Гаилә бәйрәме
материал (6 класс) на тему

Хусаинова Гульнара Халисовна

 сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon gail_byrme.doc68 КБ

Предварительный просмотр:

Максат: балаларда үз гаиләсенә карата горурлык хисе тәрбияләү; әти-әниләрне   мәктәпкә җәлеп итү.

Бәйрәм үтәсе зал шарлар, плакатлар белән бизәлә. Стенаныц бер ягында " Без бердәм, тату гаилә" темасына стенд эленә.

Алып барумы. Хәерле кич, хөрмәтле әти- әниләр, кунаклар! Без бүген сезнең белән "Без бердәм, тату гаилә" кичәсенә җыелдык. Гаилә бәйрәме булгач, билгеле инде, сүз әти- әниләр турында барыр.

   Безнең бу кичәбезгә иң гүзәл, иң кадерле кешеләребез- әти- әниләр кунак

булып килделәр.

Кичәбездә   яңгыраган   күңелле   җырлар,   дәртле  биюләр   сезнең   күңеле-гезне күтәрсен. Биредә кабынган елмаю сезнең йөзегезне гел яктыртып тор-сын.

Җыр. "Күңелле ял итегез"

1 укучы. Җирдә миңа ни кирәк?

Бергә.     Әти дә, әни кирәк.

2 укучы. Җирдә миңа ни кирәк?

Бергә.      Без яшәрдәй өй кирәк.

3 укучы.   Җирдә миңа ни кирәк?

Бергә.       Әллүкиле көй кирәк.

4 укучы.   Җирдә миңа ни кирәк?

 Бергә.      Тукай, туган тел кирәк.

5 укучы.  Жирдә миңа ни кирәк?

Бергә.      Туган үскән ил кирәк.

6 укучы.   Җирдә миңа ни кирәк?

Бергә.       Мәңге имин ил кирәк.

Әти-әниләргә бәйрәмнец билгесе итеп эмблема тапшыру.

Алып баручы. Бу заманда, һәр кешегә кайтып сыеныр өчен җылы учак, ты-ныч почмак булу кирәк. Гаилә- ул иң ышанычлы сыеныр урыныбыз. Ни генә булмасын, кеше гаилә кочагында ял итә, рухи көч, дәрман җыя. Гаилә тормы-шы һәрберебез өчен очсыз- кырыйсыз хезмәт һәм сикәлтәле гомер юлы ул. Шул юллардан гомер буе аңлашып, шатлык кайгыларны уртаклашып гомер юлын бергә атлагыз. Тату гаиләләрдә безнең балалар да сәламәт, бәхетле, шат күңелле булып үсәләр.

( ' Әткәй- әнкәй һәм мин" Р. Миңнуллин.)

Ишек ачып, өйгә кергәч,

Мин шатланам.

Әнкәемне өйдә күргәч,

Бик куанам.

Әткәем дә өйдә йөргәч,

Канатланам.

Ераклардан очып кайткан

Кебек булам.

Әткәемне ксчып алам,

Әнкәемне үбеп алам!

Алып баручы. Гаилә ул- җылы учак. Гаилә никадәр нык булса, аннан килгән җылылык шулкадәр көчле була. Гаилә нык тату икән, димәк дәүләттә, җәм-гыятьтә нык  дигән сүз. Әти- әни  гаиләнең  тоткасы булса, балалар- гаиләнең көзгесе. Әгәр дә тотка  купмасын, көзге ватылмасын дисәң, бер- береңне сак-лап, рәнҗетмичә хөрмәтләп  яшәргә кирәк.

Гаиләдә төп терәк- әти кеше. Әтиләр гаиләне яклаучы, гаилә намусын сак-лаучы, туендыручы, мал табучы, яшәү шартлары булдыручылар. Безнең та-тар халкында ир кеше шушы күркәм, матур сыйфатлары өчен хөрмәткә лаек булган. Ир- ат өйдә юк чакта тормыш ямьсезләнеп, төссезләнеп, туктап кал-ган кебек. Шушындый олы исемгә лаек булган әтиләр турында шигырь тың-лап китик

Әти булганда рәхәт.

Әтиемнең алтын куллары.

Көрәп куя карлы юлларны.

Ул булганга- җылы өебез

Ул булганга җырлап йөрибез.

Әтиемнең алтын куллары

Җәйләрендә чаба печәнен.

Ул булганга безнең табыннар

Көтеп тора сыйлар пешкәнен.

Әтиемнең алтын куллары

Имин булсын йөрер юллары

"Әти" диеп әйтү бер ләззәт

Син булга:гда, әти, бар рәхәт!

Альп баручы. Баланың үз әтисен көчле, нык куллы, эшчән итеп күрәсе килә. Бөтен балалар да әтиләренең әйбәт булуын тели.

Җ. Дэрзаман. "Тылсымлы чүкеч."

Үстең инде, улым, дип,

Эш өйрәнсен кулың, дип,

Әти чүкеч тоттырды

Бер кадакка суктырды.

Суктым ике, суктым өч

Дүртенчегә бетте көч.

Көч беткәнен сизептер

Бармакка төште чүкеч.

Әти сукса, нык суга

Кадактан да ут чыга

Каян килә мондый көч

Тылсымлыдыр бу чүкеч.

Алып баручы. Безнең әтиләребез әле Ватанны саклаучылар да. Аларны шушы бәйрәм белән котлап , җыр бүләк итәбез.

" Солдатлар" җыры.

Алып баручы. Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда,

җирнең гүзәллеге, гаиләнең яме- хатын- кызларда, аналарда. Тормышыбызны

 ямьләүче иң шәфкатьле, иң мәрхәмәтле газиз кешеләр -алар әниләр.

Рәхмәт, сиңа, әнием,

Безгә көч биргән өчен.

Төннәр, көннәр юатып

Безне караган өчен.

Тәмле ашлар пешереп

Безне туйдырган өчен,

Матур итеп киендереп

Мәктәпкә озаткан өчен.

Төрле- төрле эшләрне

Безгә өйрәткән өчен

Чирләгәндә төннәр буе

Кайгырган, янган өчен.

Туган телем кадерен

Безгә аңлаткан өчен

Рәхмәт сиңа изге ана Җирдә булганың өчен. 

Алып баручы.  Әни,  әнкәй  сүзләре  һәркемгә якын,  изге  сүз.  Баланың шатлыгын, кайгы- хәсрәтен ул уртаклаша, акыллы киңәшләрен бирә . Әни-ләрне бәйрәм белән котлап җыр башкарыла.

Җыр " Әни кирәк".

Алып баручы. Бала тәрбияләүдә без халкыбызның акыллы фикерләрен элек- электән сыналып килгән мәкальләрдән алабыз. Мәкаль - әйтемнәрдә бала тәрбияләүнең ата- ана өчен җаваплы эш икәнлеге искәртелә.Хәзер без сезнең белән күпме мәкаль белүебезне тикшереп карыйк.

"Ромашка" уены.

1,   Эшләгәнең, кеше өчен булса...( өйрәнүең  үзең өчен.)

 Оясында ни күрсә...(очканда шул булыр.)

Ата- анасын хурлаган...( үзен хурлаган булыр.)

Яхшы гадәт адәм итә...(яман гадәт эрәм итә.)

2.   Ана күңеле балада...( бала күңеле далада.)

Өйнец яме...(бала белән.)

Ата- ана бердәм булса...( балалар күркәм үсә.)

Ачтан үлсәң дә...( ата- анаңны ташлама.)

Алып баручы. Семьяның ныклыгы, татулыгы бик күп нәрсәләргә бәйле. Хәзер мин шуларның берсе турында табышмак әйтәм. " Кайвакыт ул мамык төсле йомшак, кайвакыт корыч кебек каты, кайчагында баллы, татлы, ә кайчакта елан кебек чага да белә." ( тел). "Сөйдергән дә тел, биздергән дә тел,"  - ди халык. Шуның өчен бер- беребезгә ягымлы булыйк, матур сүзләр генә әйтешеп яшик. Ә хәзер матур сүзләр әйтүдә ярышып карыйк.

Бәйге " Кем күпме матур сүз белә."

Алып баручы. Күрәсез, бер- беребезгә эндәшергә никадәр матур сүзләр бар икән! Тик ул сүзләрне, ни кызганыч, бик аз әйтәбез, бик аз ишетәбез. Ә бит ягымлы, җылы сүзләрдән канатлар үсә, кәеф күтәрелә, тынычландыра, эшчәнлек арта. Бер- беребезгә авыр сүзләр әйтүдән сак булыйк. Матур йомшак, иркәләү сүзләре бигрәктә балаларга кирәк.

Кызлар башкаруында "Бииләр, итекләр, читекләр" диюле җыры.

Алып баручы. Бала үстерүче әти-әниләр педагогика белән таныш булырга тиеш, чөнки тәрбия гаиләдә башлана.  Хәзер педагогик ситуацияләр тәкъдим

дитәбез.

1.    "Бер гаиләдә көн саен баладан: " Ничәле алдыц?"- дип сорыйлар. Бала"5" яки "4"ле алдым дип җавап бирә, шуныц белән гаилә тынычлана.

Икенче гаиләдә көн саен баладан:" Бүген мәктәптә нинди әйберләр

өйрәндең?- дип сорыйлар.

 Сезнеңчә ничек, кайсы гаилә баланың укуы белән ныграк кызыксына? Ни өчен?

2.    1нче класс укучысыныц: "Әнием, курчак театрына барырга 5 сум акча бирче,"- дигән соравына төрле җаваплар белән танышыйк.

10 сум ал. Калган акчага нәрсә булса да алырсыц. 10 сум ал .калганын бирер-сең..

 Акчам юк минем. Театр карамыйча да түзәрсең  әле.

Алып баручы. Ә хәзер мин укыган ситуацияләрне төгәлләп бетерергә.

1.   Сезнец улыгыз урамнан елап керә. Сез хәлне ацларга теләп:

-    Улым! Нәрсә булды?- дип сорыйсыз.

Шамил кыйнады. Ә менә сез алга таба ни әйтерсез? (Тик торган агачка берәү дә килеп орынмый.)

2.   Роза мәктәптән кайтты да, сиздермичә генә, бүлмәгә үтте. Букчасын бер почмакка куйды. Әбисе:- Кызым,  ашарга чык, - дип табын янына чакырды. Роза өстәл янына утырды, әкрен генә ашый башлады.-Балам,бүген нинди билгеләр алдың?- дип сорады әбисе. Роза эндәшмәде. Әллә синнән сорамадылармы ? Роза елап җибәрде ул тапкырлау таблицасын белмәү сәбәпле "2" ле билгесе алганын әйтте. Әби бу очракта нәрсә әйтер?(Тырышырга кирәк, балам, өйрән дә "2"леңне "5"легә төзәтеп кайт) Алып баручы. Ә хәзер әти- әниләргә иҗади эш бирәбез. Дәфтәр битенә шигырь   язылган,   ләкин   күп   сүз   төшеп   калган,   аны   тулыландырып   укып күрсәтергә.

 1.Эзе ...( калсын) керсез намусыңның, Ни үтсә дә синең...( кулыңнан). Көчлелегең  белән ...(горурланма)!

...( Кешелегең) белән горурлан!

2.Син яшәмә. ..( җирдә) файдасыз бер

Түмгәк. ..( булып) тигез урында. Янып калсын, ..( гомерең), маяк булып, Үзеңнән соң...( килгән  ) буынга.

Ә хәзер шигырьне дәвам итәргә, исемен һәм авторын әйтергә.

1.   Күгәрченнәр гөрләшәләр

Язгы кояш нурында

( Җ. Тәрж,еманов. " Иц матур сүз")

2.   Әбием күзлек кия,

Чәчләренә чал кунган.

( Г.Латыйп. " Иң  матур сүз. ")

Алып баручы. Рәхмәт. Ә хәзер сезнең өчен тагын бер ярыш. Команда

белән бергәләп җырлап алабыз. Бер  команда башлый, икенче команда шул

җырны дәвам итә.

Җырга осталыгыгызны тикшердек, ә инде биеп тә алыйк.

( Татар халык  көенә бер команда " Чегән " биюен, ә икенче команда "Грузиннар" биюен башкара.)

Алып баручы. Һәр гаиләнең үз традицияләре, үз бәйрәмнәре бар. Аларны

һәркем үзенчә үткәрә. Бәби туйлары, баланың балалар бакчасына, мәктәпкә йөри    башлавы һәр гәиләгә шатлык китерә. Туган көннәрне билгеләп үтү матур гадәткә    әверелде. Ә бәйрәм мул сыйлы табын янында уздырыла, һәр милләт үзенең милли ашларын мул итеп әзерли.

Ә хәзер татар халкының милли ашлары буенча ярыш оештырып алыйк әле. "Могҗизалар кыры".

1.   Эченә бәрәңге, тары ярмасыннан эчлек салып пешерелгән ризык. 8 хәрефтән.

(Кыстыбый)

2.    Милли татар ризыгы.8 хәрефтән. ( Өчпочмак).

3.    Бик үзенчәлекле ашамлык, аны күбрәк шәһәр халкы әзерли. Эчлеге кат- кат итеп өелә, 7 хәрефтән.( Гөбәдия).

4.   Күркәм ризык, туй мәжлесенец бизәге. 6 хәрефтән. ( Чэк- чэк.)

5.    Иц борынгылардан саналган эчемлек. 5 хәрефтән.( Әйрән).

6.    Җиләк- Җимешне кайнатып, сөзеп ясала торган ризык. 3 хәрефтән.(Как).

7.    Каз өмәсе табынының  бизәге. 8 хәрефтән. (Тәбикмәк).

8.   2 сүздән тора. Татар халкыныц милли ризыгына керә.7 хәрефтән.(Кош теле)

Бәйге "Аркадагы язуны уку."

Алып баручы.    Гаилә ул - ил терәге , тормыш чишмәсе.

Бу дөньяда ничек яшәсәгез дә

Агымсудай вакыт тиз үтә.

Уфтанмаслык булсын гомер юлыгыз                    

Татулыкка җирдә ни җитә.

Кошлар да ояларын парлап ясыйлар. Бүгенге кичәбездәге һәр гаиләнең пар канатлы булып яшәүләрен телибез. Бугенге кичәбездәге бер гаиләнең пар канатлы булып яшәүләрен телибез.  Бугенге очрашуда сез узегезге нинди булса да яхшы фикерләр, киңәшләр алган булсагыз, без үз максатыбызга ирешкән булырбыз.

Ә әти- әниләрен котлау өчен сүзне балаларга бирәбез.

Бәйрәмегез белән котлап,

Әткәй- әнкәй, сезгә дәшәбез.

һәрчак шулай безгә үрнәк булып,

Пар канатлар булып яшәгез.

Парлап канат кагу җиңелерәк,

Язмыш сезне ялгыз итмәсен.

Бәхет чишмәләрегез тулып торсын

Мәңге- мәңге суы кипмәсен!

Гомер буе язсын иде безгә

"Әти- әни" диеп яшәргә.

Кайгы күрми, бәхет, шатлык белән

Бергә- бергә озак яшәргә.

Гел елмаеп, көлеп яшәгез, сез,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзегездә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.

Әти- әниләргә бүләкләр тапшырыла.

Алып баручы. Әйдәгез бүгенге бәйрәмебезне барыбыз бергә " Аерылмагыз" җыры белән тәмамлыйбыз.

Кичә чәй табыны янында дәвам итә.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

Мастер класс "Гаиләдәге мөнәсәбәтләр"

Җыелышның темасы: Гаиләдәге мөнәсәбәтләр, баланы мактау, җәза бирү.      Җыелышның бурычлары:  Гаиләдә баланы мактау һәм җәза бирү проблемаларын әти-әниләр бел...

Гаилә бәйрәме

Гаиләдә бер-береңә карата хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү....

Минем гаиләм- минем шәҗәрәм. Тәрбия сәгате.Моя семья-мое родословное.Классный час.

Тема : Минем гаиләм- минем шаҗәрәмМаксат: укучыларда гореф- гадәтләргә, гаилә традицияләренә,ядкарьләренә кысыксыну уяту, буыннар бәйләнеше, исем, фамилияләр, аларның килеп чыгышы, әһәмияте туры...

"Тәрбия- гаилә учагы"

ДокладБалаларга  әхлак тәрбиясе...

Гаилә татулыгының сере

Күп еллар мәктәптә эшләп, шул ук вакытта үрнәк гаилә булып яшәгән укытучыларыбызның юбилей кичәсе \сценарий\...

Сөйләм телен үстерү. ("Безнең гаилә" темасы буенча)

Презентаөия ярдәмендә "Безнең гаилә" темасы буенча сөйләм телен үстерү...

Презентация "Гаилә"

Презентация "Гаилә"...