Маймыл елы туганда...
материал на тему

Шарифуллина Фларида Радиковна

Сценарий праздника Новый год

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon maymyl_ely_tuganda.doc62 КБ

Предварительный просмотр:

Маймыл елы туганда...

( Габдулла Тукайның “Сарык белән кәҗә” әкиятенә нигезләнеп төзелгән сценарий)

Максат: 1. Укучыларда буыннан-буынга къчеп килгән гореф-гадәтләрен, традициясен онытмаска, Тукайнын балаларга иҗат ителгән әсәрләре белән яңадан-яңа таныштыру, белемнәр туплау;дуслыкка, бердәмлелеккә өйрәтү.

                2.Грамоталы, бәйләнешле сөйләм телен үстерү

                3.Г.Тукай иҗатына хөрмәт хисе уяту, туган телгә  ихтирамлылык хисе        тәрбияләү.

Җиһазлау: стенгазеталар,ноутбук,кичәгә кирәкле киемнәр һ.б.

Кичә барышы:

Беренче чыгыш

Музыка яңгырап тора. Олы пәрдә алдында ике алып баручы.

 Алып баручы: Нинди матур безнең чыршы!

Җем-җем килеп яна ул.

Башлыйбыз Чыршы бәйрәмен,

Котлы булсын Яңа ел!

Беренче алып баручы. Хәерле кич, хөрмәтле тамашачылар!

Икенче алып баручы. Яңа ел белән сезне! Якынлашып килүче Яңа ел белән!

Беренче алып баручы. Нигә якынлашып килүче генә булсын? Килеп җиткән ич инде... Яңа ел белән сезне!

Икенче алып баручы. Ә ничегрәк булыр икән киләсе Яңа ел? Ул ниләр алып килер икән?

Беренче алып баручы. Яңа елмы?

Яңа ел ул – үргә баскыч,

Бәхетеңә тәрәзә.

Яңа шатлык, яңа ачыш,

Яңа абруй, дәрәҗә.

Икенче алып баручы.

Яңа ел ул – күк гөмбәзендә

Ил йөген иңдә йөртүче

Җемелдәүче энҗеләр.

Ару белмәс кешеләр.

Беренче алып баручы.

Яңа ел ул – Кар кызлары,

Күңел бәйсезлеген хуплап

Җирдә очкан аккошлар.

Бердәм купкан алкышлар.

Икенче алып баручы.

Яңа ел ул – чыршыларның

Киләчәктән бер илче ул

Ямь сибүе залларга.

Без яшәгән заманга.

Яңа ел турында җыр башкарыла.

              Кар бөртекләре биюе        

Икенче чыгыш

Нәкъ Межевой артында, бардыр бер авыл Колмәт диләр,

Нык салкын кышлар туганда, бураннары дулый диләр,

Ул авылны һич онытырлык тугел- һәр ягы урман диләр,

Ул авылдан ерак түгел керәшен авылы бар диләр.

 Бу Колмәт авылының Әй  буе урамында, яшәгән берзаман диләр

Ир белән хатын, акчалары булмаса да, кәҗә белән сарык асраган диләр,

Балалары булмасада, бер маймылы булган диләр,

Бала урынына көн-төн йокысыз африка җәнлеген тәрбияләгәннәр.

Менә бервакыт, Яңа ел якынлашып килү сәбәпле, йорт хуҗалары “боевое задание” тапшырып сарык белән кәҗәгә, болар чыршы артыннан барырга булалар урманга. Һәм ире әйтә икән: “ без апагыз белән урманга барып кайтабыз, сезгә маймылны калдырып  китәбез, бер үк күз уңыннан ычккындырмагыз,юкса чыгып ычкыныр балабыз.Кәҗә сакалын селкетә, сарык башын кага ризалык белдереп торып калалар.Йорт хуҗалары чыгып китү белән кәҗә белән сарык бәхәсләшеп китәләр, маймыл кайгысы бетә боларда, шул моменттан файдаланып,маймыл өйдән чыгып ычкына. Кайтып керүләренә хуҗаларның, маймылның эзе суынган, китте әрләшү-талашу,кәҗә-сарыкка нотык уку.

Әйтә икән Ире: «Кара монда, Хатын! —

Үзең яхшы беләсең бит печән хакын,—

Китсен бездән чыгып Кәҗә белән Сарык,

Ашап ята бушка гына алар азык.

 Бер эшне генә дә үти алмаганнар бит,

Алардан бер полҗза юк

Китсеннәр чыгып өйдән бүген үк».

 Ләкин без сезгә бер “шанс” биреп карыйк.

Бәйрәм җиткәнче алып кайтын маймылны табып

Әгәр дә биремне үтәсәгез, алып кайтсагыз

Уйлашырбыз, сезне өйгә яңадан кертү хакын”

Хатын күнде, диде: «Ирем, ярар, ярар,

Бу икене кумаклыкка булсын карар;

Кәҗә белән Сарык хәзер китсен бездән,

Аларны соң асрап торып ни файда бар?»

Нишли инде мискин Кәҗә белән Сарык?

Булмый хуҗа кушканына каршы барып.

Икесенә бер зур гына капчык тегеп,

Китте болар кырга таба сәфәр чыгып.

Китте болар. Бара, һаман бара, бара,—

Күренмидер күзләренә ак һәм кара.

Бара торгач җитте болар күрше авылга

Анда бииләр-җырлыйлар, мәҗлес бара.

Туктап, хәл җыеп,бәйрәм карагач,

 Дәвам итте юлларын алар урманга таба,

Урман тулы чыршы-нарат, төрле агач.

Бара болар, алла белә, күпме баргач

Юл өстендә үлгән Бүре башын таба.

Курка башны кузгатырга Кәҗә-куркак,

Күптән инде куркаклыкка Сарык уртак,—

Баш янында болар икәү тора куркып,

Әйтешәләр бер-берсенә: «Син тот, мин тот!»

Кәҗә әйтә: «Сарык абзый, син көчлерәк».

Сарык әйтә: «Син, сакалбай, гайрәтлерәк».

Бүре башын кулга тотып кузгатырга

Юлдашларның берсенең дә җитми йөрәк.

Озак торгач шунда Кәҗә белән Сарык,

Бүре башын тоталмыйча, куллар барып,

Башны икәү тотып ике колагыннан,

Юнәлделәр, капчыклары эченә салып.

Бара болар. Тукталмастан һаман бара.

Күрә болар: ерак түгел бер ут яна.

Утны күргәч, иптәшенә әйтә Сарык:

«Әйдә, Кәҗә, куныйк бүген шунда барып.

Ут янына бүреләр дә килалмаслар,

Безнең анда кунганлыкны белалмаслар.

Сарыкның бу киңәшенә Кәҗә күнде:

«Әйдә, иптәш, ярар, барсак барыйк инде».

Кәҗә, Сарык ут янына якын барса,

Мискиннәрнең күз алдында менә нәрсә:

Өч-дүрт Бүре утырганнар каршы утка,

Тыршып-тыршып пешермәктә алар бутка.

Кәҗә, Сарык, күргәч ушбу тамашаны,

Калды куркып, һәрберсенең ярты җаны.

«Исәнмесез, дустлар, Бүре әфәнделәр!» —

Диләр болар, күрсәтмичә курку хәле.

Куаналар өч-дүрт Бүре, моны күргәч,

Алларына Сарык белән Кәҗә килгәч:

«Ашыйбыз, дип, бу икәвен тотабыз да,

Менә ничек ит таптык, дип, буткабызга!»

Кәҗә әйтә: «Кайгырмагыз, бездә ит күп;

Ул ит берлән һәркайсыбыз булырбыз тук!

Ни карыйсың? Тиз бул әле, тиз бул, Сарык!

Капчыктагы Бүре башын китер алып!»

Сарык шунда капчыктагы башны ала,—

Барча Бүре куркуыннан шашып кала;

Өч-дүрт Бүре хәйран калып торган чакта,

Кәҗә һаман гайрәт чәчә, ачулана.

Кәҗә әйтә: «Микикики! микикики!

Капчыктагы Бүре башы бит уники!

Ах, уңмаган, җүләр Сарык, надан Сарык,

Моннан зуррак Бүре башын китер табып!»

Сарык та тиз аңлап ала бу алдашны,

Капчыктан ул алып килә шул ук башны.

Өч-дүрт Бүре чынлап инде куркыттылар,

Бер-берсенә күзләрене йөртештеләр.

Түгел хәзер Бүреләргә ашау кайгы,

Тиз-тиз генә бу урынны ташлау кайгы.

Ничек качыйк? Ничек табыйк качу юлын? —

Һәрбер Бүре шуңар салган бөтен уен.

Торып әйтә шул арада Өлкән Бүре,—

Картайган һәм күп эшләрне үткән Бүре:

«Туктагыз, ди, мин тиз генә су китерим,

Суы бик аз, безнең бутка пешәр коры».

Шулай итеп, Өлкән Бүре суга китә.

Кайтмый ләкин, озак кына заман үтә.

Кайтмый Бүре — эзе дә юк, исе дә юк,

Мәҗлес халкы арып бетә көтә-көтә.

Бүреләрне тагы каты курку басты,

Чөнки хәзер башлыклары китеп качты.

Тагын берсе суга таба китте торып:

«Туктагыз, мин эзләп кайтыйм»,— дигән булып.

Мәгълүм инде, бу Бүре дә кача шулай,

Хәйлә берлән качарга юл ача шулай.

Кайтмый бу да, әллә ничә сәгать үтә,

Мәҗлес халкы көтә һаман, көтә, көтә.

Өч-дүрт Бүре берсе соңра кача берсе,

Өченчесе, аннан соңра дүртенчесе.

Болар качкач, Кәҗә белән безнең Сарык

Китә инде рәхәтләнеп, ирек алып.

Утыралар аяк бөкләп каршы утка,

Болар инде тәмләп кенә ашый бутка.

Ашап туеп, рәхәт кенә, тыныч кына

Кәҗә, Сарык бу төннәрен шунда куна.

Иртә берлән иртүк торып, таң аткач ук,—

Кулларында Бүре башы салган капчык,—

Тагын болар урман буйлап сәфәр итте.

Бара торгач алҗып-талып сарык белән кәҗә, тап булдылар болар коточкыч бер нәрсәгә, алларына килеп чыкты Шүрәле,

(урман буйлап җырлап йөреп ятканда, куреп кала сарык белән кәҗәне)

 Шүрәле: “Нишләп йөрисез монда адашып?Ни калган кышкы суык урманда?ятмый тамак туйдырып әзердә-җылыда.

Кәҗә белән сарык сөйләп бирделәр кайгыларын.

Шүрәле боларны җәлләп: “Ай-яй-яй эшегез бик шәптән түгел икән!Әйдәгез, иптәшләр, миңа,тамак ялгап алырсыз, җылынырсыз бераз.

Риза булып алар киттеләр Шүрәлегә, шуннан изрәп йокыга талдылар.Йоклап китсәләр берзаман,ни күзләре белән күрсеннәр маймыллары йөри малай адашып Һиндстанда.

Индия иле.

Кинәт шатлыгыннан күзен ачып җибәрде сарык һәм кәҗәне уятып сөйләп бирде бу хәлне.кәҗә шул төшне күргән икән, өнемме- төшемме бу дип  куркып торган сөйләргә сарыкка.Шуннан алар тиз-тиз генә җыенып, капчыкларын асып, Шүрәлегә рәхмәтен укып чыгып китәләр.Баралар-баралар, бара торгач килеп чыгалар бер җыенга, анда аю балалары бәйрәмгә хәзерләнә икән, бөтен дөнҗяларын онытып.бигрәк күңелле бииләр дип сокланып карап торалар сарык белән кәҗә.бию беткәч, болар сорарга була аю оныкларын маймыл турында.Башта куркуларыннан аюлар качалар, соңыннан

 Сарык сүз башлап: “Курыкмагыз, дусларым, безнең бер сорау гына бар, күрмәдегезме йөргән җирегездә, маймыл дигән “нәрсәне”?

Аю балалары:”Юуук, күрмәдек”дип җавап кайтаралар.

 Китә кәҗә белән сарык башларын иеп, моңсуланып кына уфтанып.

Баралар баралар икән дә бер эзгә тап булалар.

Кәҗә: “Туктале, дускай бу нинди эз ул?Әйдәле, барыйк шушы эз артыннан...

Бара, бара килеп җитәләр бер илгә, урам уртасында конөерт бара.Килеп чыкканнар икән алар, Япония иленә.

 Япония иле.

Япониядан да тапмагач, китәләр чыгып,Тагын карурманга килеп чыгалар.Бераз баргач, алларында бер шәүлә пәйда була, нәрсә дип кенә әйтсәк дөрес була, үзе кешегә дә охшаган, алай дисәң койрыгы, кәкре танавы һәм себеркесе бар.

Убырлы болар туктатып: Бу ни хәл кыш көне әеме,әе дип тор, салкын урмандамы батып-чумып йорт җанварлары күрүем беренче тапкыр.Әллә, саташа башладым индеее...Юк,бугай!

Кәҗә сарыкка: “Бу тагын нинди кикимора?”

Убырлы: Кикимора түгел мин. Ә кечкенә убырлыкай!

Сарык: Убырлы? Ну, шушылар гына җитмәгән иде безгә.

 Убырлы: Кимсетмәвегезне үтенәм. Убырлы түгел, ә убырлыкай, өстәвенә әле мин – игелекле дә, бөтенегезгә дә ярдәм итәм, беркемне дә бәла – казада калдырмыйм. Ә мин үткәннәремне оныттым. Мине монда яңадан тәрбияләделәр, хәтта могҗиза ясаучы – фея титулы да бирмәкчеләр иде дә, ләкин кәгазь волокитасын хәл итүе бик кыен. Ләкин вәгъдә бирделәр, ишетәсеңме?

Туктале, тукта, мин “все-таки” аңламадым нишләп йөрүегез монда болай чит ил урманында?

 Сарык белән кәҗә хәлләрен сөйләп бирәләр

  Убырлы: Хәлегез мөшкел икән.Ә телисезме мин аны табарга ярдәм итешәм, ләкин минем уземнең дә шартым бар,безгә уен уйнап алырга кирәк.

Хәзер мин сезгә “Сарык көтүчеләре” дигән  уенның тәртибе белән таныштырам. Уенда ике кеше катнаша, аны үткәрү өчен 2 урындык кирәк. (Бичура ике урындыкны кирәкле урынга куя.) Урындыклар урыннарында. Һәр көтүчегә биш сарык бирелә—5 тутырылган шар. 1 нче көтүченең сарыклары – кызыл, 2 көтүченең сарыклары – сары төстә.

  Көтүчеләр, мин “башладык” дигәч буш пластмасс шешәләр белән “куып”, һәрберсе ,үз сарыкларын югалтмыйча сарайларына ,яки урындык арасына,кертеп ябарга тиеш. “Башладык”.

Убырлы: Әйдәгез биремне үтәдек, хәзер миндә сезгә ярдәмләшәм.Киттек эзләргэ.

Баралар, баралар да килеп керәләр Америка җирлегенә,Бразилия иленә.

Бразилия иле.

Бразилия халкы: Маймыл бездә йөрде ул йөрүен, икенче көнне китте чыгып Африкага. Анда барып карагыз, табарсыз  

Убырлы: Поехали.Ашыгырга кирәк, Яңа ел сәгатҗләре якынлаша.

Барып җитәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, маймыл монда аборигеннар белән банан кочаклап “заңигат” итә.

Сарык: Вот, малай, менә кайда йөри, кахәр суккан нәрсәң.бәәә.

Кәҗә: Очына чыктык шикелле бу тәртипсез нәрсәнең, мәәә.

Африка иле.

Убырлы:Кәҗә белән сарык дустым, минем Яңа ел бәйрәмендә булганым да юк, чакыручы кешедә юк, начар урман куркылыгы итеп уйлап беркаяда дәшмиләр.Алып барыгыз инде, зинһар, бәйрәмгә.

Сарык: Әйдә, ярый, бар безнең белән, син безне “выручат” иткәч, бездә сине тыңлыйбыз.

Маймылны эләктереп алып чыгып китәләр. Яңа ел бәйрәменә килеп керәләр.

Кыңгыраулар, ат тавышлары , яңгыратып бөтен тирә-якны килеп керә Кыш бабай, Кар кызы.

Өченче чыгыш

Беренче алып баручы. Сәхнәдә маскарадчылар!

Музыка уйный. Бер төркем маскарадчылар сәхнәгә биеп чыгалар. Костюмнар төрле һәм һәрберсенең үз программасы булырга тиеш. Яки маскарадчыларның гел бертөрле киенеп, бер программа нигезендә чыгыш ясавы мөмкин. Моны фольклор коллективы белән әзерләргә кирәк. Кул чабулардан соң, алып баручылар чыга. Маскарад киемнәреннән, чыгучыларга бүләкләр тапшырыла.

Беренче алып баручы. Инде кичәбез тәмамлана дип әйтсәк тә була. Кадерле дуслар! Сезнең барлык өметләрегез дә аклансын! Яңа елда яңа уңышлар телибез!

Зур өметләр белән каршылыйбыз

... ның ел башын.

Игелек һәм миһербанлык кына

Булсын иде синең юлдашың!

Икенче алып баручы.

Яңа елда исән-мул тормышка

Аяк бассак иде, йа Рабби!

Кил, Яңа ел, изгелегең белән,

Явызлыкны беркем яратмый.

Беренче алып баручы.

Күкләр аяз, дөнья имин булсын,

Авырлыклар ишек какмасын.

Шәфкатьле бул, беркем бу тормышта

Шатлык чәчеп кайгы тапмасын!

Икенче алып баручы.

Иңнәренә тормыш авырлыгын

Күтәрмәсен ялгыз аналар.

Ата-ана тигезлеге белән

Пар канатлы үссен балалар!

Икесе бергә.

Яңа ел мөбарәк булсын,

Табыннар түгәрәк булсын!

Беренче алып баручы. Бүгенге бәйрәм дәвам итә. Хәзер фойеда яшьләр өчен милли биюләр һәм дискотека башлана. Яңа елның беренче сәгатьләрендә бию залына рәхим итегез!