Көзге бал
план-конспект занятия (8 класс) на тему

Вильданова Лилия Равиловна
Көзге бал

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon kozge_bal.doc36.5 КБ

Предварительный просмотр:

                                  Көзге бал.

Максат: Көз турындагы белемнәрне гомумиләштерү, укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү, икмәккә карата сакчыл караш тәрбияләү, хезмәткә өйрәтү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, эш кешесенә хөрмәт уяту.

Җиһазлау: Бәйрәмгә багышлап чыгарылган газеталар, плакатлар, рәсемнәр, сәхнәләштерүдә катнашкан балаларга киемнәр, конкурслар өчен кирәк-яраклар, магнитофон.

Катнашучылар: 5-8 нче сыйныф укучылары.

1.  Сайрар кошлар тынып калган,

     Ә юкәләр, имәннәр,

     Җиләкле җәйне сагынып,

     Башкайларын игәннәр.

     Сылу каеннар барсы да

     Ябынган сары җилән.

      Кошлар китәләр көньякка,

      Димәк, алтын көз килгән.

         Хәерле көн хөрмәтле укучылар, укытучылар, килгән кунаклар! Бүген бездә бәйрәм! Көзге уңыш бәйрәме. Безнең әби-бабаларыбызның элек-электән килгән бәйрәмнәре, йола уеннары булган. Аларның кайсылары сакланган, ә кайберләре бөтенләй онытылган. Ел фасылларының иң үзенчәлекле көннәренә багышланаган бәйрәмнәр – календарь бәйрәмнәр дип атала. Бүген без көзге Сәвия, ягъни Сөмбелә бәйрәмен үткәрергә җыендык.

         Ә нәрсәне аңлата соң ул “Сөмбелә” сүзе? “Сөмбел” сүзенең килеп чыгышы б.э.к. Алгы Азиядә яшәгән һәм игенчелек белән шөгыльләнгән борынгы шумерларның мәдәниятенә барып тоташа. Алар телендә “шумбул” “сары башак” дигән мәгънәгә туры килгән. Аннары ул шул ук мәгънәсендә һәм сөнбел-сөнбелә формасында шумерлар белән аралашып яшәүче борынгы семит телле аккадларга, алар аркылы гарәпләргә, гарәпләр аркылы төрки телле халыкларга, ягъни татарларга да килеп кергән.

         Сөмбелә бәйрәме көзге уңыш җыелып беткәч, көн белән төн тигезләшкән чакта, ягүни 21-23 нче сентябрь көннәрендә үткәрелә торган бәйрәм.

             Бәйрәмебезне башлап җибәргәнче, безгә жюри сайлап куярга кирәк (жюри сайлана)

             Ә хәзер сүзне классларга бирик (класслар чыгышы).

2. Сөмбелә бәйрәме өйләрдә генә үткәрелеп калмаган, урамнарга да чыккан.  Авыл халкы бик сылу, күркәм кызны Сөмбелә итеп киендереп, аны уртага алып, мәйданда уен-тамаша оештырган: биегән, җырлаган, күңел ачкан. Шул ук вакытта Сөмбеләне төрле биремнәр, сораулар белән сынаганнар.

     Әйдәгез, без дә үзебезнең Сөмбеләләребезне мәйданга чакырыйк. (Сөмбеләләр керә)

  • Төкле аягыгыз белән, Сөмбеләләр.
  • Әйдүк, түрдән узыгыз.
  • Бәйрәмебезгә рәхим итегез.
  • Кызлар бәйрәмгә килгәнсез.

Гөлдән матур киенгәнсез,

Ниләр китердегез көзгә?

Сөйләп бирегезче безгә.

(Сөмбеләләр үзләренең костюмнары һәм үзләре белән таныштыра)

3. Безнең ата-бабаларыбыз Сөмбеләне уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм шуңа күрә иртәгә урып-җыю дигән көнне үткәрелгән “уракка кул салу” йоласында иң беренче һәм бердәнбер көлтәне Сөмбеләгә багышлап бәйләгәннәр һәм аны басу эчендә утыртып калдырганнар. Шулай ук урып - җыю тәмамланган вакытта да, Сөмбеләгә атап, бүлемтек җирдә, урмыйча, берничә учма башак калдыру йоласы булган.

          Безнең бүген Сөмбеләгә атап көлтә бәйләү мөмкинлегебез булмаса да, Сөмбеләгә атап һәм яклап үзебезнең һөнәрләребезне күрсәтү мөмкинлеге бар. Әйдәгез, командалар үз Сөмбеләгезне яклап сез ниләр әзерләдегез? (класслар чыгышы)

4. Сөмбелә бәйрәме көзге муллык-туклык чорына туры килгәнгә күрә дә, халык бу бәйрәмне, аеруча мул сый-ризык әзерләп, көр күңел белән үткәрә торган булган: һәр өйдә бу көнгә яңа уңыштан төрле камыр ризыклары әзерләнгән. Йола ризыгы һәм муллык билгесе булган бавырсак пешерелгән. Сөмбелә итеп тә юкка гына сүзгә тапкыр, эшкә уңган кызны сайламаганнар. Безнең Сөмбеләләр эшкә уңган микән, әйдәгез шуны сынап карыйк.

                  Табыннарга тезеп куйыйк

                  Татар халык ашларын.

                  Самоварны куеп җибәр,

                  Җырлап кайный башласын.

                  Тулган ай кебек түгәрәк,

                  Табынның күрке – икмәк.

                  Икмәк булса – илдә муллык,

                   Икмәктә бөтен хикмәт.

                   Өчпочмагы, бавырсагы,

                    Кош теле дә бәлеше.

                    Пәрәмәче, кыстыбые –

                   Барысы да кунак сые.

                             (Аш-суга осталык сынала).

5. Безнең һәр класс үзе сайлаган исемгә газета да чыгарды бит. Әйдәгез, сез газеталарыгызда нәрсәләр яктырттыгыз, шуны сөйләп китегез әле.

                                  (газеталарны яклау)

6. Уңганмы син, Сөмбелә,

Булганмы син, Сөмбелә,

Я бер җырлап җибәр безгә,

Булмаса шигырь сөйлә.

       Ә хәзер Сөмбеләләрнең артсистлык осталыгын тикшерик әле. Рәхим итегез, Сөмбеләләр.

7. Композиция конкурсы.

8. Сөмбеләләрнең тапкырлыгын да сынап карасак яхшы булыр. Тактага ябыштырылган алмаларга сораулар язу.

9.  Өр-яңа Көз текә тауга менеп бара.

     Май йомгагы – ягымлы Җәй сүнеп бара.

     Тау битендә ят учаклар яна балкып.

     Каеннарны чолгап алган сары ялкын!

      Торналарга карадым да болгадым кул:

  • Китәсездәмени инде? Хәерле юл!..

Килер язда кире кайтсын барчагыз да, -

Сандугачлар чакырыгыз бакчабызга!

Оча яфрак җил иркендә - талгын гына,

Сулып барган үләннәргә ялкын булып.

Алда – кышлар. Без көтәбез яңа язны –

Күрешергә язсын кабат, саулык булып!

Өр-яңа Көз тәрәзәмә яфрак сона.

Сары яфрак – тере ялкын төсендә ул!

Имин булсын Дөнья! Тормыш гөрләп торсын:

Янып сөяр, янып яшәр өчен лә ул!

             Безнең кичәбез ахырына якынлашып килә. Катнашкан укучыларыбызга, Сөмбеләләребезгә зур рәхмәт. Һәр елны уңыш мул булсын. Җир-анабызның кадерен белик. Һәркөн безгә үзенең җылысын өләшүче кояшка, татлы суы белән җирне сыйлаучы яңгырга шөкер итик, һәр туган көнгә сөенеп яшик. Әти-әниләребезнең, хезмәт кешесенең хезмәтен хөрмәт итик. Аларга алмаш булырга әзерләник.

       Икмәк булса, җыр да була, диләр. Өстәлләребездән һәркөн икмәк өзелмәсен.