"БИОГОХИМЕС чакыра"
методическая разработка (10 класс) на тему

Вагизова Фарида Гибадулловна

Биологик - экологик  кичә өчен сценарий.

Скачать:

ВложениеРазмер
Файл yana_chishm_munitsipal_rayony.docx35.18 КБ

Предварительный просмотр:

Яңа Чишмә муниципаль районы

Зирекле лицее.

                                                     Оештыручы: биология, география укытучысы

                                                            Вагизова Ф.Г.

Кичәнең максаты һәм бурычлары:

  • Укучыларда биология, география, химия, экология фәннәренә карата кызыксыну уяту.
  • Биология, география, химия, экология фәннәре аша алган белемнәрне ныгыту, тагын да тирәнәйтү, тормышта куллана белү күнекмәләрен арттыру.
  • Укучыларда тагын да күбрәк белергә теләү омтылышы, үз-үзләренә ышаныч тудыру.

Уенда 4 команда катнаша.

  • Командаларга бүленү: 4 открытканы бишәр кисәккә бүләбез дә тартмага салып бергә буташтырабыз. Һәр укучы бер кисәкне ала, үзенең открытка кисәгенә туры килгән  кисәкле укучылар белән берләшә – командалар әзер.
  • Һәр командага аерымланып, күренеп  тору өчен күкрәк тамгалары өләшенә.
  • Уен өстәлендә дүрт полоса, һәр полосада бишәр конверт белән биремнәр. Беренче полосада – биология фәне, икенчесе - география, өченчесе – химия, дүртенчесе – экология фәне буенча биремнәр куела.
  • Биремнәр биш төрле:

1 – галимнәрне таны, аларның ачышлары белән таныштыр;

2 – табышмак, метаграмманы чиш;

3 – бирелгән сүзләрдән шигырь яз;

4 –ял итү тукталышы;

5 – “Бу ни бу?!”конкурсы.

Биология юнәлеше буенча биремнәр:

1 -  ЮМОРИНА - Уйнап күрсәтегез.

  • Сез икегез бер класстанмы ?
  • Әйе.
  • Нинди класстан?
  • Имезүчеләр классыннан.

  • Галиев, коры җирдә дә , суда да яшәүче тереклек ияләрен ата.
  • М-м-м, матрослар!

  • Вәлиев, нигә син бертуктаусыз сәгатькә карыйсың?
  • Мин, кыңгырау шалтырар да, шундый кызык дәресне өзәр диеп бик борчылам.

2 –  Табышмаклар, метаграммаларны чиш:

  • Ш – хәрефенә башланса,  ул – иҗат иткән вальслар,

С – хәрефенә башланса – оча алмый торган кошлар.  (Штраус - Страус)

  • Г – хәрефе белән – ерткыч, аучылар аулый торган

Г хәрефен алсаң  - урын, атарга өйрәнә торган (Тигр - тир) 

  • Җирафның кайсы аяклары - алгысымы, арткысымы  кыскарак (икесе дә тигез)
  • “С” белән мин түктерәмен күз яшен , “Т” белән булам синең чын кардәшең . (Суган, туган.) 
  • Бер төс аның- бер иҗеге, икенчесе - сыек нәрсә, өченчесе – ул авылны шул икегә бай дип әйтә. (Аксубай)
  1. “Бу ни бу?” – Табигать турында нинди телетапшырулар беләсез?

4 -  Галимнәр: (галимнәрнең портретларына карап аларның ачышлары, хезмәтләре турында сөйләргә) Д.И.Менделеев, А. Энштейн, В.В. Докучаев, Ф. Магеллан, К. Линней

5 - Бирелгән сүзләрдән шигырь яз: БИОЛОГИЯ, ТАБИГАТЬ, ЯРАТАМ.

 География юнәлеше буенча биремнәр:

1 -   Бирелгән сүзләрдән шигырь яз: КАРТА, ГЕОГРАФИЯ, ОКЕАН, МЕРИДИАН

2 – ЮМОРИНА – Африка кабиләсе кешеләре биюен башкарырга.

3 - табышмаклар, метаграммаларны чиш:

  • Үзе елга – үзе – ерткыч (Тигр):
  • Җир төркеме планетасы, ә үзгәртеп укысаң була БДБ иле башкаласы. (Венера – Ереван)
  • Оча белә торган шәһәр(Орел)
  • Ике диңгез, ике океан, ике материк, ике дөнья кисәген аерып торучы урын -(Беринг бугазы)
  • Бер иҗеге судан чыга - ... диләр,

Икенчесе - машинадыр,

Товар ташырга җай диләр.

Икесен бергә әйтсәң – шәһәр

Европа ягында диләр (Пар+ иж)

4- “Бу ни бу?” - Физик картада, иң кыска юл белән, дөнья тирәли сәяхәткә чыгу юлын күрсәтегез

5 - Галимнәр: (галимнәрнең портретларына карап аларның ачышлары, хезмәтләре турында сөйләргә) М.В.Ломоносов, И.П.Павлов, М.С.Лисянский, В.И.Вернадский, И.И.Шишкин.

Экология юнәлеше буенча биремнәр:

1 - Галимнәр: (галимнәрнең портретларына карап аларның ачышлары, хезмәтләре турында сөйләргә) Н.Н.Бекетов, Э.Геккель, Ж.Б.Ламарк, В.Беринг, И.Бах;

2 - Бирелгән сүзләрдән шигырь яз: ТАБИГАТЬ, ЗАРАР, САКЛАГЫЗ

3 –  ЮМОРИНА : Пантомима күрсәтегез:

- Сезнең янда черки оча, сезгә бәйләнә, сез аңардан котылырга тырышасыз.

- Торналарның биюен.

– Арты белән пычракка егылган кешене.

4 – Табышмаклар, метаграммаларны чиш: (Тексттагы хаталарны табарга)

Кәримә урманга барырга диеп җомга көннән үк әзерләнә башлады. Шимбә көне аның өчен бик озак сузылгандай тоелды.Ниһаять, көтеп алган ял көне... Ул аз гына яктыра башлау белән уянды. Ә бабасы, аңардан да иртәрәк торып, ниләрдер эшләп йөри иде инде. Алар тиз генә җыендылар да юлга кузгалдылар. Авыл башына чыгып 15-20 минутлап баргач урманга да килеп җиттеләр... Рәхәт тә соң көзге урманда йөрүләре.. Һавада пәрәвез җепләре оча, аллы- гөлле төсләрдәге яфраклар аяк астына коела.Шул яфраклар астында Кәримә җыярга теләгән гөмбәләр яшеренә дә инде...  Ләкин аның күзләре очлы... Менә агач төбе янында гына кәҗә гөмбәсе, аз гына арырак, усак гөмбәсе ялтырап күренә. Әнә күренер-күренмәс кенә булып җир астыннан гөрҗәдә гөмбәсе калкып тора.... Рәхәт.... Ара-тирә күке тавышы ишетелеп китә, сандугачлар сайрап куя.

 Иртәдән куе булып чык төшкән. Чык тамчылары энҗе чәчәк чәчәкләрендә көмеш нурлар сибеп ялтырый.Кечерәк кенә сулыкларда чукмарбашлар уйный. Кәримә үзе белән кечерәк кенә чиләк тә алган иде, урман аланында очраган җир җиләкләрен, кура җиләкләрне  дә тиз генә җыеп алды. Җыеп арыгач, бабасы белән урман кырыена чыгып, бераз капкалап, тамак ялгап алдылар. Урман янындагы арыш кырында, көньякка китәр алдыннан туктап ял итүче ак торналарны күрделәр.

Бераздан тулы чиләк һәм кәрзиннәрен күтәреп кайтырга чыктылар.Күк йөзендә биектә-биектә очкан карлыгачларны күреп бабасы “Яңгыр булыр ахыры, тизрәк кайтыйк”, -  диде.

ХАТАЛАРЫ:

1- Кәҗә гөмбәсе яз көне апрель-май айларында гына үсә.

2 – Күке, сандугачлар июнь ахыры июль башында сайраудан туктыйлар.

3 – Энҗе чәчәк, шулай ук, иртә язда чәчәк ата.

4 – Сентябрь аенда  чукмарбашлар булмыйлар.

5 – Җир җиләге июнь ахыры, кура җиләге июль ахырында өлгерә.

6 – Сентябрь аенда арыш кыры иң ялкау хуҗада гына җыеп алынмаган була.

7 – Ак торналар тундрада гына яшиләр.

8 – Карлыгачлар биектә очса – һава торышы яхшы була.

5 -“Бу ни бу?”  –  Нәрсә яхшы, ә нәрсә начар?! (интеллектуаль сорау, табигать белән бәйләнгән җаваплар балл ала)

Химия юнәлеше буенча биремнәр:

  1. Табышмаклар, метаграммаларны чиш:
  2. “Бу ни бу?” -  Химик элементлар организмга  ничекләр тәэсир итә ала?(санап, аңлатып чыгарга)
  3. Галимнәр: (галимнәрнең портретларына карап аларның ачышлары, хезмәтләре турында сөйләргә) К.Маркс, Ч.Дарвин,А.М.Бутлеров, Дж. Кук, К.Бэр;
  4. Бирелгән сүзләрдән шигырь яз: ЙОД, БОЗ, ТОМАН, ЯЛГАН
  5. ЮМОРИНА: Такмаклар җырларга.

Ах, девчонки без сомненья

Надо химию учить.

Без познанья всех явлений

Не возможно нынче жить

Стала гладить я капрон

Очень горячим утюгом.

Посмотрела – сердцу жалость,

Только дырочка осталось.

Волоконца из капрона

Заменили гелием.

Легче воздуха она

Всем на удивление.

Широко вошли  в наш быт

Разные плассмассы.

За короткий очень срок

Их признали массы.

Надо лучше успевать

Девочки в учении.

Нам не следует вздыхать

Что химия - мучение

Гомуми  юнәлеш буенча биремнәр:

1. “Бу ни бу?”

 -Кәрзиндә өч алма. Алмаларны өч бала арасында һәркайсына да чыгарлык һәм бер алма кәрзиндә калырлык та итеп ничек бүләргә?(бер балага бер алма белән кәрзинне бергә бирергә)

- Кемнең эшләпәсе - башсыз, аягы - итексез була ала?(бакча карачкысының)

- Яңгырдан соң карга нинди агачка утыра?(юеш)

- Кайсы сәгать тәүлеккә ике генә тапкыр дөрес вакытны күрсәтә?(туктаган сәгать)

2. Галимнәр: (галимнәрнең портретларына карап аларның ачышлары, хезмәтләре турында сөйләргә) Әбүгалисина, А.Блок, Х. Колумб, Дж. Бюффон, Н.Н. Зинин.

3. Бирелгән сүзләрдән шигырь яз: ЧҮЛМӘК, КАТЫК, СӨЛГЕ, ВАКЫТ.

4. ЮМОРИНА. Бирелгән шигырь юлларын елап, көлеп, әмерле тонда, ялварып, үпкәләп сөйләп күрсәт.   Әйт әле, күбәләк,

Сөйләшик бергәләп:

Бу кадәр күп очып

Армыйсың син ничек?

  1. Табышмаклар, метаграммаларны чиш: ике сүздән барлык хәрефләрен дә кушып, тарих фәненә кагылышлы, бер сүз яса.

                                        Ревю + лоция = (революция)

                                  Навоз + самец = (самозванец)

                                   Пилка + ребус =(республика)

                                   Рефа + ром = (реформа)

                                  Приз + денте = (президент)           

Командалар әзерләнгән арада тамашачылар белән уеннар оештырыла.

Уеннар:

1. “Мәкальләр һәм әйтемнәр” беләсезме?

  1) Ил төкерсә  -  (күл булыр)

  2) Ялгыз агачны   (җил сындыра)

  3) Сәламәт тәндә  (сәламәт акыл)

  4) Эшләп үлмәссең  (чирләп үләрсең)

  5) Кар күп булса  (иген уңар)

  6) Агач – җимеше белән  (кеше эше белән матур)

  7) Саф һава -  (тәнгә дәва)

  8) Кош – канаты белән,  (кеше дуслары белән көчле)

  9) Ипи, тоз -  (якты йөз)

  10) Аерылганны аю ашар,  (бүленгәнне бүре ашар)

   Кул пычранса, су белән юарсың,  (Су пычранса, ни белән юарсың?)

2. “Койрыклы” конкурс.

*  Аңа койрыгы таянып сикерергә ярдәм итә.(көңгерә)

*  Әкияттәге койрыгы ярдәмендә бәкедән балык тотучы (бүре)

*  Аның борыны койрыгыннан өчтапкырга озынрак(фил)

*  Аның очен койрык – руль дә, ишкәк тә, суыткыч та, эш коралы да, кышкыга запас туплап кую урыны да.(су коңгызы - бобер)

* Бу сикерә белә торган хайванның башы – куянныкына, гәүдәсе һәм ал аяклары тычканныкына, арт аяклары кошларныкына, койрыгы арысланныкына ошаган.(кушаяк тычкан)

* Ул бер әкияттә үзенең койрыгын югалта.(ишәк)

* Үзенә койрык алып кайтып бирүчеләрне көтеп утыручы.(куян)

*  Койрыгын югалтудан курыкмаучы .(кәлтә)

* Бәби вакытында койрыгы була, зур үскәч тә югала.(бака)

* Иң матур койрыклы кош (тавис)

 

3. “Алфавит” уены

Теләсә нинди хәрефне күрсәтәсең. Һәр хәрефкә булдыра алган кадәр җәнлек яки үсемлек исемнәрен атыйлар. Кем күбрәк әйтә шул җиңүче.