Әниләр бәйрәменә сценарий
методическая разработка на тему

Миннебаева Алия Ринатовна

Әниләр бәйрәменә татарча сценарий

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл nilr_byrme.docx22.12 КБ

Предварительный просмотр:

ӘНИЛӘР БӘЙРӘМЕ.

Алып баручы:         Бүген җил дә йомшак исә,

Кояш та назлы көлә.

Бүген җиргә иң-иң якты

Кадерле бәйрәм килә.

  Кадерле Әниләр! Сезне Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

  Бердәнбер иң кадерле, иң хөрмәтле, иң якын кешеләребез - Әниләр!

Балаларыгыз турында гел яхшы сүзләр генә ишетеп яшәргә язсын Сезгә! Чөнки әниләр өчен моңардан да зуррак бәхет юк! Матур булсын, котлы булсын бәйрәмегез!    

1 А: Әниләр бәхетле булсын өчен, баланың да бәхетле булуы кирәк.  Без әниләрне рәнҗетмичә, аларга кайгы-хәсрәт китермичә яшәргә өйрәнергә тиеш.

 2 А:  Без чыгышыбызны Сания Әхмәтҗанованың “Мин бәхетле булыр өчен тудым” дигән шигырен укып башлап җибәрәсебез килә.

              Бу дөньга күпме кеше килгән,

              Бардыр тагын күпме туасы.

              Мин әнкәмнең Ходай сөеп биргән

              Газизләрдән-газиз баласы.

                         Гомеремнең калын китабында

                         Булыр димим битләр ак кына.

                         Язмыш бит ул меңләп камчы суга,

                         Ә башлардан сыйпый чак кына.

              Җил- яңгырлар тими үстем шул мин,

              Давылларга ничек чыдармын?!

              Ялгышып та,зинһар,рәнҗетмәгез,

              Иркә гөлдәй юкса сулырмын.

                           Сөю-назга сусап туйганым юк,

                           Нәкъ нарасый сабый инде мин.

                           Бу дөньяга елар өчен түгел,

                           Көлеп яшәр өчен килдем мин.

              Гомер китабымның соң битен

              Тик елмаеп телим ябарга.

               Мин бәхетле булыр өчен тудым

               Һәм берәүнең бәхете булырга.

Алып баручы: Безнең бүгенге бәйрәм уеннар формасында үтәчәк. Уеннарны бәяләү өчен жюри кирәк була. Жюри членнары белән танышып китик:  

 1 Уен:  Мәкальнең башы  минем тел очында, ахыры кемдә икән?

  1. Ата йөрәге — таудан өлкән

  Ана йөрәге-( диңгездән тирән.)

  1. Ана күңеле балада,...(бала күңеле далада)
  2. Ата-ананы тыңлаган –( адәм булган, тыңламаган — әрәм булган)
  3. Бишектәге –(бишкә төрләнер.)
  4. Әткәй — шикәр, әнкәй —( бал.)
  5. Ана балага авызыннан (өзеп каптырыр.)
  6. Ана яхшылыгын (авырсаң белерсең.)
  7. Атаның каны, ананың (сөте)
  8. Ана сүзен тотмаган, олыгайганчы ( игелек күрмәгән)
  9. Яктылык – кояш янында, яхшылык – ( ана янында)
  10. Ана куены ( туннан җылырак)
  11. Баланың бармагы авыртса, ананың ( йөрәге авырта)

Алып баручы: Әни җирдә иң газиз, якын кеше.Чөнки ул сине тудырган, күкрәк сөтен имезгән, җыр көйләп бишектә тирбәткән, беренче елмаюыңны күреп куанган, туган телне өйрәткән, халык моңын күңеленә сендергән... Әниләрнең сиңа кылган изгелеген санап бетерү мөмкинме соң?

2  Уен: Бишек җырын башкару

Алып баручы: Нинди уңган безнең әниләр. Матур итеп бишек җырын да башкаралар. Әйе, алар бит шул җырларны җырлап нәни балаларын йоклатканнар, аларны үзләрен дә кайчандыр кадерле әниләре бишек җыры белән юатканнар.

Алып баручы: Һәрбер хатын кыз бу дөньяда матурлыкны ярата, яисә инде гөлләр, чәчәкләр яраталар алар.Чәчәкләр бит алар матурлык бирүчеләр.

3 Уен: Төсле битләрдән чәчәк ясау

Алып баручы: Чәчәкләрдән җем-җем итеп          

                            Якты нурлар бөркелә.

                            Бүген минем дә әнкәмә

                            Рәхмәт әйтәсем килә.

Алып баручы: Хәзер кайсы бала әнисенә күбрәк матур сүз әйтә алыр икән шуны тикшерик әле. Башта битләргә язып чыгыгыз, аннан бер-бер артлы әйтеп барырбыз.

4 Уен. Әниеңә матур сүзләр әйт.

Алып баручы:    Күземнең төсләрен

                            Тәүге кат күрүче,

                            Өзелеп яратып,

                            Тәүге кат үбүче.

                            Тәүге кат сүземне

                            Ул гына ишеткән,

                            Рухыма, хисемә

                            Җылылык, нур сипкән.

Алып баручы: Әни балага, бала әнигә кадерле. Үз балабыз өчен кайгырабыз, аңа  иң яхшы теләкләр телибез. Әйдәгез әле, әниләр үз балаларыгызны табып карагыз. Сезнең күзләрегезне бәйлибез һәм сез балаларны кулларыннан тотып танырга тиеш буласыз.

5 Уен. Балаңны танып ал.

Алып баручы: Иң-иң сабыр, иң-иң тыйнак

                         Иң ягымлы кешеләр.

                         Иң сөйкемле , мәрхәмәтле

                         Алар безнең әниләр!

                         Әни сүзе – иң бөек сүз,

                         Юк аңа һичбер алмаш.

                         Иң-иң әйбәт кешеләр дә

                         Әни кебек булалмас.

Алып баручы: Әни кеше бөтен һөнәргә дә уңган була. Үз эшен дә, ир-ат эшен дә оста башкара. Бала өчен аның газиз әнисе иң яхшы биюче, иң яхшы җырлаучы һәм бар яктан да иң-иң яхшысы. Хәзер безнең әниләр үзләренең осталыгын күрсәтеп китәрләр.

 6 Уен: Иң оста биюче Әни

Алып баручы:    Әни безне тудырган, әни безне үстергән,

                            Ана сөте гомерлеккә җитә торган көч биргән.

                            Авырсаң янда тора ул, төне буе керфек какмый,

                            Үз саулыгын да кызганмый ул безне саклый-саклый!

Алып баручы: Сезнең балаларыгызны үзегездән дә яхшырак белүче юк. Кая нинди яра, кая нинди миң дисеңме, күзенең төсе, борыны нинди, авызы нинди дип сорасалар да уйламыйча дөресен җавап бирәсез. Хәзер сез Әниләр, оста рәссамнар булмасагыз да, балаларыгызның рәсемен ясарга тиеш буласыз. Ә сез, балалар, Әниләрегезне сүрәтләгез.

7 Уен: Әниләр һәм балалар портреты

Алып баручы: Галимәр баланың көнгә ничә сорау бирүе белән кызыксынганнар. Берничә ананың киеменә кечкенә микрофон һәм тавыш яза торган аппарат урнаштырганнар. Нәтиҗә: 4 яшьлек бала көнгә уртача 440 якын сорау бирә икән. Шулчаклы сорауга җавап кайтарып бетереп кара әле син!

8 Уен:  Табышмакларга җавап тап.

Алып баручы: Тузаннарны сөртеп чыктым, коедан су китердем,

                         Әни эштән кайтканчы дип бөтен эшне бетердем.

                         Бүлмәләрне җыештырдым, бар җир ялт итсен әле!

Тик менә, ашарга гына пешерә белмим тәмле, җитмәсә бөтен ярмалар кушылган.

9 Уен: Ярмаларны аер.

Алып баручы:

Алып баручы: Мактаулы безнең әниләр

                           Данлы эшләре белән.

                           Әтиләр белмәгән эшне

                           Әниләр эшли белгән.

                           Наз гөлләре үсеп чыга

                           Сезнең җылы куллардан.

                           Кабул итегез котлаулар

                            Безнең ихлас җаннардан.

                                   

                                                                     Кадерле әниләр!

  Бәйрәмегез сезгә бәхет,

Сәламәтлек китерсен,

    Көнегез гел шат булсын,

       Елның һәрбер көне Сезгә

Әниләр көне булсын!

Алып баручы: Сүзне жюрига бирәбез.


По теме: методические разработки, презентации и конспекты

сценарий последнего звонка "Сценарий многосерийного фильма"

интересный тематический сценарий последнего звонка....

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!» Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»

Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»    Сценарий: Мастер-класс «Победи конфликт!»  Цель: познакомить педагогов с опытом эффективного взаимодействия классного руковод...

разработка сценария "исторический КВН".Сценарий игры "исторический аукцион"

Сценарии "исторический КВН2и игра "исторический аукцион" способствуют к самореализации ученика, воспитание настойчивости, выдержки, способности принимать решения, т е все то, что необходимо для успеха...

Сценарий спектакля на английском языке "The magic gift". Сценарий спектакля "Волшебный дар"

Сценарий подходит для проведения предметных  недель на тему Хеллоуин, Рождество, День Святого Валентина.Мы поставили спектакль силами учащихся 7, 2, 3 классов. Выступили перед начальной школой на...

Сценарий праздника русского языка «СЛОВО О СЛОВАХ» (сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)

Сценарий праздника русского языка   «СЛОВО О СЛОВАХ»(сценарий праздника русского языка, проведенного в рамках декады «Филология»)Щербак Е.В., МКОУ СОШ № 42013-2014 уч.год...

Сценарий праздничного концерта, посвященного международному женскому дню 8 марта «Песни весны в кругу семьи» методическая разработка мероприятия (сценарий).

Данная методическая разработка является сценарием праздничного концерта, посвящённого международному женскому дню 8 марта. В разработке представлен полный сценарий со стихами, авторами и названиями пе...