Көз бәйрәме
методическая разработка (7 класс) на тему

Миннебаева Алия Ринатовна

Көзгә багышланган бәйрәм 

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл sombel_byrme.docx34.06 КБ

Предварительный просмотр:

                                                    5-7 сыйныфлар өчен  Көзге бал

  1 А.б. Кешелекнең үзе шикелле үк,

             Борынгыдан килә бәйрәмнәр.

             Шатлыкларын бәйрәм итә кеше,

             Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

             Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген.

             Нәрсәдән бу? – Мин беләм : бәйрәм бүген! Уңыш бәйрәме!

 

2 А.б. Хәерле көн, дуслар! Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз - тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

1 А.б.  Хуш киләсең, әйдә, алтын көзем,
           Көтеп алдык кыш, яз, җәй аша
           Безнең язмыш, килер язмышларга

            Шундый көзләр аша тоташа.

2 А.б.          "Сөмбелә " бәйрәменә  үзләренең  күчтәнәчләре белән укучылар килде. Күчтәнәчләрнең дә ниндие әле! Уен – көлке, шаян мәзәкләр, тапкыр сүзләр, әче чеметешләр берсе дә калмаган. Әйтерсең  "Сөмбелә" – көлке капчыгы. Дөрес итәсез, дуслар. Ай буе тырыш хезмәттән соң, уйнап көлеп  күңел ачуга, ни җитә?

 1 А.Б Бүгенге бәйрәмдә  5.6.7 сыйныф укучылыры катнаша. Без һәр сыйныфтан 1кыз 1 егет сайлап алдык һәм аларны 2 командага бүлдек.

Командалар, рәхим итегез.  Конкурсны башлар алдыннан сезне бәяләүче жюри членнары белән таныштырып китәбез.

1 бәйге: исем кушу, девиз уйлап табу

2 А.б. Безнең командалар үзләренә исем һәм девиз уйлаганда җыр тыңлап китик.

1 җыр башкару

2 бәйге: табышмакларга җавап бирү

1 А.б. Бүген безнең бәйрәмебез яшелчәләргә багышланган. Без сезгэ яшелчэлэр турында табышмаклар эйтербез, ә сез жавапларын табарсыз. Сез инде, укучылар, өйдә эти-эниегезгә бакчада булышкансыздыр, мәктәп бакчасында да яшелчәләр утыртып, үстереп, җыеп алдык. Бу сорауларга җавапларын белергә тиеш сез.

 

2 А.б.

  1. Кат-кат тунлы, карыш буйлы. (Кәбестә)
  2. Җир астында җиз бүкән. (Бәрәңге)
  3. Тәрәзәсе юк, ишеге юк, эче тулы халык. (Кыяр)
  4. Җир астында алтын казык. (Кишер)
  5. Таяк, таяк башында табак, табак эчендә кибет, кибет эчендә ике мең егет. (Көнбагыш)
  6. Алтын баш, камыш аяк, нечкә бил. (Бодай)
  7. Тышы ямь –яшел, эче кып-кызыл.(карбыз)
  8. Ормыйда ,сукмыйда,елата  үзе.(суган)
  9. Утыра бер чүлмәк,өстендә йөз күлмәк.(кәбестә)
  10. Чәчәге башында,җимеше тамырында.(бәрәңге)
  11. Алсу битле кыз үсте,тып итеп сикереп төште.(алма)
  12. Җир астына төшкән, кып-кызыл булып пешкән.(чөгендер)
  13. Озын,яшел –түтәлдә ,сары ,тозлы кисмәктә.(кыяр)
  14. Итләч,йомры,яшелен

      Өзеп алдым, яшердем

      Гаҗәпләндем-бераздан

            Кояшсызда кызарган.(помидор)

1 А.б. Э хэзер сорауларга командалар жавап  бирэ алмаса, тамашачылар ярдэм итэ ала.

1. Биш йөз баш , бер койрык. (чират)

2.Җанлы җансызны кыйный,

Җансыз кычкырып елый. ( барабан)

3.Күңелсезләргә - юаныч , күңеллегә куаныч. (җыр)

4.Сырлы – чырлы, сырлы ул, безнең белән җырлый ул. (гармун)

5.Өч икмәгем бар: берсе  белән бурычымны түлим, икенчесен әҗәткә бирәм, өченчесен  үзем ашыйм, бу ничек була?(ата  - анасына, баласына, үзенә)

6.Мине тотып ашамыйлар, миннән башка туй да ясамыйлар. (тоз)

7.Һәркемдә дә бар (исем)

8.Читтән карасам – аклы, татып карасам – татлы.(шикәр)

9.Ике корсагы , дүрт колагы бар. (мендәр)

10.Койрыгы юк, башы юк, үзе дүрт аяклы. (өстәл)

11.Туганда ук сакаллы, беркем дә шаккатмады. (кәҗә)

12.Күәте күп булса да, кызыл күргәч туктый.(машина)

2 А.б.

Табышмаклар күп беләсез,

Зирәк икән үзегез.

Акыллы һәм матур булсын

Сезнең һәрбер эшегез.

Бәйге кыза, бәйге дәвам итә

Тагын көч сынашу сезне көтә.

5 класс шигырьләре

1 А.Б. Җиргә яфрак коелган,

           Сап-сары келәм булган.

           Яфракларны без җыярбыз,

            Букет ясап куярбыз.

 

2 А.б. Көз көннәре килеп җитте,

           Хушлашабыз җәй белән.

           Бөтен җиргә яфраклардан

           Алтын келәм җәелгән.

3 бәйге: көзге мода  (Мода күрсәтү, яклау).

1 А.б. Күп кенә мәгълүматларга караганда, көз аеруча үзенең алтынсу яфраклары, тоташ яңгырлары, мул уңышы белән күңелләрдә уелып кала, ә менә көз ае безгә нинди киемнәр тәкъдим итә соң? Бирелгэн материаллардан кием ясап карагыз эле.

А командалар кулмэк теккэндэ_____ класс башкаруында жыр.

             

_____класс жыр

 4 бэйге: " КАЙНАР РЕКЛАМА"

2 А.б. Укучылар, биредә өстәлдә өч предмет тора. Хәзер команда капитаннары бирегә чыгып күңеленә ошаганын ала, дөресрәге өлешеңә тигән көмешең. Шушы предметка кайнар реклама эзерлэгез.

5 класс скетчы

5 бәйге: бәрәңге җыю

 1 А.б. Бәрәңгене икенче икмәк диләр. Икенче икмәк быел мулдан булды.

2 А.б.  Чынлап та, дуслар, бәрәңге быел бик уңган, хәтта чүпләп бетерә дә алмаганнар. Хәзер без шул бәрәңгене  чүпләп ярышырбыз.

1 А.б. Бакчага ямь биргән кебек,

           Кичәбез дә ямьләнде.

           Әйтерсең, мәктәп бүлмәсе

           Чын бакчага әйләнде.

2 А.б. Мәктәп бакчасында, дуслар,

           Тырыш хезмәт куйдык без.

           Уңышлар да куандырды,

            Сау-сәламәт булыйк без.

6 бәйге: иҗади эш

1 А.б. Командаларга кечкенә бер хикәя язасы була. Сезгә 1 нче һәм ахыргы җөмләләр бирелгән. Мәгънәләрен туры китереп хикәя төзегез.

  1. Учак инде күптән сүнде.................Балконны яшел төскә буядылар
  2. Яңгыр бөтен эзләрне юып бетерде..............Идэндэ шахтёр каскасы ята иде

6 класс скетчы

  1. А.б

  Миләшләргә уралып,

               Энҗе бөртек коела.  

               Кызыл чуклы күлмәге

               Тамчыларда коена.

               Миләшләрнең яфракларын

               Җилләр уйнап куалар.

               Әйләнгәләп  уйнап аргач,

               Алар җиргә куналар.

2 А.б   Яратам мин,

        Сары төсне.

        Бөтен дөнья

        Сары төсле –

        Кыздырасы килми бер дә -

        Кояш та сабырланган.

        Сабыр булганга микәнни.

        Кояш та сарыланган.

        Арыш, бодай бөртекләре

        Кояш белән бер төстә.

        Сары белән буялмыйча

        Калмагандыр бер төш тә.

        Саргайган яфраклар җиргә

        Сарылалар саккына...

        Сары була белә шулай

        Безнең туган як кына!

1 А.б. Э сез, безнен командалар, нинди тос белэн козне сурэтлэрсез икэн? Менэ сезгэ ак бит, карандашлар. Бер кешенен кузен бэйлибез дэ, ул козгэ кагылышлы рэсем ясарга тиеш була.

  1. класс башкаруында жыр

7 бэйге: бию

2 А.б. Нинди унган безнен командалар: кием дэ тегэ белэлэр, матур итеп рэсем дэ ясыйлар, оста итеп бэрэнге дэ жыялар, э хэзер без аларны биетеп карыйбыз. Музыкага туры килгэн бию башкарырга кирэк.

1 алып баручы: Хәзер сузне йомгаклау очен  жюрига бирер алдыннан 6 класс укучылары башкаруында җыр. 

Картларга да җыр кирәк

Яшьләргә дә җыр кирәк

Беркем  йоклап китмәсен

Уйна, гармун, җыр кирәк!

Илләр матур җыр белән

Еллар матур җыр белән

Эшләп ардык , эштән соң

         Ял итик без җыр белән

1 А.б.  Жиңучеләрне билгелэр өчен сузне жюрига бирәбез.

Командаларны бүләклэү

2 алып баручы:      

Гел кояш балкысын күкләрдә,

Чыкмасын кап-кара болытлар.

Тынычта яшәсен Җир шары,

Елмаеп уянсын оныклар.

Игеннәр көймәсен утларда,

Йортларга күз яше кермәсен.

Апалар, киленнәр, сабыйлар

Гомергә  ачлыкны күрмәсен.

Кешенең күңеле һәрвакыт

Изгелек турында уйласын

Зәп – зәңгәр күкләрдә ялтырап,

Нур чәчеп, аҗаган уйнасын.

Сүрелмәсен безнең күңелләрдә

Язлар бүләк иткән матур хисләр.

Табыннарга муллык, җанга сихәт

Алып килсен безгә алтын көзләр.

1 алып баручы:  Бәйрәмгә әзерләгән махсус программабыз шунын белэн тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.