Нәүрүз бәйрәме
материал

Сулейманова Рамзия Салиховна

Урамда, бәйрәмчә бизәлгән җирдә, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары, кунаклар җыелган.

 

Скачать:

ВложениеРазмер
Microsoft Office document icon nuruz_byrme.doc33.5 КБ

Предварительный просмотр:

Нәүрүз бәйрәме

Урамда, бәйрәмчә бизәлгән җирдә, уртанчылар, зурлар һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре балалары, кунаклар җыелган.

Алып баручы: Хәерле көн, кадерле балалар, кунаклар! Минем сезгә бер табышмак әйтәсем килә, тыңлагыз:

Җиргә ак кардан, юрган ябынган

Җир язга кадәр, йокыга талган.

Кыш беткәч, төннең озынлыгы көн белән тигезләшкәч, борынгы болгар бабаларыбыз яңа ел башлана, дип санаганнар. Язны каршылап, йортттан-йортка кереп, яхшы теләкләр теләп йөргәннәр, Нәүрүз бәйрәме ясаганнар.

          Хөрмәтле дуслар, без дә бүген Язны-Нәүрүзбикәне каршы алырга җыелдык. Бүген без күп кунаклкр көтәбез.

Кунаклар ( керәләр): Ач ишегең керәбез,

                                Нәүрүз әйтә киләбез.

                                Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Алып баручы: Хуш киләсез, кунаклар!

                         Без сезне күптән көтәбез.

                         Нәүрүз котлы булсын!

Җыр: Ямьле яз җитте!

Алып баручы: Борын-борын заманнан,

                            Болгар белән Казаннан,

                            Җаек белән Иделдән

                            Бу бәйрәм безгә килгән.

                            Нәүрүз мөбәрәк булсын!

                            Нәүрүз мөбәрәк булсын!

        Әйдәгез әле, дуслар, бергәләп Нәүрүзбикәне каршы алыйк.

(Нәүрүзбикә керә)

Нәүрүзбикә: Агымсулар кичтем мин,

                       Сезгә килеп җиттем мин.

                       Нәүрүз әйтеп үттем мин,

                       Нәүрүз мөбәрәк булсын!

       Хөрмәтле кунаклар! Көн белән төннең озынлыгы тигезләшгән көнне кешеләргә бәхет теләгез, бер-берегезгә ягымлы булыгыз. Кешеләр белән ике кулыгызны биреп күрешегез.Шул вакытта күрмәс күзләрегез күрә башлар, телсезләрнең теле ачылыр, тәнегезгә сихәт, күңелегезгә изгелек нуры тулыр.

Алып баручы: Нәүрүз котлы булсын!

                            Нәүрүз котлы булсын!

Җыр: “ Яз җитә.”

(Тавыш ишетелә, Кыш бабай керә.)

Кыш бабай: Бу нинди тавыш монда? Кем минем йортыма хуҗа булган?

Алып баручы: Кыш бабай, юкка ачуланасың.Биләмәләреңне язга-

Нәүрүзбикәгә тапшырыр вакыт җитте. Күрәсеңме, кояш җылыта, карлар эри, гөрләп яз килә!

Кыш бабай: Туктагыз әле, туктагыз! Көч сынашмыйча, тартышмыйча язга-Нәүрүзбикәгә урын бирү юк.

Нәүрүзбикә: Бөтен шартларыңа да күнәм.

Кыш бабай: Беренче шарт: Менә кашык, менә күкәй,

                                                Тот кулыңа, чибәркәй.

                                                Син дә йөгер, мин дә калмам.

Ярыш: йомырка белән кашык тотып йөгерү. (башта Кыш бабай белән Нәүрүзбикә ярыша, аннан соң балалар)

Кыш бабай: Икенче шарт: Бие, бие чибәркәй,

                                               Мине узалмассың син.

                                               Син яшь, мин карт булсам да,

                                               Биюдә калышмам мин.

( Кыш бабай белән Нәүрүзбикә бииләр, Кыш бабай хәлдән таеп егыла.)

Кыш бабай: Уф, арыдым, сусадым,

                       Харап булдым, җиңелдем.

                       Эредем бит, эредем,

                       Яз алдында хур булдым. 

Алып баручы: Балалар, әйдәгез әле, Кыш бабайны суытыйк, бергәләп өрик аңа.

(балалар өрәләр)

Кыш бабай: Әй, рәхмәт, бик рәхәт булып китте, миңа хәл керде. Мин хәзер Нәүрүзбикәне аркан тартуда  җиңә алачакмын.

(аркан тартышалар, балалар Нәүрүзбикәгә булышалар, Кыш бабай җиңелә)

Кыш бабай: Уф, җиңелдем мин, китәм инде, киләсе кышка кадәр хушыгыз. (Кыш бабай китә)

Алып баручы: Балалар, кыш көннәрендә яратып уйнаган уеннарны уйнап алыйк әле бергәләп.

“Җигүле атлар” ярышы

“Бураннар” ярышы

“Чаңгычылар” ярышы

Алып баручы: Балалар, әйдәгез бергәләп “Очты, очты” уены уйнап алабыз.

Уен “Очты, очты”.

( карга булып киенгән балалар керәләр, хәрәкәтләр ясап бииләр)

 Балалар (караучылар):  Карга әйтә, кар-кар.

                                           Мичтә бәлеш бар-бар.

                                           Берсен кереп алыр идем-

                                           Хуҗалары бар-бар.

Алып баручы: Дуслар, кара каргалар килгән, канатларында яз хәбәре алып килгәннәр.

Нәүрүзбикә:  Кадерле дуслар, кунаклар! Минем сезгә бер үтенечем бар: табигатьне саклагыз, елгаларның суы саекмасын, урманнардан киек кошлар китмәсен, зәңгәр күгебезне кара болытлар капламасын, ә үләннәр гел яшел булсын.

Алып баручы: Елларыбыз тыныч торсын,

                           Күкләребез аяз булсын,

                           Изге догаларыбыздан аермасын,

                           Мәңге шат яшик, дуслар!

                           Сау-сәламәт булыгыз!

Җырлы-биюле уен “Коймаклар”.

Уен беткәч, пешекче Зәлфия апа, барсын да, коймаклар белән сыйлый.