"Сүнмәс йолдыз"
методическая разработка на тему

"Сүнмәс йолдыз"

К. Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл k.tinchurin.docx22.4 КБ

Предварительный просмотр:

Кукмара 3 нче номерлы муниципаль гомуми урта белем бирү мәктәбе

"Сүнмәс йолдыз"

К. Тинчуринның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә

Эшләде: Кукмара 3 нче номерлы гомумбелем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Назмиева Вәсилә Госман кызы

(Көй яңгырый)

А.б. Әйтәләр бит: кояшта да Гыйбрәтле таплар була –

Халыкта да мәңге калыр

Бәһасез затлар була.

Андыйлар без дә бар ул

Тарихта кала торган.

Аларны безнең күңелгә

Алган да халык салган.

А.б. Үзенең исеме һәм иҗаты белән милли тарихтан, һзен тудырган халыкның барлык мәдәни мирасыннан аерып булмый торган язучылар бәр. Халкыбызның гасырлар буена иҗади талантын үзенең үлемсез әсәрләрендә чагылдырган драматург, прозаик, шагыйрь, журналист, педагог, режиссер һәм артист Кәрим Тинчурин - әнә шундыйларның берсе.

А.6.     Сәхнәбездә синең „Зәңгәр шәл"ең,

 „Сүнгән йолдызлар»ың яналар.

„Без кабызган утлар "ыңа җырлап,

 Зур үрләргә яшьләр баралар.

А.6. Кәрим Тинчурин 1887 нче елның 15 сентябрендә Пенза өлкәсе Беднодемьянск районы Аккүл авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Әтисе Галитырыш, урта хәлле крестьян, әнисе Мәхмүдә шактый зур укымышлы мулла кызы була. Ул балаларына еш кына халык батырлары, пәйгамбәрләр турында кызыклы вакыйгалар сөйләгән.

Кәрим туган авылыннан 2 км. ераклыктагы Татар Шалдавычы дигән авыл мәдрәсәсендә укый. Белем алырга көчле омтылышы булган, хыялый табигатьле малай, моның белән генә канәгатьләнмичә, 13 яшендә, бәхет эзләп, Казанга килә.

Казанда эш таба алмыйча шактый вакыт тилмереп йөргәннән соң, Кәримне, ниһаять, бер хәрнәүчәгә савыт-саба юучы итеп алалар.

А.6. Ләкин аның теләге зур була: шәкерт булу. 13 яшьлек малай армый-талмый шул максатына омтыла. Көзгә хәтле эшли һәм әз-мәз акча юнәтеп, Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керә. Тырышып үзлегеннән укый башлый.

1905 нче елгы революция дулкыннары „Мөхәммәдия "гә дә үтеп керә. 1906нчы елның февралендә, укудан канәгатьләнмичә, 82 шәкерт белән берлектә, яшь Тинчурин да мәдрәсә стеналарын ташлап чыгып китә.

А.6. Шуннан соң Россия төбәкләре буйлап бәхет эзләү башлана: урман каравылчысы булып тору, балалар укыту һәм язу эшендә көч сынап карау. 1906 нчы елда аның беренче әсәре булган „Мөназарә" комедиясе языла. Шул вакыттан башлап Кәрим Тинчурин үзенең бөтен тормышын иҗади сәләтен театр эшенә, халыкка хезмәткә багышлый.

А.6. 1910 нчы елның көзендә ул Габдулла Кариев җитәкчелегендә прогрессив „Сәйяр" труппасына керә һәм кыска гына вакыт эчендә үзен талантлы артист итеп таныта, күп кенә классик әсәрләрдәге төп образларны бик оста башкара.

Фатыйма Ильская истәлекләреннән.

- Менә ул театрга килеп керә. Без барыбыз да, ирексездән аның тирәсенә җыелабыз. Күңел үзенән-үзе аңа тартыла, чөнки аның нинди дә булса яңалык алып килгәнен белеп торасың.

«Менә яңа пьеса алып килгән идем әле, - ди ул. - Акка күчереп чыкканчы, бергәләп укып чыксак, ничек булыр икән?"

Без "Сәяр" группасының барча кешеләре, аның тирәсенә түгәрәкләнеп утырабыз һәм аның укыганын йотлыгып тыңлыйбыз. Без үз фикерләребезне әйтәбез. Тинчурин һәр сүзне бик җитди кабул итә. «Мин моны уйлармын әле", - дип кулъязмасының читенә билге куя иде.

Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Кайчак репетициягә киләсең, рольгә кереп булмый. Берни эшлисе килми. Шулчак Тинчурин күренә, дөнья кинәт яктырып киткәндәй була. Ничә еллар бергә эшләп, мин Тинчуринның чытык йөзле чагын, ачулы карашын күрмәдем. Ул һәрвакыт якты чырайлы була иде.

Ул сүзгә бай, аның башында бетмәс-төкәнмәс хикәяләр. Ул ниндидер вакыйгаларны искә ала, кешеләрне сурәтли. Шуңа күрә аның театрга килүен һәркем зарыгып көтә иде.

Тинчурин - үзенең күңел байлыгын юмарт өләшүчән кеше иде. Аның бөтен хәрәкәтендә, йөрешендә, кешегә мөрәҗәгать итүендә кешегә зур хөрмәт сизелә. Ул һәрвакыт якты йөзле. Уен-көлке ярата.

Кәрим чын кеше, олы йөрәкле кеше иде.

А.б. сәхнәдә уйнау белән беррәттән, К. Тинчурин репертуарын баетуга да зур көч куя, бер-бер артлы пьесалар яза. Бу елларда:

„Хәләл кәсеп" (1910),

„Шомлы адым" (1910-1912),

„Беренче чәчәкләр"(1913),

„Назлы кияү" (1916),

„Соңгы сәлам" (1917) һ.б пьесалар яза.

(әсәрдән өзекләр сәхнәләштерелә).

1. „Зәңгәр шәл" (11Г) 450-453 бит

2. „Җилкәнсезләр" (10Б)

А.б. Чыннан да, тиздән ул иң популяр драматургларның берсе булып әверелә.

К. Тинчуринның халыкка хезмәт итү, көрәш мотивлары белән сугарылган әсәрләрнең үзәгендә кеше драмасы ята. Шулай ук, театрда эшләүдән тыш, К. Тинчурин „Эш" исемле беренче татар совет газетасын чыгаруда дә актив катнаша.

А.б. Гражданнар сугышы тәмамланып, тыныч тормыш урнаша башлагач, Татарстан хөкүмәте К. Тинчуринга дәүләт театр труппасын оештыру бурычын йөкли. 1922 нче елның 8 ноябрендә Казанда Кызыл Октябрь исемендәге Татар дәүләт театры төзелә һәм аның баш режиссеры итеп К.Тинчурин билгеләнә.

А.б. Театр өлкәсендә актив эшләү белән бергә, К. Тинчурин әдәби иҗат белән дә даими шөгыльләнүен дәвам итә. Октябрь революциясеннән соң да комедия җанрында уңышлы эшли:

 „Сакла, шартламасын!",

„Тутый кош",

„Американ" әсәрләрен иҗат итә.

Бу әсәрләре белән К. Тинчурин татар совет реалистик комедиясенә нигез сала.

Монолог (16-17 бит) „Американ" комедиясе.

А.б. 1919 нчы елны К. Тинчуринның шәхси тормышында да үзгәрешләр  була. Ул зыялылар нәселеннән булган Заһидә Әхмәровага өйләнә.

Тичуринның өйләнүе турында истәлекләр:

(укучы сөйли)

Зур туйлар ясап тормыйлар, авыр вакыт. Тары ярмасыннан ботка, өйдә пешереп, мулла чакырталар. Никях вакыты килеп җитеп, узып китсә дә, мулла да юк, Кәрим кияү дә юк. Йорттагылар борчуга төшә. Нишләргә инде? Кәрим никяхтан качса? Бөтен татар дөньясына, бөтен Казанына оят, валлаһи!

Менә берзаман, көпчәкле арбага утырып, мулла белән Тинчурин кайтып килә. Кәрим күп итеп чәчәк бәйләмнәре алган - кәләшенә бүләк. Никях бөтен тәртибенә китереп укытыла.

„Кәрим Тинчурин морза кызына өйләнгән!- дип, бөтен Казан шаулый.

Заһидә ханым ихласын көлә:

- Ә ул морзаның ашарга әпәе дә юк! Икенче көнне Кәримнең кесәсендә сукыр тиене дә калмый. Муллага, чәчәкләргә ул соңгы акчасын тотып бетергән икән „Никях укытырга атлыгып тормый" дигәне дә аңлашыла. Олылап никях укытса, ашарга акчасы калмый. Шулай итеп, Кәрим Тинчурин гаиләле тормыш корып җибәрә.

А.б. Казанда Кызыл Октябрь исемендәге театр төзелгәннән соң К.Тинчурин чакыруы буенча Оренбургтан Армия оркестрының яшь режиссеры, киләчәктә танылачак бөек композитор, татар профессиональ музыкасына нигез салучы С.Сәидәшев кайта һәм аларның иҗади дуслыклары башлана. С.Сәидәшев һәм К.Тинчуринның иҗаты бер-берсеннән аерылгысыз.

Ике зур талантның бердәм иҗаты нәтиҗәсендә „Зәңгәр шәл", „Ил", „Кандыр буе" кебек әсәрләрдә язылган җырлар татар музыкасының җәүһәрләре туа.

А.б. „Кандыр буе", „Чалгычылар җыры",

Моңландыра „Казан сөлгесе".

Син тудырган матур көйләр бар да –

Сәхнәбезнең гүзәл өлгесе.

( „Зәңгәр шәл "дән өзек карау), (вальс)

А.б. К.Тинчурин драматург, режиссер булу белән беррәттән талантлы артист та булган. Күп кенә рольләрне сәхнәдә үзе башкарган. Мәсәлән:

„Җилкәнсезләр»дә - Батыйхан

„Ревизор"да - Хлестаков

„Зәңгәр шәл"дә - Булат.

Шулай ук күпкырлы талант иясе булу белән беррәттән, матур тавышлы,оста җырчы да була. Ул композитор тудырган яңа музыкаль әсәрләрне еш кына башкаручы да.

А.б. 30 нчы елларның катлаулы, каршылыклы сәяси-иҗтимагый мөхите К. Тинчуринга да килеп җитә. 50 яше тулган көннәрдә -1937 елның 17 нче сентябрендә ул „халык дошманы" дип нахакка гаепләнеп кулга алына, һәм бу хакта Заһидә апа үзенең истәлекләре белән: (укучы Заһидә апа исеменнән сөйли).

А.б. Шулай итеп, кара язмыш аларны гомергә аера. Тол, ятим калган, Совет җәмгыяте өчен үги булган Заһидә ханымның егерме бер ел буена җаны теләгән эше һәм торырга урыны булмый.

А.б. Кәрим Тинчуринга „халык дошманы"дигән бәла ягалар. „Халык дошманы", контр Гаяз Исхакыйның энесе. Хәсән Исхакый - япун шпионы! Син, Тинчурин, шул шпион! Син дә шпион! Шпионлык эшләрең турында сөйлә! - дип Кәримнән сорау алалар.

А.б. Кәрим бу уйдырмаларны үз өстенә алмый. Тагын кыйнау башлана. Кыйный торгач, аны имгәтеп бетерәләр һәм шомлы төннәрнең берсендә, 1938 елның 14 октябрендә атып үтерәләр. Каберенең кайда икәнлеге дә төгәл билгеле түгел.

А.б. Бары тик 1955 нче елны гына әдип тулысынча акланды. Аның бай иҗаты халыкка кире кайтарылды. Әсәрләре сәхнәгә менде.

Күренекле драматург, режиссер, артист, педагогның исемен мәңгеләштереп, 1989 елны Татар дәүләт драма һәм комедия театрына К.Тинчурин исеме бирелде.

Әдипнең әсәрләре бүген дә сәхнәләрдән төшми уйнала.

Юк, без исән әле... сүнмәбез дә

Каләм белән сәхнә барында.

Кара урман саклар халык җанын,

Көчек моңын саклар - барын да...

Тере җилләр ул җыр - хәбәрләрне

һәр ягына сибәр дөньяның

Безнең күңелләрдә гомер балкый

Ул җирләрнең юк та тынганы...

Шул җирләрдә җилфер-җилфер килә

Зәңгәр шәле. Казан сөлгесе...

Тәгәрмәч күк хәрәкәттә сәхнә

Милләтемнең яшәү билгесе.

Исемеңне сәхнә пәрдәсенә

Чигеп куям, Кәрим Тинчурин!

 Хәтерләтеп торсын Театрның

Шомлы чынбарлыкка тиң чорын.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Г.Тукай-сүнмәс йолдыз ул

Конспекты открытых уроков...

“Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов,Тукай – өч йолдыз ул”

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗаты белән рус әдәбияты арасындагы бәйләнешне күзәтү дәресе....

Ике шагыйрь-ике йолдыз (Сыйныфтан тыш чара)

Г.Тукай һәм А. С.Пушкин иҗатларына нигезләнгән әдәби-музыкаль кичә. Чара хезмәттәшем Бламыкова Илфира Робертовна белән берлектә оештырылды.Кичәдә өлкән сыйныф укучылары катнашты....

Г.Тукай - халык күңелендә кабынган сүнмәс йолдыз

Бу дәрес рус мәктәбендә укучы 7сыйныфта укучы татар балаларына үткәрелде. Укучыларда бәйләнешле сөйләмне үстерү өчен һәрберсенә бөек язучыбыз Г.Тукайның тормыш юлы, иҗаты буенча интернеттан материал т...

Внеклассная работа (в русских группах) "Йолдыз сәгате"

"Г. Тукай - гордость татарского народа"....

Йолдыз Шәрәпованың “Тылсымлы елмаю”хикәясенә анализ .

2 нче сыйныфта уку дәресенә план-конспект....

Тукай - сүнмәс йолдыз ул. Г.Тукайга багышланган әдәби-музыкаль кичәнең конспекты

Максат:  Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштыру; дөрес              сөйләм күнекмәләре формалаштыру, балаларның фик...