Әниләр көненә багышланган "Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем..." бәйге-кичәсе
методическая разработка (7 класс) по теме

Геловани Гюзель Фандусовна

Әниләр көненә багышланган "Газиз әнкәем, бер сүз әйтәем..." бәйгесендә фольклорга багышланган материаллар  концерт номерлары белән үрелеп бара.  Бәйге-кичә 7 нче сыйныф укучылары белән үткәрелде.

Скачать:


Предварительный просмотр:

1 слайд

Музыка 1, презентация 1 (салмак көй уйнала, балалары белән хайваннар төшкән слайдлар күрсәтелә)

2 слайд

Гүзәл:   Кем дөньяга кеше бүләк итә,

         Ә кешегә якты дөньяны?

         Тойгылары кояш кебек кайнар

         эретерлек гранит кыяны?

         Кем күңеле тулган айдай серле,

         Язлар сыман назлы ягымлы?

       Шатлыкларын башкаларга бүлеп

                      Кайгыларга түзем, сабырлы?

3 слайд       

            Алсу:   Кем елмая җәйге таң аткандай

         Балкып китә шундук тирә-як?

         Нәфислеге гөлләр сокланырлык

         Көләчлеккә аңа тиңнәр юк.

         Кем куллары өйне, җирне ямьли,

         Изгелеге үлчәү тапкысыз.

         Ул- әлбәттә, яшәү чыганагы,

         Тормыш яме-Әнкәй, хатын-кыз!

Гүзәл  Хәерле көн кадерле кунакларыбыз, укучылар, укытучылар! Менә ничә ел инде  җәмгыятебездә  әниләрнең ижтимагый әһәмиятен күтәрү максатыннан Россия Федерациясе Президентының 1998 елның 30 гыйнварында чыккан №120 номерлы карары нигезендә Россиядә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә “Әниләр көне” билгеләп үтелә. Быел ул 27 ноябрь көненә туры килә. 

Алсу Бу залда утыручыларның күбесе - баласы туганда беренче елау тавышын ишетү шатлыгын тойган әниләр. Кадерле әниләр! Сезне барыгызны да шушы булачак матур бәйрәм белән котлыйбыз! Сезгә сәламәтлек, бәхет телибез!

Музыка 2,

Җырлый 5а сыйныфы укучысы “Әнием җыры”

4 - 30 слайдлар  (җыр барганда - әнисенең фотолары белән)        

31 слайд

Гүзәл   Бәйрәм 1998 нче елдан башлап кына үткәрелә башласа да, әниләргә карата хөрмәт, олылау элек-электән яшәп килгән, татар халкында әни һәрвакыт иң якын, иң газиз кеше булып кала биргән. Без моны татар халкы фольклорында бик ачык күрәбез.

 Бүген 7 нче сыйныф укучылары белән нәкъ шул турында сөйләшербез. Сезнең каршыгызда ике команда.

Беренче команданың исеме “Уңганнар”, икенче команданың исеме “Тапкырлар” .

Алсу

Жюри әгъзалары белән таныштырып китәргә рөхсәт итегез:

1) ____________________________________________________

2) ______________________________________________________

3) ________________________________________________________

4)  _________________________________________________________

1 нче тур

Гүзәл         Беренче турны башлыйбыз.

32 слайд   Бирем: Сорауларга җавап бирергә. Кайсы команда беренче кыңгырауны шалтырата, шул җавап бирә. 1 дөрес җавапка 1 балл.

Сораулар:

  1. Бала тугач, үткәрелә торган гаилә йоласының исеме.

- аулак өй

-өмә

- бәби туе

33 слайд

  1. Элек бәбигә дөньяга килергә кем булышкан?

- кендек әбисе

- дәү әнисе

- табиблар

34 слайд

  1. “Ак бүре” татар халык әкиятендә патша уллары кемне эзләргә чыгып китәләр?

- әтиләрен

- әниләрен

- сөйгән ярларын

35 слайд

  1. “Өч кыз” татар халык әкиятендә әниләренә кайсы кызы ярдәм итә?

- олы кызы

- уртанчы кызы

- төпчек кызы

2 нче тур

Алсу           Бирем: рәсемнәргә карап, әсәрнең исемен, жанрын әйтергә. Бу әсәр

36 слайд     нәрсәгә өйрәтә?

Командалар чиратлап җавап бирә. Бер команда җавап бирә алмаса, икенчесе җавап бирә ала. Исемен әйтсә бер балл, жанрын әйтсә – 1 балл,  нәрсәгә өйрәткәнен әйтсә, 1 балл. Максимум 3 балл.

   

         “Өч кыз” әкияте                               “Сак-Сок”бәете

Әниләргә игътибарлы,                     Әниләрне тыңларга, ярдәмчел

ихтирамлы булырга өйрәтә             булырга, аларны юк-барга

                                                                  ачуландырмаска өйрәтә

Алсу:        Хәзер командаларга уйларга вакыт бирәбез.

Музыка 3, 37 слайд  Бию- Имамутдинова Альбина (командалар уйлаган вакытта)

Алсу:      Рәхмәт, Альбина!   Биремне искә төшереп үтәм: рәсемнәргә карап, әсәрнең

38 слайд  исемен, жанрын әйтергә. Бу әсәр нәрсәгә өйрәтә?

(Командалар җавап бирә)

39 слайд

Гүзәл       Әйе,  бу әсәрләр безне әниләребезгә карата ихтирамлы, игътибарлы   булырга өйрәтә. Әниләр балаларына беркайчан да начарлык теләмиләр, балам әйбәт булсын , тәртипле, акыллы, уңган, эш сөючән, мәрхәмәтле булып үссен дип телиләр.Менә без әниләрегезнең шул өметен акларсыз дип, аларга бер кайчан да авырлык китермәссез дип ышанып калабыз.

Музыка 4 , “Бишек җыры” көе  уйный башлый.

40 слайд

Даминова Азалия  (кулына курчак тотып):

Бездә бишек әллә ничек

Талдан, җырдан үрелә.

Җылы бишек, җырлы бишек

Эленә өй түренә.

Җырлый бишек, елый бишек

Җырлый-елый моңлана.

Әллә бишек, әллә инде

Бишектә яткан бала.

3 тур

 

Гүзәл:    Элекке заманнарда сабыйны бишеккә салып тибрәткәннәр.  Бишекләр күп төрле булган. Ә ниндиләре булганын безгә командалар сөйләп китәр. Бу бирем аларга өй эше итеп бирелгән иде. Өй эшенә максималь – 5 балл.

41 слайд  Сүзне “Тапкырлар” командасына бирәбез....... (Өй эше белән таныштыралар)

42 слайд   Сүзне “Уңганнар” командасына бирәбез....... (Өй эше белән таныштыралар)

Рәхмәт, укучылар    

4 нче тур

Гүзәл: Бәйгебезне дәвам итәбез. 4 нче турның биреме: мәкальләрнең дәвамын табыгыз.  Командалар чиратлап җавап бирә. Бер команда җавап бирә алмаса, икенчесе җавап бирә ала. Дөрес җавап – 1 балл.

43 слайд

  • Ана күңеле балада,  бала күнеле ...

- далада

- калада

- урамда.

       

 Алсу:

44 слайд

  • Баланың бармагы авыртыр, ананың ...

- башы авыртыр

- йөрәге авыртыр

- кулы авыртыр.

Гүзәл:

45 слайд

  • Бала суга төшсә, ...

- ана артыннан йөгерә.

- ана утка төшә.

- ана ярдәм чакыра.

               Алсу:

46 слайд

  • Ата беләк- ана ...

  -  муен

- баш.

- йөрәк.

47 слайд         Менә халык аналарга нинди зур бәя биргән .

Гүзәл:    Шуның белән безнең бәйгебез тәмам. Ә хәзер жюриларга балларны санарга һәм нәтиҗә ясарга берникадәр вакыт бирәбез.

48, 49, 50 слайдлар          Ралина “Рәхмәт, сиңа, әнием!” (Р. Вәлиева шигыре)

Музыка 5 ,  51 слайд          Җыр “Балан”. Татар теле укытучылары

52 слайд Алсу:  Сүзне жюриларга бирәбез.

(Нәтиҗә ясау, командаларны бүләкләү.)

53 слайд        Бондаренко Руслан

“Әни” диеп ,җылы итеп, эндәшә һәрбер бала.

Һәрбер кеше шатланадыр әни барга дөньяда.

Бүген олы бәйрәм – әниләр бәйрәме,

Китерегез аларга ак гөлләр бәйләме.

Бирегез аларга җан – күңел җылысын,

Әйтегез,әйтегез рәхмәтнең олысын.

Өй түренә утыр, әни, бүген синең бәйрәмең,

Сиңа бүген бәйрәмгә мин бүләк әзерләдем.

Музыка 6, 54 слайд      (Музыка уйный, бәйгедә катнашучылар кунакларга

                                                               бүләкләр бирә).

Гүзәл:  Безнең бүгенге кичәбез ахырына якынлашты.Сезне тагын бер тапкыр бөтен җир йөзен бизәгән бәйрәм –“ Әниләр көне” белән тәбриклибез! Барыгызга да сау-сәламәт булып яшәргә язсын!Якыннарыгызның игътибарын, кайгыртуын, яратуын тоеп, өйләрегезнең нуры булып, тыныч, имин тормышта бәхетле гомер кичерегез!



Предварительный просмотр:

Команданың исеме

1 тур

2 тур

Мах – 3 балл

3 тур (өй эше)

Max - 5 балл

4 тур

Барысы

1

1 балл

2

1 балл

3

1 балл

4

1 балл

1

1 балл

2

1 балл

3

1 балл

4

1 балл

Тапкырлар

Уңганнар