Белем бәйрәме
материал (9, 11 класс) по теме

Зинятуллова Гөлия Айдар кызы

Белем бәйрәме өчен сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon 1_sentyabr.doc40.5 КБ

Предварительный просмотр:

Белем бәйрәме

Җиһазлау: плакатлар, шарлар, кыңгырау, белем ачкычы...

А. Б. Исәнмесез, кадерле балалар, хөрмәтле кунаклар, әти-әниләр!  Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 – сентябрь – Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Балаларны да, өлкәннәрне дә шушы көтеп алынган ямьле бәйрәм белән тәбрик итәбез.

Ак алъяпкыч, ап-ак күлмәк киеп

Кабат ачтык мәктәп ишеген.

Олы юлга алып чыккан йортым

Син бит безнең белем бишеге.

Бүген бәйрәмдә 1 сентябрь көнен зур түземсезлек белән көтеп алган нәни дусларыбыз – 1нче сыйныфка укырга керүче балалар да катнаша. Әйдәгез әле үзләрен бирегә чакырыйк. (Список укыла).

Безне бәйрәм белән котлап килгән кунакларыбыз белән таныштырып үтик әле. _______________________________________________________________________________________________________________________

           Кеше гомере мәктәп юлы аша,

           Моңлы бер җыр кебек сузыла.

           Белем сукмакларын яра-яра

           Киләчәккә юлы сызыла.

Бәйрәм белән котлау өчен сүзне мәктәбебезнең директоры ---------------------- бирәбез. Рәхим итегез!

(кунакларга сүз бирелә).

Хәзер сүзне укучыларыбызга бирәбез.

Гөлназ 9 кл.

Язга хәтле сау булыгыз,

Урманнар, кырлар,- дидек.

Зур дәрт белән мәктәпләргә

Тагын укырга килдек.

Бишкә генә укыр өчен

Көтеп алдык без көзне.

Мәктәп! Якты залларыңа

Каршы ал инде безне.

Ял иттек без лагерьларда,

Җырлап уйнадык, көлдек.

Чыныгып, тәнгә көч җыеп

Тагын укырга килдек.

Гөлләр кебек үсәр өчен

Бакча син безгә, мәктәп!

Безнең туган илебездән

Бүләк син безгә, мәктәп!

Алмаз 9 кл.

Еллар үтәр аккан сулар кебек

Гомер генә кайтмас кирегә

Тик балачак чакырып әйдәп торыр

Мәңге серле мәктәп иленә.

Адиля 9 кл.

            Мәктәп, син каршы ал,

           Ишекләреңне ачып.

           Без ныклы белем алырбыз,

           Дәрт, көчләр тора ташып.

           Мәктәп, син бит төп йортыбыз,

               Күңел сиңа тартыла.

               Бүген бөтен ил баласы

               Мәктәпләргә агыла.

               Каршы алыр укытучы,

               Каршылар сыйныфташлар.

               Көмеш авазлы кыңгырау

               Тәүге дәресне башлар.

Җыр.

Любовь 9кл.

Если б не было учителя,

То и не было б, наверное,

Ни поэта, ни мыслителя,

Ни Шекспира, ни Коперника.

И поныне бы, наверное,

Если б не было учителя,

Неоткрытые Америки

Оставались неоткрытыми.

И не быть бы нам Икарами,

Никогда б не взмыли в небо мы,

Если б в нас его стараньями

Крылья выращены не были.

Без его бы сердца доброго

Не был мир так удивителен.

Потому нам очень дорого

Имя нашего учителя!

Ильяс 11 кл.

                    Туган телнең моңын, бар тылсымын,

                    Җир йөзендә ниләр барлыгын,

                    Ни өчен кояш батуын,

                    Якты йолдызларның балкуын,

                    Диңгез-океаннарны, күлләрне,

                    Иксез-чиксез галәм серләрен,

                    Агач, үсемлекләр, гөлләрне,

                    Африканың кайнар чүлләрен,

                    Җырчы чишмәләрне, җилләрне,

                    Сандугачлы җылы җәйләрне,

                    Укытучым, сездән өйрәндек.

                    Чәчәкләрем бәлки аңлатырлар,

                    Хисләремнең иң-иң изгесен.

                    Әниемдәй якын укытучым,

                    Тормышымның якты көзгесе.

Мәктәп елларыбыз бик күңелле вакыйга-шатлыкларга, төрле мавыктыргыч чараларга, кызыклы дәресләргә бай булганга, без аның үтүен сизмибез дә. Безгә укып белем алу өчен тиешле шартлар булсын дип, күпме кеше хезмәт куя.Сезгә барыгызга да үзебезнең олы рәхмәт хисләребезне белдерәбез.

Җыр.

Салават 11 кл.

          Истә әле кайчан гына

          Чәчәкләр тотып кулга.

          Беренче тапкыр шатланып

          Әй, мәктәбем килдем сиңа.

Ә бүген без ун ел элек кичергән, әле һаман да истә калган балачакның иң матур мизгелләрен безнең дусларыбыз 1-нче сыйныфлар кичерә. Без аларны белем иленә аяк басулары белән котлыйбыз.

А.Б. Сүзне беренче сыйныф укучыларына бирәбез.

 Сездән башка кем бар тагын җирдә

"балам" диеп, өзелеп җан аткан?

Әлдә ярый Ходай Тәгалә Сезне

Безнең әти-әни итеп яраткан.

Монда сезнең өчен иң кадерле кешеләрегез әти-әниләрегез дә бар, аларның да сезгә әйтер сүзләре бардыр...

А.Б. Нәни дуслар! Белем иленә сезне һичшиксез кабул итәрләр. Ләкин серле ачкыч әлегә өлкән дусларыгыз кулында. Моннан берничә ел элек алар да , кулларына шул серле  ачкычны  тотып, Белем иленә беренче адымнарын ясаган иде. Ә бүген алар белем иленә ачкыны сезгә мирас итеп тапшыралар.

(ачкычны тапшыру)

Тимур 9 кл.

Сөй укуны, укы күңел биреп,

          Белем бит ул бәхет ачкычы.

          Тормыштагы кыенлыкны җиңеп,

          Биеклеккә менү баскычы.

      Эзлән, яшь дус, эшең калсын җирдә,

      Кечкенәме, зурмы – барыбер.

      Тар булса да яңа сукмак яса,

      Тарны киңәйтүче табылыр.

Эльмира 9 кл.

Җир йөзендә төрле телдә

Никадәрле китап бар!

Безнең өчен һәрберсе,

Бик кадерле бит алар.

Әмма барлык китапларның

Иң беренче баскычы,

Күңелләргә тәүге булып

Белемгә юл ачучы,

Тирән серләр сараена

Тәүге ачкыч бирүче,

Беренче кат шул сарайга

Безне алып керүче

Тик бер китап. Аңа тиңдәш

Нинди китап бар тагын?

Беләмсез, ул нинди китап?

Ул – “Әлифба” китабы.

А.Б. Кадерле укучылар! Бүген безнең мәктәпкә тагын бер төркем балалар өстәлде. Бу беренче баскычны уңышлы тәмамлап, 2нче баскычка аяк баскан 5 нче сыйныф укучылары: аларны да кайнар котлыйбыз. Илмаз җыры.

А.Б.Кеше өчен иң изге сүзләр әти-әни, туган як, мәктәп. Туган җиребезне сагынсак, туган йортыбыз, мәктәбебез күз алдына килеп баса. Мәктәпне уйласак, туган җирне сагынабыз. Әлеге төшенчәләр кешенең йөрәк түрендә һәрчак янәшә булачак. Кая гына барып, кемнәр генә булсак та, без әти-әниебез, туган ягыбыз, туган мәктәбебез үстергән бала булып калачакбыз.

Алмаз 11 кл.

Бүген безнең әти-әниләребез бездән дә ныграк дулкынланалардыр. Чөнки безнең бу мәктәптә соңгы уку елыбыз, соңгы 1-сентябрь. Кадерле әти-әниләребез! Без һәрвакыт сезнең җылылыкны тоеп яшибез. Армый-талмый тәрбияләвегез, бәла-казалардан саклап үстерүегез, тырышлыкларыгыз өчен бик зур рәхмәт! Соңгы уку елында без аеруча яхшы укырга, тәртипле булырга, йөзегезгә кызыллык китермәскә тырышырбыз.

Инсаф 9 кл.

Инде бу кыңгырау борынгы, күптәнге;

Ничәмә елларны мәктәптә үткәрде.

Ул бик күп дусларын дәрескә чакырган,

Аларны зур юлга озаткан ахырдан.

“Чың” итеп алыр ул – җиз батыр,

Ныграк кагылсаң, мәктәпне кузгатыр.

Мә, дустым, чылтырат, бүгеннән – мәктәпкә!

Бүгеннән – зур юлга: Хәерле сәгатьтә!

 (Кыңгырау шалтырату)

А.Б. Кыңгырау, кыңгырау,

Шалтыра, шат җырлап.

Укучы исемен

Акларбыз яхшырак.

 (Кыңгырау көе яңгырый)

Җиз кыңгырау,

Дустымдай күрәм сине

Мәктәбемә тәүге тапкыр

Син бит чакырдың мине

Җиз кыңгырау,

Мәктәбем сандугачы

Һәркөн тыңлыйм җырыңны

Күңелләрем булганчы

Җиз кыңгырау,

Чыңлавың ягымлы

Шат чыңлау, моң булып,

Күңелемә сарылды.

А.Б. Менә бәйрәмебез ахырына да якынлашты.

Хушлашмыйк без, бары саубуллашыйк,

Очрашырбыз җае килгәндә.

Бер-беребезгә сәлам биреп китик

Очрашканда яки күргәндә.

 Хөрмәтле кунаклар, кадерле балалар! Көннәрегез имин үтсен, кайгы хәсрәт күрмәгез! Киләсе очрашуларга кадәр сау-сәламәт торыгыз!


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Сценарий "Белые ночи" (по повести Ф.М. Достоевского "Белые ночи")

Сценарий "Белые ночи" по повести Ф.М. Достоевского....

ТР Баулы муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе "Татар Кандызы урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәлиуллина Р.Н. Бөтенроссия "Туган тел" мастер-класс бәйгесенең республика турына тәкъдим итү

Татарстан Республикасы Баулы    муниципаль   районымуниципаль бюджет  гомуми белем  учреждениесе«Татар Кандызы урта гомуми  белем бирү мӘктӘбе» неңтатар теле һә...

Конспект по технологии 2 класс на тему: " Белое изображение на белом фоне"

Конспект по технологии 2 класс на тему:" Белое изображение на белом фоне"...

Гомуми төп һәм урта белем мәктәпләрендә укучы балаларның татар әдәбиятыннан белем һәм күнекмәләрен бәяләү нормалары

Укучыларның уку барышында алган белем-күнекмәләрен бәяләп бару укыту процессының мөһим өлешен тәшкил итә, аның әһәмияте, максаты укучыларның белемнәрен даими күзәтеп, бәяләп бару белән билгеләнә. Тикш...

Федераль дәүләт белем бирү стандартларына күчү шартларында белем һәм тәрбия бирү

доклад. Бүгенге көндә гамәлгә кертелгән яңа буын стандартлары укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Аның гамәлдәгесеннән аермасы - бала шәхесенең игътибар үзәгенә куелуында. Моңа ...