Җиңү бәйрәме
методическая разработка (8, 9, 10, 11 класс) на тему

Миргасимова Гульнара Тагировна

 "Җиңү бәйрәме" исеме астында узган сыйныфтан тыш чараның эшкәртмәсе 

Скачать:


Предварительный просмотр:

Батырлар даны мәңгелек!

Миргасимова Г.Т.,

ТР Бөгелмә муниципаль районы

МБГУ икенче лицейның

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат

  1. Укучыларны  Бөек Ватан сугышында катнашкан язучылар иҗаты белән таныштыру;
  2.  Сугыш афәтенең һәр кеше һәр гаилә өчен фаҗига булуын төшендерү;
  3. Тынычлык сөюче шәхес тәрбияләү.

  УМК

 Плакатлар

  • Батырлар даны мәңгелек!
  • Бөек Җиңүгә − 70 ел
  • Барысы да фронт өчен, барсы да җиңү өчен!
  • Якташларыбыз  − илнең каһарман уллары
  • Беркем дә бернәрсә дә онытылмый

 “Мәңгелек ут” макеты ;

Бөек Ватан сугышы чорын чагылдырган әдәби әсәрләр күргәзмәсе;

Сугыш һәм тыл ветераннары хакында альбомнар;

 Балалар рәсемнәре.

Бәйрәм барышы

Магнитофон язмасында Левитан  тавышы: “Внимание, внимание! Говорит Москва! Работают все радиостанции  Советского Союза. Фашистская Германия, нарушив пакт о не нападении, вторглась на территорию Советского Союза.”

1нче алып баручы Тарихка тиңе булмаган  Бөек Ватан сугышы  менә шулай башланып китә.  1418 көнгә сузылган дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да,  миллионнарның яу кырыннан  әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми.

2нче алып баручы Сугышның беренче көннәрендә үк  татар язучыларыннан  иллеләп кеше үзләрен фронтка чакырулы дип игълан иткән.  Күп кенә язучыларыбыз фронт газеталары чыгаруда катнашкан.  Аларның басылган һәм басылмаган хәбәрләре, уйлары, теләкләре ерак аралардан безнең көннәргә килеп җиткән.

(Сәхнәнең төрле ягыннан аркаларына рюкзаклар аскан  фронтка китүче язучылар керә)

Фатих Кәрим  

Юлбасарлар таптый җиребезне,

Ватан сугышына мин китәм.

Менә −балам. Син−әнкәсе аның,

Балабызны тотып ант итәм:

Синең өчен, шушы балам өчен,

Нәселем өчен, Туган ил өчен,

Мылтык тотып баскан җиремнән

 Бер адым да читкә чигенмәм...

 ( бала җитәкләгән ана)

Хәйретдин Мөҗәй

Мин йөрәктә антны  сакладым,

Антым белән илне якладым!

Илем өчен булган көрәштән дә

Бөегерәк нәрсә тапмадым!

Әхмәт Ерикәй

Мин барам мәгърүр кыяның

Ташын уерга;

Диңгез җырын ташка уеп

Язып куярга.

Батыр егет баскан җирдән

Дошман үтмәгән;

Үлгәндә дә кулларыннан

            Байрак төшмәгән.

Абдулла Алиш

Көрәш белән тудык, көрәш белән

Керәбез дә, ахры, кабергә.

Язган икән соңгы сулышыбызны

Илебез бәхете өчен бирергә.

Гадел Кутуй

И туган ил, и матур ил,

Калдың бездән еракта,

Калсаң да бездән еракта,

Күңелдә син һәр чакта.

Суың тәмле, кырың ямьле,

Шифалы һаваларың,

Сугышларда дан казанды

Синең батыр улларың.

(“Солдатлар” җыры. Р.Әхмәтҗанов шигыре, Р. Әхмәдиев көе)

1нче алып баручы 15нче февраль – соңгы сулышына кадәр  фашист ерткычларга каршы аяусыз көрәш алып барган,   сугышчан батырлыкны әдәби батырлыкка  әверелдергән, легендар “Моабит дәфтәрләрен” бүләк иткән, лирик  җырлары,  утлы- төтенле, ялкынлы поэмалары, балладалары  һәм публицистик  әсәрләре  белән дан казанган герой–шагыйрь Муса Җәлилне  искә алу көне.

 “Кызыл ромашка” шигырен сәхнәләштерү

Иртәнге таң нурыннан

Уянды ромашкалар.

 Елмаеп, хәл сорашып,

Күзгә-күз караштылар.

Назлады җил аларны

Тибрәтеп ак чукларын,

Таң сипте өсләренә

Хуш исле саф чыкларын.

Чәчәкләр, кәепләне,

Җай гына селкенделәр.

                                                Һәм кинәт шунда гаҗәеп

Бер яңа хәл күрделәр.

Ерак түгел моңаеп

Утыра ромашка кызы,

Тик чуклары ак түгел,

Кан шикелле кып-кызыл.

Ромашкалар бар дак,

Аерылмый бер-береннән;

Ничек болай берүзе

 Ул кызылдан киенгән?

Әйттеләр: “Син, сеңелкәй,

Ник үзгәрдең? Нишләдең?

 Нигә кызыл чукларың?

 Нидән алсу төсләрең?”

 әйтте кызыл ромашка:

“төнлә минем яныма

 Ятып батыр сугышчы

Атты доманнарына.

Ул берүзе сугышты

Унбиш укчыга каршы:

 Чигенмәде, тик таңда

Яраланды кул башы.

Аның батыр ал каны

Тамды минем чукларга.

Минем кызыл күлмәгем

Бик охшады Чулпанга.

 Егет китте, мин калдым

Канын саклап чугымда,

Көн дә, аны сагынып,

 Балкыйм мин таң нурында”.

2нче алып баручы  Еллар уза, дөньяга яңа буыннар килә. 15нче февральдә без меңләгән ата-ана газиз улларын югалткан , Әфган, Чечня  җирләрендә  сугыш кырында һәлак булган, хәбәрсез югалган якташларыбызны искә алабыз.    

Укучы                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                          

Мин зиратка керәм,

Алда- каберлекләр...

Берәү, икәү, өчәү... егерме...

Тукта, кызыл Йолдыз куелганы

Солдат каберлеге түгелме?

Яшь агачлар  үсә өстендә,

Ак чәчәкле венок куелган.

әисеме, җуелмаслык итеп,

мәрмәр ташка тирән уелган.

Якынрак килеп укыйм,

Дулкынлана минем йөрәгем.

Мондый тыныч көндә ник үлде икән?-

Мин ни уйларга белмәдем. 

1нче алып баручы Солдат сугышны сайламый. Ул сугышны игълан итми.  Ул бары тик, биргән антына һәм хәрби бурычына  тугрылыклы булып, халык һәм Ватан исеменнән бирелгән боерыкларны гына үти.  Аның каһарманлыгы  һәм Ватанга мәхәббәте нәкъ шунда  күренә.

Изге җиребезне  илбасарлардан саклап калган , аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган Ватан сугышы каһарманнарының  якты истәлеге безнең күңелләрдә.

                Укучы

Яшен уты катыш давыл үтте,

Күк күкрәтеп, ялкын яудырып.

Давыл тынды, бөек Җиңү данын

Безнең кулыбызда калдырып.

Җиңү данын, илнең салютларын

Гасырларга алып барырбыз.

Без – яшь буын, сугыш батырларын

Хөрмәт белән искә  алырбыз.

70 тапкыр язлар килә,

Җиңү гөлләренә төренеп.

Илебездә тик тынычлык булса,

Яшәр халкым, яшәр сөенеп.

Шатлык белән яшәү насыйп булсын,

Күкләребез аяз булсыннар.

Матур тормыш өчен көрәш барсын,

Тыныч таңнар  сызлып атсыннар.

( Сәхнәгә вальс биюче кызлар чыга)

1нче алып баручы   Сүзебезне йомгаклап, шуны әйтәсе килә: Бөек Ватан сугышы, Әфган, Чечня сугышлары соңгылары булсын.

2нче алып баручы Яу кырында  тыныч, матур тормыш өчен гомерләрен кызганмаган, фронтларда һәлак булган якташларыбызны онытмыйк һәм яшәүнең кадерен белеп яшик.

(“Һәрвакыт булсын кояш” җыры. Тынычлык күгәрченнәре очыру.)