыннан ялтыравыклы тасмалар ала) Кар бөртекләре, гүзәлләрем, бусы сезгә, чибәрләрем. Ә кайда соң минем Карчәчәгем? (эзли Карчәчәкне. Карчәчәк бабайның артына кача).  Ах, минем шаян кызым. Карчәчәгем, әнә бит ничек бабасын  шаяртырга уйлаган?!

Кар  бөртекләре бииләр.

Алып баручы.

Кыш Бабай син дә безгә биеп күрсәт.

Кыш Бабай биегәндә Убырлы Карчык, керә һәм

Балалардан көлә.

Убырлы карчык.

Минем капчык, гади капчык түгел. Аның хикмәте бар.

Капчык эчендәге Әйберсез Яңа ел тулмый. Яңа

елсыз каласыгыз киләме?

Бергә.

Юк.

Убырлы карчык.

Юк булгач, капчыкны сатып алыгыз.

Алып баручы.

Нәрсә кирәк соң сиңа, Убырлы карчык?

Убырды карчык.

Мин җыр тыңларга яратам - берәр җыр җырлагыз.

Җыр:

Яшел чырчы.

1. Тышта буран

Бөтен җиргә карлар тутыра.

Безнең бүлмәдә

Ямь - яшел чыршы утыра.

Кушымта:

Бүген бәйрәм

Әйлән - бәйлән.

Уйныйк гөрләшеп.

Бүген бәйрәм,

Бәйләм - бәйләм

Бүләк өләшик.

2. Яшел чыршы

Иң очына йолдыз куелган.

Яңа елны каршыларга

Дуслар җыелган.

Кушымта:

Убырлы карчык.

Бик матур җырлыйсыз икән, зур рәхмәт сезгә. Алыгыз капчыгыгызны. (капчыктан Яңа ел килеп чыга)

Кыш Бабай.

И, Яңа ел! Исәнме балам! Түрдән уз! Шатлык, муллык, тынычлык белән килә. Таныш бул, бу безнең балалар, (чыршы янында йөриләр)

Җыр: Яңа ел килде.

Кыш Бабай.

Ай - һай, бик уңгансыз икән, бик акыллы зирәк икәнсез!

Ә хәзер минем шигырьләр, җырлар тыңлыйсым килә,

биюләр карыйсым килә. Ягез әле, кайсыгыз сөйли,

бии? (концерт номерлары)

Кыш Бабай.

Рәхмәт сезгә балалар, карт кешенең күңелен күрдегез.

Алып баручы.

Ә хәзер әйдәгез Кыш Бабай белән бергә уйнап алыйк.

- Призлар кисү - уены.

  • Иң яхшы машина йөртүче.
  • Шарлар - уены - наказлары.
  • Җебегән – 6 урындыклы.

Яңа ел.

Конфеталар, уенчыклар

Нәрсә генә юк икән?!

Шул кадәр тәм - том алырга Акчасы ничек җиткән?

Алып баручы.

Ә хәзер “Маскалар киеме” дигән шоу игълан ителә.

Барыгыз да бик матур киенгәнсез, киемнәрегезне Кыш

Бабайга күрсәтергә чакырабыз.  (музыка астында

укучылар чыршы әйләнәсен бер тапкыр урап чыгалар.

(катнашкан һәр балага бүләк бирелә)

Кыш Бабай.

Кемнәр генә юк икән монда?! Үзегез дә уңгансыз,

әниләрегез  дә уңган сезнең. Зур рәхмәт аларга да.

Яңа ел.

Әй, бабакай, бабакай, балаларга алып килгән күчтәнәчләрең кая?

 Кыш Бабай.

Әй карт хәтер, карт хәтер. Оныта язганмын бит. Менә

бу чыршы астында сезгә дип әзерләгән күчтәнәчләр,

һәбер сыйныфның үз капчыгы. Соңыннан

укытучы апаларыгыз белән алырсыз. Безнең Яңа ел,

Чыршы бәйрәме узып та бара. Миңа да сезнең

белән саубуллашырга кирәк. Киләсе елга кадәр тагын да зур үсегез,  авырмагыз, әйбәт булыгыз, олыларның сүзен тыңлагыз, дус тату яшәгез. Ә хәзергә хушыгыз!

(Яңа ел һәм Кар кызы)

Балалар.

Кыш Бабай, Кыш Бабай Безнең белән дус бабай Сагынырбыз, бер елдан соң Тагын да кил,

Хуш, бабай - й.

Алып баручы.

Бәйрәмебезне йомгаклап, барыбыз бергә, әниләр, әтиләр, балалар, җырлап алыйк.

 Җыр:

Үсте чыршыбыз урманда.